Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Күк кешеләре, яки Уранлыларның Казанга сәяхәте

Дата написания: 
30 апреля 2019

Инсур Мөсәнниф

Күк кешеләре,
яки Уранлыларның Казанга сәяхәте

Тарихи повесть

Пролог*

“Дөньяның галимнәр тарафыннан төзелгән күренеше күпчелек очракта шартлы. Ул дөньяви фәнни берлек тарафыннан ниндидер дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә дип кабул ителгән фаразларга нигезләнгән. Әмма бу дөреслеккә туры килү уйдырма түгел дип кем әйтә ала?” Болар – минем сүзләр түгел. Мин бу юлларны Интернет киңлекләрендә укыган һәм язып алган идем. Алар минем фикер сөрешенә аваздаш, һәм шунлыктан бу өзекне татарчалаштырып биредә китерәм*. Һәм үз милләтләрен бөекләр исәбенә кертергә теләгән, шунлыктан нәрсә күрергә һәм булдырырга теләүләре хакында көн-төн диссертацияләр язган хәзерге чорның кайбер тарихчыларын да аңлыйм. Бәлки бу сәяси заказдыр...
Тарих – кычкырып сөйләү кабул ителмәгән серләр, яшерен эшләр белән тулы фән. Чөнки ул – тулысынча шәхси эш, һәм күпләр аны үзләренең шәхси омтылышларына, хыялларына, уй-ниятләренә буйсындырырга омтыла.
Кемдер, бу бит абсурд*, дияр. Әмма, хәтта гомумән алганда да, барлык тарих абсурд. Ул тәүдән үк тулысынча легенда-риваятьләрне хәтерләгән кемнеңдер сүзләреннән соңыннан язып алынган, ә анда күп нәрсә арттырылган. Беренче язма тарихи чыганаклар нәкъ шулай барлыкка килгән. Ә аннан арытабангы буыннар, бу язмалар иң соңгы инстанциядәге хакыйкать дип, шуларга сылтана башлаган. Ә кем хаклы, ә кем юк, моны ачыклау мөмкин түгел. Бүгенге кешеләрдән беркем дә анда һәм шул чорда яшәмәгән, барысын да үз күзләре белән күрмәгән, үз колагы белән ишетмәгән. Болар – барысы да чынындагы тарихи хәтергә нигезләнмәгән фаразлар, чамалаулар. Әмма тарихчылар моны чынбарлык буларак китерә, әйтерсең лә, алар шул чорда яшәгән һәм шул вакыйгалар арасында кайнаган. Һәм барлык хакимнәр, власть башында торучылар бу мәгълүматны, үзләренә ничек файдалы һәм уңайлы, шулай файдаланган. Чөнки һәркем “юрганны үзенә таба тарта”.

*Сүзлек һәм тарихи белешмәләр әсәрнең ахырында урын алган.

Башка галим-голәмәдән аермалы буларак, курыкмый әйтәм. Бу хезмәтнең 90 проценты да чынындагы мәгълүматка нигезләнмәгән фараз, чамалау, уйлап чыгарулардан тора, чөнки мин дә башкалар уйлап чыгарган һәм урнаштырган уен кагыйдәләреннән читләшмәскә омтылдым. Мин ул чорда яшәмәдем, әмма сез дә анда булмагансыз. Һәм сез ничек итеп боларны уйдырма дип раслый аласыз?! Мин дә, болар берсе дә булмаган дип, исбатлый алмыйм. Ә чын тарихи вакыйгалардан шуны гына беләм: Уран олысында би дәрәҗәсен тоткан Әүдүәк Санбаев исемле кеше булган, ул һәм аның ырудашлары Буй елгасының уң һәм сул як ярларында яшәгән, Казанга сәяхәт кылган һәм үз җирләренә хокукларын раслаучы документ (жалованная грамота*) алуга ирешкән. Билгеле, биредә дә бәхәсләшергә мөмкин. Гомумән, җир – ул беркемнеке дә түгел, ә уртак һәм, искәрмәсез, аңардан барысы да бертигез файдалану хокукына ия. Әмма шулай килеп чыккан инде – без, кешеләр, АНЫ үзара бүлешкәнбез, чөнки адәмнәр коточкыч хосусый милекче, һәм һәркем нәрсәгә дә булса хокукын исбат итәргә тырыша, мәсәлән, җир кисәгенә, авылга, шәһәргә, республикага, илгә, хәтта ниндидер күк җисеменә, инде хәзер анда биләмәләр саталар... Ныклап уйлап караганда – безнең шәхси җиребез бары тик өч аршиннан* тора, анысы да мәңгелек түгел – вакыт узу белән безнең каберләр дә югалыр, хуҗасызга һәм билгесезгә әверелер (әйткәндәй, Әүдүәкнеке кебек үк – бүген хәтта аның кайда, нинди авылда яшәгәне, кайда җирләнүе, аның токымнары кем һ.б. билгеле түгел), һәм туачак буыннар, әгәр киләсе ерак чорларга кадәр яши алсалар һәм исән калсалар, безнең хакта инде бернәрсә дә хәтерләмичә, бу урында нәрсәдер, бәлки йорт, бәлки мәчет, бәлки фабрика, ә бәлки, гафу итегез, бәдрәф төзер. Ә инде исән калмасалар, анда агачлар үсәр, урман шаулар. Бик ихтимал. Әллә нинди бөек хәтер хакында хыялларга бирелеп, алданмагыз!
Әйе, нәфис әдәбиятның төп бурычы барлык вакыйгаларны берәмтекләп, җентекләп санап чыгу түгел, ә бәлки тарихи чорны дөрес чагылдыру кебек. Әмма тарихи чорны һич югы якынча дөрес күрсәтим, дисәң, детальләштерүсез, мисалга, көнкүреш вак-төяген тасвирламый булмый. Автор үз алдына әдәби образларны эчке, тышкы, уң-сул яктан тулысынча ачу (мисалга, чәче, борыны нинди булуын, ничек атлавын һ.б.), табигать күренешләрен тәфсилләп (мисалга, агачларның бөреләре шартлап ачылуын, яфраклары ничек саргаюын, чәчәкләрнең таҗын ничек ачуын һ.б.) язу бурычын да куймады, аның максаты – кайчандыр булган, онытылган тарихи бер вакыйганы тарих төпкеленнән тартып алып, аны “кояш яктысына” чыгару иде. Бүгенге чор тарихында ялган, хәтта күрәләтә ялган мәгълүмат бик күп, автор, шунлыктан, аларның кайберләренә булса да үз карашын белдерергә омтылды, чөнки дөреслек “юрганны һәркайсы үз ягына тартырга тырышкан” тарих фәннәре галимнәре хезмәтләрендә дә, милләтчеләрнең күрәләтә ялганга корылган эшләрендә дә түгел, ә кайдадыр урталыкта, ә бәлки бөтенләй Мәгъриб вә Мәшрикътәдер...
Сүз соңында. Мин үзем уран ыруыннан түгел. Әнкәм БР Яңавыл районының Тау авылыннан чыккан кешеләр – урман-гәрәй ыруы (башкорт галимнәре раславынча, бу – башкорт халкы ыруларыннан берсе) вәкилләре кызы, ә әткәй – йәнәй, яки янәй ыруыннан (БР Яңавыл районының Эткенә авылы, тәүге русча язылышы – Иткин-Еней –Иткинеево, арытаба татарча Иткин-йәнәй – Иткинәй – Эткенә), бүген аларны хаталы рәвештә уран ыруы кешеләре дип исәплиләр.

***
Әүдүәк би* түркән хатыны* Мәйсәрә, такта сәкедән төшеп, сарык тиресе түшәлгән җир идәнгә аяк басу белән уянды, башын борып, тәрәзәгә күз салды – якты үтәрлек итеп эшкәртелгән мал картасы тарттырылган тәрәзәләрдән таң сарысы саркый башлаган иде. Хатыны, тиз генә киенеп, чуен алып, тышка чыкты. Янына койрык болгый-болгый йөгереп килгән этләрне:
– Китең әле, аяк аста уралмаң, ашарга, әнә, хуҗагыздан сораң, – дип җиңелчә генә шелтәләп, яңа яуган кар өстеннән шәп-шәп атлап, учакны сүндермичә утлы куз сакларга тиешле хезмәтчеләр алачыгына юнәлде, ә бу яклап тәртип катгый – салкыннарда куз һәрчак булырга тиеш, югыйсә, әллә ни җылы сакламаган йортларда, агач сәкегә ябышып катып, туңып үләргә дә мөмкин. Йорт бүрәнәләре шартлап ярылган зәмһәрирдәй салкыннар башланса, үзләре дә учакны төнен дә сүндермичә саклыйлар. Хезмәтчеләрнең хәлен төпченеп-тикшереп, аларның да исән-иминлекне белешкән сорауларына җавап биреп, чуенга куз салып алгач, шулай ук шәп-шәп атлап, каршысына чабып килгән этләрне тагын бер кат орышып, өйгә кире кайтты. Ишекне япкач, Әүдүәкнең инде аяк өстендә икәнен күрсә дә:
– Тордыңмы инде? – дип сорады.
Аннан дәвам итте:
– Төнлә бераз кар яуган, көнне сындырган сыман.
– Яхшы булган, – дип җаваплады Әүдүәк, тунын кия-кия. – Салкыннар җиләткән иде. Ярый, мин каралты-кураны урап килим әле.
– Бар, бар, төнлә этләр бик каты өргән иде.
Мәйсәрә кузларны яссы ташлардан өелгән, ат тизәге кушылган кызыл балчык измәсе белән яхшылап сыланган, бур* белән агартылган мич сыман эшләнгән учакка түкте, төтенлекне ачты, тыны белән өрә-өрә, кичтән әзерләп куелган каен тузына, ул кабынгач, юкә чыраларга ут алды, берсен яктылык өчен махсус уемга кыстырып, калганнарын учакка куйды да, сүнмәсен өчен алар өстенә вак каен яркалары салды. Учак акрынлап ут ала башлады. Мәйсәрә, каен тырысыннан агач чүмеч белән чумырып алып, казанга су салды, аны учак өстенә утыртты. Күзенә мич ярыкларыннан чыккан төтен, ыс* калдырган, югарыга таба нечкәреп сузылган кара таплар чалынды. “Мичне агартырга кирәк, кайдадыр бур бар иде кебек, хезмәтче хатыннарга җеп ашы* пешерергә кушармын, аннан буярлар”, – дигән уй чагылып китте.

***
Әүдүәк ишек алдына чыкты. Һәр көнне иртән каралты-кураны, маллар тотылган сарайларны карап чыгу аның гадәтенә кергән – һәркайда хуҗа күзе, хуҗа сүзе кирәк. Каршысына йөгереп килгән һәм, шатланып, тирәләп сикергән этләрне, башларыннан сыйпап, колак артларын, муен асларын кашып, дәртләндергәннән соң, йорт-курадан йөз адымлап ераклыктагы абзар-курага юнәлде. Маэмайлар да, ары-бире шат чабышып, аның артыннан иярде. Эт асрамый булмый, алар һәр йортта бар, моның файдасы бармы-юкмы, тоталар инде. Бинең мал өчен аерым төзелеш корырга хәленнән килә, ә ярлы ябагай мал-туарны йорт эчендә, аларга аерым бүленгән почмакта асрый. Хәер, аларның сыеры-бозавы бердән, сарык-кәҗәсе ике-өчтән артмый да инде. Күбрәк тотканнар да очрый, тик алар аз. Атсызлар да бар, әнә, аларга тагын да авыррак. Кемнеңдер тазалыгы какшаган, кемнеңдер малы зыянлаган, я бүреләр ботарлаган... Кемдер исә ялкаурак, шуңа үтә хәерче яши. И-и бу Ходайның нинди генә бәндәләре юк...
Кура эчендә караңгы иде, күзе ияләшкәнче беравык* басып торды да, эчкә үтте. Бүген тагын бер сыер бозаулаган икән, шул уңайдан кисәтергә каравыл торучы ирләр янына керде, анда да тормыш кайный иде.
– Сездә исән-саулыкмы, би? Бездә исән-саулык, – дип сәлам бирделәр.
– Аллага шөкер, аның мәрхәмәте һәм разыйлыгы белән, – дип җаваплады Әүдүәк би һәм яңалык ишеттерде. Тик сыер бозаулаганын алар белә икән инде.
Өйгә кире кайткач, үзеннән алда йөгергән салкын азрак керсен өчен ишекне тиз генә япты, учак янына килде һәм ут каршына агач бүкән өстенә утырды. Әлегә йоклап яткан башкалар уянмасын дип, тавышын акрынайтып, яңалык хакында хатынына әйтте:
– Бүген тагын бер сыер бозаулаган, Аллаһы Тәгалә разыйлыгы белән мал ишәя, кышны чыгарга печән генә җитсен...
Аннан учак янында басып торган хатынына карады да:
– Кил әле якынрак, – диде, елмаеп. – Утыр яныма.
Янәшәсенә килеп утырган хатынын иңеннән кочаклады.
– Кит инде, ни кыланасың... – дигән булды Мәйсәрә, шулай да аңа сыенды. ¬– Әй, Әүдүәк, бар иде бит, ә, яшь чаклар!..
– Без әле дә карт түгел, – диде аңа Әүдүәк, – картаймыйк әле. Балаларны, оныкларны үстерергә кирәк... Ыруны дәвам итүчеләр күп булсын... Тагын тусыннар...
Шулай тын гына утырдылар. Барлык сүзләр инде кайчандыр әйтелеп беткән, бары тик тыенкы хисләр генә калган иде.
– Угыз шәңгәсе ашыйсы килеп китте, пешерәсеңдер ич?
– Бераз яктырсын инде, хезмәтче хатыннар белән хәзер пешерәбез аны... Әлегә ятып тор, – диде түркән хатын, җиңел генә урыныннан торып. Хатын-кызга күп кирәкме инде, бер җылы сүз дә җитә...
Угыз шәңгәсе хакында ул болай гына исенә төшерде, Мәйсәрә нәрсә эшләргә кирәклеген үзе дә яхшы белә. Шактый ишле гаиләне туйдыру җиңел түгел, кияүгә чыкмаган ике кызы булса да, төп мәшәкать Мәйсәрә иңенә төшә. Өлкән хатын, ягъни бичә* буларак, хезмәтче ирләргә һәм хатыннарга эш кушарга, ризык хәзерләп, мыш-мыш йоклап яткан кызлары Хәдичә белән Мәдинәне, ике кече улын уятырга кирәк, эт җигеп, җил куып йөрмәсеннәр, әнә, кар көрәсеннәр. Йорт хәстәрлекләре аның карамагында, Әүдүәк ирләр кулы яки ниндидер төпле киңәш кирәк булганда гына кысыла.
Әүдүәк, хатыны әйткәнчә, тагын бераз ятып торыйм әле, дип, түр сәкедәге урын-җиргә гәүдәсен терәде. Шунда хәтерендә тагын “келт” итеп күптән түгел урысларның зур елга – Чулман-идел* буенда урнашкан Никольское авылы* янына барып чыккан Килмәт алып килгән хәбәр яңарды. Еш булмаса да, яңалыклар Уран* якларына да ишетелеп тора. Кайдан ишетелсен инде – авыллар сирәк, күпчелеге урман арасында урнашкан, елга буйлап килсәләр генә инде. Кышын йөрүче аз, сугым вакытында таныш-белешләрдән ерак кода-кодагыйларны җиде көнгә кунакка* чакыралар, ара-тирә адашкан ырудашлары – артык мавыгып, үз авылыннан еракка киткән һәм төнгә калган аучы кунып чыга. Кайбер яңалыкларны нәкъ алар китерә дә инде. Каты бураннардан соң юл бөтенләй өзелә, соңрак аны карга кадап куелган маяклар – чыршы ботакларына карап кына табалар... Юлдан читкә төшсәң, атлар корсагына кадәр карга чума. Хәер, тормыш үз җае белән бара, ирләр сунарга йөри, чана, чаңгы эшли, ук, сөңге юна, җәя бөгә һ.б., хатын-кызлар өйдә мәш килә, бала-чага да үзенә шөгыль таба, ихатадагы эштән соң тау шуалар. Кем әйтмешли, тауны Аллаhы Тәгалә иртәнгә үзе әзерләп куя – тәбәшәк йортларны кар түбәсеннән үк сылап китә, кайчак иртән юкә, яки имән агачыннан эшләнгән көрәк белән казып чыгалар. Мал-туар барысында да юк, фәкыйрьләр хәллерәк кешеләргә ялланып тамак туйдыра, мисалга, шул исәптән төнен каравыл тора, югыйсә тирә-якта бүре-мазар җитәрлек, көндез тибенгә җибәрелгән атларга һөҗүм итәргә, ә төнен сарык-кәҗәләрне, салам түбәдән төшеп, ботарлап чыгарга да күп сорамыйлар. Төне буе улаган этләрдән дә курыкмыйлар, хәер, алары, бүре исен сизсә, койрыгын бот арасына кыстырып, ышык урынга посарга тырыша.

