Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур МӨСӘННИФ
ИКЕ ЙӨЗЛЕ
Дөньяларның асты өскә килде,
Үзгәрмәде бары ике йөзле...
Көндез: “Эчмәгез!”, – дип, нотык укый...
Кичен, кайткач, үзе салмый калмый,
Ким дигәндә, “дүртәр-бишәр йөз”не:
Нотык укый торгач, беткән көче...
10.01.2023
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Ике йөзле. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 197 б.