Балачак хатирәләре
Юмор катыш
ТУН ИТӘГЕ
Бүген, 10 гыйнварда, Яңавылда кыш башыннан беренче көчле кар, себертмә буран чыкты. Көн үзе җылы, шуңа кар хәтта тәрәзәләргә сылана. Урамга карап утырам һәм балачакны искә алам. Мондый көчле буранда әнкәй мине: «К@тең катар, өйдә генә утыр!», – дип, урамга чыгармый иде. Аннан үзе такмак сыман шигырь дә әйтеп куя (бәлки бераз онытканмындыр да, шуңа ул әйткәнчә, төп-төгәлдер, дип раслый алмыйм, бәлки, авторы да бардыр):
Урамда – буран,
Мин өйдә торам,
Урамга карап,
Авызым ерам.
Шулайрак истә калган. И-и-и, үстергәннәр дә инде безне әнкәйләр, саклап, курчалап, хәтта йөрәкләре «дер» калтырап та тормадымы икән әле?!
Без, өлкәннәр, бүген, инде үзебез, балалар, оныклар өчен «дер» калтырап яшибез. Шул ук вакытта бала-чагыбыздагы хәлгә торып калдык. Урамга карап, буран күзәтеп утырабыз. Инде әнкәйләр юк, алар урынына кайдадыр ЗУР абзыйлар бар. Бүген алар безне: «Өйдә генә утыр, грипптан катарсың!», – дип, маска күрсәтеп (элек әткәй-әнкәйләр матчага кыстырып куелган чыбыкка ымлый иде), куркыта. Ниндидер законнар буенча, дөньяда хәрәкәт, арытабангы үсеш спираль рәвешендә бара, ди, ягъни өскә күтәрелә дә, аска төшә, аннан тагын күтәрелә башлый, имеш. Шулай икән, бүген без шушы спиральнең иң аскы өлешенә төшеп җиттек, ахры. Хәерлегә булсын! Һәм әнкәй шигырен заманчалап үзгәртеп маташам:
Урамда – афәт...
Вирусны сүгәм,
Дөньяга карап,
Яшемне түгәм.
Тагын бер популяр җыр (Ризван Хәкимов көе, Рамил Чурагул сүзләре) искә төшә:
«Бәхетле булырга килгәнбез бу җиргә,
И, Ходай, исәнлек бир син безгә!»
Тагын, чүт үзгәртеп, үземнән өстим инде (язылганны үзгәртү ярыйдыр инде): «Бу дөньяга бер килгәнбез инде...
И, Ходай, түземлек бир син безгә!»
Шулай, Аллаһы Тәгаләдән рәхим-шәфкать көтеп, яшәргә кала, дуслар!
СҮЗ СОҢЫНДА. «Ну, нәрсә дип яздың инде моны?!» – диючеләр дә булуы ихтимал. Соң... Тагын татар халык әйтеме искә төште: «Тик торганчы, тун итәгең уа тор». Мин, тик торганчы, яздым, ә СЕЗ, тик торганчы, укый торыгыз! Балачагыгызны, газиз әткәй-әнкәйләрегезне искә алыгыз, мәчеткә юлыгыз төшсә, хәер бирегез – алар хәер-фатихасы мең бәладән коткара, ди.
Инсур Мөсәнниф.
10.01.2021.
Сүз соңында. Хәзер интернет бар бит, авторын таптым - язучы, шагыйрь, 30 (!) китап авторы Гомәр Толымбай (1900-1939, Сталинның сәяси репрессияләре корбаны). Барысы да хәтерләгәч, бу шигырь, күрәсең, әдәбият дәреслекләренә кертелгән булгандыр. Тулы тексты:
Буран
Урамда – буран,
Мин өйдә торам.
Тәрәзә аша
Тик авыз ерам.
Әй, җил выжылдый,
Буран дуылдый.
Ачулы песи
Кебек мырылдый.
Җиңдем, ди, бугай,
Дуланып шулай.
Әй, бичаракай,
Кыланма болай.
2.11.2021.