***
Әүдүәк – уран ыруы башы, быел кырык сигезенче кышы. Әлегә, кайчакта я салкын тидереп, я билен кузгатып, я баш өянәге кузгалып, вакытлыча урынга егылганын исәпләмәгәндә, сәламәтлеге нык, тик бик җиңел булмаган тормыш шартлары үзен сиздерә. Әле ул ыру башлыгы, мул тормышта яши (“Зарлану – гөнаһ!”), ә ярлы-ябагай... Авыр эштән башканы белмәгәннәр дә бар... Авырып китсәң, шул төрле үлән – киптерелгән сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, тукранбаш*, юкә чәчәге, балан, шомырт, миләш, каен һәм җир җиләге, карагат һәм кура җиләге, аларның яфраклары, каз тәпие үләне һ.б. им-том инде. Мисалга, башы каты авырта башласа, әнкәсе башын шулай ук юкә бау белән маңгай уртасыннан баш артына кадәр әйләндереп ала да, аны ике як колагы турысыннан салдырып алып, үлчәп карый, әгәр бер ягы кыска, бер ягы озын килеп чыкса, башың шул якка түнгән, ди дә, аны, әфсен-төфсен* укып, кыскалый-кыскалый, селкеткәләп, урынына утырта. Әгәр дә бу очракта бауларның як-ягы тигез булса, аны инде җилкә чокырыннан маңгайга кадәр уратып, төз юлы – борын турысы һәм җилкә турысыннан алып үлчәп карый. Бала-чаганың колагы сызласа, юкәдән нечкә бау ишеп, аны ике очыннан төйнәп, колак яфрагына кидереп куялар. Тагын – кара мунча, кычыткан, мәтрүшкә кушып бәйләнгән каен, имән, чыршы миндеге... Эч катса, миләш, эч йомшарса, киптерелгән шомырт җимешләре... Салкын тисә, зәңгәр чәчәкле мәтрүшкә, юкә чәчәге, хуш исле бал кушып җылытылган сөт... Майның беренче көне җитсә, кешеләр, урманга җыелышып барып, агачлар арасына керә, төрле дога укып, шаятан*-иблисләр китергән авырулар артта торып калсын өчен куш миләш, муел арасыннан атлап чыга. Табигать бай, юмарт ул, тик аның нигъмәтләренең шифасын гына белергә кирәк... Урман кортлары балы да бар, юан агач кәүсәсенә чолыклар куялар, бәхетең булса, җәй күч аеру чорында яңа күч куна, яки агач куышына оялаганнарын күреп-табып алалар. Кешеләр, язгы-җәйге-көзге эшләрдән бушаган арада, шул урманда инде. Кыш күзе озын, барысын да кар төшкәнче хәстәрләп куярга кирәк. Кышын да эш җитәрлек, мал-туарны карарга, сунарга йөрергә, төрле җәнлек ауларга, тире иләргә кирәк. Урман-кырда киек җанвар, кош әлегә күп, хәер, төрле еллар була, алар да бит төрле бәла-афәтләрдән азат түгел... Мисалга, бүреләр, төлкеләр азса, куяннар кими... Алар да Алла коллары...
...Аны сайлаганда кешеләр, мөгаен, төпле фикер йөртә белүенә, төрле хәлләрдә гадел хөкем чыгаруына карап эш иткәндер. Хәер, нәселе дә төшеп калганнардан түгел. Әткәсе Санбай да абруйлы зат – би иде, ничәмә еллар җәмәгать йөген тартты, картаеп, мир мәшәкатьләрен иңе белән күтәрергә көче җитми башлагач:
– Мир эшләрен көче ташып торган яшь кеше башкарырга тиеш, мин исәпкә бар, санга юк булып йөрергә теләмим, – дип, аңардан үзе баш тартты. Менә ике ел инде бакыйлыкка* күчүенә. Би вазифасына ырудашлары, аксакаллар бертавыштан Әүдүәкне күрсәтте. Яшь кеше, эшнең рәтен, каян тотынырга икәнен белә, балачактан шул тирәдә чуалып, аксакалларның акыллы фикерен, сүзен ишетеп үскән. Атасы, соңгы сулышын алуын сизгәндәй: “Углым, кеше рәнҗешеннән саклан, кеше каргышы барыбер тота ул. Усал булсаң, асарлар, юаш булсаң, басарлар, урта булсаң, ил агасы ясарлар”, – дип үгет-нәсихәтен калдырып китте. Аның васыятеннән чыкмаска тырыша, хәер, төрле чаклар була. Кызып та киткәли... Киткәли шул...
Ә әнкәсе үзенчә кыштырдый әле, барлык улларыннан бүген исән булган Әүдүәккә, Кыр авылында* кече туганы Сарыбай (Әүдүәкнең улы) белән берлектә дөнья көткән тагын бер улы Бикбайга исәнлек-саулык теләп, дога укып, киндер чаршау белән бүленгән үз почмагында гомер кичерә. Ә бинең йорты авылда гына түгел, хәтта ыруда иң зуры, моннан берничә ел элек, атасы нигезендә барлык мир белән өмә ясап күтәрделәр.
Ыру башы булгач, ихатасы да ныклы, мал-туары да байтак, атлары гына ун төмәннән* артык. Дөрес, башлыкка тирә-як авыл халкы тиешлесен китерә – ни генә димә, мир эшләре шактый чыгым таләп итә. Иң күп мал-туарны, елкы, сыер, сарык, кәҗәне ул тотса да, кемдер аңардан хәтта шөрләсә дә, үзен эре тотмый. “Үзем баш, үзем түш” дип, борнай* кыланып, дуамалланырга тырышмый, “барыбыз да Аллаһы Тәгалә хөкеме астында йөрибез” дигән фикердән чыгып эш итә, кансызлык бары тик явызлык кына тудыра... Ачтан үлмәсеннәр, бала-чагаларын, гаиләләрен туйдырсыннар өчен ярлы-ябагайга җир сөрү, урман чыгару, печән хәзерләсеннәр, көлтә ташысыннар өчен атын, арба-чанасын, орлыгын да биреп тора, дөрес, аның хуҗалыгында хезмәт салу яки бурычын түләү исәбенә. Явызлыкның явызлык булып кайту ихтималын исеннән чыгармый, ә яхшылык барыбер яхшылык булып кайта ул. Ә нәрсәдер өчен талашып киткән ырудашларын, гаеплене ачыклап, каты хөкемгә тарттыра ала, ансыз булмый. Андыйларны икмәк-суга тирән чокырга утырталар, тик мондый хәл сирәк була. Бервакыт кыш урманга башкалар куйган элмәккә эләккән куяннар югала башлады. Элмәк бар, элмәк тирәсендә кеше, куян эзләре бар, ә киек юк. Әллә ни зур хилафлык та түгел кебек. Тик зур караклык кечкенәдән башлана... Тоттылар. Ул исеме җисеменә туры килгән Төлкебай булып чыкты. Басу-кырга көн дә чыгарга, байтак ара урап, тозак салырга иренгәнлектән, урманга бер-ике генә элмәк куя да, ике-өч куян алып кайта икән. Ә авыл кешеләре, урманда андый урын очраса, кемнеке икәнлеген агачка уелган тамга буенча таный, кешенекенә тими, куян эләксә, кайткач, бу хакта аңа хәбәр итә. Кайчакта элмәктәге куянны төлке, бүреләр дә ашап китә, анысы инде бер Ходай кулында. Сиңа язса, ризык тамак ертып керә, ә язмаса, ертып чыга...
Бүреләр, дигәннән. Быел алар шактый азды, мал-туарга зыян сала башлады. Ул явыз тамагы туйсын өчен бер генә сарыкны алып китми бит ул, ә барысын да диярлек буып-кырып чыга. Урманда ашалып бетмәгән урман сыеры – пошый үләксәләренә дә тап булдылар. Бүреләр килгән икән, димәк, кайдадыр, унбиш-егерме чакрым арада яшәгән өер бар, дигән сүз. Бүре ул хәйләкәр, акыллы ерткыч, яшәгән урынында зыян салмый, ә дистәләгән чакрым ара үтеп, үз өненнән еракта сунар итә, шунлыктан аларны якын-тирәдән эзләү файдасыз. Аучылар, җыелышып, эзләренә төштеләр, дистәгә якын бүре сөйрәп кайттылар. Дөрес, беразы качып котылган. Ярый соң, бу тирәдән бизә генә күрсеннәр. Еракта бала үстерсеннәр, үскәч, атып алырлар, менә дигән тире булыр...
Мәйсәрә – Әүдүәкнең беренче хәләл җефете, хәзер инде түркән хатын, баш хатын, барысы белән дә ул эш-идарә итә. Аңардан кала тагын ике хатыны бар – уртанчысы Хәбирә hәм кечесе Мәчтүбә. Алар үз хуҗалыгы белән яши, ә яннарына кунарга Әүдүәк чират буенча йөри (бүген Мәйсәрә чираты). Кануны шундый: матди хәлең мөмкинлек биреп, икенче яки өченче хатын алырга телисең икән, hәрберсенә йорт күтәрәсең, дөнья көтү өчен нәрсә кирәк, мал-туарны да кертеп, барысы белән тәэмин итәсең. Исәннәреннән ундүрт баласы бар: Мәйсәрә тудырганнардан сигезе исән, Хәбирәдә – дүртесе, Мәчтүбәдә әлегә икәү. Исәннәреннән, дигәннән. Нарасыйларның күбесен Ходай Тәгалә үз янына алды, җаннары оҗмахта булсын. Я бүсер, я тизәк-сидек чиреннән, я суык тиеп вафат булдылар. Шунысы кызганыч, Мәйсәрә тудырган кече улларыннан икесе генә йөгереп йөри... Нихәл итмәк кирәк, барысы да Ходай кулында... Олы углы Сарыбай күптән башлы-күзле, тагын өч кызы тормышта, барысы да оныкачлар белән сөендерде. Тик алар да еш үлә шул... Их... Ходай үзе бирә, үзе ала... Бер ни хәл итәр әмәл юк... Әрвахлар йорты – зыярат та елдан-ел зурая... Ни генә димә, аның да җир куенына кереп ятасы бар... Гомер бара бит... Аннан, ирләр ешрак үлә, авыр тормыш, авыр эштән күпләрнең тазалыгы китә, иртә гүргә керә. Ә өретне* дәвам итәргә кирәк. Шуңа, кемнең хәленнән килә, икешәр, өчәр хатын ала. Ирләр, ни дисәң дә, азрак. Шунлыктан, икенче, хәтта өченче хатын булып барырга теләүчеләр байтак. Балалар да, күп туса да, күп үлә, ә балаларсыз – ярдәмче-булышчыларсыз, ялгыз башың хуҗалыкны алып бару мөмкин түгел...
Сагышлы уйларын куарга тырышып, Айсуак, түзмичә, тагын урыныннан кузгалды, кәҗә тиресеннән тегелгән калын оекбашлы аягы белән идәнгә басты. Аксакалларны җыеп, Килмәт алып кайткан яңалык турында сөйләшергә кирәк. Әлегә ул аңа бу хәбәрне башкаларга сөйләргә кушмады. Нигә вакытыннан алда кеше аңында ыгы-зыгы тудырырга... hәр нәрсәнең үз вакыты...
Тирә-якта, димәк, ниндидер аңлашылмаган вакыйгалар бара. Аучылар Кыр авылыннан бер көнлек ераклыкта ниндидер кешеләр килеп чыгуы хакында әйтте. Берничә йорт төзеп, шунда яши башлаганнар. Сөйләшүләре, бераз аерылса да, безнеңчә, ди, әмма диннәре, ураннарныкы кебек үк, чумак*, пәйгамбәрләре Мөхәммәд галәйһиссәлам икән.
Әүдүәк би, күңелен нәрсәдер кырса да, күчеп килүчеләргә дәгъва да белдерми, ыруга гына зыян салмасыннар. Эшкәртәм дисәң, үзләренең урман, кыр-басулары да җитәрлек. Әмма урман төпләү зур хезмәт сорый, шунлыктан чәчәргә яраклы җирләр чамалы.
Болай булгач, тормыш бик буталчыкка китте, эшләрнең кая барып чыгасын беркем дә әйтә алмый... Тагын башкалар килмәс, дип кем әйтә ала? Әйе, ерак җирләрдән килеп чыгучыларга дөнья көтәргә, гаиләләрен туйдырырга кирәк, бу якларга яхшы тормыштан качып килмәгәннәрдер, би моны яхшы аңлый, үзләре дә бирегә кайчандыр читтән килеп урнашкан бит. Тик алар җиренә генә кермәсеннәр. Керсәләр инде, орыш, сугыш чыгачагы көн кебек ачык. Халык кырылачак, йорт-җир пыр туздырылачак. Ул моны һич тә теләми, әмма сак булырга кирәк. Хәер, буш җирләр, урман-куаклыклар байтак, әмма алар шул ук вакытта ау-сунар киек-җанварлары йорты. Андый-мондый хәл була башласа, кемгә баш орырга, яки кемнән яклау сорарга? Газиз җирләрен кем яклар? Дөрес, аларга менә байтак еллар инде тиюче юк, чөнки еракта, кара урман эчендә утыралар, беркемгә ясак та түләмиләр, үз хәлләрен үзләре күрәләр, акрынлап кара урманны әрчеп, агач калдыкларын яндырып, иген чәчәрлек хәлгә китерәләр. Ә моның нинди авыр эш икәнен Әүдүәк би яхшы белә. Тик бакый болай дәвам итә алмый, ахры, аларны да барыбер килеп табарлар... Төрле зур һәм кечкенә яулардан арыган һәм елдан-ел кими барган кавемнәрен саклап калу өчен ата-бабалары ызгыш-сугышлардан ераграк китәргә, кеше үткесез урманнар арасында югалырга тырышкан да бит... Замана үзгәрә, белмәссең – әллә алга бара, әллә артка...

