Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
Кем белән сөйләшим...
Уен катыш
“Кайчак син бит үзалдыңа
Сөйләнәсең”, – диләр...
Үзем сизмим, буладыр да,
Картлык бит, я – юләр...
Хәер, төрле чаклар була...
Яхшы кеше күрсәм,
Гәпләшергә бик яратам...
Анда мине күрсәң!
Әмма кайчак сөйләнәмдер,
Юк янымда беркем...
Аралашсам, булсын, димен,
Тик яхшы һәм күркәм!
Хәер, бәлки, мактанамдыр,
Бар бит ул, бар андый!
Бары үзем генә беләм:
Түгел ул һич сантый*!
Дөньяда иң яхшы кеше –
Ул – үзем! Мин беләм!
Аның белән сөйләшмичә,
Сөйләшим кем белән?!
...Берәү: “Кем белән, и, юләр,
Сөйләшәсең”, – диде...
Аңламасаң, яңабаштан
Укып чык, тиле!
*Сантый (диалект) – юләр, дивана.
23.04.2022.