Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур Мөсәнниф
Яшьлегем
Урманнарда кәккүк тавышы –
Чакырамы яшьлегем?
Адашкандыр, барып алыйм,
Гафу итмәс дәшмәвем.
Әнә, кыска күлмәкле кыз,
Чылтыратып, и, көлә!
Аның өчен бер егетнең
Үзәкләре өзелә.
Кызый түгел, яшьлегем ул,
Ымсындырып, чакыра.
Мәңге кире кайтмаса да,
Онытмавы ни тора!
Яшьлек йөри янәшәдә -
Кайда әле картаю.
Ята бирсен үз “өн”ендә,
Мыш-мыш килеп, карт аю!
Яшьлегем бит – йөрәгемдә,
Унсигездә чакларым...
...Җилләр тәрәзә каккан,
ә мин –
Чак йөгереп чыкмадым.
05.12.1996.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Яшьлегем. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 1301-132 бб.