***
Шулай, һәр елдагыча, кыш та узды, яз җитеп, карлар да эреп бетте, басу-кырлар, болын-аланнар, яланнар ачылды, сыгырчыклар һәм башка күчмә кошлар килде, сандугачлар, тургайлар сайравы астында җирләр сөрелде, каен тузыннан ясалган тубал асып, чәчүләр үтте, юмарт Җир-ана орлык кабул итте. Аннан печән чоры, җәй дә артта калды... Ыру авылларында тиздән сөренте җиргә әверелдерер өчен билгеләнгән урман читләрен тазартып, агач аударып, кыш бик күп кирәк булганлыктан, әрдәнә-әрдәнә утын кистеләр, ярдылар, бүрәнә ташыдылар, кемгәдер йорт күтәрделәр, мунча салдылар, түбә ябу өчен камыштан, саламнан чыпталар бәйләделәр, сазлыктан мүк чыгардылар. Хуш исле мәтрүшкә үләне кушып, каен, имән миллекләре* бәйләделәр, юкә кайрысын кәүсәсеннән каезлап, суга батырып, бер айдан аны алдылар, мунчаласын куптардылар, ә ул җеп-аркан, камыт, тәртә баулары, аркалыклар, дилбегә, чыбырткы* ишү, чабата үрү өчен кирәк. Юкә бар яклап коткара – агачы төзелешкә, чәчәге даруга ярый, бал кортлары алардан җим җыя... Йомшак агач булганлыктан, сөяненнән* чыра телеп, ут алып, караңгылыкны куалар... Шактый ерактагы Сәкыт* тауга барып, таш казыдылар, аны шулай ук авылга кайтардылар... Сәкыт анда гына, аны да әзерләделәр, ансыз ут алып, учак кабызып, ризык хәзерләп булмый, шунлыктан бу урынны Сәкыт тау дип атый башладылар да инде. Язгы ташкыннан соң ярларына кайткан Буй сулары ары акты да акты, аңа тирә-яктан саф чишмә сулары кушылды... Яр буйларында көчле су агымы тамырыннан йолкып алган юан-юан агачлар гына ятып калды. Булдыра алган урыннарда алардан чистарттылар, утынга кистеләр, югыйсә сал агызу авырлаша яки үтеп йөрү мөмкин булмый башлый, ә агачларны җәй көне ераграк урыннан кисәргә тырышалар, якындагылары Саклау урманнары дип атала, алары һәрчак якында, кайчан да кисәргә була... Балык тоттылар, хәер, анысы күпчелек малай-шалай эше инде... Бергәләп, тирә-яктагы якын һәм ерак басу, урман чишмәләрен тазарттылар, басу-кырларда эшләгәндә, чык кипкәнче, кояш кыздыра башлаганчы, ярыша-ярыша печән чапканнан соң, алар тирәсенә җыелып, таганга казан асып, ит, ризык пешерделәр, күләгәле агач асларына утырып, тәгам кабул иттеләр, кайнаган суга җиләк, карагат* һәм аларның яфракларын салып тәмле су эчтеләр, шук-шаян сүзләр әйтештеләр, юри генә үртәштеләр. Печән чапканда, җыйганда үзләре тузгыткан сагызак*, дөңгәҗ* ояларыннан очып чыккан усал җир бал кортларыннан качып, чыр-чу килеп, тирә-якка сибелделәр, аларны куабыз дип чәбәләнделәр, ә чаксалар инде, “әлләл-лә!” дип, тәннәренең авырткан урыннарын кашыдылар, ә сөңгесен бал корты батырса инде, күз шештереп йөрделәр. Кан эчкеч черкине, кигәвеннәрне, кеше тирәсеннән һич китәргә теләмәгән бәйләнчек чебеннәрне куалап, яшел яфраклы агач ботаклары белән җилпенделәр... Болын-яланнарда җир җиләге, каен, имән агачлыкларында бөрлегән, кара урманда кура җиләге, җирек әрәмәләрендә кызыл һәм кара карагат, үзләре белгән им-том үләннәре җыйдылар. Бу тирәдә шомакай*, кымызлык*, какы*, каз тәпие*, кузгалак*, балтырган, сарана, җөннекәй, ирен яргыч, күкбаш һәм башкалар дип аталган урман, басу-кыр үсемлекләрен тәмләделәр... Майлы киндер орлыгын җыеп, аны киледә төеп, бераз бал кушып, чәкчәк дип аталган измәсен ашадылар... Бер кашык суга салып йотарлык чибәр, чибәр үк булмаса да, барыбер бер кашык суга салып йотарлык кызлар, басса, бакыр изәрдәй, “Минме?! Мин!..” дип кызса, дага бөгәрдәй егет-җилән үзара шаярды, котырышты, уеннар уйнады, кичен, яңа чабатасын киеп чыгып, олылардан, ата-анасыннан качып-посып, бакча артларында очрашты. Кочаклашканнардыр да әле, үбешкәннәрдер дә әле, оятсызлар!.. Ярар инде, яшь чакта, кан уйнаганда, ансыз гына булмыйдыр... Болыннарда көтүләр йөрде, көтүчеләр, чыбырткы шартлатып мал куды, хәтта алардан курыкмаган очлы мөгезле сөзгәк үгезләрдән, арттан кинәт килеп күккә чөймәсен өчен, сакланды... Кигәвеннәр аеруча азган челләдә, яшь мал гына түгел, башкасы да, түзмичә, койрык чәнчеп чабышты, артын сикертә-сикертә, бар көченә чабып, елганың уртасына диярлек сыртыннан суга кереп китте... Үгезләр, мөгрәп, сыерлар артыннан ияреп йөрде... Тәкәләр дә тик тормады. Сарык, кәҗәләр бәэлдәде, мәэлдәде, аларның бәтиләре, сөт имәргә була, аналарының имчәкләре өчен талашты, үзара төрткәләште... Эссе булса, әлсерәп, ышыклы агач төпләренә өерелешеп барып яттылар. Үсмерләрне чалгы, балта тотарга өйрәттеләр... Балалар туды, мәрхүмнәр соңгы юлга озатылды... Ни кызганыч, олылар гына түгел, яшь диярлек ирләр, хатын-кызлар да ахирәткә күчте... Шүрәле авылында бер бала суга батып үлде, урман кискәндә Битугайда бер ирне агач басты, әй Алла... Тормыш үзагымына барды. Тиешле эшләр башкарылды... Килеп туган мәшәкатьләр дә ерып чыгылды...
...Ал-ял белми, дөнья көтү, тормыш куу гына димәгән, уранлылар һәр елны, урак эшләре тәмамлангач, көлтәләр йорт-кура тирәсенә ташылып, кибән итеп салынгач я ышык астына урнаштырылгач, Аллаһы Тәгаләгә биргән игеннәре, җимешләре, нигъмәтләре өчен рәхмәт йөзеннән, әле сугым чорына кадәр, ыру табынына җыела, бу би рөхсәте белән эшләнә. Билгеле, ул, язын басу эшләре беткәч чакырылган мәҗлес кебек үк, беркайчан да кире какмый, рөхсәт сораулары шул әдәп өчен генә инде, шулай кабул ителгән. Би аның вакытын билгели. Бәйрәмдә хәле булган авылдашлары да читтә калмый, алар да үзләренчә бәйрәм итә, ярлы-ябагайга, хезмәтчеләргә дә өлеш төшә, аларга да ыру көтүеннән сарык чалалар. Ыруның зур тирмәсе корыла, вак мал пычак астына салына, казаннар асыла, итләр пешерелә, алдан куелган бузаның өлгерү-өлгермәве “чама белеп кенә” тикшерелә, авыл башлыклары, аксакаллар чакырыла. Ризык-нигъмәтләр әзерләүнең барлык авырлыгы, билгеле, шул хатын-кыз иңенә төшә. Тик, кем әйтмешли, ризыгы булса, пешерүчесе табылыр...
Быел да бу йоланы бозмадылар, ашадылар, эчтеләр, борынгы җыр сузучыларны тыңладылар, әңгәмә кордылар, ерак кардәшләреннән дөнья хәлләрен сораштылар – теләгәнчә еш очраша алмыйлар бит. Менә тиздән туй чорлары да җитәр, кода-кодагый булырлар, мәҗлес корырлар һәм онык-оныкалар көтә башларлар. Быел игеннәр начар түгел, мал-туар да ишәйде, яңгырлар да вакытында явып, җилләр дә вакытында исте, давыл-гарасатлар купмады.
Яңгыр, дигәннән. Уранлылар, яңгыр ява башласа, тышка кара арыш икмәге телемнәре чыгарып куя, я җиргә орлык сибә. Бу яңгыр Алласы Уранга, димәк, үзләренең борынгы бабасына рәхмәт йөзеннән эшләнә – яңгырлар явып торсын, башаклар тулышсын, болынлык-аланнарда үләннәр гөрләп үссен. Барысы да уңса, үзләре дә, мал-туар да ач булмас, балалар, Уран бабаның яңа буыннары туар. Күк гөмбәзен дөбердәтеп күк күкрәсә, ялт-йолт яшен яшьнәсә, халык:
– Әнә, Уран бабабыз яңгыр алып килә, бары тик Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән генә яусын! – дип теләк тели.
Билгеле, җыенда агымдагы эш-мәшәкатьләр, яхшы килгән көн-төннәр, күпме печән хәзерләүләре, көлтәләрне суккач, ничә пот* ашлык алырга ниятләүләре хакында да сүз кузгалды.
– Быел Уран бабабыз һәм Аллаһы Тәгалә безгә бигрәк тә рәхим-шәфкатьле булды, – диештеләр.
Уран сүзе чыккач, Тукбай аксакал:
– Би, безнең борынгы тарихыбызны, нигә уран ыруы кешеләре дип аталуыбыз хакында күптән сөйләгәнең юк, хәтер таркала, онытыла башлады, әйдә, авырсынмасаң, сөйлә әле бүген тагын, ә? – дип куйды. Аны, бер берсен бүлдерә-бүлдерә, башкалар да җөпләде:
– Әйтмә дә инде, ул хәтер дигәннәре иләк кебек...
– Әйе шул...
– Вакыт күп, тыңлыйк әле...
– Хәтер начарая, шул олыгаю галәмәтедер инде...
– Олыгаю – олы аю, димәсләр иде...
– Олыгаю түгел, картаю. Картаю – карт аю, диген... Нинди олы аю, ди, монда!
– Һи, барыбер түгелме ни...
– Барыбер булса, ишектән түгел, дәричәдән* йөрериек, и-и, син дә, адәм исәбе булып, сөйләп торган буласың!..
– Дәричәдән түгел, тишектән, син үзең дә инде, шуны да белмисең, Алла колы!..
– Җитәр инде сезгә тел чарларга!.. Тавышланмаң!
– Нигә чарламаска, тел сөяксез бит ул!
– Ай Алла бәндәләре, аңлашылды бит инде, ишектән түгел, тишектән!..
– Ә, нәрсә дидегез, кая, кайда кем нәрсә ишеткән? – дип, кинәт, үзе дә сизмәстән, йокымсырый башлаган Ишәле карт та, уянып, әңгәмәгә кушылырга булды.
Барысы да дәррәү көлеп җибәрде. Олыгаю – олы аю, картаю – карт аю гына түгел, картлык та шатлык түгел, ахры...
Әүдүәк би нәрсәдер хакында уйланыпмы, хәтерен туплапмы утырган арада кешеләр шулай, бала-чага кебек, шаярып сөйләште, үртәште, уенын-чынын бергә кушып, төртмә телләште. Ул аларны ишетмәде дә кебек. Бары тик көлү тавышлары гына аны чынбарлыкка кайтарды, ахры.
Әүдүәк бинең атасы Санбай да, карт атасы Дувансакал* да, үз чиратында, аның атасы да би вазифасын башкарган, каян килеп чыгулары хакындагы риваятьне буыннан-буынга тапшырган. Әүдүәк би үз хәтерендә сакланганнарны ырудашларына бәян итә, әйдә, алар да исендә калдырсын, нәсел-нәсәбенә ирештерсен. Тарихы юкның – ырысы* юк. Ходай хәтер генә бирсен, тазалыкны гына алмасын, акылга таман килеш үләргә язсын, Амин! Әүдүәк би, фикерен туплагандай, карашын идәнгә текәп, бераз утыргач, матур итеп киселгән, инде чал керә башлаган сакалын берничә кат акрын гына сыйпап алды да:
– Сөйлим, нигә сөйләмәскә? Сез тыңларга иренмәң генә... – дип, барысына да игътибар белән күз йөгертеп чыкты. Барлык йөзләр аңа текәлгән иде, берәрсе нәрсәдер хәтерләсә дә, кем каршы төшсен инде.
– Иренмибез, иренмибез! – диеште барысы да, бертавыштан диярлек.
– Ярый, хөрмәт итеп сорагач, ыру үтенечен егарга ярамый. Мин сөйлим, сез тыңлагыз.
Һәм, бераз тын торып, хәтерен яңартканнан соң озын хикәятен башлады:
– Кайчандыр без ерак-ерак ил – Эллада* дигән бик бай җирдә яшәгәнбез. Безнең борынгы бабабыз Уран да шунда яшәгән, аны Күк Алласы, Яңгыр Алласы дип тә әйткәннәр. Нәсел-ыруы бик зур булган. Безнең белән янәшә күпсанлы кан кардәшләребез, бер баба нәселләре, шул исәптән Тартар* ыруы, тагын башка нәсел-нәсәбе көн күргән. Бик күп авылларыбыз булган. Тик бервакыт ел саен диярлек зур яулар купкан, бик гаярь, безнең илдән ун, йөз тапкыр көчле илбасарлар һөҗүм иткән, үзара талашкан, сугышкан, халыкны кырган, ил таланган, җимерелгән. Илләр, халыклар, телләр буталып беткән. Кемдер көчәйгән, кемдер туздырылган. Тәүдә безне Бөек Искәндәр* дигән юлбашчы яулап алган. Шуннан соң Уранополис* дигән бик зур шәһәр төзелгән, безнең авыллар аңа буйсынган. Әмма моның белән генә тәмамланмаган. Искәндәрнең илен инде руми* дигән халык туздырган, үзенә буйсындырган. Тормыш көтү нык авырлашкан, яшәргә рәт калмый башлаган, җирләренә читләр килеп тулган. Тирә-якта сугышлар туктап торганда, дөньялар бераз һил булгач, халык, шулай итеп кысымга, талауга түзә алмыйча, баш бирергә теләмичә, урыныннан кузгалган. Бу якынча 15 йөз ел элек булган. Шулай ук румиләр кул астында калган Караман* дигән илгә, төрекләр яшәгән җирләргә* аяк басканнар. Биредә инде шактый озак яшәгәннәр, аларның гореф-гадәтләрен үзләштергәннәр, ислам динен кабул иткәннәр, үз авыл, шәһәрләре булган, башка халыклар белән кушылганнар. Һәм биредә туран, ягъни төрек ураннары дигән кавем оешкан, ә илләрен Туран* дип атаганнар. Арытаба Тураннарның төрле ыруларны бер йодрыкка төйни алган Төрек* каһанлыгы* оеша. Күк Алласы Уранга табынган бабаларыбызның нәселен дәвам итүчеләр аны беркайчан да онытмый, шунлыктан дәүләт Күктөрек – күк төрекләре исемен дә йөртә. Тик бабаларыбыз бик тынгысыз җаннар булгандыр, ахры, хәер, монда аларны гаепләп тә булмый, күрше дәүләтләр белән үзара сугышлар беркайчан да тынып тормый, я аларга һөҗүм итәләр, яки үзләре аларга ташлана, кара халык һич тынычлап яши алмый. Я баш бирергә теләмәгәннәрдер. Арытаба һунн дигән кабиләләр килеп чыгып, тагын сугыш-ызгышлар тугач, күпмедер өлешебез арытаба кузгалган. Карманлыларның бер өлеше дә, уранлылар, тартарлылар белән берләшеп, юлга кузгалган. Бу вакытка инде алар ут күршегә әверелгән, кыз бирешкән, кыз алышкан. Инде бу вакытта шулай ук Рим кул астында булган элекке Ассирия*, Византия* аша, туктый-туктый узып, Фарсы иленә* килеп җиткәннәр. Карманшаһ* дигән кала янында урнашканнар. Карманлылар да бик көчле, киң таралган ыру булган, кайчандыр биредә аларның хәтта Карамания дәүләте оешкан, башкаласы исә Карман каласында* урнашкан. Вакытлар уза торган. Тик кайда да сугыш барган, кан түккәннәр, бер ил икенчесен баскан, бер хан икенчесе белән сугышкан, уранлыларның да кешеләрен сугышка алганнар, күбесе яуда башын салган. Фарсы илендә карманлылар белән бер тирәдә яшәгәннәр, күрәсең, аларны берлектә күченгән карманлылар белән буш җирләргә яшәргә керткәннәрдер. Тәмам бетүдән качу өчен, тагын күпмедер өлешебез, сүз беркетеп, башка урынга күчеп китәргә карар иткән. Инде угызлар иленә* җиткәннәр. Биредә бик көчле Харәзем ханнары идарә иткән. Каяндыр килеп чыккан кабиләләрне үзләренә кушканнар. Уранлылар бераздан үзләренең оста сугышчы, шаһка тугры хезмәт итүче икәнлеген күрсәткәннәр, шунлыктан аларны Харәзем шаһларының каравыл торучы, чикләрне саклаучы гаскәренә билгеләгәннәр. Ул гына да түгел, ыруны шаһның якыннары исәбенә керткәннәр. Харәзем шаһы Ил-Арслан* уран кабиләсеннән бик сылу бер кызны хатынлыкка алган, шаһ аны хәтта түркән хатын* итеп билгеләгән. Биредә шулай ук бик көчле каңлы* кабиләсе белән аралашып, кыз биреп, кыз алып яшәгәннәр. Монда да шактый гомер үткәргәннәр. Берничә еллардан соң, каңлыларның, карманлыларның, тартарлыларның бер өлеше белән, уранлыларны чикләрне саклау – каравылда тору өчен шулай ук Харәзем шаһлары кул астында булган кыргыз-кайсаклар* җиренә күчергәннәр. Озын юл узганда сасанидлар, саманидлар* илен үтәргә дә туры килгән әле. Күчеп килгән ата-бабаларыбызның биредә Урангай* дигән төп каласы була. Башка юлдашлары да үз авылларын кора. Биредә көн күргән халык белән тыгыз аралашып, тату яшиләр. Шаһлык чикләрендә илне, бер-берсен баскынчылардан саклыйлар. Әйткәндәй, уранлыларның авлос* дип аталган торбалы быргылары да була, ул, хәвеф килгәндә, сугышчыларны бер урынга туплау, гаскәргә бер урынга җыелу өчен сигнал бирү максатында кулланылган. Аны озын мөгезләрне турайтып эшләгәннәр. Элек мөгезне дә турайта белгәннәр хәтта, ә без онытып бетергәнбез инде. Бер башы нечкә, бер башы юан куыш эчле, тын өрә торган ягы берләштерелгән ике торба булган, хәер, сез мөгезнең нинди икәнен беләсез, шундый инде. Туган җирләреннән – Уранополистан үк алып чыкканнар, аның тавышын башка бер быргы белән дә бутау мөмкин булмаган. Тик тора-бара, бик еш күчеп йөргән уранлыларның зур гаскәр дип әйтерлеге калмагач, югалтылган, онытылган. Безнең ыру кешеләре алып килгәч, бу быргыны кыргыз-кайсаклар уран дип атый башлаган... – Әүдүәк би, арып, туктап калды, буза уртлады. – Безнең тарих озын ул, сөйләсәң, сүз бетмәс, тыңлый-тыңлый, арымадыгызмы әле?
– Юк, юк, би, син арымасаң, без иртәнгә кадәр тыңларга әзер, – диеште җыелганнар.
– Ярый алайса. Сүземне дәвам итәм. – Бераз тын торды да, тагын хикәятен яңартты. – Әмма, инде сизеп торасыздыр, безнекеләр тагын юлга җыенган. Шул әлеге дә баягы сугышлар инде. Һич тынгы булмаган бит халыкка, как койганнар да, кан койганнар, ханнарга Аллаһы Тәгалә биргән җир, байлык, мал җитмәгән. Кайчакта үзләренең дә башын борып ташлаганнар, әмма кара халык, басса, бакыр изәрдәй ир-егетләр харап булган, алар өчен, аларга байлык яулау өчен сугышып кырылган. Зур бәла булып янә яулар килгән. Инде Чыңгыз хан дөньяны көлгә әйләндереп йөргән, Харәземне юкка чыгарган, чөнки аның ханы, буйсынырга теләмичә, теләктәшлек, берлек тәкдим итеп, Чыңгыз җибәргән илчеләрнең башын кискән дә, аңа озаткан. – Би уфтанып куйды да, арытаба дәвам итте: – Бәлки калырлар да иде, тик, сугышлар гына җитмәгән, биредәге сусызлык, малга азык нәкыслыгы җаннарына тигән. Ә мал булмаса, ничек тамак туйдырасың? Бетәргә теләмичә, тагын юлга кузгалганнар, биредә тагын күпмедер кешеләребез торып калган. Инде ерак та китми, Самара дигән елга буенда төпләнгәннәр. Ә биредә, кайсак далаларыннан соң, тормыш оҗмах булып тоелган. Адым саен диярлек балык тулы инеш, елга, урман байлыклары... Халык, ниһаять, ризыкка тиенгән. Биредә инде шактый озак еллар яшәгәннәр, бәлки мәңге биредә калырбыз, дип уйлаганнардыр. Биләмәләре бик зур булган. Уранбаш*, Уран*, Урта Уран* һ.б. авылларга нигез салганнар. Самара елгасы кушылдыкларын, ыру исеменә бәйләп, Зур Уран*, Кече Уран* дип атый башлаганнар. Ә уранлыларның җирләре чиген күрсәткән елга исә Уранчик* дип исемләнгән.
Тик кешегә һәрчак нидер җитми бит ул. Ураннарның бер өлеше нигәдер тагын юлга кузгалган. Шул сугышлар җаннарына тигәндер инде, башкисәр Чыңгыз хан үлгәч, балалары, талашып, тәхетне, җирләрне үзара бүлә алмый, зык* килгән. Ат тояклары тавышыннан кылганлы дала тагын берөзлексез гүләгән, күз ачкысыз тузан болытлары күтәрелгән, атлар кешнәгән, кешеләр кырылган, яралылар ыңгырашкан, җир кан елгалары, инешләре белән сугарылган. Җир-ана сорыймы икән ни шулкадәр канны?! Бу чорга инде бөтен Җир шарындагы халык саны кадәрле кеше кырылган, шул җитмиме икән ни инде аңа?! Аңа булмаса, ханнарга, патшаларга?!
Инде далалар, елга-күлләр, урман-чытырманлыклар, сазлыклар аша, кайда качып, кайда рәхсәт белән чит җирләр аша, тиреләр, мал белән хак түләп, йорт-илләре белән газап чигә-чигә, Ык* дигән елга буена килеп терәлгәннәр, аның уң ягына кичеп чыкканнар. Кайдадыр бик азга, кайдадыр озаккарак туктаганнар, тагын яулар килгән. Монгол Сүбәдәйнең зур гаскәре тирә-яктагы халыкны кырып йөри башлаган. Инде дә булмагач, арытаба киткәннәр. Ак Итил дигән зур елганы да кичкәннәр.
Бездән ерак та түгел, өч-дүрт көнлек юлда, Уран* авылы да бар, анда да, берничә авыл корып, бераз яшәп алганбыз... – Әүдүәк би тарихи хикәятен өзде дә, уфтанып әйтеп куйды: – Әйткәндәй, алар белән дә күптән аралашкан юк инде... Әнә шулай туган-тумачаны онытып, югалтып бетерәбез, туганлык җепләре өзелә... – Би тагын туктап калды, үз уйларына чумып, уйланып утырды.
Кич җитә башлаганлыктан һәм күктә кара болытлар куерганлыктан, берничә чырага алынган ут кына, бер көчәеп, бер сүрелеп, диварларда уйнап, караңгы почмакларны я яктыртып, я күләгә төшереп, тормышның да әнә шулай бер якты, бер караңгы яклары булуын аңлатырга тырыша кебек иде. Бу күренеш хәтта күңелләргә шом сала. Бигә карап, сүз катучы булмады. Хикәятнең калган өлешен көттеләр.
– Шулай туктый-туктый, яңа тормыш корып, кайдадыр күпмедер, ничәдер еллар яшәп, арытаба йөзләрчә еллар буе күченгәннәр дә күченгәннәр. Ничәмә буыннар алышынган. Уранлыларга нинди генә каннар кушылмаган да, без дә нинди генә ырулар канын яңартмаганбыз. Элекке, борынгы һөнәрләренең күбесе онытылган, ниндидер яңаларын үзләштергәннәр... Хәер, ул чорларда барысы да күченеп йөргән. Юлларында башка халыклар да очраган, күрәсең, алар да тынгылык бирмәгән. Безнең халыкның күпмедер өлеше, арып, шунда торып калган, башка халыкларга кушылган. Безнең ыруларыбыз да көчсез булмаган, бәлки юлда очраган ырулар белән сугышкандыр, бәлки башкалар да, көчсезрәкләр дә, безгә кушылгандыр, хәзер инде бу караңгы тарих. Әмма барыбер бетмәгәнбез, үрчегәнбез, уллар, кызлар үстергәнбез.
Би тагын туктап калды. Арыды, ахры. Хикәяте авыр чорлар вакыйгаларын, истәлекләрен яңартты. Авызы корыды. Тагын буза уртлады. Аннан халыкка мөрәҗәгать итте:
– Булган нигъмәттән авыз итеп утырыгыз, Аллаһы Тәгалә ризык бирә әле, аннан олы булмыйк...
– Шуннан, шуннан арытаба ни булган? Тәмаммы ни? – дип түземсезләнде инде җыелучылар, үкенгәндәй, шулай ук, бузаны, аны пешергән би хатыннарын мактый-мактый, тамакларын чылатканнан соң. Әүдүәк би хикәятен арытаба дәвам итте:
– Тәмам дисәң дә була... Анда яңа авыллар корып бераз көн күргәч, күпмедер өлешебез, җанына тынгы тапмый, анда да шулай ук нәсел-нәсәбен, инде арытаба кузгалырга теләмәгән каңлыларны биредә калдырып, тагын арытаба кузгалган һәм, Буй янына килеп җитеп, аны кичеп чыгып, инде шушы урында, кара урман эчендә урнашкан. Карманлылар* белән тартарлылар* исә тагын алардан ерак түгел торып калган, янәшә диярлек авыл корып утырган. Дүрт ыруның да арытаба барырга инде хәлләре дә, зур яуларны җиңәрлек кешеләре дә беткән, чөнки бөтен Галәм буенча сибелгәннәр. Тимер сугыш кораллары да, киемнәре дә калмаган, аларны, эретеп, сука һәм башка иген игү коралы итеп эшләп бетергәннәр. Менә хәзер шушы урында көн күреп ятабыз. Хәер, торган җирләребез оҗмах кебек, урман-кырлар, киек-җанвар күп, кавемебез арта, Аллага шөкер. Ходабыз яшәргә өмет, көч, тазалык кына бирсен. Арытаба да шәфкатеннән ташламасын!
– Ә кая барырга икәнлеген каян белгәннәр соң алар? – дип сүз кыстырды шунда Янычар, би тагын сүздән туктагач.
– Кешеләр тота килеп кенә, кинәт кенә җыенып чыгып китмәгәннәр инде. Тирә-яктагы халыктан сораштырганнар, ерак җирләрдән килеп чыгучылар да булгандыр, үзләре дә алдан, тирә-якка чыгып, күзәтеп, барасы юлны тикшереп, киңәшкәннәрдер, берничә ел яшәү дәверендә тирә-якны яхшы өйрәнгәннәрдер. Алар бит ялгызы түгел, көтү-көтү мал-туарны куарга, аларга азык, су, үзләренә ризык табарга кирәк...
– Шулай... Минем дә ишеткән бар иде балачакта мондый хикәятне, – дип куйды Ишәле карт, тешсез авызын чәпелдәтеп. – Әмма күп нәрсә онытылган икән шул инде, и-и башсыз... Әнә, безнең онык, туруннарга сөйләргә кирәк моны. Бала-чага хәтере нык була ул. Менә мин балачакта ишеткән, өйрәнгән күп нәрсәне беләм, ә хәзер кичә авызга нәрсә алганны сорасалар да, әйтә алмыйм.
Тирә-якта көлү авазлары ишетелде.
– Көлмәң, көлмәң, чыны шулай. Сезгә дә килеп җитәр ул заманнар, – дип сүзгә кушылды Абдусәлам аксакал.
Аңа сүз кайтаручы булмады.
– Әйе, безнең ыру кешеләренең башлары ни генә күрмәгән дә, сөякләре кайда гына чәчелеп калмаган... – Монысын инде би әйтте. – Ярый, әрвахларны искә алып, Аллаһы Тәгаләгә җибәргән ризыгы өчен дога кылыйк, булмаса... Урыннары оҗмахта булсын ата-бабаларның... Иртәгә бәйрәм түгел... кайтышыйк.
Бине тын да алмый, кызыксынып тыңлаганнар, хикәятнең тәмамлануына үкенеп, эчтән генә укынып, дога кылды. Кешеләр акрынлап таралышты, кунаклар танышлары, кодалары йортына юнәлде. Әйе, хикәят тәмам. Әмма моны алар киләчәктә балаларына, оныкларына сөйләр, ә алары инде бәлки хәтерендә саклар, ә бәлки онытыр. Халык хәтере зирәк ул зирәклеккә, тик төрле хәлләр була... Хәтер дә югала, вакыйгалар да онытыла, истәлекләр дә җуела... Тормыш чынбарлыгы шундый. Барысы да Ходай кулында... Алла бәндәсе күпме генә тырышмасын, кеше рәнҗетеп, талаша-талаша, башкалар җанын кыя-кыя, күпме генә мал җыймасын, барысы да торып кала... Аңа инде өч аршин җир җитә...

