Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
ГОМЕР ЮЛЫ АХЫРЫ
Ул кайчандыр чык тамчысы иде...
Кояш нуры төште, күккә очты...
Инде менә, кар бөртеге булып
Кире төшеп, туган җирен кочты...
Һәр нәрсә дә гади Табигатьтә:
Бу – әйләнешедер бары суның...
Ахыры бит шулай тәмамлана,
Озын, кыска булсын, барлык юлның...
Тормыш кануннары чагылышы –
Байтак кешеләрнең дә язмышы –
Буйсынудыр Җиһан җилкәненә:
Җитте исә гомер чикләренә,
Күпме таптаса да чит җирләрне,
Кайтып ята туган җиркәенә.
13.11.2020
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Гомер юлы ахыры. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 39 б.