Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БЕЗ НИЧЕК ТӘГӘРМӘЧ ШАРТЛАТТЫК

Категория: 
Дата написания: 
17 марта 2025

Мемуарлар
БЕЗ НИЧЕК ТӘГӘРМӘЧ ШАРТЛАТТЫК

13 мартта кызы Ләйсән әтисе Әнфәл Хатмуллинның вафаты хакында хәбәр итте. Ә ул безнең Урал авылы кияве.
Аның белән бераз аралашырга туры килде, чөнки авылда әби-бабасы яшәде (инде күптән гүр ияләре), еш кайтып йөрде. Әнфәл ачык йөзле иде, гел елмаеп-көлеп сөйләште. Яшь чактагы бер вакыйга нык хәтердә калган.
Урып-җыю чоры, дип хәтерлим, хәер, ялгышуым да бар (инде ничәмә-ничә еллар узган!), бәлки, мал азыгы хәзерләү вакыты булгандыр, әмма төгәл беләм – бу 1976 ел иде. Әнфәлне бер колхозга “уборка”га (безнең якта “урып-җыю чоры” дип сөйләшү юк)) җибәргәннәр. Кич Уралга "ЗиЛ-157" машинасында кичкә таба килеп төшкән. Мин дә “шафир” булып эшләп маташкан булам, машинам “ГАЗ-51”, әле дә хәтерлим – номеры 15-06. Әнфәлнең хатыны Мәүҗидә апаның энекәше Мәүлитҗан, мин, Әнфәл, тагын кемнәрдер (инде хәтердән очкан) тегермән янындагы су керү урынында очраштык, без, шофёрлар, "за рулём", машинада килдек. Су коендык, аннан Мәүлитҗанның җизнәсе машинасын йөртеп карыйсы килде, руль артына утырды. Әнфәл кайнешенә ничек “юк” дисен инде! Мине дә, “коллегасын” (башка “әтнәкәсе” дә бар, анысын әйтеп тормыйм инде!), әйдәләп, кабинага утыртты. Түгәрәк ясап әйләнәбез. “ЗиЛ”ның кабинадан чыкмый гына тәгәрмәч камерасына һава кертә торган җайланмасы бар, армия өчен чыгарылган техника бит. Алгы бер тәгәрмәче тын чыгара икән – Әнфәл аны тоташтырды. Шаяра-көлә түгәрәк ясыйбыз. Берзаман туптан аттылармы ни, колак тондыргыч шартлау яңгырады. Түгәрәк ясый торгач, Әнфәл теге җайланманы сүндерергә оныткан икән бит – алгы бер тәгәрмәч шартлаган! Туктап, ары-бире караштыргач, каян тәгәрмәч табу проблемасы калыкты. Ямадыда шундый марка машинада командировкага килүчеләр бар икән, аны Мәүлитҗан әйтте, чөнки бу вакытта ул комбайнчы Нәдим Ситдыйковның ярдәмчесе, алар шунда ватылган техникаларын ремонтлый, имеш. Нихәл итик, киттек Ямадыга минем машина белән. Тәгәрмәч табып, салып алып кайттык. Моны быел 2025 елның 12 февралендә, димәк, вафатына нәкъ бер ай калгач (12 мартта вафат булган, дип аңладым), аның белән Саклык банкында очрашкач та көлеп диярлек искә алып тордык, чирлим, диде. Ул Мәүҗидә апа белән килгән иде. Аларның чиратлары җиткәч, хушлашып, 1нчеме, 2нчеме кассага киттеләр, минем дә чират җитте. Кем уйлаган, соңгы күрүемдер, дип.... Тормыш шулай инде, иртәгәме, бер айданмы нәрсә буласын бер Алла белә...
Кызык ул, кайбер вакыйгалар һич тә онытылмый икән, бу вакыйганы мин нигәдер әледән-әле искә алып тора идем, болай гына, я Әнфәлне күрсәм, я Мәүлитҗан искә төшсә. Без бит ураллылар Мәүлитҗан, Фәнзәви абый, Халит, Ринат абый Садыйков, Нәдим абый, тагын кемнәрдер, шулай ук Салихлар белән ферманың азык цехында (халык телендә я “кормоцех”, я “запарка”) бергә тир түктек. Анда да кызык вакыйгалар булгалады, тик барысын да сөйләргә, кем әйтмешли, закон кушмый.
15.03.2025
Инсур МӨСӘННИФ.