Бәләкәй авылның зур тарихы
Урал авылына - 70 ел
Бу вакыйгалар 1925 ел ахырында була. Бөре кантонында ул вакытта әле анда, әле монда авыл хуҗалыгы артельләре, җирне бергәләп эшкәртү буенча ширкәтләр төзелү турында сүзләр күп йөри. Йөгәмәш авылыннан берничә кеше, качып-посып кына әледән-әле Касыйм Сәхауов мунчасына җыела башлый. Биредә сүз нәкъ шул турыда бара. Шулай итеп, берничә кеше, җир биләмәсе алып, игенчелек буенча артель оештырырга карар итә. 17 хуҗалык языла. Ә качып-посып кына җыелуның сәбәбе билгеле: хәллерәк хуҗалар, хәер, авыл кешеләренең күпчелеге дә яңа тормыш юлына ышанмый, хәтта дошманнарча карый, җитмәсә, тирә-якта да тыныч түгел, бандалар үзләрен әледән-әле сиздереп тора.
Барысы турында да сөйләшеп-килешенгәч, җыен җыялар, башкалар алып өлгергәнче, Салих hәм Иске Күрдем (хәзер Тәтешле районы территориясендә, ә элек шул бер үк Бөре кантонында) авыллары арасында урнашкан Йөгәмәш авылының печәнлек җирләренә күченергә рөхсәт бирүне үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Моңа ризалык бирелә, ә җирне җан башыннан бүләләр.
Төзелеш бөтен җәй буена бара: йортлар, мунчалар, сарайлар сүтелә, яңа буралар бурала hәм, кемнең нәрсәсе бар, ат арбаларына төяп, яңа урынга күчерәләр.
Ә күчеп килүне Бөек Октябрь революциясенең 9 еллыгына туры китерәләр. Һәм менә 1926 елның 7 ноябренда Урал пүчинкәсенә беренче булып Касыйм Сәхауов гаиләсе күченә. Уралның тарихы менә шушы көннән башлана. Сүз уңае, ике исем варианты була: Ташкент hәм Урал. Бераз бәхәсләшкәннән соң, ниhаять, соңгысына тукталалар. Һәм Хәлим карт Малик абыйның бакча артындагы чирәмгә зур гарәп хәрефләре белән «Урал» дип язып куя. Ә яңа хуҗалыкның тулы исеме болайрак яңгырый: «Урал» хезмәт-игенчелек артеле».
Яңа тормыш җиңел бирелми: Касыйм Сәхауовка хәтта янаулар да була. Шуңа күрә ут салып китмәсеннәр өчен төннәрен каравыл торуны оештыралар. Декабрьда Хәлим Хәйбрахманов, Рафыйкъ Хатипов, аннары Җәләл белән Мөбәрәк Сәлаховлар, Вәлинур белән Зыядрислам Галиәхмәтовлар күченә - 1926 ел ахырына Уралда алты йортта җиде гаилә яши. Алардан соң шул ук Йөгәмәштән Гыймадрислам hәм Сабирҗан Садыйковлар, Гатаулла Фәтхуллин, Шәрифгали Сәхратов (1927), Әхмәдулла Вәлиев, Малик Хасипов, Галим Бәдертдинов, укытучы Миңсафа Мөхтәрова (1928), Фәйзи Әхмәтҗанов (1930), Андреевкадан - тимерче Шәислам Сергеев, яки Сираҗев (1927), Салихтан барлыгы 17 - Заhир Шакиров, Аллаяр Әхмәтъяров, Муллакай hәм Әндәр Нуртдиновлар, Солтан Мостафин, Әхмәтдин Миңнеәхмәтов, Фатих Сәхауов, Мөбәрәкша Садыйков, Хаҗи бабайның әтисе Муллагали Баhаветдинов, Шәйхаттар hәм Шәмсияр Шәяхмәтовлар (1928), Шәмси Ризванов (1932), Сәфәр Закиров, Хәйрә әбинең әтисе Габдулла ? (1937) h.б., Тауавылдан - минем дәү әти Габдулхак Алетдинов, аның ике туганы Мулланур Гәрәв, Мәхмүт Гомәров (1932), Биҗдән - Шәйхелислам Садрисламов, Динислам Шәйхелисламов (1930), Хаҗиәхмәт Муллагалиев (1936), Сергей Агапитов (1937), Күрдемнән - Кәзим Атнабаев, Таҗетдин Фәррахов (1928) гаиләләре күчеп килә. Аларның күпчелеге бик ишле була. Соңгы елларда да күчеп килүчеләр дә булды, м-н, Рәфкать Галимов, Фәтхелислам Идрисов, Ракыйбә әби h.б.
