Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Мемуары16+

"КЫЗЫМ, КАЯ БАРАСЫҢ?"

МЕМУАРЛАР
Инсур МӨСӘННИФ
"КЫЗЫМ, КАЯ БАРАСЫҢ?”

Минем әнкәйнең апасы Фәрхәнә Бөек Ватан сугышыннан соң биредә үк, Урал авылында яшәгән кичәге фронтовик Хәлим Гатауллинга кияүгә чыккан (аның әтисе Гатаулла Фәтхуллин, халыкта Гатау карт, чыгышы белән Йөгәмәш авылыннан, ул, Урал пүчинкәсе барлыкка килгәч, 1927 елда гаиләсе белән бирегә күченгән). Хәлим, яшәү шартлары кысан булганлыктан, 1950 елда Йөгәмәш буасы тегермәненә (шушы авылдан 2-3 чакрым ераклыкта) тегермәнче булып эшләргә тәкъдим иткәч, риза булган, чөнки анда яшәү өчен йорт та салынган. Әмма Уралдагы әнкәсе, апасы һәм сеңлесе янына Фәрхәнә түти балалары белән еш килеп йөргән.
Элек авылда коймалар, капкалар, хәзерге кебек, кешедән яшерү максатында корылган ике метр биеклегендәге тоташ калай түгел иде. Капкада мал-туар кермәсен өчен аркылы 4-5 такта һәм вәссәлам, олылар хәтерлидер әле.
Шулай бер килүләрендә Фәрхәнә түтинең өч-дүрт яшьлек икенче кызы Фидария шул такта астыннан бик тырышып, җиргә ятып, кысыла-кысыла чыгып бара икән. Бераз маташканнан соң чыккан бу. Шушы вакытта урамнан каршы йортта яшәгән Зәкия әби Садыйкова* узып бара икән. Кызны күргәч, авылдагыча кызыксыныпмы, сүз булмаганнан сүз булсын, дипме, елмаеп:
– Кызым, кая барасың? – дип сораган. Маташа торгач, болай да арып, үртәлеп беткән кызыкай, ачу белән:
– Инән түтенә барам! – дип җаваплаган да, торып, каядыр йөгергән.
...Әле мин бәләкәй чакта ук безгә еш кереп йөргән Зәкия әби әнкәйләргә, көлә-көлә, шулай сөйләгәне хәтергә сеңеп калган.
* Ничәнче ел икәнен белмим, Зәкия әби карт көнендә үзләренең коесына егылып төшеп үлде.
19.09.2026

Смотри также