Инсур МӨСӘННИФ
ГАЙНАН ӘМИРИГӘ
2026 елның 25 августында шагыйрь, язучы, журналист... якташыма 115 ел тулган булыр иде...
Янган чакта август йолдызлары* –
Җәй ахырында син тугансың...
Исмең бүген, әйе, телдән төшми,
Димәк, безгә якын булгансың...
Укып үстек синең “Морадым”ны,
Сокландырды безне “Гашыйклар”**...
Синең белән солдат боткаларын
Ашадык без бер үк кашыктан...
Җырлап үстек синең җырларыңны,
Буйсындылар безгә кашкалар!
Җиңү якынайткан синең җырдан
Гөрләп торды хәтта башкала!
Күрсәм дә мин сине тик бер тапкыр,
Холык-фигылеңне ошаттым.
И, якташым, моны кем уйлаган –
Соңгы юлга сине озаттым.
Дөнья булгач, дус һәм дошманнар бар,
Үчлеләр бар һәм бар көнчелләр...
“Дөнья тоткасы мин!”, – дип исәпләп,
Күккә борын чөйгән көчлеләр...
Әйе, бәлки, холык-фигыльләрең
Охшап бетмәгәндер кемгәдер...
Тик башкага гаеп орыр алдан,
Син үзеңә кара, и, кяфер!
Җавап бирмәсеңне белгәнлектән,
Син кергәч тә кара гүрләргә,
Өер дошман сиңа ябырылды...
Оят хәзер хәтта сөйләргә...
Юбилеең бүген... Кичә уза...
Болар сиңа хөрмәт йөзеннән.
“Онытмагыз...”, – дигән шул бер гозер
Чагыла күк уйчан йөзеңдә...
Юк, син җитмәс идең шушы яшькә,
Шундый гомер биргән Аллаһы,
Әмма безгә һаман көч бирәдер:
“Яшәү – яну”***, – дигән мирасың!
* “Август йолдызлары” – Г.Әмиринең соңгы шигырьләр китабы.
** “Морадым”, “Гашыйклар” – Г.Әмири повестьлары.
*** “Яшәү – яну” – язучының шул исемдәге китабы.
29-31.08.-5.09.2026