Яңавыл аэропорты
Яңавыл аэропорты 1931 елның маенда ачыла. Союз әһәмиятенә ия була. Яңавылда беренче самолет (АНТ-9) 1931 елның 15 маенда төшә. Ул «Мәскәү-Свердловск» рейсын (очучы М.В.Водопьянов) башкара. Бөек Ватан сугышы башлангач, аэропортны хәрби максатларда туктап-ял итү, ягулык өстәү базасы итеп үзгәртеп коралар. Аэродром ныгытыла, төшү-очып китү полосасы тыгызлана, хәрби һәм йөк самолетларын кабул итү өчен заманча аппаратура белән җиһазландырыла. Җир эшләренә районның барлык халкы җәлеп ителә.
Аэродром елъязмасында фаҗигале сәхифәләр дә юк түгел. 1942 елның 22 декабренда хәрби задание үтәгәндә (аңа яшерен йөк - 100-120 мм.лы трофей немец минометлары төялгән була, чөнки ул вакытта Кызыл Армиядә 55 мм.лылары гына файдаланыла) Яңавыл күгендә «Дуглас» хәрби-транспорт самолеты hәлакәткә юлыга. Экипажның 7 әгъзасы һәм сак солдаты һәлак була, тик бер сак солдаты гына исән кала (ул Яңавыл зиратында 1968 елның 9 маенда ачылган һәлак булганнарга һәйкәлдәге исемлеккә ялгыш кертелгән).
«Яңавыл» аэропорты «Неподсуден», «Экипаж», «Иду на грозу» кинофильмнарында искә алына.
1942 елда поселокта очучылар - укыту-күнекмә отряды (УТО) әзерләү буенча мәктәп (3 айлык курслар) ачыла. Ул әлеге Малышев урамы, 8нче санлы йорт урынында ике катлы агач бинада урнаша. 1943 елда отряд фронт линиясенә якынрак урынга күчерелә. Шулай ук сугыш башлангач, БАССР Совнаркомы каршындагы махсус комиссия карарына ярашлы, 5 көн эчендә Карман, Бәдрәш һәм Кисәккаен авыллары, Рабак һәм Югары Барабановка авыллары арасында җәйге состав өчен землянкалар белән 2 запас аэродром корыла. 1930нчы еллар ахырыннан 1950нче еллар ахырына кадәр аэропортта башлык булып Федор Павлович Тукан эшли.
Инсур Шәнгәрәев.