Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Миллион ел элек…

Дата написания: 
25 января 2021

Инсур Мөсәнниф
Миллион ел элек…

Һәркем кичкән инде бу дөньядан,
Калмам торып мин дә... Ай Алла!
– Ә мин каян килдем бу дөньяга? –
Сорау бирәм, сиңа, Ходама.

– Барысы да гади, аптырама!
Монда нинди серләр булсын, ди...
...Миллион ел элек бабаларың,
Мәгарәдә, табып бар җайларын,
Җыеп янга онык, балаларын,
Исән чыгыйк, диеп, кыш айларын,
Яккан учак... саклап башкайларын,
Тагын бер миллион ел узсын, дип,
Бу дөньяга Инсур тусын, дип...
24-25.01.2021.