Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сакчыл Байтүрә

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Сакчыл Байтүрә
Хикәя

Төшке аштан соң мине цехның профком рәисе Юлдашбаев туктатты:

— Сиңа, местком әгъзасы буларак, йомыш кушмакчымын. Кыручы Барлыбаевны беләсең бит әле? Әнә ул авырып киткән, вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе алып, өендә ята икән. Кереп, хәлен белергә кирәк, кешенең күңеле булыр. Аннан, кылын да тартып кара: эшкә кайчанрак чыкмакчы икән? Кыручы булмагач, прәме ике кулсыз — план яна. «Озагракка сузылса, алмаш эзләргә кирәк булыр», — дип тора иде цех начальнигы.

…Ишекне хатыны ачты.

— Байтүрәме? Өйдә, өйдә. Хәзер кайтыр, кибеткә киткән иде, — диде дә, эчкә үтәргә чакырды.

— Алай кибеткә йөрергә хәле булгач, терелеп киләдер? — дидем, ишектән керә-керешкә.

— Һи, аңа чуртым булсынмы? Кибеткә шулай гел үзе йөри ул. «Сез әйбер ала белмисез. Акча күп бетерәсез, ә алган нәрсәгез күренми», — ди.

Хатыны мине залга үткәреп, караштыра торырга дип, журналлар тәкъдим итте дә:

— Гафу итегез, кухняда эшем бар иде, — дип чыгып китте.
Залга күз салдым. Бик бай яшиләр икән, бүлмә тулы мебель, бер якта — стенка, әллә ничә келәм. Берсе дә безнең илнекенә охшамаган. Һәр жирдә пөхтәлек, тәртип, бар нәрсә «ялт» итеп тора.
Шунда ишектә кыңгырау зыңгырдады. Байтүрә булган икән, бераздан аның кухнядан:
— Аны шулай булыр, дип уйлаган идем. Чәй әллә кайчан кайнап чыккан, ә газны һаман япмагансың. Мин бит сине, кайнап чыгу белән газны сүндер, дип, кисәтеп кенә торам. Сиңа күпме әйтергә мөмкин?! Балаларны да хуҗасызлыкка өйрәтеп бетеп барасың. Әнә, кешеләрне кара: һәр тиенне исәпләп тота... Ә сумнарның тиеннәрдән җыелганын үзең дә яхшы беләсең — бухгалтер кеше. — Аннан юыну бүлмәсе ишеге ачылган тавыш ишетелде. — Ә монда нигә көпә-көндез ут яна?! Ана сөте белән кермәгәч, сыер сөте белән кермәс, диләр, шул дөрестер, ахры. Көн саен телевизор карыйсың, шуның бер дә файдасы юкмы ни соң?! Анда бит ике сүзнең берендә: экономия, сакчыллык, диләр. Ә сезгә ул сүзләр бар ни дә, юк ни...
Тавыш азга гына тынды да, икенче урыннан тагын яңгырады:
— Ә монысы инде бөтенләй китапка сыймый. Нигә бу әйберне чүп савытына ташладың? Тагын бер-ике ел хезмәт итә бит әле ул... Комиссионкага илтергә кирәк. Сезнең белән шул инде — азга гына күз уңыннан ычкындырдыңмы, хәзер бар өйне таратып бетерергә генә торасыз...
Тагын нәрсә белән бетәр иде бу «хуҗалыкны барлау», шунда хатыны сүз кыстырырга өлгерде:

— Байтүрә, Байтүрә, дим, тукта әле. Эндәшергә дә ирек бирмисең. Сине эшеңнән кеше көтеп утыра, янына чык. Калганын соңыннан сөйләшербез. — Шуннан, шаяртып булса кирәк, өстәп куйды. — Синең бергә шахмат уйный торган таныш табибың аша ничек вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе алганыңны тикшерергә килгәннәр. Тик шуны аңлат әле миңа: ул, отылса, сиңа бюллетень бирә дә ул, ә син, отылсаң, аңа нинди хезмәт күрсәтәсен соң? — Аның тавышында көлемсерәү чаткылары сизелеп калды.

— Ә?! Нигә аны шунда ук әйтмисең?

— Соң, үзең авыз да ачтырмыйсын бит...

— Аннан, нәрсә сөйләгәнеңне колагың ишетәме синең? Уйнап сөйләшсәң дә, уйлап сөйләш, яме? Тагын шуны колагыңа киртеп куй: мине отарлык кеше дөньяга тумаган әле. Отылсам да, кулымнан килмәгән эш юк. Ә җиңел машинасы булган кеше өчен минем кебек кыручы, фрезерлаучы, калайчы күктән төшкән Алла бүләге ул...

Аларның шулай шаярып сөйләшүләренә шаһит булганга (зал ишеге ачык калган иде) уңайсыз булып китте.

