Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шаярта бит ул...

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Шаярта бит ул...
Хикәя

Сабитның биш яшьлек улы урамнан акырып елап кайтып керде. Күз төбе күм-күк.
— Нәрсә булды? — дип, аны алдына утыртып, сораштыра башлады әтисе.
— Әнә, Марат... сугыша... уа-уа... Күз төбенә кар белән тондырды... уа...
Икенче көнне Сабит Маратның әтисе Кәримне күреп сөйләште:
— Син азрак тыйсаң иде улыңны. Кичә минем малайның күз төбенә кар белән кундырган. Күзе чыкса?
— Әй, Сабит, син дә бала-чага сүзен сөйләп торма инде. Үзең үскәндә ничек үстең соң? Кар бәрешеп уйнамый идеңме? Марат әле нәрсә аңлый? Шаярта бит ул.
***
Ике-өч ел үтеп китте. Марат тагын Сабитның улын, велосипедта китеп барган җиреннән, тиктомалга этеп еккан. Тегесенең борын җимерелгән, тубык-терсәкләре сыдырылган, киеме ертылган. Үксеп кайтып кергән. Сабит — сабыр кеше. Шулай да, икенче көнне, Кәримгә әйтми булдыра алмады:
— Син ул шалапаеңны тыясыңмы, юкмы? Әнә, минем малай тагын канга тузып кайткан.
— Харап булган икән, — дип көлемсерәде күршесе. — Күзе чыкмаган, аяк-кулы сынмагандыр бит. Бала-чага арасында ни булмас? Аннан, бик шук инде минем малай. Аны карават аягына бәйләп куеп булмый бит. Шаярткан булган ул, Илдусыңа ялгыш тигән.
***
Сигез ел вакыт үтте. Яхшысы ташбака адымы белән килсә дә, яман хәбәр тиз тарала, диләр. Сабит та ишетте: Кәримнең улы Марат, иптәш егетләре белән, җыелышып, күрше урам малаен тукмаган. Кәримне милициягә чакыртып, теңкәсен корыттылар. Шуңа Сабитка зарланып торды:
— Менә син, әй. Егетләргә бераз шаярып алырга да ярамый. Хәзер төрмәгә утыртырга гына торалар. Ярый, азрак төрткәләп алганнар, ди инде. Шуннан ни булган? Яшьләр бит, үсә торган кешеләр. Көч утыра. Үзара көрмәкләшеп тә алмагач, нинди егет, ди алар...
Теге малайның ата-анасы белән килешкәннәр, ахры, Маратка ул-бу булмады, җил-давыл тимәде. Тирәнгә җибәрмәскә җаен таба белә инде ул Кәрим күршесе.

Гомеркәйләр аккан су кебек.
Тагын да бер ел үтте.
Ял көнне Сабит күпкатлы йортларының ишек алдына чыгып утырды. Кулына кабы белән тәмәке һәм шырпы тоткан Кәрим дә күренде. Башына йөзне кояштан каплый торган зур козереклы кипке кигән.
— Син нәрсә, яшьләр сыман, мода артыннан куа башладыңмы әллә? — диде аңа Сабит, көлеп. Тегесе җан ачуы белән:
— Мода, ди әле монда, — дип, шырпы сызып, тәмәке кабызды. Бик күңелле булмаган җавап ишеткәч, Сабит күршесенә игътибар беләнрәк карады. Тегесе, уңайсызланып, читкәрәк, кояш төшмәгәнрәк урынга шуып утырды. Сабит аптырап китте: Кәримнең ике күзе дә кара янып чыккан.
— Нәрсә булды, әллә баскычтан егылдыңмы?
— Баскыч, сиңа. Кичә теге маңка малай эчеп кайткан. Әти кеше буларак, бер-ике ачулы сүз әйткән идем — ул миңа бер-икене «ямады». Вәт, эттән туган нәрсә. Әтисенә кул күтәрә бит. Син аларны тырышып-тырмашып үстерәсең, ә рәхмәт урынына... Тфү! Кайдан өйрәнгән, диген син аны. Үземнең гомеремдә кешегә кул күтәргәнем булмады. Кемгә охшап туган... Милициягә дә хәбәр итеп булмый — үз улым. Күрәләтә яптырасы килми. Нәрсә эшләргә дә белгән юк. Бүген тагын иртән чыгып киткән иде, кайда йөридер... Тагын «ләх» исерек кайтырмы икән инде.
Сабит эндәшмәскә булган иде дә, түзмәде:
— Ә кайтса ни булган, күрше? Нигә аптырыйсың аңа? Хәзерге яшьләрне үзең беләсең — шук бит алар. Синең улың да бәләкәйдән шаян булды. Әле дә шаярткандыр ул. Андый гына шуклыкка түзәсең инде, — диде күршесенең күзләренә туры карарга тырышып. Тегесе, нигәдер, карашын читкә алды...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Шаярта бит ул. Юмореска. “Замандаш” коллектив йыйынтығы. Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1990, 30-32 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Шаярта бит ул… Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 98-101 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Шаярта бит ул... Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 154-156 бб.