Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТӨШЕРГӘН

Категория: 
Дата написания: 
19 июня 2024

Инсур Мөсәнниф
Мәктәп еллары истәлеге
ТӨШЕРГӘН

Без Йөгәмәштә (Яңавыл районы) укыганда укытучыбыз Хөҗҗәт Муханов бар иде (хатыны Мәйсәрә апа да укытучы, математик, ялгышмасам...). Географиядән укытты булса кирәк. Мәктәпкә колхозда парторг булып эшләгәннән соң килгәндер, дип уйлыйм. Хәтеремнән чыккан. Отчествосын да белмим, хәер, элек авыл мәктәбендә укытучыга әтисенең исемен кушып дәшүче булмады, “Апа, апа!” һәм “Абый, абый!” Ә менә фотога төшерә иде, анысын беләм, кайберләре миндә дә саклана. Искә менә бер тарих төште, якынчарактыр инде, минем белән булган хәл түгел.
Ниндидер класс кызлары, “абый, төшер” дә “төшер” дип ялына икән. Риза булган да, фотога төшерергә урын эзли икән. “Менә монда басыгыз!” – дип, мәктәп болдыры баскычына бастырган боларны. Карап торган да: “Болай булмый, төшегез әле”, – дип кызларны җиргә бастырган да: “Булды, төштегезме инде?” – дип көлгән. Шуклыгы да булган, димәк. Арытаба ничек булгандыр, төшердеме икән, юкмы. Хәер, төшергәндер. Хәтерләүчеләр бардыр әле.
19.06.2024