***
Җиргә яз да килде, кояш, күзләрне чагылдырып, инде бөтенләй якты карый... Кар челтәрләнде, сыгырчыклар канат кагынды, гөрләвекләр акты, күлләвекләр җыелды. Ат тизәге белән чуарланган язгы юллар, гел чирәм булып, көздән калган арба тәгәрмәчләре эзе генә ярылып ятса да, үткесезгә әверелде. Малайларга да эш таптылар: кар астыннан чыккан ат тизәген җыярга кудылар, чөнки ул, кызыл балчык белән кушып бутаганнан соң, кышкы салкыннарда сылаган урыннары купкан йорт диварларын яңарту өчен менә дигән төзелеш әйбере...
Киек кошлар йомырка сала башлау белән бала-чага, кош ояларын туздырып, йомырка җыя башлады, дөрес, барысыныкын да түгел. Чөнки ата-аналары:
– Караң аны, карга, козгын, саескан, төйлегән, чыпчык ояларын гына туздырыгыз, әнә, алар игеннәргә, башка кошлар оясына зыян сала, ә кыр үрдәге, аккош, киек казлар, сыгырчык, сандугач ояларына тимәгез, ишетсен колагыгыз! Ишетмәсә, ике колагыгызны да кисеп алырбыз, ыштаныгызга кычыткан кыстырырбыз! – дип алдан ук “котларын алып” куйды. Кайберләреннән тыш, тыңладылар, ди, сиңа! Кем шундый тәмле ризыктан баш тартсын инде. Кем аларны күзәтеп торсын да, кем алар артыннан агач башына менсен, я куаклыкта нинди кош оялаганын тикшерсен. Аеруча каргаларга каныктылар – йомыркаларын алып, ояларын туздырдылар, чөнки алардан һич тынгы юк, әллә бер төмән, әллә ун төмән җыелып, “кар” да “кар” килеп, рәхәтләнеп очып йөриләр, башыңа “төкереп” китәргә дә мөмкиннәр әле! Шулай да кыр үрдәге, аккош, киек казлар ояларына тимиләр, чөнки көзен нәрсә атып алырлар? Ә кем тия, ыштаннарына кычытканны учлап-учлап тутыралар иде...
Язын кыр эшләре тәмамлангач, ягъни җирләрне агач сука белән ерткалап, игеннәрне чәчкәч, печәнгә төшкәнче, һәр елдагыча, би төп җыенга чакырды. Һәр авылдан аксакаллар, башка кунаклар җыелды.
Йомыш белән барып чыккач, гайнәлеләргә дә хәбәр иткәннәр иде. Бу якларда күпмедер яшәгәннән соң, Гайнәнең (Гайнетдиннең) улы Малбай белән Әүдүәк бинең атасы Санбай арасында аңлашылмаучылык килеп тугач, Малбай, яңа җирләр эзләп, арытаба юл алды. Зур ыру тагын бүленде, ата-бабалар каны тынгы бирмидер инде... Әмма аралашу, хан заманындагы үпкә-ачулар онытылып, арытаба да дәвам итте. Гайнә нәселенең якыннары исәбеннән күчеп китүчеләр соңрак та булды, чөнки ул якларда ау өчен киек-җәнлек күбрәк иде. Бүген гайнә ыруында Малбай би баш. Күптән түгел тагын бер улы туган, Урак* дип исем кушканнар. Исән-сау үссен, аларның да өрете артсын!
Һәркайда:
– Әссәламү галәйкүм!*
– Вә галәйкүм әссәлам!* – дип сәламләүләр яңгырады.
Кул кысыштылар, арка сөештеләр, иңбаш кагыштылар. Еш очрашып булмый, һәркемнең үз дөньясы... Җыеннарда я кунакта гына күрешмәсәң, кемнең исән, ә кемнең инде Аллаһы Тәгалә каршысына, я Тартар иленә күчүен дә белеп булмый...
Барлык авыл аксакаллары, ерак карындашлары, кан кардәшләре – гайнәлеләр, Карман, Тартар авылы кешеләре, би янына килеп, исәнлек-саулык алышканнан, тазалык-сәламәтлекләре хакында белешкәннән соң, якыннары, хезмәтчеләре белән Әүдүәк би җәймәсе тирәсенә урнашты. Атларын, кешәнләп*, үлән чемчергә җибәрделәр. Бераз капкалап һәм кымыз, буза белән сусыннарын басып алдылар. Би, халык күңел ачкан арада зур сөйләшү булачагын алдан искәртеп, сүз салып куйган иде. Ә күңел ачу башланды да инде: кайдадыр ат чабыштыралар, бил алышалар, чүлмәк ваталар, ук аталар, сөңге ыргыталар, кемузардан йөгереш оештыралар, колгага үрмәлиләр һ.б. Болар барысы да яшьләрнең иң яраткан манзаралары инде.
Җыелганнар, башлыклар, бер-берсеннән сораштырып караса да, эшнең аешын ачыклый алмады. Үзара тын гына әңгәмәләшеп, бинең, ниһаять, табын тирәсенә җыеп, сүз башлавын көттеләр.
Бераздан барысын да би тирмәсе эченә дәштеләр.
– Башларга вакыттыр, җәмәгать, – диде би, кешеләр зур, калын киезләр өстенә утырышып беткәч.
– Әйе, башлыйк, вакыт уза бит, – диеште җыелучылар, аны җөпләп.
Әүдүәк сүз башлады:
– Озын-озакка сузып тормыйм, иң мөһим хәбәрне генә җиткерәм. Белүегезчә, мин Килмәтне Никольское урыслары янына белешергә җибәргән идем. Ул сөйләшкән тылмач әйтүенчә, моңа кадәр яшәп килгән Казан дигән мөселман ханлыгы моннан илле елдан артык элек үк тар-мар ителгән, аны кяфер урыс патшасы басып алган, ул вакытта урыслар, башка өммәтләрдән дә, шул исәптән үз мөселманнарыбыздан да зур гаскәр җыеп, Казандагы баш бирмәгән барлык мөэмин-мөселман халкын кырган, диләр. Әнә, гайнәлеләр дә урыс патшасының алар җиреннән ерак түгел Ново-Никольское ныгытмасын* төзи башлавы хакында әйтте. Ә Чулман буенда, инде ишетүегезчә, шулай ук аларның торлагы бар. Бер яктан безне урыс патшасы кыса, икенче яктан күчеп килүче мөэмин-мөселманнар бар, ди. Әнә, Килмәт, тылмачтан сорашып белешеп, шундый хәбәр алып кайткан. Башкортларның берничә ыру башлыгы, Мәскәүгә, йә Казанга барып, инде күптән үз җирләренә туз язуы алып кайткан. Ул гына да түгел. Урыс патшасы элек Казан ханлыгына караган буш һәм хуҗасыз җирләрне, шул исәптән Танып елгасы якларындагысын да аларга биргән. Хәзер шул биләмәләр башкортныкы булып исәпләнә, ди. Алар гына түгел, байтак җирләргә урыслар, арлар*, чирмешләр* күченеп утыра башлаган. Безгә дә ата-бабаларыбыз мәңгелек йортын тапкан үз җирләребез язмышы, тиешле язу алу хакында кайгыртырга кирәк, ягъни урыс патшасына баш орырга, буйсынырга туры киләчәк. Ә бармый булмый, юкса төрле илбасарлар, мисалга, нугайлар, яки Себер ханы да биләмәләребезгә күз салуы, дәгъва белдереп, сугыш ачып, басып алуы ихтимал. Яки, безне кырып бетереп, башкалар күчеп утырып, яшәргә яраклы, иген чәчелгән басу-кырларыбызга урнашуы мөмкин. Шунлыктан, озакка сузмыйча, Казанга юл чыгу сорала. Мәскәү ерак булганлыктан, анда Ибанның* элекке ханлык кешеләре белән идарә итү өчен билгеләп куйган зур түрәсе бар икән. Барысын да ул хәл итә, дигән тылмач...
Мондый хәбәр ишеткәч, барысы да миңгерәүләнеп калгандай булды. Бер-берсенә сүзсез генә караштылар, тик тиз генә сүз башларга кыючы табылмады.
Би туктап калып бераз торуга, шулай да, ык-мык итеп:
– Ә... ничә... кеше... барырга... тиеш? – дигән сорау ишетелде. Инде барысы да гүләшә башлады. Би аларны тыймады. Бераз вакыт шулай дәвам итте. Уйлашканнан, исәпне санга кушканнан соң егерме-егерме биш кеше барырга тиештер, дигән фикерләр ишетелде. Килештеләр. Кечкенә төркем теләсә нинди башкисәрләр өчен җиңел корбан. Кайчак егермешәр-кырыгар башка җиткән бүре өерләре дә очрый. Ә кемнәр бармый, алар да сәфәрчеләргә юлга әзерләнергә булышырга бурычлы.
– Ә кайчан юлга чыгабыз? – дип сорады инде бертавыштан берничә кеше һәм, бертөрле уйлауларына гаҗәпләнеп, бер-берсенә карашты. Бу сорау инде барысын да кызыксындыра яки борчый иде, ахры.
– Җәй кеше үтеп чыккысыз урман-агач арасыннан, сазлык-баткак, уба, чытырманлыклардан юл табу, киң елгаларны кичү авыр булачак, шунлыктан су юлы белән, боз туңгач бару акылга муафыйк булыр, дигән уй бар, сез ничек уйлыйсыздыр, – диде Әүдүәк.
Буй елгасы аларга яхшы таныш, боз өсте кыш көне менә дигән юл, якын-тирәгә шулай йөриләр дә. Җәй, көзен кичүләр аша үтәргә мөмкин, дөрес, язын, боз китеп, елга тынычланганчы бу хакта уйлау да куркыныч, зур су – зур хәвеф чыганагы, ырудан батып үлүчеләр дә булды. Хәер, ул ризык табу урыны да, ә елга балыкка бай, әйткәндәй, ул эреле-ваклы инеш-елгаларда да күп, Буйга йөрисе дә юк, чөнки ул шактый ерак. Ә кем шул тирәдә яши, Буйда да балык тоталар, тик ул киң, тирән, балык тоту өчен иң яхшысы инешләр, яки язгы ташкыннан соң торып калган күлләр. Аларда кайчак хәтта сарык бәрәне зурлыгындагы балыклар да очрый.
Бинең хәбәрен игътибар белән тыңлаганнан соң, борчулы тирән уйга батучылар да күренде. Уен эшме ни, моңа кадәр күрелгән-ишеткән гамәл-галәмәт түгел. Әмма ризалашмаска бер чаралары да юк.
Бераз киңәшкәннән соң, юлга зур елгада боз дүрт-биш илле* калынлыкта туңып, кешеләрне, йөкне күтәрерлек булгач та чыгарга ният иттеләр. Тәүдә, кыш башында, боз өсте карсыз, шома диярлек тора, аяк атларга яки чаңгыда шуарга җиңел булачак, кар күпләп яуганчы, боз өстенә калын кар ятканчы, юлның күпмедер өлешен узарга кирәк.
Озак кына фикер алышканнан, уйлаганнан соң мосафирлар исемлеген авыл башлыклары үзләре, кайтып кече җыен уздырганнан соң расларга булды. Ярдәмчеләрсез булмаячак, аларны исә нык бәдәнле, таза гәүдәле, үткен күзле, туры куллы оста аучылар арасыннан сайларга кирәк. Юлда сунарсыз гына тамак туйдыру, ай-һай, авыр булачак. Үз вәкилен алар үзләре әзерләргә, тиешле кирәк-ярак белән тәэмин итәргә тиеш.
Төркемдә авыл башлыклары да булырга тиеш, дип килештеләр. Әгәр тазалыгы яки яше мөмкинлек бирми икән, кемнең юлга чыгарга тиешлеген ул үзе хәл итә. Билгеле, анысы эшнең аеш-тәртибен белергә тиеш.
– Ә мин, ыру башлыгы, би буларак, мотлак барырга, тамгамны салырга тиешмен, – диде би, аның хакында сүз чыккач.
Тагын кайбер башка вак-төяк хакында да сораулар туды, алары хәтта озаккарак та сузылды. Ниһаять, сүз ахырында би Килмәткә борылды:
– Килмәт, сиңа, берничә кеше алып, тагын Чулман ярындагы урыслар янына барырга туры килер. Тылмачтан Казанга су юлын ныклап сораш, бүләкләр – сусар, тиен тиреләре, бал да алырсың, казнадан үзем сайлап бирермен. Тик кара аны, сак бул, аларның нинди кешеләр икәнен бер шаятан гына белә...
– Тыңлыйм, би, сак булырбыз, – диде анысы күндәм генә. – Ике-өч көннән, җыенып, юлга чыгарбыз.
Ниһаять, сөйләшү тәмамланды һәм барысы да уеннарны карарга юнәлде. Яшьләрнең көченә сокланырга, көч биреп торырга, үзләренең яшь чакларын искә алырга... Кызып китсәләр, бәлки үзләре дә алар белән ярышып карар, һич югы чүлмәк кенә вата алалар бит әле! Билгеле, бинең хәбәре дә уйларыннан һич чыкмады.

