Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КӨТҮЧЕЛӘР... КАЛАДА

Дата написания: 
24 июля 2025

Инсур МӨСӘННИФ
КӨТҮЧЕЛӘР... КАЛАДА

"Кояш яңа чыгып кына килә,
Кузгаладыр авыл көтүе..."

Әйе, элек шулай була иде...
Хәзер юк ул маллар көтүче!

Әгәр булса, көтү – я чираттан,
Я сәрхүшне кайчак яллыйлар...
Алар исә, төшкелекне көтеп,
Алпан-тилпән болын буйлыйлар...

Я булмаса, “электр көтүчесе”
Сакта тота сыер малларын.
Алдынгы фән, фикер иясенә
Зур рәхмәте төшсен Алланың.

Дүрт йөз йортта хәзер асраладыр
Утыз-кырык кына мал-туар...
Нинди мал, ди, кеше калмагачтын,
Калаларда алар – эшкуар...
Кайберләре, бәлки, җилкуар...

Ярый, без бар әле хәтерләргә
Авыл дигән туган якларны...
Авыл исә – Җирдә алтын бишек...
Безне шуңа Алла саклады.

Хәзер балаларның авыл түгел,
Бардыр бары туган каласы.
Хәзер алар – түгел бер авылдаш,
Хәзер алар “кәттә” – бер каладаш...
Кала – авыл түгел, анда баш – таш...
Ә таш җансыз, шуңа кала җансыз...
Ә җансызлар анда – сансыз, сансыз...
Алда әле җансыз каласы...
Авылсыз да, бәлки, каласы...
22-24.07.2025