Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ФИНИШ СЫЗЫГЫ (ФИНИШНАЯ ЧЕРТА)

Дата написания: 
21 января 2025

Инсур МӨСӘННИФ
ФИНИШ СЫЗЫГЫ
Уены-чыны бергә

Тормыш юлы – ярыш мәйданы ул,
Ярышабыз гомер буена.
Ярышудан ар(ы)гач, барысы да
Килеп җитә... соңгы туена...

Мин дә чаптым... чабам һаман, чабам –
Алда көтә финиш сызыгы.
Тормыш булгач, юлда кылам иде
Изгелек һәм... төрле языгын*...

Көннәр, айлар, еллар узган саен
Якыная финиш сызыгы,
Барысы да чаба, мин дә чабам,
Әмма җитмәс өчен күп көч салам...
Шунда аның барлык кызыгы...

Аңа җитәр көнне чигерергә
И, карышам инде, тырышып...
Юлда туктап, хәйләләп тә торам...
Судья көтә алда, орышып.

Шул сызыкка күп калмады инде,
Әмма минме! Мин бит – бик тырыш –
Үҗәт, максатчан һәм үзсүзле...
Тагын туктап, вакыт сузам әле...
Узар әле, бәлки, бу ярыш!

Хәйлә корам – финиш көтәр әле,
Янәсе дә, юлда абындым...
Ярышканнар – ярышсыннар... Ә мин
Җылы юрганымны ябындым...

Гомер соңы дигән шул финишны
Бераз ерагайтчы, и язмыш!
Әмма белмим... Ходай нәрсә язган...
Алда – финиш һәм әлегә... – ярыш!
* Язык – гөнаһ.
18-21.01.2025