Хөрмәтле Инсур энекәш!
Сезне Казаннан якташыгыз Фәнис абый Исламов янә борчый. Гаеп итмәгез инде, пожалуйста.
Шушы көннәрдә Тәтешледән бер изге җан миңа “Ватандаш” журналының Тәтешле районына багышланган 12 санын (1997) юллаган. Белмим ул сеңелкәшне мин укытканмынмы белмим. Нәсимә Ханова дигән кыз булган икән ул. Хәзер фамилиясе Шаригина. Шаригин Әрхам дигән малай бездә укыган иде. Күрдемдә. Бу кызыкай аның хатыны түгелме икән – белмим. Ничек кенә булса да әйбәт күңелле, шәфкатьле сеңелкәш икән ул. Хәзер архивта эшли икән. Кичә аңа зур рәхмәтемне белдереп хат яздым. Бу журналны да беренче күрүем әйбәт журнал икән.
“Ватандаш”ның 1997 елгы 4 саны Яңавыл районына, шәһәренә багышланган икән. Ул журналны минем өчен бер нөсхә таба алмассыңмы дип сиңа мөрәҗәгать итәргә булдым Инсур энем. Аны табарга бәлки Римма Фәмиевна Фазылова булышыр. Ул минем авылдашым бит. Архив бүлегендә берәр артык нөсхә калмадымы икән? Шәһәр китапханәсенең директоры бик игелекле шәфкатьле сеңелкәш бит. Без аның белән Казанда очрашкан идек. Ул миңа бер нөсхә журналны (минем соравым буенча) табып Казанга юллаган иде. Картлык бәләсе аның исемен хәтеремнән чыгардым бит. Оят билләһи. Илсөяр түгел идеме? Татар җанлы, әйбәт күңелле сеңелкәш ул. Бәлки ул булыша алыр?
Яңавыл турындагы материалларны үземдә булдырасы килә шул.
Инсур! Әгәр шул журнал санын таба алсаң аны үзеңдә сакласаң иде игелекле энекәш.
Быел Ямады мәктәбе ачылуга 90 ел тула икән. Мәктәп юбилеен оештырырга, үткәрергә уйлыйлармы икән? Әгәр юбилей булырлык булса кайтып килергә тырышыр идем. Сез дә Ямады мәктәбен тәмамлагансыздыр, шәт?
Римма Фәмиевнага шул хакта белдерүен сорап хат язган идем, әмма җавап килмәде. Авырсынмасагыз мәктәп директоры белән сөйләшсәгез иде. Минемчә, район, шәһәр администрациясе бу юбилейны уздыруга каршы килмәсләр иде. Әгәр каршы килсәләр ахмаклык эшләрләр. Мәктәпнең директоры Зәнфир энекәшме икән? Без аның белән шулай ук Казанда очрашкан идек. Ул егет миндә бик әйбәт тәэсир калдырган иде. Берьюлы Сибәдедә дә булып авылны күреп, авыл зияратында мәрхүм туганнарым каберенә баш иеп китәсем килә иде. Анда карт әтием, үги әтием (изге җан) һ.б. кабере бар бит. Авылга кайтмаганга да биш былтыр булды инде. Әгәр таба алсаң шул журналны юбилейга кайткач алып китәр идем. Әгәр сезне очрату уңайсыз булса аны Азин урамындагы 22 йорт (...) санлы фатирда яшәүче якыннарым (...) Хәбибрахман, аның хатыны Фәридәләрдә калдыра алырсыз! Мин Яңавылга кайткан саен аларда булам.
Инсур энем! Язмаларыңны укып барам, каләмең үткен синең, яз, иҗат ит. Хәзергә эшлим әле. Фәннәр академиясенең Тарих институтында. Милли мәгиф тарихы белән шөгыльләнәм. Авырсынмасаң, Муллануровларга шылтыратып (т. ...), күп сәламебезне тапшырсаң иде. Розаның умыртка сөяге рәтләнеп килә инде. Хәзер урамга чыгып та йөри. Ул 1 ел буена авырып ятты. Газапланды инде.
Сезгә нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, бәхет телим. Фәрит Суфияровның шигырьләре “Ватаным Татарстан”да басылган иде. Ул гәзитне ала торгансыздыр, шәт? Аңа да күп сәламемне җиткерсәгез иде.
Яңа Уртавыл мәктәбендә бик өметле генә иҗат итүче Эльвира Салахова дигән сеңелкәш укый икән. “Мәгърифәт” гәзитендә аның өч язмасы басылды. Ике язмасы басылган 2 нөсхә гәзитне мин аңа юлладым, җылы фикеремне әйттем. Фикерле, телне әйбәт белүче кыз ул. Аңа Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керсә әйбәт булмасмы икән? Рәфис Мөхәммәтдинов белән язышып торабыз, кулыгыздан килгәнчә аңа булыша күрегез инде, Инсур. Җай туры килеп Кәүсәриягә дә сәламемне җиткерә күрегез яме.
9.02.1998.