Хөрмәтле Инсур энекәш!
Бүген синнән ике нөсхә районыбыз газетасын алдым. Үтенечемә игътибарлы каравың өчен бик зур рәхмәт инде.
Буш конверт юллап сине рәнҗеткәнмен ахырысы. Мин һич кенә дә сине үпкәләтермен дип уйламаган идем. Мине гафу итә күр, зинһар. Элемтә чыгымнары да бик үсте бит.
Инсур! Очраткан һәрбер иҗат җимешеңне игътибар белән укыйм. Уңышларыңа ихлас күңелдән сөенәм. Төпле энекәш син. Районыбызның тарихын төрле аспектта өйрәнү юнәлешендә җитди эш алып барасың. Молодец.Гомумән, бу омтылышыңны дәвам ит, сүндерә күрмә. Киләчәктә тупланган материалларыңны зур күләмле китап итеп дөньяга чыгарырсың. Моңа синең белемең дә, тырышлыгың да, сабырлыгың да җитә, минемчә.
Акырын гына яшибез. Мин әле булса эшләп йөргән булам. «Татар халкының педагогик антологиясе»н язу, төзү белән мәшгульбез. Миңа бу өлкә аеруча якын инде. Шулай да яңа ел башыннан тулысынча пенсионер булырга җыенам. Оныкларга берникадәр булса да булышыйм дип эшләргә туры килде инде. 3 оныгыбыз студентлар бит.
Исән булсам, туган Ямады мәктәбебезнең 100 еллыгына кайтып булмасмы икән? – дип өметләнеп яшим. Тик күп кенә сабакташларыбыз, классташларыбыз белән очрашып булмас инде. Сирәгәябез, Инсур энекәш. Табигать, тормыш законы шундый.
Редакция хезмәткәрләренә, хөрмәтле якташларыма күп сәлам юллыйм, барчагызга нык cәламәтлек, иҗади хезмәт уңышлары, бәхет телим.
Олы ихтирам белән, янә зур рәхмәтемне белдереп, Фәнис абый Исламов.
2 окт. 2007 ел.
Инсур! Вакыт тапсаң, бу китапчыкны карарсың. Авторы миңа бик якын кеше – зур галим.