Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ӘЛЕ КИЧТӘН ГЕНӘ... (А ведь только вчера...)

Дата написания: 
02 октября 2022

Инсур Мөсәнниф
ӘЛЕ КИЧТӘН ГЕНӘ...

Әле кичтән генә каен яшел иде,
Ә иртәнгә инде саргайган...
Кызганмый һәм аямыйча, каты салкын
Матурлыгын аның ник алган?

Җирне әле озак матурлармын, дигән
Өметләргә тулы иде бит...
Усал бу салкыннар кайдан гына килде,
Кичтән генә җылы иде бит?..

...Кайдан купты шундый каты гарасатлар,
Дөньяларны утлар ялмаган?..
...Кичә ана аны аягыннан еккан
Кара хәбәр белән хат алган...

Әле кичтән генә ана яп-яшь иде,
Ә иртәнгә инде картайган...
Әле кичтән генә чәче кара иде,
Ә иртәнгә инде чалланган...

...Әле кичтән генә каен яшел иде,
Ә иртәнгә инде саргайган...
...Әле кичтән генә ана яп-яшь иде,
Ә иртәнгә инде картайган...
Сабырлыклар бирче, әй, Аллам!
25.09.-2.10.2022