Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
ОНЫК-ОНЫКАЛАР
Горурланам, берәү сорый калса,
Онык-оныкалар хакында.
“Алар минем хәзер алты! – димен, –
Һәм һәрберсе тиңдер алтынга!”
Ә борынмы?! “Күккә күтәрелә”,
Минем кебек юктыр масайган!
...Әйтерсең лә, чиксез газап чигеп,
Тәмуг кичеп, үзем тудырган!
Дәү әтиләр шундый ул, туган!
27.03.2025
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Онык-оныкалар. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 290 б.