Шунда ишектә Байтүрә үзе дә күренде. Тавышы бик теремек ишетелсә дә, аякларын чак сөйрәп, залга үтте. Хәле бетеп кәнәфигә ауганнан сон, авырлык белән тын алып, саулыгына зарланды.

— Авырсам да, менә кибеткә чыгып әйләндем әле. Хатынга болай да һич ярдәм итеп булмый, гел эштә дә эштә... Әле форсаты тигәндә, әйдә, авыр булса да... Аларга да ял кирәк... — дип сөйләнеп алды.

Хәлен белешкәч, тизрәк китү ягын карадым. Авыру кешене йончыту һич ярамас. Профком рәисенең йомышын әйтергә дә телем бармады.

Шушы вакыйгадан соң без Байтүрә белән танышлар булып киттек. Аралашып ук яшәмәсәк тә, очрашканда бер-беребезгә баш кагып үтәбез. Ул да мине белә, мин дә аны.

***

...Төш алдыннан гына кыру цехына йомышым төште. Биш минут эчендә эшләп алырлык бер кечкенә деталь кирәк булды. Тик, барып керсәм, әле төшке ашка кадәр ярты сәгать вакыт булса да, беркем дә юк. Бар җирдә «гөлт» итеп утлар яна, станок кабызулы килеш. Монда гына чыкканнардыр, ахры, дип уйладым. Әллә берәр нәрсә булдымы икән?

Тик, ни гаҗәп, күпме генә көтсәм дә, кеше-кара күренмәде. Электр утын өзеп, миңа да ашханәгә юнәлергә туры килде.

Төштән соң яңадан кердем. Тимер йомычкаларга күмелеп, Байтүрә нәрсәдер кырып маташа иде. Аяк астында да, почмакта да, ишек төбендә дә чүп-чар чәчелеп ята. Эшләпәле, галстуклы бер юан абзый Байтүрәнең эшен читтән генә күзәтеп тора.

Хәлне аңлатып бирдем. Байтүрә, ризасызлык белдереп («Бетмәде инде сезнең эшегез!»), йөзен чытты. Шулай да, кирәкле тимерне алды да, детальне штангенциркуль белән үлчәп, алай итеп, болай итеп, тиз генә аны беркетеп, кыргычны эшкә дә кушты. Тик ашыкканда шулай килеп чыга бит ул: йодрык кадәрле материалдан төймә зурлыгы деталь әзер булуга, үлчәп карагач, артык кечерәеп киткән булып чыкты. Байтүрә аны, ачу белән, тимер йомычкалар арасына ыргытты. Эшне яңадан башлап, инде монысында саграк тотынырга туры килде. Аның алдында үземне гаепле тойдым. Минем өчен ашыга бит ул, минем аркада күпме материал, иң мөһиме — кадерле вакытын әрәм итте. Шуңа ачулана инде бу...

Деталь әзер булуга, аның эсселегенә карамастан, эләктереп алып, кулымда сикертә-сикертә, тизрәк китү ягын карадым.

***
Оешмабыз үз-үзен финанслауга күчү сәбәпле, бүген көн үзәгендә торган шушы мәсьәләгә багышланган җыелыш булып узды. Һәркемнең телендә сакчыллык, экономия, ресурсларны белеп файдалану, яңа резервлар эзләү, һәр тиенне исәпләп тотыну кирәк, дигән сүз булды.
Миңа, нигәдер, бу җыелышта Байтүрә һичшиксез чыгыш ясарга тиеш кебек тоелган иде. Ул бу темада судагы балык кебек йөзәргә тиеш. Тик... көтүем бушка булды. Мөнбәргә чыгу аның уенда да юк иде бугай. Ә менә һич уйламаган кешеләр, иркенлек сизеп, халык алдына чыгып, күңелләрен бушатып төштеләр. Ә Байтүрә хәтта йокымсырап та алды. Аннан еш-еш сәгатенә күз салды. Аңардагы бу үзгәреш мине шаккатырды. Әллә соң... өендә берәр бәхетсезлек бармы? Һәрчак кайдадыр ашыгабыз бит, туктап хәл белешер, исәнлек-саулык сорашыр вакыт та таба алмыйбыз. Мин үз ягымнан булган бу күздән ычкындыруны төзәтергә, җыелыш тәмамлану белән аның янына барып, "һава торышын" ачыкларга булдым.
Тик җыелыш тәмамлану белән Байтүрә сикереп торды да, ашыгып-кабаланып, ишеккә ташланды. Артыннан чак куып җитеп, җиңенә ябышкач кына, борылып карап, мине танып туктады.
— Ни хәлләрдә яшәп ятасың, Байтүрә? Гаиләләр тазамы, үзеңнең саулык ягы ничек?
— Барысы да яхшы, дус кеше. Гафу ит, ашыгам, ни йомыш иде?
— Йомыш, дип ни... Хәлеңне белим дигән идем. Әллә берәр нәрсә булдымы икән дип борчылуым. Син бик сакчыл кеше бит, монда чыгыш ясарсың, үз сүзеңне әйтерсең дип тора идем. Өеңдә ничек сакчыллык өчен янганыңны беләм, үзем шаһит...
— Әй, чыгаралар шунда бушны уйлап. Башка эшләре юкмы икән? Син дә тапкансың борчылыр нәрсә. Монда бит сакчыллык өчен җаваплы кешеләр бар, әнә, алар эшләсен үз эшләрен. Ә минем үз мәшәкатем муеннан ашкан. Нигә мин бер дә юкка башымны каңгыртыйм? Кеше эшен ишәк кайгыртсын...

