Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТУКРАН ТӘҮБӘСЕ

Дата написания: 
06 ноября 2025

Инсур МӨСӘННИФ
ТУКРАН ТӘҮБӘСЕ

Ялкыннарга якын бардым,
Кирәксә-кирәкмәсә.
Очраклыга кузын суздым,
Теләсә-теләмәсә.

Кирәкмәгән аңа бу куз,
Алмады – үзем пештем.
Сызлау әле берни түгел –
Бик авыр хәлгә төштем...

Ахмак тукран тәүбәләрен
Күптәннән укып белдем.
Керми акыл, бер кермәсә,
Ничә кат кеше көлде...

Гомер уза, тик юлдамын...
Туктадым – юлчы арый...
...Янәшәмдә учак яна,
Чәчрәтеп очкыннарын.

Инде тагын кемне генә
Чакырыр бу учагым?!
...Юк, килмәсен, минем хәтта
Үземнән качкан чагым...
6.11.2025