Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
СӨЮ УТЫ
Синсез яшәү – миңа тәмуг,
Газап утлары өтә,
Яшим бары бер күрүне
Зарыгып көтә-көтә.
Көтә белү – үзе бәхет,
Сөйгәннәр көтә белә.
Минем өчен кояш балкый
Айлы кич җитсә генә!
Йөримен күк Җирдән очып,
Аякны тояр-тоймас.
...Кагыламын кулларыңа
Сак кына... кыяр-кыймас.
Көнләшеп тә куясың ул
Назлап искән җилләрдән –
Алар бит сыйпый чәчеңнән,
Синең нечкә билләрдән...
Сөю ни ул? Бәхет, моң-зар?
Икесенә дә охшаш...
Көтә алда әллә тәмуг,
Әллә Җирдәге оҗмах...
***
...Кем ничектер, ә мин тагын
Яшьлектән урап килдем.
Картлыгымны матурларга –
Янә кайтып бер урарга
Рөхсәтен сорап килдем...
Бәлки, шунда калдырыр, дип
(Өмет бит!), юрап килдем...
26.01-15.02.2023