***
Җәй буена авылларда алдан ук пычак, кылычларны үткерләп куйдылар, ук башлары чүкеделәр, яки сөяктән эшләделәр, җәяләр бөктеләр, ук юндылар, ук кынылары – садаклар, җиңел чаңгылар әзерләделәр. Кирәк-яракны төяү өчен киң табанлы чаңгылар бөктеләр. Юл кыска түгел, барысын да алдан чамалап әзерләргә кирәк. Әзерлек барышында әле бер, әле икенче авылдан килеп, киңәш-тоныш иттеләр, анысына-монысына үзгәреш керттеләр. Салкыннар җитеп, кар төшкәч, сугымнар чоры башлангач та, ат итеннән казылык пешерделәр, чөнки ат ите тәнгә салкынга бирешергә мөмкинлек бирми. Кирәге чыгар дип, калын тиреле, ачы җилдән сакларлык зур якалы толыплар да әзерләделәр. Ә башка киемне җиңел, әмма салкын үткәрмәслек итеп тегәргә кирәк, иске-москы кием киеп, патша алдына барып басмассың бит инде... Үз җирләренең чикләренә ачыклык керттеләр, бәхәсләр дә булып алды. Бүләксез дә барырга ярамый, шунлыктан былтыр иләнгән чәшке, тиен, бүре, аю, сусар, төлке, селәүсен, кәҗә, сарык тиреләрен барладылар, чолык балын туз савытларга тутырдылар. Тирә-яктагы аяк баскысыз урманнарда чалыш аяклар – аюлар да җитәрлек, тик алар хәзер тирән йокыда, ана аюлар бала имезә. Чатан аюларның* да күптән күренгәне юк, димәк, ач түгелләр, шулай ук кышын аларны борчымыйлар, килеп, бөтен авылыңны пыр туздырып китәргә, малыңны ботарларга мөмкин, ук белән генә аларны егып булмый, туганкай, син бер-ике ук атканчы, ул үзеңнең дә тиреңне сыдырып алырга мөмкин, сөңгегә дә тиз генә бирешми әле ул, ә пычак белән аюны җиңгән кеше юк әле, бәлки әкияттә бардыр... Хәер, аю, пошый тиреләре булса да, аларны берәрне генә алырга килештеләр, бик җиңелдән түгел, ә юлчыга янчык та авыр. Ат, эт тиреләре дә кирәкмәс, йөк болай да шактый җыела. Маэмайлар хакында сүз чыккач, эт җигү дигәннән. Һәр авылда бала-чагага җәй көннәрендә берничә яшь, көчле ата этне йөк тартырга өйрәтергә боердылар, чаңгы табанлы чананы тартып бару шактый авырга төшәчәген, яки бөтенләй мөмкин түгеллеген алдан чамалаганлыктан, бу мөһим эшне өлешләтәме, тулысынчамы, этләргә йөкләргә булдылар. Анысын юл хәлләре күрсәтер... Моның өчен җиңел юкә агачыннан чаналар эшләделәр, ә менә табанын нык агачтан – имәннән бөктеләр, яхшы шусын өчен табаннарын тире белән тышладылар, шулай ук тиредән киң каешлар әзерләделәр, муенчаклар тектеләр. Тирмәләрне кору өчен метр ярымлык шома киртәләр, юкәдән баулар иштеләр. Күбрәк әйбер сыйсын өчен чаналарның чит-читләренә талдан үрмә урнаштырдылар.
Аш һәм су кайнатырга ике казан алырга булдылар, җәй көне кыз-кыркын, бала-чага җыйган карагат, каен, җир, кура җиләкләрен, яфракларын, юкә, мәтрүшкә чәчкәләрен аерым түкләргә тутырдылар, кем әйтмешли, коры су авыз ерта, кайнаган, я салкын су гына сусынны басмый, тагын бер үк вакытта им-том да булып тора, салкын тиюдән саклый. Әнә шулай бер нәрсәне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый, ә көнкүрештә кирәкле вак-төяк аз түгел.
Юл озын, авыр мәшәкатьләр көтелә, шуңа барысын да алдан уйларга кирәк. Җәй, билгеле, атларда юлга чыгу сәфәрне җиңеләйтер иде, тик кызу эш чорында ыруны, хуҗалыкны ташлап китү мөмкин хәл түгел... Аннан аларны ашатырга күпме печән кирәклеген дә әйтеп булмый, чанага печән, солы төяп юлга чыксаң, шактый озын олау килеп чыгачак. Аннары, мондый авыр йөк белән тирән кардан ничек үтәргә? Бу башка сыярлык нәрсә түгел... Этләр белән йөрүме, әллә ат беләнме, моны алдан берсе дә әйтә алмый иде. Шунысы бар, ат җиксәң, тирләп-пешеп җәяүләп атлыйсы юк, шул ягы яхшы да бит... Тик...

***
Озын юлга чыгу өчен озак барган әзерлек, ниһаять, тәмамланды. Тик билгеләнгән вакытта кузгалу килеп чыкмады. Әүдүәк би авырып китте – билен өздереп, суык тидереп кузгала алмый ятты. Мөгаен, бу Аллаһы Тәгаләнең кисәтүедер, дип, сәфәр чыгуны кичектерделәр. Бәлки, чыннан да, шулай булгандыр – көннәрне кинәт җылытып, җиңелчә кар яуды, боз өстенә туш* калыкты, ул кешеләрне күтәрсә дә, аяк киеме юешләнеп, барысы да чирләшеп бетәр, чана табанына боз катып, чаналарны сөйрәү этләрнең көченнән килмәс иде. Тагын бер куркыныч – күз-җылуларны* күрмичә, боз астына, су төбенә олагуың да бик ихтимал.
...Шулай да соңрак вакытка билгеләнгән көнне сәфәрчеләрнең беразы Әүдүәкнең авылы – Битугайга җыелды, ә күпмеседер, килешү буенча аларга юл уңае Буй ярында кушылырга тиеш, ә аннан юлны боз буйлап дәвам итәчәкләр. Гайнә ягыннан да өч кеше килде. Тик алар әлегә ашыкмаска булганнар, бары тик эш аешына төшенү өчен уранлылар белән юлга чыгарга уйлашканнар. Алар белән җир, урман, чабынлыклар чиге буенча килешү бар, тик шулай да күз-колак булырга киңәш иткәннәр, ахры. Чыршылы*, Салдау*, Үзәр*, Быргат* елгалары аръягындагы җирләргә алар хуҗа.
Би үз урынына углы Сарыбайны калдырды, ярдәмче итеп Бикбай туганын билгеләде, ыруда елның һәр фасылында җаваплы эш-мәшәкать җитәрлек, һәрчак күз-колак кирәк. Күпмедер вакыт булса да, Сарыбай улы би тунын киеп йөрсен әле, эш аешына төшенсен, кайткач, күз күрер, нинди би булуын аксакаллардан сорашыр... Алмаш хакында да уйларга кирәктер инде, барыбыз да Аллаһ тәкъдирендә...

***
Елга ярыннан ерак урнашмаган Шүрәле авылына кирәк-яракны ат чаналарына салып илтергә булдылар, бу очракта ара да тизрәк үтеләчәк. Ике чанага, ыру көтүеннән тотып, унбиш тәкә бәйләп салдылар, икенчесенә алар өчен этләр тартырлык итеп көлтәләп бәйләнгән печән төяделәр, башка чаналар астына да түшәделәр. Моңа өстәп, һәркем үзенә исәпләп, савыт-саба, ризык – сохари, тозланган ит, казылык, кайнаган суга салу өчен төрле үләннәр һ.б. тутырды. Сына-нитә калса, дип, саклыкка ике чаңгы да алдылар, тирмәләрне, шулай ук төн кунганда аска түшәү өчен сарык, кәҗә тиреләрен, киезләрне төяделәр... Юлда урман очрамаса, саклыкка утын да кирәк булыр, диделәр. Тагын бүләккә, шулай ук әйбергә, ризыкка алмаштырырга иләнгән тиреләрне бәйләп салдылар. Коралларын – ук, җәя, пычак, кылыч астылар, сөңгеләр исә чанага төялде. Кем әйтмешли, зур йортка ни кирәк, кече йортка да шул кирәк. Ярый, этләргә башта гына авыр булыр, бара-бара әйберләр азая ул... Ахырда ун олаудан һәм утыз кешедән торган шактый зур һәм озын кәрван килеп чыкты. Кыскасы, ыгы-зыгы җитәрлек булды.
Озатканда, Әүдүәкнең, юлчыларның якыннары – хәләл җефетләре, балалары, сөйгән кызлары, ата-анасы, авылдашлары, кем моңсуланып, кем, яулык чите белән күз яшен сөртеп, елашып калды. Әллә кабат күрешәләр, әллә юк... Сугышка китмиләр дә соң... Барыбер аерылышу авыр иде.
Алдан әйтеп куелган иркенрәк йортларга урнашкач, тамак ялгадылар. Шүрәле авылы баш аксакалы Иштирәк карт, сарык чалып, изге сәфәргә чыгучыларны зурлап каршылады.
– Яшьрәк чагым түгел шул, сезнең белән мин дә юлга чыгар идем, – дип уфтанган булды, бөкрәйгән гәүдәсен төзәйтә төшеп. Кая инде аңа!
Этләрне ашатып, йөкләр янында иртәгә юлга чыкмаячак дүрт кешедән сак куеп, изге рухлардан кичтән үк хәерле юл сорап, догалар кылып, билгеләнгән йортларга таралдылар. Әүдүәк би Иштирәк аксакал йортында калды. Дөнья хәлләре хакында бераз сөйләшеп яткач, бер-бер артлы йокыга талдылар. Дөрес, Әүдүәк би төнен берничә тапкыр уянып, борсаланып ятса да, тагын онытылды.
Аллага шөкер, сирәк-саяк этләр өрсә, уласа да, төнне исән-имин үткәрделәр, билгесезлек белән тулы авыр юл алдыннан ял иттеләр. Иртән торып, тамак ялгап, кичтән әзерләнгән олауны иртән яңадан бер тапкыр тикшереп, юл догалары укыгач, Әүдүәк би кузгалырга әмер бирде:
– Ярый, җәмәгать, Аллага тапшырдык. Юлдагыларның юлда булуы хәерле. Кузгалыйк, булмаса!
– Хызыр Ильяс юлдаш булсын! – Иштирәк карт, Әүдүәк бинең кулын ике куллап кысып, хушлашкач, нәрсәдер уйлап, авыр сулап куйды. Әллә, чыннан да, яшьрәк чагы булмавына уфтана инде... Белмәссең...
Этләр, юл башы салучы чаңгычылар артыннан ияреп, я һау-һаулап өрә-өрә, я чыелдый-чыелдый, йөкләрне урыныннан кузгатты. Иптәшләреннән аерылып, яр буенда торып калган этләр ярсып өрде, кайсысы, артларыннан иярергә була, боз өстенә сикерде. Яр буена өерелешкән халык, эчтән генә юл догасы укып, бу манзараны тын гына күзәтеп торды. Әйдүк мулла: «Әллаһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәлә әәли Мүхәммәдин үә сәллим», – дип салават әйтте.
Тиздән кәрван, Буйның борылмалы урынына җитеп, күз уңыннан югалды. Чаңгыга басып, аларны ярыша-ярыша озата барган тынгысыз малай-шалай да, салкында җепшегән борыннарын тарта-тарта, үзләренә ияргән тугры дусларын – этләрен чакыра-чакыра, кире кайтты.

***
Юл башында моңа кадәр исәпкә-санга алмаган вак-төяк кимчелекләр байтак туды, әмма алар арытабангы юлны исән-имин узу өчен сабак булды. Мисалга, этләрне кеше артыннан ияртү өчен байтак тырышлык салырга туры килде, мисалга, кайсы көчле, кайсы көчсезрәк, урыннарын алыштырырга, кайсын алга, кайсын артка җигәргә. Тәүдә йөк тартырга теләмәгәч, аларны ит кисәге белән кызыктырып, аның артыннан барырга мәҗбүр иттеләр, ә соңыннан ничектер өйрәнделәр. Эт акыллы хайван бит ул, ни таләп ителгәнен тиз төшенә. Аннан, һәр этнең үз хуҗасы бар, ул аны, иркәләп-юмалап, үз артыннан барырга мәҗбүр итә... Тугры җанвар, бер сүз әйтер хәл юк...
...Кан-кардәшләре яшәгән тагын бер авылда – Карманда төн кундылар, дөрес, моның өчен елгадан сулга борылырга һәм уңайсыз урыннардан берничә чакрым кар ярырга туры килде. Аларның юлга чыгасын белгән Тартар авылы кешеләре дә килде, шулай ук юл кирәк-ярагы, юлчылар өчен әзерләнгән күчтәнәч – азык-төлек китерде.
Кичтән янә барысын да яңабаштан карап-тикшерделәр, ныгытасын ныгыттылар, тарттырасын тарттырдылар... Буй елгасына инде Карман авылы янәшәсеннән аккан шактый киң Калмыш елгасы буенча чыгарга булдылар, юл бу очракта шактый кыскара иде.
Иртән торып, тамак туйдырып алганнан соң, төрле йортларда төн кунган барысы да йөкләр янына җыелды. Шулай ук аларга хәерле сәфәр теләп, шактый халык килеп тулды. Моңа кадәр ишеткән-белгән хәл түгел, кемгә кызык, кемгә кызганыч иде. Халык үзара чыш-пыш килде. Барысының да күзе моңа җөрьәт иткән Әүдүәк бидә булды. Ә аның аларга карап: “Без –Күк кешеләре! Борынгы Эллададан – Уранополистан килеп җиткәнне, Казанга гына барып җитәрбез!” – дип әйтәсе килде. Тик алдан кычкырган кәккүкнең башы авырта... Дәшми генә, ыгы-зыгысыз диярлек олы юлга әзерләнгән ырудашларын күзәтте. Барысы да чүгәләп утыргач, Тәвич мулла юл догасы укыды:
– Әллааһүммә иләйкә тәвәҗҗәһтү вә бикәгътәсамтү, Әллааһүммә әкфинии мәә әһәммәнии вә мәә ләә әһтәммү ләһү. Әллааһүммә зәввиднит-тәкъвә фәгъфир лии зәнбии вә вәҗҗиһнии лил-хайри әйнә мәә тәвәҗҗәһтү*.
Ниһаять, бу сәгатькә офыкта кояш та кызара башлады, димәк, кузгалырга вакыт. Тиешле сүзләр әйтелгәннән, рәхимле юл теләп ике куллап хушлашканнан, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләгәннән соң тәүге олау кузгалды. Аның артыннан икенчесе, өченчесе. Йөк тарткан этләр өрде, авылдагы маэмайлар аларга җавап бирде. Олаучы егетләр, үзләре алдан барып, этләрен алга әйдәде.
Киттеләр.
Тәвич мулла әйткән салаватны эченнән барысы да кабатлады.

***
...Буй елгасына чыгу артык авырлык тудырмады, бирегә кадәр аларны берничә Карман ире озата килде, чөнки алар Калмыш елгасы борылмаларын яхшы белә иде.
Сәфәр арытаба дәвам итте. Буйның үзәне бормалы-сырмалы, урау булса да, турыга кистереп чыкмадылар, диярлек, боз өстеннән баруларын дәвам иттеләр. Нигә дисәң, зур йөкләр белән язгы ташкын сулары ашаган, юдырган биек ярга менү, төшү җиңел түгел, көчне һәм вакытны күбрәк алыр иде. Яр буйларында зур су чорында, тамырлары өскә калыкканлыктан, яр буена ауган йөз еллаган агачлар да ята. Хәер, ерактан күренеп торган, бик озын борылмаларда ярга да күтәрелергә туры килде, югыйсә юл бик озынга китәр иде. Чаналарны арттан этеп, этләрне әйдәләп, “аһ-ваһ”ны ярдәмгә чакырып, анысын да ерып чыктылар. Хәер, андый хәлләр күп булмады, урау-урау борылмаларны алдан күрү шактый авыр иде. Шулай да, елганың иске юлына төшеп, бераз буталып та алдылар.
Чама белән 50 чакрымнан артык ара үтеп, ике көннән соң биниһая киң Чулман-идел – Кама елгасына төшеп җиттеләр. Алда тагын күпме ара бар, моны берсе дә хәтта якынча да чамалый алмый иде. Дөрес, тылмач алты йөз чакрым тирәсе, дигән, тик көнгә күпме үткәнеңне каян беләсең, яр буйларына чакрым баганалары утыртылмаган бит... Урый-чурый бара торгач, җиде йөзгә дә җитүе ихтимал.
***
Чулман елгасы бозы өстеннән хәрәкәт итә башлагач, юл авырайды. Күпмедер вакыттан соң Никольское бистәсе яныннан уздылар, биек ярда, ак кәүсәле каеннар арасында урнашкан Никольское чиркәве* әллә кайдан, ерактан күренеп тора иде. “Иптәшләрен” күрепме, исен сизепме, ярдан буыла-буыла этләр өрде, болары, чинап, аларга җавап бирде. Берничә кеше, бозга кермичә, аларны ярдан карап калды, күрәсең, урыс сакчыларыдыр. Бәлки аларның Казанга сәфәр чыгуларын белгәннәрдер, Килмәт бирегә ике кат килде бит, тылмач белән сөйләште, ә ул бу хакта башкаларга җиткерми калмагандыр. Якын килергә омтылучы булмады, югыйсә ук-җәяләрен әзерләгән иделәр. Әлегә бу ныгытма унбишләп йорт-курадан гына тора, шулай да кеше шактый күренә. Хәер, корылмалар зур, һәрберсендә 3-4 кеше яшәсә дә, 45-50 кеше бардыр...
– Кораллары безнекеннән яхшырак аларның, тимер киемнәре дә күп, – дип кисәтте Килмәт.
– Басып алалар бит болар, үрчегәннән-үрчиләр, Казанны туздырган кебек, безгә килеп җитмәгәйләре, – дип әйтеп куйды Әлекәй, ачынып, чаңгысын лас-лос өстерәп.
– Алла ярдәменнән ташламаса, бирешмәбез, – дип җаваплады Абделмән, ярдагыларга күз ташлап һәм аркасына асылган ук-җәясен рәтли төшеп.
Әүдүәк би дә шулайрак уйлады, тик фикерен кычкырып әйтмәде. Барысы да болай да аңлашыла иде.
Ике төркем шулай, бер-берсенә сагаеп карашып, аерылды: берсе яр буенда басып калды, икенчесе юлын арытаба дәвам итте. Алда тагын нинди хәвеф-хәтәр, көтелмәгән хәлләр сагалыйдыр, бер Ходай белә. Таныш булмаган җирләрдә төрле эт-кош* очравы да бик ихтимал. Барысы да теләсә нинди хәлгә дә әзер иде, яки шундый булып күренергә тырышты. Күңелгә шик төшми буламы ни, өстәвенә, мондый зур дөньяга тәүге тапкыр чыккан кешеләр... Шулай да, бераздан бу хәл онытылды кебек, кемдер үз уена чумып, кемдер янәшә шуган иптәше белән әңгәмәләшеп, юлын арытаба дәвам итте. Бу сәер төркемне кара урман, кеше үтеп чыккысыз чытырманлыклар, яки әлегә кар артык капламаган, куе, биек үлән баскан яр буйлары уйчан гына озата барды, кайчак, аларданмы, этләрдәнме куркып, пырылдап, һавага урман күгәрченнәре, тагын ниндидер кечкенә кошлар төркеме күтәрелде. Алар узып киткәч, тагын кирегә агач ябалдашларына кунды, куркуларын шунда ук онытып, чыркылдашып, үзләренә генә билгеле тормышларын дәвам итте. Хәер, кеше холкы да шулай инде...

