Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кыяр

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Кыяр
Хикәя

Кичә күбрәк төшерелгән, каһәрең, баш авыртуы бүгенгә дә бетмәгән. Шофер халкының гадәтенә кергән шул инде — рейстан кайткач, гаражда өч-дүрт шешәне бушаткач кына өйләренә кайтып китәләр. Нигә, Таһир башкалардан калышмас бит инде. Эше дә төшемле — уңнан да, сулдан да кереп тора, утыргыч астында яткан шешә эчендәге сыеклык, «бүл-бүл» итеп, аппетитны тагын да котырта... Ярый, кичәгесе кичәге инде ул, үткән эш. Тик менә бүген эш хөртрәк. Аракы да, акча да юк. Үч иткәндәй, ял көне. Сөйгәне Зөһрә янына күрешергә дә барырга кирәк. Бармый кара, хәзер тикшерү башланачак: кайда йөрдең, кем белән булдың, фәлән-төгән, фәсмәтән... — әйтерсең, никахлы ире, ачуы да килмәгәе. Кочагына кертсә бер хәл иде, «өйләнгәч, өйләнгәч», дип гел кире кагып тора. Өйләнгәч аның кызыгы буламыни, менә хәзергесе... Өйләнергә Таһирның үзенең дә исәбе бар ул, тик бераз шүрләтә генә. Хатын-кызны аңламассың. Алар, кыз чакларында, барысы да әйбәт.

Шулай караватта «аһ-ваһ» итеп, уяулы-йокылы көне буе аунагач, егетебез, караңгы төшкәч, очрашуга китте. Берәр җае чыкмасмы, дип, чалбар кесәсенә, полиэтилен капчыкка урап, бер кыяр да тыгып алды. Кайчак кабымлык сорап йөрүчеләр дә очрый, аңа да бер йөз грамм өлеш чыгарырлар бәлки.

...Кинога барганда, аннан кайтканда җанашына махмырдан икәнен сиздермәскә ничекләр генә тырышмады. Шуның нәтиҗәсе буларак, башы тагын да ныграк авырта башлады. Таныш-белеше дә очрамады, очраса да, йә исерек, йә үзләре соранып йөрүчеләр генә. Башын тәки «төзәтә» алмады.

Кайтып җиткәч, койма буенда шулай дөньясын каһәрләп, Зөһрәсен кочаклап басып торганда, Таһир җылыга эреп киткән. Зөһрәсе дә нигәдер тынып калган, нинди уйга баткандыр, белмәссең.

...Таһир төш күрә. Имеш, Зөһрәсе ап-ак күлмәктән. Туйларыдыр, ахры. Менә кәләше, елмаеп-көлеп, аңа мөлдерәмә тулы стакан суза: «Әйдә, башыңны төзәт тә, тизрәк юрган астына чумыйк!» — ди, имеш. Таһир, йотлыга-йотлыга, стаканны каплап куя да, кызны каты итеп кысып алып: «Их, Зөһрәкәем!» — дип, ап-ак җәймәле урынга ава башлый.

...Чынлап да, егет, йокысына исереп, төшне өн белән бутап, кызны каты итеп кысып алган, «Их, Зөһрәкәем!» — дип кайнар пышылдап, җиргә авып бара, имеш. Ярый бер яктан койма, икенче яктан Зөһрә тотып калган. Шунда гына егет уянгандай булды. Тик хәзер икенче четерекле мәсьәлә килеп туды. Кесәдәге кыяр, каһәрең, егет белән кыз арасында калып, каты кысылудан изелгән, суы капчык аша агып чыккан (анысы тишек булгандыр инде, яхшылап карап торырга аның вакыты булдымыни), чалбарын юешләткән, юка күлмәк аша кызның тәненә дә үткән. Йә ашыйсы, йә ташлыйсы булган икән. Хәзер ничекләр генә кыен хәлдән чыгарга?! Баш авыртуына инде монысы өстәлде. Җитмәсә, егет, кабымлыкка булгач, өч-дүрт кешегә җитсен, дип, кесәсенә кыярның иң юанын, иң озынын сайлап алган иде — якынча бер егерме-утыз сантиметрлысын. Билләһи газим.

...Ә кыз бу көтелмәгән хәлдән өнсез-тынсыз катып калды. Тик ул кыяр хакында белми һәм, билгеле, уйлары бу гөнаһсыз яшелчә хакында түгел иде. Аның тәне буйлап эссе дулкын йөгерде, йөзенә кайнар кызыллык бәрде, күз аллары караңгыланды. Башыннан бер секунд эчендә йөз уй чагылып үтте. Егет һәм кыз һаман әле кысып кочаклашкан килеш басып торалар иде. Кыз шунда дулкынландыргыч, назлы һәм серле, үзгәреп киткән тавыш белән егетнең колагын пешерерлек итеп, ишетелер-ишетелмәс шыбырдады:

— Сиңа... кирәкменмени?

Махмырдан башы ватылып барган, мие кайнаган егет моны ялгышрак ишетеп, йөрәге туктагандай булды. Ни ди?! «Сиңа кирәкмени?»— диме?! Йә, Хода, таштан да юкә суелыр икән! Ташның да йөрәге бар микәнни?! Һәм ул бертында, кыз кире уйлап куйганчы, дип, әйтеп салды:
— Бармыни?!
Көтелмәгән сораудан кыз яңадан өнсез-тынсыз калды...

Ә арытаба вакыйгалар күз ачып йомган арада диярлек булды. Кыз егетнең чигәсенә чылтыратып берне саллы гына чәпәде дә, йөзен куллары белән каплап, елап, капкадан йөгереп кереп китте. Ә тез буыннары болай да бушаган егет, көтелмәгән һөҗүмнән жиргә үк барып төште. Шул каһәр төшкән бер кыяр булды бит: аста калып, изелеп, тагын суы акты.

Аягына баскач, изелеп беткән кыярны кесәсеннән тартып чыгарды. Читән аша томырырга булган иде дә, кире уйлап, зур кабып, бер тешләп алды, аны үткен тешләре белән акрын гына чәйни-чәйни, уйланып, өенә таба атлады. Кабымлыгы бар ла ул, тик менә берәр йөз граммы да булсын иде аның...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Кыяр. Юмореска. "Тулпар", 1999, №3 (май-июнь), 64 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Кыяр. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 168-171 бит.
3) Инсур Шәнгәрәев. Кыяр. Юмореска. "Өмет ", 23.10.2000, №136.
4) Шәнгәрәев Инсур. Кыяр. Юмореска. "Кызыл таң", 15.08.2001, №157.
5) Мөсәнниф Инсур. Кыяр. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 67-69 бб.