Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кара тавык йомыркасы

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Кара тавык йомыркасы
Хикәя

Яратмый башлады үзенең күршесен Хәким. Аны күрсә, җене кузгала. Ә бит уйламаган-нитмәгәннән генә купты бу яшерен дошманлык. Берничә тавык йомыркасыннан.
Җәй көне, йорт-кура тирәсендә йөргәндә, Хәким ике ихатаны бүлеп торган койма буендагы кычыткан арасыннан ун йомырка табып алды. Аларны кәләпүшенә тутырганын күршесе Сәлим күреп калган икән.
— Ару гынамы, күрше? Байлык тапкансың түгелме соң? — дип авыз ерып тора.
— Байлык ни, күрше, аяк астында ята инде ул. Иелеп алырга иренмә генә, — диде Хәким.
Сәлим аны шаяртырга теләпме:
— Кичә шул тирәдә безнең ике тавык йөри иде, синекеләр күренмәде бер дә, — дигән булды.
Әйтмәсә яхшы буласы икән. Хәким ачуланды да китте.
— Нәрсә, әллә син мине... теге, кем дип, исәплисеңме?
— Тукта әле, күрше, кызма. Мин бит шаярып кына әйттем. Андый байлык ни, үзебездә дә җитәрлек. Әнә, келәттә зур кәрзин тулы. Кирәк булса, кереп ал, барыбер кайда куярга белгән юк.
Күршесе Сәлимнең киң күңелле булырга тырышуы Хәкимнең бәгыренә агулы ук булып кадалды.
...Сәлим, бу йомырка сарысыдай кечтик кенә вакыйганы күптән онытты, ә менә Хәким... Онытырга теләсә, булдыра алыр иде, тик теләмәде.
Күршесенә аяк чалыр өчен Хәким юк кына нәрсәне дә сылтау итәр булып китте. Халык белми әйтмәс, дип, күршесенең берәр җиргә барырга җыенганын күрсә, тиз генә хатынын, буш чиләк көянтәләтеп, аңа каршы җибәрде. Тик файдасы гына булмады. Киресенчә, күршесенең буш чиләкләренә очрап, почтага барган Сәлим лотереягә машина отты.
Буш бидрәләр ярдәм итмәгәч, кара мәче алды. Рәхмәт яугыры, анысы гел Сәлимнең өе тирәсендә урала. Тегеләрдән берәрсе күрендеме — «ялт», юлларын аркылы кисеп чыга да китә.
Тик бер уңышсыз этлектән соң гына Хәкимнең кара әрәмтамакны куып чыгарудан башка чарасы калмады.
Күршесе машина отканнан сон Хәким дә машина алган иде. Беркөнне район үзәгенә җыенды. Күршесе Сәлим дә гаражы янында чуала. Хәкимне күргәч, ерактан ук елмаеп сәлам бирде, аннан, килеп, хәл-әхвәл сорашты. Ә бу вакытта кара мәче хуҗасының аяк арасында урала иде.
Сәлим дә район үзәгенә җыенган икән.
— Әллә син дә шул яккамы? Әйдә, бергә барабыз, минекенең нәрсәседер килешми әле. Юлда ватылып китсәм, сөйрәтеп кайтырсың, — дип тора.
Тик Хәким, соңрак бармакчымын, дип, ризалашмады. Сәлим машинасы янына юнәлүгә, кара песи дә аның артыннан китте. Хәким, моны күреп, мыек астыннан көлеп куйды...
Бер булмаса, булмый икән ул, егетләр. Хаким, район үзәгенә баргач, урам чатында бер йөк машинасы белән ничек бәрелешкәнен сизми дә калды. Нык кына яньчелде, каһәрең.
Ярый әле, Сәлим очрап, сөйрәтеп алып кайтты. Менә шунда Хәким ярты картайды инде. Гаражы яныннан кузгалып киткәндә машинасы алдыннан үтеп киткән кара мәчесен хәтеренә төшерде. Өенә кайту белән аны урамга чыгарып ташлады.
Башына ят уйлар да килеп куйгалый хәзер. Нигә аңа гына шулай кире соң әле бу тормыш? Әллә бар каргышы үзенә төшәме соң? Хәтеренә теге йомыркалар килде. Тфү! Нәрсәдән башланды бит. Әллә барысына да үзе гаеплеме икән?
...Җәй җитте. Хәким машинасы янына теге вакыттан соң чыкканы юк иде, шуны төзәтеп яткан көне. Тик нигәдер эше ырамый. Сәлимне чакырыр иде — кыен... Шуны уйлап та бетермәде, ялгыш бармагына чүкеч белән сугып алды да, аны ачу белән койма буена, кычыткан арасына атып бәрде. Аннан, кыт-кытаклап, бер тавык очып чыкты.
Шуны гына көткән диярсең, күрше өйнең тәрәзәсе ачылып китте. Аннан, елмаеп, Сәлим карап тора иде.
— Ару гынамы, күрше? Һаман шул кара тавыгың кычыткан арасына саламы?
— Гөнаһын үз өстемә ала алмыйм, күрше, кем тавыгыдыр — күрми калдым. Сезнеке бугай ул, әнә бит, өй алдыгызда берсе сөрән сала, — диде Хәким, ояны тикшергәннән соң.
— Ташла әле шул йомыркаларыңны! Әйдә, кер әле, күрше, кер. Самавыр да кайнаган, утырып бер чәй эчик, күптән сөйләшеп утырган юк. Ә машинаң өчен кайгырма, икәүләп хәзер төзәтәбез дә куябыз аны.
— Һе... Ашау — эш калдырмый, дисең инде. Ярый, алай булгач. Хәзер кулны гына чайкап алам да... — дип, Хәким коймага кагып куелган юынгыч янына юнәлде.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Кара тауык йоморткаhы. Хикәйә. "hәнәк", август, 1988, №16.
2) Мөсәнниф Инсур. Кара тавык йомыркасы. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 122-125 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Кара тавык йомыркасы. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 160-162 бб.