***
Көннәрне бер салкынайтып, бер җылытып, бозлар актарылып ватылганлыктан, үтү читен булган урыннар шактый иде. Алдан җибәрелгән каравыл боз өстен җентекле тикшереп барды, берничә урында җылу сыман урыннар да очрады, күрәсең, биредә агым көчледер. Аларны саклык белән урап уздылар, чөнки әллә туңган, әллә юк, әллә кеше күтәрә, әллә юк – балыкларга ризык булып, Су иясе йотуы да ихтимал. Догаларын укып, Аллаһы рәхименә тапшырдылар. Шунлыктан ярга якынрак барырга тырыштылар, дөнья хәлен кем белә, уртада су бик тиз туңмый, моны гына беләләр. Елганың иксез-чиксезлегенә, киңлегенә, мәһабәтлегенә кат-кат хәйран калдылар. Дөрес, тарайган урыннары да очрады, кайбер ярлар шундый текә, бу Буй суы түгел инде. Аның ярларында да шундыйрак урыннар бар-барлыкка...
Алдан баручылар шулай ук иң очлы күзле, төз куллы сунарчылар да иде. Ялан-кырда, сирәк-мирәк булса да, куян-мазар очраса, аларны этләрдән куркытмый, атып алдылар. Бу үзе бер галәмәт... Качып-посып утырганы бер хәл, йөгереп барган куянга тидерергә кирәк бит әле... Хәер, бала-чага кечкенәдән үк сөңге ыргытып, җәя тартып, ук атып үсә, әмма Аллаһы Тәгалә осталыкны барысына да бирми. Кем нәрсәгә маһир бит... Кем киек аулый, кем бура бурый, кем сука юнәтә, я ат дирбиясе тегә, кем тире или, кем агачтан мичкә, савыт-саба ясый, чабата үрә...
Урман ярга якын урнашкан һәм яр сөзәк булган урыннарда агачлар арасына да керделәр, бераз тиен тиресе дә булды, итен этләргә ашаттылар, хәер, азыклары бетсә, аларның итен дә ризыкка кулланырга мәҗбүр булырлар иде. Әмма басу-кырларда киек-җанварлар шактый очрады, кеше куркытмаган җәнлекләр, әллә ни өркеп тә бармый иде. Боҗырлар, кыр тавыклары да күренгәләде. Төлкеләр дә очраштыргалады, аларның тиресе дә ярап куйды, ә ите этләргә инде... Ә кичен, кунарга туктагач, сунарчылар сусарга капкан куя, чөнки бу кыйммәтле тиреле җәнлек ауга, гадәттә, кичен, төнен чыга, тычкан, яисә кар өстендә йоклаган көртлек, боҗырларны сагалый. Аучылар исә үз эшенең остасы, гасырлар буена ата-бабалардан күчкән маһирлык ярдәм итә, шунлыктан, еш булмаса да, берничә тапкыр капканга елтыр күзле бу киекләр дә эләкте. Кем әйтмешли, иш янына куш. Гомер буе урман-кырларда көн күргәнгә, сунарчыларга барлык җәнлекләрнең гадәтләре энәсеннән җебенә кадәр диярлек таныш иде. Шунлыктан сунар да уңышлы барды.
Көне буе туктаусыз барып булмаганлыктан, берара ял итеп, юлга алган ризыклар, яисә кичтән пешерелгән ит белән аз-маз капкалап алдылар. Хуҗаларының күзенә карап торган этләрен һәркем үзе туйдырды, маэмайларга шул калдык-постык сөяк, карын-эчәге эләкте. Алары, кайчак, ыр-мыр килеп, чиелдашып, талашып та китте, бу кадәр этне бер урында ашату гаять мәшәкатьле эш икәнлеге дә ачыкланды. Төнгелеккә һәрчак урманда, агачлыкта – ышыкта туктадылар. Югыйсә утын каян аласың? Ниндидер агачлык, яисә куаклыклар яныннан узганда, бик еракта ышык урын табардай җир күренмәсә, иртәрәк тә тукрадылар*. Әмма төн кунганда вакытлыча тирмәләр кору (хәер, җылы чорны җәйләүдә уздырган кешеләргә аны кору бер-ике сәгатькә дә сузылмый, борынгы ата-бабалар тәҗрибәсе онытылмаган әле), сәкыт ярдәмендә коры мүккә ут төртеп, учак ягып, бәке тишеп, су алу, ә вакыт кысан булганда, ягъни ялга соңрак туктаганда, яки боз бик калын булганда, зур казанда кар я боз эретеп, тәкә чалып, ризык хәзерләү, иртән, тамак ялгап, тирмәләрне сүтеп, чаналарга төяп, яңадан юлга чыгу байтак мәшәкать белән бәйле. Учак кабызу әллә ни авырлык тудырмый, мүкне ялмаган ялкын өстенә каен тузы, корып, саргайган чыршы, нарат ботакларын сындырып салалар, учак шунда ук дөрләп китә. Һәркемнең билгеләнгән эше бар, бер-береңә салгашу юк. Дөрес, тирмәдә, аеруча җирдә ятканда, салкын. Киемнәре калын булса да, тирмә идәненә, тәүдә калын итеп ылыс ботаклары түшәп, сарык, кәҗә тиреләре җәйсәләр дә, салкын үзен барыбер сиздерә. Тышкы яктан нигезенә калын кар өеп чыгалар, бу азмы-күпме суыктан, җил өрүдән саклый. Авыз, борыннарын яулык белән каплап йоклыйлар. Гомер бакый шулай көн күргәнлектән, өйрәнеп беткәннәр инде. Тирмә зур булмаганлыктан, уртасында учак ягып та булмый. Өшесәләр, уянып, тышка чыгып, сикергәләп алалар, учакны сүндерми, сакта торучылар янына елышалар, яки кизүчеләрне алыштыралар. Бу эш чиратлап башкарыла. Ә менә, шәп атлый-атлый, сусаган кешеләргә үзләрен су белән тәэмин итү байтак мәшәкать тудырды, биредә сөт яки кымыз юк шул. Аны иртән, казанда су җылытып, тире савытларга тутыралар, туңмасын өчен савытны куеннарына тыгалар. Кар ашау – һәлакәтле эш, моны барысы да белә: тирләгән кешенең, тамагы шешеп, авыруга әверелүе ихтимал, аннан ул саф чишмә суы түгел, сусынны басмый да диярлек, тик берни эшләр хәл юк... Этләргә нәрсә, аларга ул дару гына кебек: кабаланып, кар йоталар да, юлны арытаба дәвам итәләр.
Ә юл узу әлегә сизелми дә кебек: янәш атлаучы кешеләр төрле әңгәмә кора, юлда туган вак-төяк кимчелекне бетерә, дөрес, әллә ни ашыкмасалар да, әледән-әле туктап ял итсәләр дә, кичкә шактый арыта. Көненә егерме-утыз чакрым* ара узыладыр. Тик көннеке көнгә туры килми, кайчан күбрәк, кайчак азрак үтәләр, юкка гына юл газабы – гүр газабы, димәгәннәр бит ата-бабалар... Күз ачкысыз буран да кубып* алды, аптыраганнан, туктарга булдылар. Икенче көнне юл авырайды, әллә ни ара уза алмадылар. Бик каты салкын көннәр дә булды, авыз-борыннарын яулык белән каплагач, бүрекләре, яулыклары шәрләнгәнлектән, күзләре генә ялтырап торды, андый көннәрдә акрын бардылар, бик еш туктадылар, еш ял иттеләр, әллә ни озын ара үтә алмадылар. Туннары, сырчаклары*, аяк савытлары калын, әмма җиңел тиредән тегелгәнлектән, туңып үләрлек түгел иде. Ә көн исәбен югалтмас өчен таякка тамга салып баралар, бу очсыз-кырыйсыз ак кар, ак дөнья уртасында югалып калуың да бик ихтимал.

***
Кичен, ун кешене сыйдырган кысан тирмәдә урын алып, йокларга әзерләнгән арадагы әңгәмәләрдә күп очракта аларны алда нәрсә көтүе, авылда калган хатыннары, балалары хакында борчылулары урын ала. Шулай бер кич Әүдүәк тирмәсендә, Казанга барып, инде грамота алган башкортлар хакында сүз чыкты. Акпай:
– Без – ураннар, ә аларны нилектән башкырт дип атыйлар икән, би? – дип сорап куйды.
– Бу якларга килеп чыкканчы, безнең бабайлар, аларның бабалары байтак юл узганнар, Уран елгалары буенда да яшәгәннәр, дип сөйләгән идем бит әле. Шул тирәләрдә башкыртлар да көн күргән, халыклар күп бит ул. Алар да бер урыннан икенчесенә күчеп йөргән. Безнекеләр, усал кабиләләр кысрыклый, һөҗүм итеп, халыкны кыра башлагач, тагын качып, күчеп киткәннәр. Бервакыт, бара торгач, еракта тирмәләр күргәннәр. Тик якынлашып та өлгермәгәннәр, аларны тәбәшәк, әмма көр, җитез атларга атланган, тиредән тегелгән баш, өс киемнәре кигән, кылыч, сөңге, җәяләр тоткан, аркаларына ук тулы садаклар аскан кешеләр уратып алган. Бик усал күренгәннәр. Берсе, каравыл торучыларның башлыгыдыр инде, үз телләрендә:
– Һеҙ кемдәр?! – дип сораган. Аннан:
– Ниңә беҙҙең ер аша уҙаһыгыҙ?! – дип җикеренгән. Сүзләрен аңларлык булгач, берничә ыру халкы булуларын, әлеге көндәге хәлләрен сөйләп биргәннәр, янәсе, кеше аяк басмаган, иясез яңа җирләр эзләп килүләрен әйткәннәр. Тегеләр тизрәк узып китүләрен таләп иткәннәр. Арадан берничәсе, башлыклары янына җыелып, нәрсәдер хакында бик кайнар бәхәсләшкәннән соң: “Башын ҡырҡ!” та, “башын ҡырҡ!* – дип ажарлана икән. Шуннан, безнекеләр, бик каты курыксалар да, аларның кем булуларын сораганнар. “Беҙ – башҡорттар, был беҙҙең ерҙәр”, –
дигәннәр. Баш кыркырга яратучылар яныннан тизрәк киткәннәр, ярый әле, исән-сау калганнар... Шунлыктан башкырттыр инде алар... Аларның ханнары Башкырт исемле булган, шунлыктан аның халкын да башкырт дип атап йөрткәннәр, дип сөйләгән иде карт әти, мин бәләкәй чакта, – дип сүзен тәмамлады Әүдүәк.
– Менә бит, Алланың рәхмәте, ярый әле кырып салмаганнар... – дип куйды Төлкечура.
– Алла сакламаса, кырып та салырлар... Әнә бит, би әйтүенчә, урыс патшасы Казанда күпме халыкны тураклаткан... – дип куйды тәбәшәк буйлы, төптән юан Тәпән. – Юлда нинди генә кешеләр очрамый, пәйгамбәребез Хызыр Ильяс, ата-бабалар рухы сакласа гына инде...
– Һе, сине биш кеше этсәң дә, егытып булмый, тураклатырсың син, бар! – дип куйды Мәмәт, шаяртып.
Көлештеләр дә, тынып калдылар.
Һәркем, үз уена чумып, кылычын я пычагын үзенә якынрак куеп, акрынлап йоклап китте. Иртәгә тагын билгесезлек, иксез-чиксез кар даласы көтә...

***
Бер көнне иң үткен күзле Миндәй алда берничә соры нокта күреп алган һәм:
– Сез дә ныклап карагыз әле, алда бүреләр утыра кебек... – дип кешеләрне туктатты.
Хәер, инде бүреләрне этләр дә сизде. Шыңшып, кешеләрнең аягына сыена башладылар, кайберсе йөкләр астына качарга омтылып, бауларны чуалтып бетерде. Һәрчак диярлек алдан барган Әүдүәк, арттан баручыларга туктарга кушып, кулын күтәрде. Шактый салкынайткан иде, авызларыннан пар чыгып торган кешеләр, туктап бераз ял итәргә форсат чыкканга куанып, туктап калдылар, арттагылар кәрван башына җыелды.
– Нишлибез? Куабызмы? – диде аучы Сарбай, бераз бүреләргә карап торганнан соң.
– Атып алганда, яхшы булыр иде, – диде Әүдүәк. – Тиреләре ярап куяр. Сез, барың, ике яклап уратып чыгып, каршыларына төшеп карагыз, ә без моннан куркытырбыз.
Шулай иттеләр дә. Өчәр аучы, шактый уратып, ике якка китте. Алар өернең артына чыккач, ук-җәяләрен, пычакларын әзер тотып, төркем акрынлап алга кузгалды, хәер, этләрне урыныннан кузгату гаять авырга туры килде, алар, куркып, урыннарыннан кузгалырга һич теләмәде. Бер урында кузгалмый утырган ерткычлар, кешеләр якынлашкан саен, тынычсызлана башлады, аннан, башлыклары артыннан урыннарыннан кузгалып, артка юрттырды. Әмма юлларына аучылар каршы төште, уклар сызгырды. Бишесе, ак кар өстен кызыл кан белән сугарып, җиргә тәгәрәде, ә өчесе, башлыкларына ияреп, качып котыла алды. Ярсып ырылдаган яралы ике бүрене уклар белән атып үтерделәр, берсе хәтта кешеләргә ташланырга чамалады... Бу маҗара бераз вакытны алды, аларны тунаганчы бер сәгатьләп ара узды, хәер, җәнлек тиресен салдырырга остарган аучыларга бу әллә ни авырлык тудырмады. Этләргә дә ризык булды. Инде шактый бушаган арттагы чанага сөйрәп китереп салдылар. Аны соңыннан, төнгә ял итәргә туктагач һәм бераз вакыт ялкын өстендә тотып алгач, этләр, ач булганлыктан, инде һич курыкмыйча, ырылдый-ырылдый, бик тиз ботарлап ташлады. Иң ачысы – ачлык ачысы шул...

***
Егерме ике тәүлек узганнан соң – алда тагын да зуррак, киңрәк боз өслеге күренде.
– Монысы Итил суы булырга тиеш. Димәк, Казанга да ерак калмый, дигән сүз, – дип аңлатты Әүдүәк, Килмәт алып кайткан каен тузына күмер белән сызылган сүрәт буенча җир-су хакында белемен искә төшереп (“башта Буй, арытаба Чулман-итил, аннан Зур Итил башлана, уңга каерыласың да, Казан кальгасына да ерак калмый”).
Тик елга тамагы бик киң булганлыктан, нәрсәнең кайда икәнен анык кына чамалавы читен иде.
Яр буенда урманда урын сайлап, урнашып, төн чыгарга карар иттеләр. Бу тирәләрдә инде авыллар да, һич югы морҗадан чыккан төтеннәр ешрак күренә башлады, тик уранлылар берсенә дә борылмады. Анда кемнәр яши, ничек каршы алырлар – моны ничек беләсең. Азыклары җитәрлек, Аллага шөкер, авыручылар да юк, дөрес, кешеләр дә, этләр дә арый, тик төн чыкканчы тагын хәл керә, чаналарны этеп, этләргә ярдәм итә-итә, акрынлап алга атлыйлар. Соңгы вакытта аларны ешрак алыштыра башладылар: юл ярып беренче барганын артка күчерәләр, арытаба тагын шулай. Чакрым арты чакрым артта кала, сәфәрнең ахыргы ноктасы якынлаша. Дөрес, тагын берничә тапкыр буран астында калдылар, кар катламы калынайды, каты гына салкыннар да тынны куырды, хәрәкәт итү авырлашты, шуңа узган аралары да тәүге көннәрдән күпкә кайтышрак. Әмма юл ахыры якынлашу дәртләндерә, бу сәяхәтнең очы бер булырга тиеш бит инде... Казанда нәрсә эшләячәкләре хакында да сүз кузгаталар, тик билгесезлек андый сүзләргә тиз чик куя, әңгәмәләрен “җан биргәнгә җүн бирер әле” дигән гыйбарә белән тәмамлыйлар. “Өметсез – шаятан, ди”, ә беркемнең дә шаятанга тиңләшәсе килми.

