Инсур МӨСӘННИФ
ГОМЕР – ПОЕЗД...
Гомер – поезд.
Сорап тормый,
Утыртып җибәрәләр.
Ә соңыннан, бик карышсаң,
Яңаклап “җилгәрә”ләр.
Поезд булгач, составы бар,
Вагоннар тез(е)леп киткән.
Тәрәзәдән я кар өрә,
Я челлә килеп җиткән...
Бер вагоннан икенчегә
Күчәсең, бара-бара...
Һәрбер вагон – бер ел гомер...
Атласаң, чайкалдыра.
Беркем белми, ничә вагон
Узарга туры килер?
Кемнәр белән рельсларны
Санарга туры килер?
Вагон саен юлчы-мазар
Акрынлап алышына...
Очрый кайчак явызы да,
Буладыр яхшысы да...
Җан тырмашып күчә торгач,
Берсеннән икенчегә...
Соңгысы да килеп җиткән,
Ачканнар ишеген дә...
“Я үзең төшеп кал...”, – диләр,
Я төртеп төшерәләр...
Аннан инде оныталар...
Я искә төшерәләр...
Тормыш – поезд. Шул поездда
(Әйберме, язганыңмы,
Чындырмы, ялгандырмы)
Башкаларга файдалы бер
Багажың калдырдыңмы?..
23-24.04.2024.