Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БӘРӘҢГЕ ЭПОПЕЯСЫ

Категория: 
Дата написания: 
14 мая 2025

Мемуарлар
Инсур МӨСӘННИФ
БӘРӘҢГЕ ЭПОПЕЯСЫ

Бәрәңге утырту – үзе бер эпопея инде ул. Элек аны, малга ашату өчен дә калсын, дип, 25әр сотый чәчәләр иде. Без дә чәчтек, мин дә утырттым. Шул чамарак.
Мин июнь ае башында утырткан вакытларны да беләм – колхоз, басуда үзенең язгы эшләре бетмичә, бакча сөрергә трактор бирми иде. Ә бакчаны сөрсәләр инде, ишле гаиләле кешеләр, тиз генә эшләрен бетереп, сабантуйга юнәлә, ә без инвалид әнкәй белән “җир алмасы” утыртып ятабыз. Ике-өч көнгә дә сузыла. Мин бер елны бакчаны Салих авылыннан кемдер (исемен хәтерләмим инде) ат сукасы (сабаны) белән сөреп биргәнен дә хәтерлим... И дөнҗалар....
Ә инде гаилә коргач, яшьрәк чакта аны бер-ике сәгатьтә әтмәлләп ташлый идек. Аннан яшь саны арта барды, сәгатьләр саны да арта барды. Берничә ел элек берүзем берничә сәгатьтә башкарып чыга идем. Былтыр бер көнгә сузылды*. Ә хәзер бил, буыннар тотмый – бер атнага да сузылырга мөмкин. Хәер, дуслар: "Әйт кенә!" – дип тора, тик гарьләнәм, ничек инде здоровый чирле башың белән кешегә ялынасың! Здоровый чирле – чөнки урын-җирдә ятмыйсың!
Мин үзем дә "ниерәк" шул – җир буш кала, дип, 14-16 бидрә утыртам. Инде быел азайтыйм, дигән идем. Быел орлыклык материалны чутласам, көздән 10 литрлы бидерә (диалект) белән – 20 чиләк (монысы әдәби татарча) салып куйганмын!
Тагын шулкадәр утыртырмынмы икәнни?! Әрәм кала бит! Аннан, и, яратам инде колорад кортларын чүпләргә! Мин аларны агуламыйм – бары тик экологик яшелчә генә ашыйм. Тик башыма тагын әллә нинди сәер уйлар килә. Менә без инде агуга өйрәнгән, чөнки барлык азык-төлек – я химия катыш, я бөтенләй пластмассадан, ә мин чиста бәрәңге ашыйм. Организмга агу керми, шуңа да бил дә, буыннар да авыртмыймы икән ул?!.. Әллә быел агуларга инде кортларны, аптыраш!
14.05.2025
* Ә быел (2026 ел) 12 бидерә (чиләк) орлыклык бәрәңгене 3 көн утырттым (3+5+4). Азайтам, дигәч, азайттым, былтыр 14 бидерә утырткан идем. Кеше аптырый, сиңа нәрсәгә кирәк ул шулкадәр бәрәңге, дип, янәсе алар 1-3 чиләк кенә утырталар. Ну, утырткач, утыртам инде, бакча зур, бәрәңге күп, кая куйыйм мин аны. Менә бүген, карбазга төшеп, ашарга дип калдырган бәрәңгенең шытыкларын чистарттым, черекләреннән арындырдым, ну, якынча, 5 чиләк чыгарып түктем. Урысча әйтмешли, чем не занятие! Мин яңа бәрәңгене өнәп бетермим, сентябрь аена кадәр былтыргы бәрәңгене пешерәм. Аннан тагын шуңа аптырыйм - яшь буын бәрәңгене бик аз куллана... Ә ул безнең өчен, өлкән буынга, дим, бүген дә икенче икмәк булып кала!
4.06.2026