Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Идеал

Дата написания: 
24 октября 2016
Заметка: 

Хикәя-бикәя - рассказ, в котором все слова начинаются с одинаковой буквы. В этом случае ключевая буква – "и". Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Идеал
Хикәя-бикәя

Июнь идеме, июльме, инде исләми. Илбәков Илдус искәрмәгәндә игъланга игътибар итте. Икеләнде-икеләнүен. Игълан – игълан инде... Илдусны институтташы Ибраев Ильяс искәртте-искәртүен, игъланның ихласлылыгы икеле икәнлеген. Иптәшен ихтирам итә иде итүен... Институтта интекте, интеллигентлар изалады. Инде – инженер, иптәшләнергә, интекмәскә иде исәбе.
...Исеме Илгизә икән. Игезләрнең икенчесе, имеш. Их, иреннәре! Искиткеч! Ипле, илтифатлы, илгәзәк, игелекле, игътибарлы, инсафлы, ихлас. Икмәктер, Илгизә – Илдусның идеалы иде. Илдус иләсләнде, илhамланды. Илгизәнең илаhилыгына, изгелегенә инанды. Илле икеләп иннек, импорт итек, ислемай илтте. Ирискә икейөзлек исраф итте.
Ишләнделәр. Илгизә – ирле, Илдус иптәшле инде. Икәүдән-икәү... Иллә иркә икән Илгизә. Иркәләнә, иркәли... Илдус ирлеген исбат итте.
Илдусларның ишләнүенә инде икенче июнь. Илгизә икейөзле икән ич. Илшатның Илүсәсе ишарә итте. Илдус Илгизәнең икенче ире, имеш. Ишеткәч, Илдус идәнгә иңдеме ни! Ире исбатлагач, “иркәсе” икърар итте. Илгизәнең ихласлыгы, илаhилыгы – иллюзия! Истеричка икән – илерепме-илерә. Илдус Илгизәгә имгәк икән, ишәк, исәр икән. Инженер, имеш! Илдус ирлеген итте:
– Ирдәүкә, иренчәк! Идәнгә иелергә иренәсең! Иренеңдә – ике илле иннек, иннекнең икесе – ике меңлек! Иреңне ихтирам итмисең, исәпләшмисең! Их, исәрлек, игъландагы информациягә инандым!
Иртән исәнләшмәделәр. Икәүләшеп, илгә ишетелерлек итеп, игәштеләр, ирештеләр... Изаланырлар, интегерләр инде.
Их, Илдус, их, Илгизә! Инде исемнәре – илдә.
Иптәшләр, игъланнарга инанмагыз!

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Идеал. Хикәя-бикәя. "Өмет", 25.02.1993, №23.
2) Мөсәнниф Инсур. Идеал. Хикәя-бикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 179-180 бб.