Инсур МӨСӘННИФ
«ЧИБӘРЛЕК БИРГӘНЧЕ...»
Кечкенә хикәя
Инде бүген ничәнче тапкыр урамнан, сасы төтен порхытып, ничәдер децибел тавыш чыгарып, матайда чабып узган малайны капка алдындагы эскәмиядә утырган килеш карап калгач, Тәскирә әби, үзе дә абайламыйча: “Башың беткере...” – дип уйлап куйды. Көндезен бер хәл, төнен дә өзлексез чаба бит алар. Ә картларның йокысын үзегез беләсез инде. Бензинга акча каян табалардыр, тагын ул матайны сатып алып биргән ата-анасын әйтер идем. Байлардыр инде. Хәер, авылда байлар кайдан килсен инде. Берничә “мясник”, фермер, “сибиряк” бар-барлыкка. Аларның балалары бармы-юкмы, анысын белми.
Беркөнне кичен янәшәсенә берничә йорт аша яшәгән Хәтирә килеп утыргач, сорамый булдыра алмады.
– Матайда көне-төне чапкан малай кемнеке соң ул, ата-анасы бер сүз дә әйтми микән ни аңа? – дип сорап куйды.
– Нигә, белмисеңме ни – Сафаның оныгы бит. Вәкилнең улы инде. Бик чибәр малай, Сафа заты бит, – диде анысы.
Тәскирә әбинең хәтерендә, “келт” итеп, истәлекләр яңарды. Әмма үзендә:
– Кая чаба соң ул сәгать саен бу урам буйлап, түбән очта берәр кыз галәмәте бармы әллә? – дип сорарга көч тапты.
– Бар шул, теге Хәлимәнең кызы матур гына булып үсеп килә бит. Шуның янына чаба инде, я аңа үзен күрсәтә – ягъни менә мин нинди оста матайчы! – Хәтирә кеткелдәп көлеп куйды. – Безнең яшь чактагы малайларны хәтерлисеңме? Калхуз атына атланып, ничек йөргән булалар иде, кавалерчылар, янәсе. Хәзер ат урынына шул матай, машина инде...
– Карт әткәсенә охшаса, бик чибәр егеттер инде...
– Чибәр, чибәр, кызларның һушын ала торган!
Тәскирә әбинең хәтерендә хатирәләр яңарды. Әйе, ул да матур гына булып үсеп килә иле. Сафа башын бутады да, алдады, аннан ташлады. Күпме ачы күз яшьләре түккәндер, үзе дә белми инде. Юләр булган инде. Мәхәббәт, дип ышангандыр. И, дивана чаклар! Әйе, Сафа бик чибәр иде, күп кызлар, аны уйлап, төн йокламый чыккандыр. Ә ул менә аңа каныкты. Аңа гына, дип инде, авылның күп кызлары аның кулы аша узгандыр, була бит шундый егетләр. Тәскирә дә гашыйк булды да куйды. Озата килгәч инде, аны-моны уйлап торасыңмы ни! Бер озатты, ике озатты, бәлки, ун тапкыр озаткандыр... Аннан соң тагын бераз килде әле ул... Тик тиздән эзен суытты да, күрше урамдагы Розалия белән йөри башлады. Анысы авырга калгач, өйләндерделәр аны.
...Тәскирә әби боларны уеннан бер генә тапкыр үткәрмәгән. Беренче мәхәббәт бит... Чыкты ул да кияүгә, тик ире гомер буе, эчкән чагында, Сафа дип колак итен кимерде, ә бит, өзми-куймый артыннан йөргәндә, аның хакында белә иде. Ярый, урыны оҗмахта булсын. Ничек кенә булмасын, ару гына яшәделәр, ике кыз, өч ул үстерделәр, тик алары, үскәч, ил буенча таралышты, хәзер ялларында гына сирәк-мирәк кайталар. Кече оныклары “нәнәй” дип муенына сарыла, менә ул бәхет кайда! Олыраклары инде алай назланмый, шту ты, алар бит зур инде! Тәскирә әби үз алдына елмаеп куйды...
Моннан соң ул, теге малай урамнан матайда, кешене бар дип тә белми, егерменче тапкыр дөбер-шатыр чабып узгач: “И Аллакаем, бу балага чибәрлек биргәнче, акыл бирсәң...” – дип уйлап кала башлады.
...Тәскирә әбинең бакыйлыкка күчүенә дә берничә ел узды. “И Аллакаем, бу балага чибәрлек биргәнче, акыл бирсәң” дигән теләге дә кабул булды аның. Хәзер теге егетнең йөзе сырлар белән капланган, акыллы китаплар укып көн уздыра.
...Тик менә ул сырлар акыл билгесе түгел шул, ә матайда авариягә очраганнан соң калган яра эзләре. Үзе дә чаба алмый инде, гарипләрнең көпчәкле тимер арбасында утыра.
...Кулында – акыллы китап.
14-27.08.2023.
Комментарии
Язарга тормышта булган
Язарга тормышта булган вакыйга этәргеч бирде.