***
Шаккатыргыч киң Итил суы бозына кергәч, җәяүле яки атка чана, яки шулай ук эт җигелгән каршыга очраучылар барлыкка килде, арытаба алар тагын да артты. Атлы чаналылар да куып узды, барысы да аларга кызыксынып карады, күрәсең, эт җигелгән чаналарны сирәк күрәләрдер. Шактый такырайган юлдан бару байтакка җиңел иде, моңа бик сөенделәр. Көн аязытканда, кайбер биек урыннардан кала ныгытмаларын да шәйләргә була иде, тик текә ярлар яныннан узганда алар тагын күз уңыннан югала. Алар уйлавынча, калага әле шактый ара, бер тәүлеклек юл калгач, чолгау урап, чабата, искереп беткән, кат-кат ямалган калын чапан кигән бер юлаучы, кызыксынуын җиңә алмыйча, алар белән туктап сөйләшергә булды, ахры. Уранлыларча ук сөйләшмәсә дә, сүзләрен аңларга була иде.
– Әссәләме галәйкүм, яхшы кешеләр. Кайларга юл тоттыгыз, юлыгыз изгеме? – диде ул, аларны, этләрне, йөкләрне кат-кат күздән кичереп.
– Вә галәйкүм әссәлам, изге, изге! Дөрес барсак, Казан дигән калага юлга кузгалган идек, еракмы әле? – дип сәламен алып, җавап бирде Әүдүәк би, алгарак чыгып.
Башкалар да, сүз ни хакында баруын тыңларга була, шул тирәгә җыелды.
– Байтак, дияр идем, җәяүлегә бигрәк тә.
– Анысы шулай, әмма атлаган саен юл кыскара инде ул...
– Бик ерактан киләсез, ахры, киемнәрегез дә бу якныкына охшамаган...
– Ерактан, ерактан. Без – уран халкы. Егерме биш көн киләбез инде... – дип сүз кыстырды Колбәк, чөнки көн исәбен алып бару аңа йөкләтелгән иде.
– Алай икән... Тик сезне кисәтәсем килә. Мондый корал – ук-садаклар, кылыч, сөңгеләр белән кальгага кертмәячәкләр. Ул гына да түгел, барлык коралыгызны, әйберегезне тартып алып, зинданга ябачаклар, башыгызны чабып өзүләре дә ихтимал. Явыз Ибан Казаныбызны алгач, татар халкына корал эшләү, хәрби хезмәттә булмасаң, корал йөртү, тимерлекләр тоту катгый тыелды, моның өчен үлемгә хөкем итәләр. Исән калган барлык Болгар ханы кешеләрен, татарларны Болак аръягына Колаешка сөрделәр, хәзер анда Татар бистәсе. Коралларыгыздан тизрәк котылу җаен карагыз, тиздән кәтавылларга* очравыгыз ихтимал, алар Казан тирәсеннән бик еракта да илбасарлар, яулар килмиме, дип шымчылап йөри.
Уранлылар, сагаеп, бер-берсенә карашты. Юлаучы, хушлашып, арытаба кузгалды. Аңа бик зур рәхмәтләр әйттеләр:
– Мондый юлга безнең беренче тапкыр чыгуыбыз, Казанга тәүге килүебез, кисәткәнең өчен рәхмәт, юлда сиңа Хызыр Ильяс юлдаш булсын, Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламасын! – дип озатып калдылар.
Мондый хәбәрдән соң арытаба нәрсә эшләргә кирәклеген уйлашырга кирәк иде. Күпме газаплар чигеп, максатларына кул сузымы гына калгач, бәлагә тарып ятарга кем теләсен?! Хәер, көн авышып, кояш баерга да күп калмаган иде инде. Бик ерак та түгел, урман караеп күренә, шунда туктарга булдылар.
Туктагач, һәркем үзенә йөкләтелгән эшкә тотынды: кемдер, учак ягып, казан асты, кемдер тирмә корды, аслыкка түшәр өчен ылыс ботаклары сындырды һәм башкалар. Искәртмәстән сакчылар килеп чыгып, казага очрамас өчен барлык коралларын бер урынга җыеп, яшереп куйдылар, аларның өстенә, кеше күзенә чалынмаслык итеп, ылыс ботаклары, коры-сары ташладылар, аннан кар сиптеләр. Ярый, монысы булды, бәладән баш-аяк...
Иртән, инде җиңелчә диярлек, юлга кузгалдылар, кисәткәне өчен очраклы юлчыга кат-кат рәхмәтләр укыдылар. “Белмәгәннең башы авыртмый” диләр лә ул, кайчакта авырту гына түгел, муеныңнан очуы да ихтимал... Кайбер очракларда канун-кагыйдәләрне белмәү җаваплылыктан коткармый шул. Ярый, Алла саклагандыр, ә теге кеше бәлки гади юлчы түгел, ә Хызыр Ильяс үзе булгандыр. Шундый очракларны искә төшерә-төшерә, чаңгыларын тиз-тиз шудырып, этләрне әйдәләп, арыганчы озынрак юл үтәргә омтылдылар.
Тик бүген дә барып җитә алмадылар, “иртә кичтән хәерлерәк” дип, туктарга булдылар. Иртәгәге көн нәрсә әзерли, бары бер Алла гына белә, шунлыктан яхшылап ял итәргә кирәк. Көндәлек мәшәкатьләр белән караңгы төште. Хәер, юл арытты инде... Ризыклары да такы-токы гына калды, этләргә дә ашау җитми, ни генә димә, аларга зур авырлык төшә, чаналар инде артык авыр булмаса да, кем әйтмешли, телләрен аркылы тешлиләр, ял итәргә туктаган арада шунда ук җиргә яталар, тәүдәге көннәрдәге кебек, үзара талашып алырга да теләкләре юк.

***
Бүген иртәрәк тә кузгалдылар. Көн яктысында барып җитеп, урнашырга кирәк. Көтелгән кунак түгелләр, ә, кем әйтмешли, “чакырып килгәннең кадере зур, чакырылмый килгәннең каһәре зур”. Озын юлның, ниһаять, тәмамланачагын уйлаганда, бу тагын да дәртләндерә, шәбрәк атларга өнди.
...Тиздән еракта ниндидер зур авыл, ягъни Казан кальгасының биек йортлары, корылмалары, дөресрәге, кирмән, тагын ниндидер зур таш биналарның очы, Никольскоедагыга охшаганрак, тик берничә хачлы чиркәүләр күренде. Аларны әллә унлап исәпләделәр, тик ярымайлы бер генә корылма да күрмәделәр. Исән калган мөселманнарның кала эченнән көчләп чыгарылып, Болак елгасы артына күчереп утыртылуын теге юлаучы хикәяте буенча аңласалар да, Казаннан еракта яшәгән урман кешеләре аларның барысы да зур яудан соң ук җимерелүен, яндырылуын каян белсен инде. Барлык күренеш акрынлап ачылды һәм үз гомерләрендә күрше-тирә авыллардан ерак китмәгән кешеләр, авыз ачып, катып калдылар. Алар ягында Битугай кала тавы-ныгытмасы* бар барын. Әмма гаять зур кала-ныгытманы беренче тапкыр күргәнлектән, барысының да мондый нәрсә алдында каушап, хәтта куркып калганы сизелде. Алар ягындагы кала таулар – дөя күзендәге энә (чүп) генә кебек. Ә бу кала биек яр буенда урнашкан һәм аңа үтеп керү мөмкин хәл түгелдер кебек тоелды. Ул шактый биек, кайдадыр агач, кайдадыр ак таштан күтәрелгән диварлар белән уратып алынган, эчтә дә шулай ук агачтан һәм таштан икенче, өченче кат ныгытма-диварлар бар, алар шәһәр тирәсен зурайтканнан соң эчтә калгандыр; шулай ук каладан читтә дә аннан-моннан әтмәләнгән корылмалар, агач йортлар күренә, барысының да диярлек төтенлегеннән төтен күтәрелә. Болары – кара халык йорт-куралары иде, ахры. Әлегә кар күмеп китмәгән, еракка сузылган тирән чокырлар да бар, алар электән калган саклык корылмалары бугай, һәм су белән тулган булырга тиеш, чөнки алар аша узу өчен шактый киң һәм зур күперләр салынган. Кальганы саклаган башняларга барган юллардан тыш, яр буеннан күтәрелгән баскычлап эшләнгән сукмаклар да бар. Кала эчендә бик күп урында төрле төзелешләр барганы күзгә ташлана, аны басып алып җимергәннән соң яңадан тергезәләрдер, ахры. Әлегә сүтелмәгән янган биналар да калган әле. Кечкенә кырмыскалар кебек, ары-бире халык йөренә, атлы чанага печән, утын төялгән йөкләр узып бара.

***
Аларны, чаналарга этләр җигелгән бу сәер кәрванны, билгеле, ерактан күреп-күзәтеп торганнардыр, энә түгелләр бит. Юлчыларны, кызыксынып, баштан-аяк күздән кичергән башка кешеләргә ияреп, яр буеннан күтәрелделәр. Тап-такыр юл илткән кала капкасы янына якынлашкач, гәүдәләренә тимер көбә, башларына очлы кәпәч кигән сакчылар:
– Стой, кто идет! – дип, очлы озын сөңгеләрен аларга таба юнәлтеп, усал кычкырып туктаттылар.
Сүзләренә төшенмәсәләр дә, сөңге очлары катгый дәлил иде.
– Туктарга кушалар, ахры, – диде Салтай.
Нәрсә эшләргә дә белми, бер-берсенә карашып торган арада, бер кеше чыгып, аларга татарчалап эндәште:
– Сез кемнәр буласыз, бирегә ни йомыш белән килеп чыктыгыз?
Хәер, ул кама бүрекләр, җәнлек тиресеннән тегелгән туннар кигән, куе сакал-мыек баскан кешеләрнең кем икәнен якынча төшенгән иде инде, беренчеләр генә түгел бит. Воеводага йомыш, шикаять, үтенеч-гозер белән йөрүчеләр шактый.
Сәфәрләренең эчтәлеген бәян иттеләр. Тылмач сакчыларга урысча нәрсәдер аңлатты. Аннан:
– Сатарга әйберләрегез бармы? – дип сорады. – Булса, моның өчен һәр төргә аерым хак түләп, рөхсәт алырга кирәк, – дип аңлатты, юлчыларның бер-берсенә аптырашып карашканын күргәч.
– Без сатышырга килмәдек, ә патшага үтенеч белән килдек, аңа дигән бүләк тиреләр генә бар.
– Барыбер, калага үткән өчен хак түләргә кирәк. Әнә, моның өчен тәгаенләнгән кеше бар, хәзер чакырам.
Алардан алдарак килеп җитеп, капка алдында туктаган атлылар янында бик һавалы төс белән йөкләрне тикшергән кеше янына барып, нидер әйтте.
Көткән арада аңлатуны кирәк тапты:
– Казанда патша юк, аның воеводасы гына бар. Бар нәрсәне ул хәл кыла, аңа мөрәҗәгать итегез.
Бераздан тикшерүче алар янына да килеп җитте, йөкләрне карап чыкты, сакчыларга нидер әйтте. Алары, якын килеп, йөкле чаналарны тагын бер тапкыр җентекле актарды, мөгаен, корал юкмы дип эзләнгәннәрдер, аннан соң бүләкләр арасыннан берничә тиен тиресен тартып алды. Пәһлевандай гәүдәле Туктамышның алга омтылганын күреп, тылмач аны:
– Бу – капкадан узган өчен хак, – дип туктатты.
Кылычларын тиз генә кыннан тартып чыгарган, яки сөңгеләрен аларга төбәгән сакчыларга да нәрсәдер аңлатты. Тегеләр, усал күзләрен елтырыта-елтырата, кылычларын теләми генә кынга кире тыкты. Тик болай ансат кына булмады шул әле. Тикшерү үткәннән соң, ике якка ачылмалы авыр капканы чак-чак урыныннан кузгатып, узарга рөхсәт иттеләр кебек. Тик урыннарыннан кузгала башлауга, тикшерүче, нәрсәдер уйлап торганнан соң, тылмачка нидер аңлата башлады. Анысы туктарга кушып, кулын селтәде, башын иеп тыңлап торды да:
– Сезне йөк, этләр белән капкадан уздырмаска булды. Ә кунып-төнеп тору өчен ә-ә-әнә тегендә барыгыз, буш урын табып, шунда урнашыгыз, – дип, шулай ук байтак олаулар, атлар, чаналар җыелган шактый ерактагы, кала стенасы буендагы урынга күрсәтте. – Ә җәяүләп керергә, йомышыгызны йомышларга рөхсәт. Капка төнен бикләнә, – дип, бүреген салып, баш кашып торган юлчыларга карады.
Тәгаенләнгән урынга кузгалыр алдыннан тылмачтан баш түрә – воевода йортын ничек табу хакында да белештеләр.
– Ак таш стена белән уратып алынган кирмәнне* күрәсезме, шул таба барыгыз. Таба алмасагыз, урамда кешеләрдән Патша сараен – Государев дворны, ягъни воевода йортын сорарсыз, авызыгызда кызыл телегез бар бит. Тик кирмәнгә керә күрмәгез, анда урыслар гына яши, татар кешеләренә моның өчен үлем җәзасы каралган, – дип озатып, артларыннан карап калды анысы.
Төн чыгу, тәгам кабул итү өчен урын табылды. Әүдүәк, башкалар урнашкан, ризык пешергән арада хәлне ачыклар өчен берничә кеше белән калага юнәлергә карар итте. Усал сакчылар яныннан, инде җәяүлеләр өчен билгеләнгән кече капкадан узып киттеләр. Буталчык урамнардан, сораштыра-сораштыра (күпчелек урыслар туры килгәнлектән, татар кешесен очратырга өметләнеп, берничә тапкыр, аптырап, урам уртасында таптанып та тордылар), тирә-якка, зур таш йортларга, аеруча пыяла (аның шулай дип аталуын сорашып белделәр) тәрәзәләргә шаккатып карап бара торгач, алдында шактый киң мәйдан булган мәһабәт бер агач йорт алдына килеп чыктылар. Аның ишеге алдында да сакчылар тора иде, алардан ерак түгел шулай ук нәрсәдер көткән кешеләр дә бар.
– Син шул тирәгә барып, сораштыр, арытаба нәрсә эшләргә икән? – диде Әүдүәк уң кулы Килмәмәткә. – Ә без монда көтеп торырбыз. Сакланганны Алла саклар.
Анысы, Акпай белән Төлкечураны иптәшкә алып, тирә-ягына шикләнеп карый-карый, матур йортка таба китте. Озак сорашырга туры килмәде, шул тирәдә чуалучы берничә татар кешесен таптылар (алар да ниндидер үтенеч белән йөри, ахры). Араларыннан берсе, күндәм генә:
– Әлегә воевода кабул итә алмый, ике көн көтәбез инде, эше күп, диләр. Иртәгә килерсез, безнең кебек йомышчылар монда, күрәсез бит, җитәрлек, – дип аңлатты.
Бераздан би янына килеп җиттеләр.
– Шул йорт янында булырга кирәк икән. Иртәнчәк воевода ярдәмчесе чыгып, кешеләрне тыңлый, нинди йомыш белән йөрүләрен ачыклый һәм көн билгели, ди.
– Ярый, алай булгач, чыннан да, иртә кичтән хәерлерәк, – диде Әүдүәк. – Әйдәгез, туктаган урынга кайтыйк, ял итик, карын да ачты...
– Мондый зур авылда ризык табарга мөмкин булган урыннар да бардыр инде, бер дә мал-мазар күренми бит тотып кына чалырга. Әллә сорашып, эзләп карыйбызмы? Монда бүреләр улый башлады, – диде Туктамыш, эчен уалап.
– Анысы иртәгә инде, әлегә ачтан үлмәслек ике-өч көнлек ризык бар бит... Сораштырырбыз, – диде, аңа карап, би.
Бу кадәрле зур гәүдәле кешенең ачыгуы һич тә гаҗәп түгел иде.
– Их, безнең йортларга да шундый пыяла тәрәзәләр куярга... Ничек якты булыр иде, – дип, шулай ук тирә-якка карга балалары кебек, муеннарын авыртканчы боргалап, авыз ачып, кызыксынып карап, кәрваннары калган урынга юнәлделәр.
Урамда төрле кешеләр очрады, корал асканнары да бар иде. Болар каравылдыр инде. Туктатмадылар тагын. Гомер буе урманда яшәгән уранлылар чуклы-чуклы, кат-кат төрле төсле кием кигән урыс, удмурт, мари хатын-кызларына шаккатып карап узды. Монда йөз яшерүче дә юк, җитмәсә, үзләре, күзләрен тозландырып, ят кием кигән ирләрне, туктап, яки борылып-карый-карый, я көлешә-көлешә озатып калалар. Тьфү, оят дигәнне дә белмиләр, ыштыр битләр! Каеш камчы белән тотып ярырга иде дә бит, тик ярамый. Кеше өенә үз кануның белән кермиләр...

***
Көннең калган өлеше көнкүреш мәшәкатьләре белән үтте, күршедә урнашкан мосафирлар белән аралаштылар. Кайдан гына һәм кемнәр генә юк! Чират торып, коедан су алдылар, саклыкка алган утын белән учак ягып, казан асып, ризык пешерделәр, тирмәләр кордылар. Бер тирмәне мунча сыман нәрсәгә әверелдереп, уртасына зур учак ягып, казаннарда берничә тапкыр су җылытып, аннан-моннан, чыштыр-пыштыр* булса да юынып алдылар, бер ай буе диярлек юлда булган кешеләрнең мунчаны ничек сагынганы аңлашыла иде. Чәч ала торган үткен пәке белән сакал-мыекларын кистеләр. Юлда туза төшкән өс-баш киемнәрен, аяк савытларын да рәтләделәр, биредә сәләмәдә йөреп булмый бит инде, кем әйтмешли, кайда да туныңа карап каршы алалар, башыңа* карап озаталар. Шул ук вакытта саклык чараларын да онытмадылар, дөньяда нинди генә адәми затлар очрамый... Малай-шалай хакында әйтеп торасы да юк, аларга кама бүрекләр кигән, эт җигелгән чанада килгән кешеләрне күзәтү, этләрне ырылдату үзе бер манзара иде. Кала эчендә генә түгел, монда да базар – кәрван-сарайлар бар икән, кирәкле әйберләрне җәнлек тиреләренә алмаштырырга мөмкин, имеш. Анысына өлгерерләр. Якын-тирәдәге күренеш белән дә танышырга вакыт таптылар. Янәшә аккан су Болак дип атала икән, Казанны урыс алгач, исән калган татарларны, көчләп, аның аръягына күчергәннәр. Монда күпме торасыларын бер Алла гына белә, каланың ят тормышы шартларына ияләшергә кирәк. Аның уртасы гына төзек икән, ә читтәрәк сугыш хәрабәләре һаман тора, янган, җимерелгән төзелешләр байтак. Болары ярлы-ябагай йортлары булгандыр, ахры, исән калганнары кечкенә, тәбәшәк... Аларның кайберләре тирәсендә кап-кара булып янган бүрәнәләр, төрле чүп-чарны җыештыручы кешеләр, шунда ук китереп өелган әрдәнәләр, ташлар, кызыл балчык өемнәре дә күренә, берәр урыс кешесенә, я патшаның хәрби хезмәтендә торган татарга биредә йорт салырга рөхсәт бирелгән, ахры.

