Хөрмәтле Инсур Шәңгәрәев энекәш!
Хатыгызны алдым, хатыгыз өчен рәхмәт. «Энекәш» дип әйтүемә үпкәләмәгез, үзегезне күреп белмим, шулай да миннән яшьрәктер дип уйлыйм. Сезне минем Яңавылга кайту-кайтмавым борчый икән. Аннан соң Сез «Коммунизм таңы» дигән русча-татарча гәзит өчен минем берәр әсәр җибәрүемне үтенгәнсез. Татарча текстның русчасы да булса яхшы булыр иде дигәнсез. Бу хакта менә нәрсә әйтә алам. Иң элек Сез «Коммунизм зарясын өеп яндырыгыз, шуннан соң саф татарча гәзит чыгарыгыз коммунизмсыз, октябрьсез генә, райондагы татар мәктәпләрен, бакчаларын яңадан татарчага әйләндерегез – менә шул чагында инде сезгә хикәя-фәлән җибәрергә кирәкме, юкмы, уйлап карарга була. Сез хәзер юрганыгызга төренеп йоклап ятасыз, үзегез җитмәсә Казаннан, башка җирдән якташлар кайтып йокыдан уятсын иде безне дип хыялланасыз ахрысы. Яңавыл Казанның күт төбендә генә. Уянырга күптән вакыт инде сезгә. Заманы шундый хәзер. Бүген уяна алмасагыз, иртәгә соң булырга мөмкин.
Сәлам белән: Нурихан абыегыз
30 ноябрь 1990
Казан.
Искәрмә. Хат үзгәрешсез бирелә.