Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бер-берсенә охшаган

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Бер-берсенә охшаган
Хикәя

Юлда йөргәндә, гадәттә, беренче тапкыр күргән кеше дә якын һәм үз булып китүчән. Аның белән танышуыңа әле бер сәгать тә үтмәгән, ә ул кешене инде берничә ел беләсен кебек. Һич тартынмый эч серләреңне сөйлисең, тормыш хәлләрен барлыйсың. Кешенең халәте юл йөргәндә кинәт үзгәрә, ул икенче кешегә әверелә. Галимнәргә киләчәктә юл йөрүнең кеше психологиясенә йогынтысын өйрәнү буенча күп эшлисе бар әле. Бу өлкә — күтәрелмәгән чирәм. Шаярта дип уйламагыз, минем болай җитди сүз сөйләгәнем дә юк иде әле.
Башкалага автобуста барганда бер гаилә әгъзалары белән урыннарыбыз янәшә туры килде. Үзләренең яше кырыкка якынлашып килсә дә, яшь ярымлык балалары да бар. Ире улын кулыннан да төшерми, аны төрлечә уйната, шаярта, анысы шаркылдап көлә, ачылыр-ачылмас теле белән нәрсәдер сөйләнә, аңлата, сораша, тәрәзәгә төртеп күрсәтә, автобус эчендәге пассажирларга карап, нидер әйтергә тели. Аларны читтән генә күзәтеп, сокланып барам. Бәлки, мәхәббәтләрен соңлап кына тапканнардыр, шуңа әле аеруча бәхетле вакытларыдыр, дип уйлыйм. Менә, ямь өстенә ямь, бәхет өстенә бәхет булып, балалары да туган. Үзләре төскә артык матур булмасалар да, уллары сабый гүзәллеге белән гүзәл. Тулырак кына ак йөз, яңа гына чыккан аслы-өсле дүртәр сөт теше энҗе кебек җемелди. Кием-салымы да бик чиста, пөхтә, аны «өф» итеп кенә торалар. Әлегә кыска йомшак кара чәчләре матур итеп таралган. Аңа сокланып карыйм. Бала да миңа елмаеп текәлә, кызыксынучан күзләре ялтырап китә. Аны, үзем белгәнчә, уйнатырга тырышам. Күчтәнәчкә дип алган шоколад кәнфитне сумкадан чыгарып, кулына тоттыргач, «серләр» аеруча берегеп китте.
— Йә, улым, нәрсә әйтергә кирәк абыйга? — дип атасы улына эндәшә. — Рәхмәт, дияргә кирәк, шулай бит?
— Әммәт! — дигән була тегесе.
Шулай безнең арада сүз бәйләнә сүз чыгып китте. «Кунакка йөреп килергә булдыгызмы?» — дигән сорауга:
— Исәп шулайрак иде. Менә тормыш иптәшемнең әти-әнисенә улыбызны күрсәтеп килик әле, дибез.
— Улыгызның яше шактый күренә, әле һаман дәү әтиләренә күрсәтмәдегезме? — дип сорыйм, аптырап.
— Шулайрак туры килде инде. Кайтып әйләнергә форсат тимәде. Без илнең бер почмагында, алар икенчесендә яши. Үзләре килер иде, яшьләре шактый. Ә без салкын, кеше аягы сирәк баскан якта акча сугабыз. — Әңгәмәдәшем көлеп куйды. Ул Җир читендәге бер поселокны атагач, мин чыннан да шулай икәненә ышандым.
Шактый ара үткәч, автобус шоферы пассажирларны ял иттереп, аяк яздырып алырга туктады. Әңгәмәбез анда да туктамады. Галим исемле икән. Ул да минем тормыш хәлләрем, кайда эшләвем, гаилә хәлем турында сорашты. Үземнең инде егерме ел гаиләле кеше булуым, ике бала үстерүебез турында әйттем.