— Тукта әле, тукта. Менә сиңа кирәк булса! Аптыраттың. Сине белмәсәм бер хәл иде. Син бит өеңдә, әнә, һәр милликубометр газ өчен, электр энергиясе артык бер генә минутка да файдасызга янмасын өчен җан атасың...

— Ә-ә, аны әйтәсеңме? Ул бит өйдә. Нинди газ, ди? Минем уйлавымча, чәйнүк утта никадәр озаграк торса, шулкадәр тиз тузадыр ул. Ә энергия... анысын үзең беләсең, һәр киловатты күпме тора... Күпме янса да, минем кесәдән чыга. Аннан, электр шәмнәре соң? Ничаклы озак кабызулы торса, шулкадәр тиз туза. Аннан, карап кына тормасаң, сафтан чыга торган әйберләр азмы — телевизор, суыткыч, үтүк, электр кырынгычы, тузан суыргыч...

Минем башыма кан йөгерде, күз алларым караңгыланып китте. Беренче тапкыр күргәндәй, аңа текәлеп карадым.

— Әле кая ашыгасың? Әйдә, бергә кайтырбыз, — бу сәер кешене аңлыйсым килә иде (хәер, нәрсәдер төшенә башлаган идем инде).

— Юк, ашыгам. Менә җыелышта уйлап утырдым әле: мөгаен, хатын тагын да юыну бүлмәсендәге утны сүндерми чыгып киткәндер. Ярый, сау булып тор. — Ул китәргә кузгалды.

Шунда яныбызга профком рәисе Юлдашбаев килеп җитте. Сакчыллык өчен әнә ул жавап бирә инде. Аның, Байтүрәне күргәч, кашлары җыерылды.

— Барлыбаев, син кайчан халык байлыгына үзеңнеке кебек карарга өйрәнәсең? Әллә коллектив җыелышына куйыйкмы? Ярый әле, кайтышлый цехка кереп чыгарга уйладым. Барып керсәм, утлар яна, станок кабызулы килеш. Берәрсе сменадан соң ашыгыч заказ үтәргә калганмы, дисәм, синең станок эшләп утыра. Нигә сүндермәдең?

— Җыелыш, дип, башымны катырдылар бит. Ашыккач, онытылгандыр инде. Йә, ярый, әллә нәрсә булмаган әле. Дәүләт аңардан гына ярлыланмас. Ярый, бигайбә, ашыгам, егетләр.

Ул китте.

***

Тик, шулай да, берничә көннән гадәттән тыш вакыйга булды. Тагын да эшләтеп калдырып, Байтүрәнең станогына ут капты. Чак сүндереп калдык. Байтүрәне җыелышта тикшердек, китерелгән зыянны түләтергә, дигән карар чыгардык, бүләктән мәхрүм иттек, разрядын түбәнәйттек, стена гәзитенә сүрәтен төшереп элдек. Шуннан тиз генә үз теләге белән эштән китү турында гариза язып, бездән шылды ул.

Хәзер кайда йөри икән? Сезнең оешмада түгелме? Бәлки һөнәрен дә алыштыргандыр инде (йөзен дә үзгәртмәсә). Тик аны тану авыр түгел. Сез аның өенә барыгыз да, хөкүмәт эшендә күзәтегез. Җир белән күк арасыдай аерма күрсәгез, шул үзе — безнең Байтүрә булыр. Тик тәртәгә кертә алырсызмы икән? Яшермибез, бездән булмады инде, егетләр. Ниндидер башка чара кирәк. Әйдәгез, бергәләп уйлашыйк. Бер баш яхшы, ә ике баш тагын да әйбәтрәк, диләрме әле? Җыелып, киңәш итик. Ә киңәшле эш таркалмас, дигәннәр борынгылар. Шул Байтүрәләрне отарлык җавап йөреше табылмасмы ни?!

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сакчыл Байтүрә. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 151-158 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Сакчыл Байтүрә. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 166-171 бб.