Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Син кем?

Дата написания: 
06 октября 1981
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф Син кем? Мин учактыр бәлки, дөрләп янган, Ә син яңгыр – аны сүндергән. Явып үтеп, сөю утларымны Калдыргансың сагыш-күмергә. Әллә син бер назлы җил кызымы, Ә мин учак – кузлы, күмерле?.. ...Җил икәнсең, яшәү өр син миңа. Ялкын итеп шунда гомерне, Үз җылымны биреп, эретермен Шул җылыга мохтаҗ күңелне. Син кемгәдер әгәр кирәк икән – Яшәү яме шунда түгелме? 06.10.1981. Кайда, кайчан басылган: 1) Шәңгәрәев Инсур. Син кем? Шигырь. "Коммунизм таңы", 8 март, 1986, №29. 2) Мөсәнниф Инсур. Син кем? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 23-24 бб.

Максимальная сумма вывода с бездепозитного бонуса нередко ограничена несколькими тысячами рублей, и полную таблицу лимитов предоставляет http://luckybonus-ru.com/ для сравнения казино.