Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
ТОРМЫШ МӘДРӘСӘСЕ*
Күп яттык без
Мәдрәсәдә,
Аңламадык
Бер нәрсә дә...
Г. Тукай, “Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр”
Байтак булды – күп утырдым
“Тормыш” дигән мәдрәсәдә...
Тормыш ни ул, гомер ни ул –
Аңламадым бер нәрсә дә!..
Узды-китте, тузды-бетте,
Агач “күлмәк” кияр вакыт...
Мокыт** килеш туган идем,
Китәмен мин шул ук мокыт...
И укыдым, и “чукыдым”,
Җыйдым белем һәм мәгълүмат...
“Тормыш ни ул? Аңламадым...”
Бары шулдыр бар тәгълимат***...
* Мәдрәсә – мәктәп.
** Мокыт – надан.
*** Тәгълимат – белем.
14.02.2025
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Тормыш мәдрәсәсе. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 277-278 бб.