Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Канатланган кәҗә

Дата написания: 
24 октября 2016
Заметка: 

Хикәя-бикәя - рассказ, в котором все слова начинаются с одинаковой буквы. В этом случае ключевая буква – "к". Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Канатланган кәҗә
Хикәя-бикәя

Кәримә карчыкның көмешкә куган казаны кайнап калды, карчык калошын, казакиен, калфагын киеп, коега китте. Кайтышлый кызык күрде – күршесе калайчы Кәбирнең “Капрал” кушаматлы кара кәҗәсе каршыдагы клуб коймасына кунаклаган, койрык кагына. Колагы – кәбестәдәй, койрыгы – колгадай. Карлыгып, кешечә кычкыра каhәрең: “Кикрикүк! Көмешкә китер!” Кәримә карчык каранды: кеше-кара күренмиме? Күренми. Куркып, карганды: “Качканнар, куркаклар! Куяннар! Котсызлар!” Калтыранган карчык кычкырырга кереште:
– Каравыл, коткарыгыз! Кәбирнең кәҗәсе коймага кунаклаган, канатланган! Күркә кебек, кабарган – коточкыч!
Кәримә карчыкны күнче Касыйм карт килеп коткарды:
– Кайда күрдең күршең Кәбирнең кәҗәсе коймага кунаклаганын, канатланганын? Көмешкә кайнаттыңмы? Күп кусаң – күзгә канатлы кәҗә күренә, каhәрең. Курыкканга куш күренә. Колагыңа киртеп куй: кабат күрмим көмешкә кайнатканыңны! Камчыларга кирәкме карт көнеңдә?
Кәримә карчык кайгыра-кайгыра кайтып китте. Касыйм карт, кашына кулын куеп, көлемсерәп карап калды.
Кәримә карчык, кайткач, кабаланып, көмешкә кайнаткан казанын канауга кадалдырды – капланып китсен көмешкәсе! Кабат кайнатмаячак, кавемен кадерсезләмәячәк. Кайгы күрмәячәк, көлкегә калмаячак... Карчык куркынычсыз кәсепкә күчте – каз-күркә карый. Кереме дә көмешкәнекеннән күбрәк.
Кем көмешкә куа – көлкегә кала!

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Канатланган кәҗә. Хикәя-бикәя. "Өмет", 5.12.1992, №123.
2) Мөсәнниф Инсур. Канатланган кәҗә. Хикәя-бикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 179 б.