Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур МӨСӘННИФ
ТЕГЕ ДӨНЬЯ ХӘЛЕН КЕМ БЕЛӘ?!
Уены-чыны бергә
Бу бәндәне аңламассың –
Атеист иде кичә,
“Алла юк, – дип, – уйдырма”, – дип,
Төкерек чәчте ничә.
Бүген исә сүз аралаш
Алла да, Алла, ди ул.
“Дөнья аның әм(е)ре белән
Бара бит алга”, – ди ул.
Аптырагач, сорадым шул:
“Үзгәрде ник карашың?
Кичә Алла юк, ди , идең,
Бүген, дин, дип, янасың...”
Җаваплады: “Энем, аңла,
Комачау итмәс алда,
Дөнья хәлен кемнәр белә,
Ә ывдруг бардыр Алла:
Сакланганны – Алла саклар,
Дөресен кемнәр әйтер,
Тәмуг иш(е)ген ачкан чакта,
Хәлемне кем җиңеләйтер?!”
Белмим, ис(е)мен еш кабатлау
Ярлыкау микән анда...
Алла сүзе телдә түгел,
Булырга тиеш җанда...
8.08.2025