Тормыш акрынлап җайга салына. 1927 елның февраль аенда авылда беренче бала - Саим Касыйм улы Сәхауов туа.
Ишетүегезчә, артельнең яңа әгъзалары 1927-1928 елларда да, хәтта 1932 елда да күчеп киләләр, 1937 елда да берничә хуҗалык күченә әле, кайберләре шундый ук яңа артельдән чыгып, «Урал» артеленә языла, мәсәлән Биҗ авылыннан күчеп килүчеләр. Кире кайтып китүчеләр дә табыла. Күпләр Уралдан 1931 елда, Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» дигән киң билгеле мәкаләсеннән соң, кайтып китә. Салихтан андый гаиләләр 8 була.
Yзаллы хуҗалык итүнең тәүге елында ураллылар аерым хуҗалык булып яши. 1927 елда гомум җыелышта Устав кабул итәләр (аны Илеш районы «Игенче» колхозыныкыннан күчереп алалар). Бер елдан соң Уралда 70 җан исәпләнә. Беренче йорт - Касыйм йорты бүгенге Малик абый урынында була, аның бакчасында зур, юан тирәк тә бар иде, аны Касыйм тирәге дип йөрткәннәр. Аның бакча артында - ат абзары. Урам бары тик бер рәтле генә - су буенда гына була, каенлык ягында хуҗалык төзелешләре урнаша, мәс.-н, элекке кибет урынында амбар, элекке Җәмгыя әби урынында азык кухнясы, элекке Гөлтуташ әби (Күгәрчен әби) урынында тагын амбар була. Минем карт әти, ягъни Габдулхак Алетдинов күчеп килгәнче, безнең урында тимерлек булган, анада Шәислам Сираҗев эшләгән. Казна йорты - идарә башта Касыйм бабай өендә була, ул ук атларны да караган, хакны халык түләгән. Өске рәттә йортлар соңыннан гына барлыкка килә. Кибет шәхси йортта, сатучы булып кем керә, шуның өендә була. Соңрак бик озак кына Марс абыйның әнисе Җәннәт Атнабаева сатучы булып тора. Уралда мәктәп элекке клуб урынында булган, аның бинасы өчен Касыйм бабайның өен файдаланганнар, чөнки ул колхозга ат бирә алмагач, бер өен биргән.
1930 елга кадәр, яңа хуҗалык аякка баскан чорда, артель дәүләткә ашлык тапшырмый. 1928 елда беренче тапкыр керемне - җан башыннан - бүләләр. Локомотив, ургыч машина сатып алалар. Инешне буып, тегермән коралар, Салихтан Габдрахман карт, Габдулла карт Урал буасында икесе бергә бер тегермән тоталар, соңрак буа зурайтыла, башта Әхмәй бабайлар турысыннан гына була. 1927 елда мәктәп, ясле (мөдире Миңсафа Мөхтәрова) ачып җибәрәләр. 1930нчы елларга ат абзары, тавык, сарык, сыер фермалары эшләп китә.
Колхозлар оештырыла башлагач, 1930-1931 елларда «Урал» хезмәт-игенчелек арт