Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
И, БИЧАРА...
(Кемнеңдер үлеме хакында ишеткәч туган пессимистик уйлар)
Кеше, күпме мактанмасын,
Ул нибары бичара –
Үз тормышын үзгәртергә
Таба алмый бер чара.
Тууны да, үлүне дә
Бары Аллаһ хәл итә.
«Мин – патша*!» – дип масаюлар
Бары күңел җилкетә....
Әллә бәхет, әллә хәсрәт
Көтә тормыш юлында,
Кеше белми ни күрәсен –
Бар(ы)сы Аллаһ кулында.
«Үләселәр бар бит әле...» –
Дия иде әниләр...
Инде хәзер мин дә аңлыйм...
Үтеп беткәч гомерләр...
Язмышларны үзгәртергә
Юк дөньяда бер чара
(Кала бары күзәтергә):
Кеше, күпме омтылмасын,
Карышмасын, тартышмасын,
Ул – нибары бичара...
* «Кеше – табигать патшасы» дигән гыйбарәгә ишарә.
13-15.06.2026