Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Минем исемем тарихы

Категория: 
Дата написания: 
15 мая 2023

Инсур Мөсәнниф
Минем исемем тарихы

Миңа тәүдә исемне Мансур дип бирергә уйлаганнар (әнкәйнең 1936 елда 18 яшендә үлгән абыйсы), әмма әткәй ягыннан карт әткәй (Сәлимгәрәй) Инсур дигән исемне (Мансурга якын бит!) Иске Көектән "чәлдергән", анда 1956 елда туган малайга Инсур дип исем кушканнар, бәлки, кода да булганнардыр, аннан килен алганнар, кызларын кияүгә биргәннәр - хәзер борынгы кардәшлекләр онытылган инде. Бүген ул Инсур (Фәрхетдинов) - фәннәр докторы, Мәскәүдә яши, тагын мактаулы исемнәре бик күп. Инсурлар Россиядә артык күп түгел. Илсурлар бар, тик бу исемнең мәгънәсе икенче, төрки исем. Ә безнекенең тамыры - латинчадан - инсургент. Аңлатмасы интернетта бар, кызыксынучылар табар.
Бөрҗән районыннан адашым, шагыйрь Инсур Яһүдин (әдәби исеме - Инсур Артур) бар иде, вафат инде. Исән чагында күрешкән булмады, ишетеп, әсәрләрен укып кына белә идем...