— Ә сез яңа өйләнешкәнгә охшыйсыз. Әле һаман баллы аегыз үтмәгән кебек, — дим, аны шаяртып.
— Һо, инде безнең бергә яши башлаганга уникенче елыбыз китте.
— Балаларыгыз ничәү соң, ишлеме?
— Ишле булмаган кайда? — дип яңгыратып көлеп җибәрде ул, тигез тешләрен күрсәтеп. — Өч малай бар. Нәрсә эшләтергә, ничек карарга да белгән юк, баш катты инде.
— Ничә яшьтәләр соң? Үсмер балаларның хәзер холкы утыра башлаган чак, тәрбиягә авыр бирелә торганнардыр. Үз тәҗрибәмнән беләм. Яна көн туган саен бүген нәрсә ватарлар, нәрсә җимерерләр, кеше нәрсә дип килеп әйтер, мәктәптән кайсы укытучысы чакыртыр инде, дип котым очып тора торган иде. Өлкәннәре ничә яшьтә соң?
— Галим тагын бер тапкыр кычкырып көлде дә:
— Кадимгә — бер яшь тә җиде ай, Нәдимгә — бер яшь тә җиде ай, Сәлимгә — бер яшь тә җиде ай... — дип, кызык итеп кенә әйтеп куйды.
— Нәрсә, игезәкләрме?!
— Әйе, — диде ул, бәхетле елмаеп. — Хатын белән ничә еллар гомер кичердек. Балабыз булмады, һәм кинәт менә шундый бәхет...
Шунда башыма уй килеп төште. Әллә шаярта инде юлдашым? Өч игезәк, өч малай булгач, кайда соң калган... икесе? Бу сорау ничек тел очымнан ычкынганын сизми дә калдым.
— Ничек — кайда? Өйдә калдылар. Безгә бит аларны карарга шәфкать туташы бирделәр, аннан, аларның барысын бергә бу кадәр ерак юлга ничек курыкмый алып чыгасың? Монда җылы булса да, безнең якларда буран уйный, салкын.
Шулай да мин бу хәлне берничек тә башыма сыйдыра алмадым. Ә дәү әтиләре калган ике оныгын күрә алмый бит. Һәм тиз генә күрә дә алмаячак. Әле менә ничә елга бер кайтырга туры килгән.
Тик ул миңа каршы төште:
— Юк, тукта әле, синең моңа аптырап калганыңа мин аптырыйм. Берсен күрде ни дә, өчесен бергә күрде ни... Алар бит барыбер бер-берсенә су тамчысы кебек охшаган. Әби белән бабай түгел, үзем аермыйм әле аларны. Әнә, хатын ничек аерадыр... Ә өч яшь бала белән Себердән, Ерак Көнчыгыштан Европага кайтуы ул сиңа пилмән ашау түгел.
Уйлап-уйлап тордым да, Галим белән килештем. Һәм аңа кушылып көлеп куйдым.
Менә шундый бәхетле гаилә белән танышырга туры килде миңа юлда. Һәм үкенмим. Бу хәлне, кызык күреп, кемнәргә генә сөйләмәдем инде. Сезгә дә юлда йөргәндә тирә-ягыгызга күзегезне ачыбрак карарга киңәш итәм. Юлда аяклы мәзәкләр тулып ята ул. Кешегә сүз катарга гына иренмәгез, хәлен, тормышын сорашыгыз. Һәм сүз бәйләнә сүз китәр... берәр гыйбрәтле вакыйга ишетерсез. Килеп миңа сөйләсәгез, әбәзәтелни хикәя итеп чыгарам мин аны. Кулы белгән кешегә берни тормый ул...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Бер-берсенә охшаган. Хикәя. "Бүә буе каеннары" күмәк җыентыгы. Шигырьләр, хикәяләр, җырлар. Уфа, 1996, 52-54 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Бер-берсенә охшаган. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 77-81 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Бер-берсенә охшаган. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 146-148 бб.