Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Гаилә кыйссалары

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Гаилә кыйссалары
Уртак моң булмаса

Гаилә корганда, кәләш белән кияүгә, икесе дә уйный белмәсә дә, кубыз белән гармун бүләк иттеләр:
— Кем иң беренче уйнарга өйрәнә, шул биетә, — диделәр.
Кәләше тиз арада кубыз чиртә башлады, тик ире, нигәдер, аның көенә биергә теләмәде. Үзе дә шул арада гармунга өйрәнеп алды. Тик кәләше генә аның җырын җырламады.
Аерылыштылар. Ә сәбәбе шул — уртак моң таба алмадылар.
Мәхәббәт дигән көй иде ул.

Үз арбаңа утырсаң…

Гаилә дигән йөккә җигелгәч, кәләшнең дә, кияүнең дә ата-аналары:
— Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың ул, — дип, ике яктан да балаларына машина бүләк иттеләр.
Тик, нигәдер, ир белән хатын бер-берсенең арбасына утырырга теләмәде, һәрберсе үз арбасын сайлады. Бер-берсенең җырына да кушыла алмадылар, чөнки икесенең көе дә, җыры да ике төрле иде. Озак та үтмәде, үз арбасына утырып, үз җырын җырлап, икесе ике якка китте...
Әнә шулай мәхәббәт дигән уртак көй тумады, гаилә дигән йөк юл башында авып калды.
Ә сәбәбен мин шунда күрдем: чыннан да, алар үзләре эшләп тапкан мал түгел, ә ата-анасы «арбасына» утырган иде шул. Шуңа чит-ят көй көйләүләре дә гаҗәп түгел... Бергә яшәп, бергә эшләп тапкан гына кадерле шул. Гаилә дә, өч таган кебек, нык була...

Кайда, кайчан басылган:

1) Шәңгәрәев Инсур. Музыка hәм гаилә турында. Уймак хикәя. "Алга" (Борай РГ), 12.07.1986, №83.
2 Шәнгәрәев Инсур. Уртак моң булмаhа. Уймак хикәйәләр. “Совет Башкортостаны”, 27.01.1987, №22.
3) Мөсәнниф Инсур. Гаилә кыйссалары. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 95-96 бит.
4) Мөсәнниф Инсур. Гаилә кыйссалары. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 47-48 бб.