Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур Мөсәнниф
Кояш – хас та кеше икән!
Бер җыр тыңлаганнан соң башымда туган пародия (шигырьнең юлларын китермим, авторын әйтмим)
Яңгыр ява башлар алдан
Кояш кинәт... югала.
Әле генә күктә була,
Аннан кая... юл ала?
Табышмакны чишим, диеп,
Беркөн киттем артыннан.
Күргән хәлдән хәйран калдым
Чак егылмый артыма!
Кояш – хас та кеше икән,
Уйлый-уйлый ис китә –
Офык артында чүгәләп,
Качып-посып... “пес” итә!
20.08-15.09.2020
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кояш хас та кеше икән! Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 33 б.