Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тәмәкечеләр

Категория: 
Дата написания: 
30 января 2022

Балачагым – иң кадерле чагым
Тәмәкечеләр
Тагын балачак искә төште. Яңавыл районының Урал авылы. Безгә 4-5 яшь. Малик абыйлар аяк очында (бакча артында инде) әрем арасында тәмәке тартып ятабыз. Шул урамнан төпчек җыйганбыздыр инде. Тәмәкечеләр дә яшьтәшләр булгандыр, ну, Әдис, Салават, тагын кемнәрдер. Без бәләкәй буйлы бит инде, читтән күренми, дип уйлаганбыздыр. Әмма төтен читтән күренәдер бит инде! Берзаман таяк тоткан Әсма әби килеп чыкмасынмы! Нәрсәдер дип акырта бит инде безне, якынча “пожар чыгарасыз бит, иблисләр!” Шуннан безне җил алган кебек булды! Ахыргы нәтиҗәләрен хәтерләмим инде, ничек булып беткәндер...
Инсур Мөсәнниф.
30.01.2022.