Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЮКӘДӘ ИКӘН ЧИТЛӘВЕК!..

Дата написания: 
15 сентября 2024

Инсур МӨСӘННИФ
ЮКӘДӘ ИКӘН ЧИТЛӘВЕК!..
Шаян хикәя

Закирның йорты “шәхси сектор” дип аталучы бик шәп микрорайонда урнашкан. Бу урында аның әтисеннән мираска калган ярым җимерек өй утыра иде, ул биредә яңасын салды, хәер, монысы да искереп бара инде, вакыт та бит агым су кебек – ага да ага, гомер сыман, шулай ук кире кайтмый... Фатиры да бар, тик анысы хатыны исемендә, ә монысы бары тик аныкы гына. Ни генә, димә, шәхси милек хуҗасы!
Җәй җитсә, үзләренчә, тегесен-монысын утырталар, чәчәләр, тәрбиялиләр, су сибәләр... Тик рәхмәт төшкере, бер нәрсәләре дә юньләп үсми! Күпме генә тырышмасыннар! Була бит шулай, ә?! Дога да укып карыйлар, аз-маз черемәсен дә кертәләр, чүбен утыйлар, бары тик өшкертмиләр генә! Әллә, чыннан да, Рамил мулланы алып килеп, Коръән укытырга инде?! Сихер түгелме икән?!
Ә менә күршесе Маратның бар нәрсәсе дә акырып уңа! Әллә ни тәрбия дә күрсәтмиләр инде, бер уйласаң... Закир салган тырышлыкның яртысы да эләкмидер, ахры. Билгеле, ул байтакка мулрак яши, йорты да ике катлы, матур кызыл кирпечтән. Биеклеге ничә метрдыр, түбәсе белән утыздан узмаса әле... Ә аныкы шул инде – бүрәнәдән, уртача авыл йорты, андыйлар һәр торак пунктның туксан процентын тәшкил итә.
...Беркөнне, бакча байлыгының күпмедер өлешен сумкасына тутырып кайтканда, подъезд төбендәге эскәмиядә, җәелеп утырып, тәмәке тарткан кызмача Камилне очратты. Исәнләшеп, бераз хәл алыйм, дип, янәшәсенә утырды. Хәл-әхвәлне, анысын-монысын сорашмый буламы инде, сораштылар. Камил, күршесенең кечерәк кенә сумкасына ымлап, быелгы уңыш хакында да сорарга онытмады.
– Оят инде, күрше, бер нәрсәбез дә ул кадәр уңмый, ярый, бераз чыгымнарны каплатса, шул инде, аннан үзебезнеке, химиясез-нисез дигән булып, күңелне юатабыз, – дип җаваплады Закир.
– Шулай инде, нишлисең, Алла биргәненә риза бул да, яшә, булганын аша. Бетсә, әнә, кибет тулган...
– Анысы да дөрес, ничектер вакыт уздырырга да кирәк бит, пенсиядәмен, дип, кул кушырып утырып булмый.
Чүт кенә “подъезд алдында сыра эчеп, тәмәке тартып утырып булмый” дип әйтеп ташламады. Бу бит Камилнең “бакчасына таш” булыр иде.
– Уңмый, дисең, урыны шундыйдыр. Күбрәк тирес керт.
– И, Камил, аның хакы күпме торганын беләсеңме соң?! Шул акчага бер “КамАЗ” бәрәңге сатып алырга була! Алай да ел саен бер бәләкәй машина тирес алабыз инде, нишлисең...
– Күршеләрең ничек соң? Аларныкы да үсмиме?
– Менә шунысы гаҗәп тә инде, күрше. Җир бер үк, әллә ни ашламыйлар да, артык хезмәт тә салмыйлар, әмма барлык нәрсәләре эшерелеп уңа!
– Алай икән... Берәр хикмәте бардыр моның... Байлармы?
– Әллә, ул кадәр артык бай, дип әйтә алмыйм. Дөрес, йортлары ике катлы, кечерәк кораб кадәр бардыр... Түбәсе күккә тиядер, билләһи...
– Ә син тәки ике катлы йорт сала алмадың инде, ә? Гомер буе тырышып эшләдең, әнә, грамыталарың гына ни хәтле!..
– И, эш грамытадамы ни? Кем әйтмешли, бер бәхетең булмаса, Кытайга барып, чәй дә эчә алмый кайтасың, диләрме әле.
– Яисә, Әстерханга барып, памидур да ашый алмавың ихтимал, – дип көлеп куйды Камил. – Элек кешеләрне уңыш җыярга шунда җибәргән вакытлар да булды бит. Студентларның төзелеш отрядларын да шунда эшләттеләр түгелме?
– Булды андый вакытлар, хәзер ничектер, белмим...
Бераз дәшми утырдылар, һәркайсы үз уйларына чумып тын калды. Камил тагын тәмәке кабызды. Закир аның хакында “бер нәрсә уйламый, утырадыр, бер кайгысы-мәшәкате юк бит”, дип әйтсә, гөнаһлы буласы икән, үзенчә, башындагы “шарикларын тәгәрәтеп” утырган икән бит! Әллә тәмәке ярдәм итә инде!
– Менә уйлап утырдым әле, сиңа ярдәм итәсе килә, күпме бил бөгеп тә, уңмый дисең бит... Сиңа, күрше, озакка сузмый, быел ук ике катлы йорт сала башларга кирәк...
– Нигә кирәк миңа андый патша йорты?!
– Соң, үзең бит, күршенең йорты биек, зур, ике катлы һәм бар нәрсәсе котырып үсә, дисең... Үсемлек, дигәч тә... Үсәләр бит, димәк, җаннары бар. Җаннары булгач, кайдадыр баш-мие дә бардыр бит! Алар да шул кешеләр кебек инде: янәшәдә биек йорт булгач, шуңа җитик, я аңардан узыйк, уздырыйк, дип, көнләшепме, ярышыпмы, югарыга үрмәли, ә кояшка якынрак барган саен яктылык та күбрәк, шуңа зур булып, мул булып үсә инде! Синең йорт җиргә берегеп утыргач, кая ашкынсын алар! Җир астынамы ни?!Ашкыныр максатлары юк!
Менә сиңа, мә! Юкәдә икән бит читләвек!.. Әллә, чыннан да, шулаймы икән?! Хәер, Камилнең сүзләренә көлеп кенә куйды да, саубуллашып, фатирына юнәлде. Көлеп кенә куйды, дигәч тә... Инде баскычтан күтәрелгәндә үк башына уй төште. Кредит алып (ну, пенсионерга бирсәләр...), һич югы өчкә дүрт зурлыгында ике катлы кирпеч йорт төзи башларгамы икән?! Хатыны риза булыр ул, ничә ел дәвамында тавык йомыркасы зурлыгындагы бәрәңге чистартып, арчып, ул да арыгандыр, бәлки?
Хәләле риза булса, иртәгә үк банкка китәргә! Бәлки, алар да юкәдән читләвек җыя башларлар?!
13-15.09.2024