***
Икенче көнне сәфәргә чыкканнар арасыннан тагын берничә кеше (сакчылар дип әйтергә дә мөмкин) алып, Әүдүәк, төрле уйларга чумып, воевода йортына юнәлде. Күңелен билгесезлек борчый иде. Юллары уңармы, юкмы? Бу эш күпмегә сузылыр? Анысын бер Алла гына белә инде...
Воевода йорты янында гозер-үтенеч белән килүчеләр байтак җыелды. Уранлылар шул арада тирә-якны күзәтте, аларга барысы да кызык, ят иде. Воевода йортыннан ерак түгел тәрәзәләре тимер рәшәткә белән томаланган өч йорт урнашкан. Янәшәсендә торган кешедән Бикбулат:
– Ә болары нинди йортлар? – дип кызыксынды.
– Болары – төрмә, угрылар, кеше җанын кыючылар, ясак түләмәүчеләр һәм башка артаклар* шунда тотыла, – дип аңлатты ул, “Алла сакласын!” дип үзалдына пышылдап, һәм, кеше-кара ишетмәсен дигәндәй, тирә-ягына каранды.
Төшкә таба болдырга ниндидер ике кеше чыгып басты, үзара чыш-пыш кына аралашкан халык сүзләреннән ачыклануынча, берсе түрә ярдәмчесе, ахры, икенчесе тылмач икән.
– Чиратлап килеп, гозерегезне әйтегез, – диде анысы, ярдәмче сүзләрен халыкка җиткереп.
Бер-бер артлы гозерләр, үтенечләр әйтелде. Ниһаять, чират уранлыларга да җитте.
– Без башкала Казаннан бик еракта урнашкан Чулман-идел аръягы, Буй суы буеннан Уран ыруы кешеләре, мин шул ыру башлыгы Әүдүәк Санбай улы Санбаев* булам, элек ханнарыбыз булмады, – дип сүз башлады Әүдүәк би, салкын булса да, кама бүреген салып, кулына алгач. – Ә хәзер патша Ибаннан шул җирләрдә яшәргә, аңа ясак түләргә рөхсәт сорап, баш орабыз.
Тылмач урыска нәрсәдер сөйләде (“Приехали за жалованной грамотой”) һәм тегесе аңа нәрсәдер дип җаваплады.
– Сезнең сорау өч көннән соң каралыр, иртән килерсез, – дип тәрҗемә итте каен тузына ниндидер тамгалар язган ярдәмче сүзләрен тылмач.
Бөгелә-сыгыла артка чиккәннән соң, Әүдүәк көтеп торучы башкаларга юл бирде.
Аннан, юлдашлары янына килеп, хәл торышын сөйләп бирде. Алар, башларын иеп тыңлап торганнан соң, Әүдүәккә ияреп, уранлылар “кирмәне” урнашкан җиргә юнәлде.

***
Эшләре хәл ителүне көткән көннәрдә Казан каласы белән таныштылар – ничектер вакыт үткәрергә кирәк иде. Әлегә боз астында яткан Зур Болак, Черек Болак елгаларын, Бирге, Аргы, Югары Кабан күлләрен, иксез-чиксез тоелган Казансу елгасын күрделәр. Базарларның зурлыгы, товарларның күплеге һушларын алды. Печән базары, Ат базары, төрле эреле-ваклы әйберләр сатылган, таҗирәт* гөрләгән урыннар – зур я кечерәк кәрван-сарайлар да бихисап. Элек, патшаның катгый әмере буенча, имеш, корал ясаулары ихтимал, дип, татарларга балта, пычкы, чалгы кебек тимер әйберләрне сату катгый тыелган булган, сатучыларны зинданга япканнар, башларын чабып өзгәннәр, ди. Хәзер кануннар бераз йомшарган, андый кирәк-ярак байтак. Ничек инде эш коралсыз тормыш көтәргә, ясак түләү өчен иген үстерергә, мал-туар үрчетергә, җәнлек аулау өчен сунарга чыгарга мөмкин, шуны аңлаганнардыр, араларында барысы да ахмак түгелдер бит инде... Хәтта казанлыларга “татар”, “болгар” сүзләрен кычкырып телгә алырга да ярамый, бу тыелган, ди, Явыз Ибан, аларның хәтта исемен дә оныттыру өчен шундый яшерен әмер чыгарган, имеш. Үзләренең нәсел-нәсәбен онытсын өчендер инде. Аларны Казан кешеләре чуаш дип атыйлар икән.
Төрле әйберләр, җәнлек тиреләре, ризык хаклары, әйләнештә йөргән төрле акча турында күп нәрсә белделәр. Хәер, әйләнештә бик аз йөргән акча белән беррәттән, хакларына тиңдәшле рәвештә, әйбер алмашу күбрәк. Кемгә нәрсә кирәк бит... Кызыклы яңалыклар бик күп иде уранлылар өчен. Мисалга, сусар тиреләрен төргәктә “кырыклап” яки “сиксәнләп”, тиен тиреләрен хәтта “меңәрләп” саталар, каракучкыл кеш, кара төлке (көмешсыман да диләр) тиреләре бик кыйммәт, шунлыктан аларны берәр данәләп кенә сатып алырга мөмкин, анысы исә дәүләт хезмәткәрләренең, би-байлар, урыс муллаларының гына көченнән килә. Сыйфатына бик зур игътибар бирәләр – йоны озынмы, кырылмаган-коелмаганмы, елның кайсы вакытында тотылган, киек-җанвар яшьме, картмы һәм башкалар. Билгеле, сәүдә итүче туарын* зуррак хакка сатарга, ә сатып алучы арзанрак бәягә алырга тели, шунлыктан, тиргә батып, сатулашалар. Ат, мисалга, ике-өч сум тора, алары исә айгыр, бия, алаша булуына, яшенә бәйле. Атның тешен тикшереп алалар, шуннан яшен билгелиләр. Бер сыер һәм биш сарык – җәмгысы бер сум 4 тиен. Тәүдә акчага өстәп тиен тиресе дә бирергә кирәк икән дип аңласалар, тиздән аның исәпләшү үлчәме – акча берәмлеге икәнен дә төшенделәр. “Күп яшәгән күп белә” димәсләр иде бабайлар. Бер сум торган ат, сиксән тиенгә сатып алырга мөмкин булган сыерлар да бар, сарык хакы – 12-18 тиен. Ә гади агач йорт бер яхшы ат хакы тора.
Дөрес, ризык хаклары елның игенчелек өчен ничек килүенә карый икән, мисалга, 1601-1603 еллардагы кот чорында иген хакы йөз тапкырга арткан! Мәскәүдән ачлыктан качып килүче кешеләр сөйләвенчә (ә ул елларда Казан тирәсеннән башка якларга ачлыктан качучы бик күп халык узган), тәүге елда күктә күз чагылдырырлык җисем очып узуын күзәткәннәр, ә аннан соң өч Кояш барлыкка килгән. Җәй ун атна яңгырлар койган, ә август уртасында коточкыч салкын башланган, елга-диңгезләр туңган! Барлык игеннәр, үсемлекләр һәлак булган. Мәскәүдә генә ачлыктан унөч төмән кеше үлгән. Кешеләр ачлыктан барлык песи, этләрне ашап бетергән. Хәтта кеше ашау очраклары теркәлгән! Барысы да ахыр заман җитүе хакында сөйләгән, моны кылынган барлык явызлыклар өчен Аллаһы Тәгалә җибәргән җәза, дип кабул иткәннәр. Әйе, ул еллардагы бәлане уранлылар да хәтерли әле. Тик аларны, игеннәр уңмаса да, урман, елга байлыклары, саклыкка тоткан иген коткарды, чөнки андый хәлләр, еш кабатланмаса да, булып тора. Дөрес, терлек байтакка кимеде, җәй печән хәзерләп калырга өлгерсәләр дә, ул барысына да җитмәде. Маллар, гадәттәгечә, тибендә йөрде, тик азык барыбер аз иде. Ярый, ачлыктан үлүче булмады. Андый елларда бүреләр дә аза, терлекне саклау өчен зур тырышлык салырга туры килде. Бер начарлыкның бер яхшылыгы була, диләр, аларның санын шактый азайттылар, бүре тиреләре шактый җыелды. Авырлык дүртенче елны гына чигенде.
Әлеге чорда арышның бер поты 5 тиен, ә 3 бизмән* арыш оны 1 тиен иде. Балык та күп, елга-күлләр янәшә бит, акча түләп, рәхсәт ал да, балык тот, сат, тик сатылган ризыкның авырлыгына карап салым да түләргә кирәк. Аны целовальник (патшага ант итеп, тәре үбүчеләр, имеш), мытарь дип аталучы кешеләр җыя, тамгачы* да диләр, чөнки ул сатарга рөхсәт тамгасы – нәрсәдер язылган күн кисәге бирә.
Болак артында – Кораеш авылында, Казан тар-мар ителгәннән соң исән калган болгарлар, татарлар мәҗбүри күчерелгән Татар бистәсендә дә булдылар. Монда да үз базарлары гөрли, дөрес, зур түгел-түгеллеккә. Утын да саталар – Казан каласыннан киләләр, зур-зур канцелярияләрне, баярлар, таҗирлар* йортларын һәм башкаларны җылытырга байтак ягулык кирәк, ә алар елдан-ел арта, чөнки Казан үсә, биләмәсе киңәйтелә, шунлыктан төзелеш материалларына да сорау зур. Билгеле, боларның барысы өчен дә, сәүдә итү өчен дә рәхсәт тузы артыннан йөрисең, ә аны алу өчен байтак хак түлиләр. Татарлар төзелешләргә эшкә яллана, биредә шунлыктан балта осталары күп, малай-шалай кечкенәдән үк эш коралы тотарга өйрәнеп үсә. Электән ханнар заманында Хан болыны дип йөртелгән, ә хәзер “Падишаһ болыны”на үзгәртелгән урынны да күрделәр. Имеш, Казанны камаганда биредә яраннары белән патша Ибан үзе яшәгән, сугышка идарә иткән, ә борынгы чорларда монда ханнар күңел ачкан, ауга йөргән, ди. Кешеләр белән сөйләшкәндә, еш кына, үзләре дә сизмәстән, “менә элек, хан заманында” дип истәлекләргә бирелеп китәләр. Билгеле алардан да кайдан килүләре, ничек яшәүләре хакында сорашалар. Юлда ничә көн булуларын, эт җигеп килүләрен, ничек Казанны табып, ничек тамак туйдырып килеп җитүләрен белгәч, “ай-яй-яй” дип аптырап баш чайкыйлар... Ә бит әле, эшләре уң килеп чыкса-чыкмаса да, кире кайтасылары да бар. Кайбер сүзләр ят тоелса да, кайчак төшенеп бетмәсәләр дә, бу бәла түгел, барыбер, ахыр чиктә, бер-берсен аңлыйлар. Боларның барысыннан мәңге онытылмаслык хатирәләр калды, йортларына кайткач, кешеләргә сөйләп сүзләре бетмәс инде!

***
Көннәр, бик акрын булса да, уза торды. Ниһаять, чират аларга да җитте. Әүдүәкне һәм аның юлдашларын – авыл башлыкларын эчкә үтәргә чакырдылар. Сакчылар үткәрде тагын... Явызлыклары йөзләренә чыккан, билләһи-валлаһи газим... Ә сарайның эченең иркенлеге, ялтыравыклыгы, яктылыгы! Бүлмә өстенә бүлмә, аларның зур, имән ишекләреннән кемдер керә, кемдер чыга. Корым басып бетергән, төтен исе сеңгән тәбәшәк өйләрдән башка берни күрмәгән авыл халкының болардан башы әйләнде... Зур тәрәзәләрдән төшкән яктылык җитмәгәнлектән, зур-зур шәмнәр яна. Әллә нинди ят киемнәр кигән кешеләр арлы-бирле уза... Ай-һай...
Тылмач илчеләрне бер бүлмәгә алып керде, ә анда туз кисәкләренә өзлексез нәрсәдер язган дистәләгән кеше бар иде. Почмакта утырган юан гына бер урыс янына алып барды. Аннан урысчалатып, аңа мөрәҗәгать итте:
– Афанасий Евдокимович, болар җир грамотасы юллап килгән элекке Казан ханлыгы кул астында яшәгән Кама аръягы кешеләре. Сез бу эшнең нечкәлекләрен беләсез, моңа кадәр дә килүчеләр булды, тик алар Агыйдел буеннан иделәр, ә болар Камадан. Аларга барысын да аңлатып бирергә кирәк, арытаба нәрсә эшләргә тиешләр?
– Һм... Мәшәкатьле эш, әмма патша галиҗәнапләре һәм бөек кенәз Василий Иоаннович* бу эшкә бик зур әһәмият бирә, тиз арада хәл итәрбез. Аларга җир үлчәүчене, аның ярдәмчесен, тылмачны ияртеп, үз җирләренә кайтырга, бергәләп җирләрен үлчәргә, аларны китапка теркәргә һәм шул китапны бирегә китерергә, һәм шул язуларга нигезләнеп, грамота алырга кирәк. Ярый, мин баяр һәм воевода Степан Александрович Всеволожскийга*, кенәз Михаил Самсонович Турянинга* мөрәҗәгать итәрмен, алар үтенечне карап, тикшереп, рөхсәт бирсә, җир үлчәргә юнәлергә тиешле җаваплыларны билгеләрмен, юлга чыгарлар, – дип аңлатты бу кеше.
– Ә бу эш ничә көнгә сузылыр икән, аларга күпме көтәргә?
– Анысын кем белә инде, воевода белән кенәзнең вакытлары ничек була бит... – дип кулларын җәйде Афанасий Евдокимович дигәннәре. – Соң, көн дә иртән килсеннәр, тиз арада хәл ителмәсме икән ни...
Тылмач Фёдор Касимов, чукындырылганга кадәр Сәид Касыймов, аларның сөйләшкәнен өнсез-тынсыз тыңлаган кешеләргә борылып, эшнең торышын аңлатты. Алар, бер-берсенә карашып алганнан соң, аңлашылды дигәндәй, баш кактылар... Ай-һай, бик мәшәкатьле һәм чыгымлы эш икән бит бу, хәер, башкасын көтмәгән дә иделәр.
Ике көн рәттән сарай болдыры алдына килеп, белешеп тордылар. Бәхетләре бар икән дияргә кирәкме икән, өченче көнне исә тагын сарайга үтәргә чакырдылар. Әмма тылмач инде икенче бүлмәгә алып керде. Биредә дә кеше байтак иде. Ишектән үткәч, гадәттәгечә, бүрекләрен салып, кулларына тоттылар.
Тылмач, аларны күргәч һәм сәламнәрен алгач:
– Сезнең үтенеч уңай хәл ителде, воевода белән кенәз барысын да белә. Арытаба нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырмын.
Аннан бер читтәрәк утырган өч кешегә борылып:
– Менә сез бергәләп юлга чыгасы кешеләр, арытаба алар белән син аралашырсың, – дип берсенә аерым эндәште.
Аннан Әүдүәккә карап:
– Болар сезнең белән юлга чыгасы кешеләр, һәм сез аларның гомере өчен җаваплы – алар патша галиҗәнапләре кешеләре. Эшләү өчен барлык шартларны тудырырга тиешсез. Эшләрен тәмамлагач, аларны кире китереп, җирләрегезгә рөхсәт грамотасы алырсыз. Уртада утырганы землемер, ягъни җир үлчәүче Иосип Аркатов*, подьячий, ягъни үлчәү мәгълүматларын китапка теркәп баручы Юрий Смирнов* һәм тылмач Иван Чубаров*, арытаба аның аша аралашырсыз.
Шуннан аларны бергә калдырып, ишектән чыгып китте. Бераз карашып торганнан соң, тылмач:
– Әйдәгез, арытаба нәрсә эшләячәгебезне килешик, кайчан юлга чыгабыз? Ара бик еракмы? – дип сорады.
Егерме җиде көн килүләрен ишеткәч, башын чайкады һәм башкаларга нәрсәдер әйтте (“Дорога приблизительно на тридцать дней”). Алар да баш чайкаудан ары китә алмады. Тылмач белән кайчан юлга чыгачакларын хәл иттеләр.
– Безгә әзерләнергә һич югы ике көн кирәк булыр, кыска юл түгел бит. Ашыгудан файда юк, ныклы әзерләнергә кирәк. Сезгә дә азык-төлек тупларга кирәктер. Ә сез нәрсә белән килдегез? Ат җигепме? – дип сорады ул.
Аларның боз юлыннан, елга буйлап чаңгыда, ә чаналарны этләр тартып килүен белгәч, артык аптырамаса да, баш чайкады:
– Тик без егерме биш көн чаңгыда, яки эт чанасына утырып бара алмыйбыз, чана һәм ат сатып алырга туры килер, мөгаен, – диде.
Аннан тагын сорау бирде:
– Ә нигә ат җикмәдегез?
– Атлар тирән кардан уза алмавы ихтимал, аларны ашатырга күп кирәк – солы һәм печән, ә этләр кешедән калган бар нәрсәне ашый. Куян атып алсаң да, сөяге, эчәчесе менә дигән эт азыгы, – дип аңлатты Әүдүәк.
Тылмачка сорау да бирде:
– Без борын-борыннан җирләрдән бернинди грамотасыз файдаландык, тирә-як кабиләләр кайда кемнең биләмәсе, аңа кем хуҗа икәнен биш бармагы кебек белде. Ә хәзер грамота кирәк, ни сәбәптән?
– Анысы безгә караңгы, монысы патша галиҗанәпләре эше, – диде тылмач Иван Чубаров, тыйнак кына.
“Һе, ни өчен кирәк... Халыктан ясак җыю өчен... Бу кадәр дәүләтне байлык белән тәэмин итү, түрәләрне майда йөздереп яшәтү өчен... Гаскәр тоту, сугышлар алып бару өчен”, – дип әйтмәс бит инде. Ул үзе исә күптән түгел христиан динен кабул иткән һәм “Иван Чубаров сын” исем-шәрифен алган, тылмачлыкка өйрәтеп чыгарылган чи татар Чобар улы Ирмәк иде.
Кайда урнашканнарын сорашкач, ике көннән соң, шушында, сарай янында очрашып, җир эшләре өчен кирәк әйберләрне, аларның юл кирәк-ярагын алып китү хакында килештеләр. Шуннан соң тылмач:
– Сезне воевода үзе күрергә тели, иртәгә кабул итәчәк. Өйләдән соң әзер торыгыз, – диде.
– Ә безгә моның өчен нәрсә эшләргә кирәк булачак? – дип сорамый булдыра алмады Әүдүәк.
– Үзегезне тәртипкә китерегез...
– Аннан ни бит әле... Без бүләкләр дә алып килгән идек, аларны бирергә ярыймы?
– Алып килгәнсез икән, бирегез...
– Ә күпме тиеш?
– Анысын үзегез карагыз, аз да булмасын, күп тә булмасын, – дип көлеп җавап бирде моңа тылмач.
– Барыбыз да киликме? – дип тагын сорамый булдыра алмады Әүдүәк би.
– Бу мөһим түгел, кирәк тә түгел, – диде тылмач. – Җиде-сигез кеше җитәр, воевода – дәүләт кешесе, патша билгеләгән башлык, аның эше болай да күп...
Туктаган урыннарына кайткач, Әүдүәк барысын да җыелырга чакырды. Кыскача гына хәлне аңлатты, бүләк мәсьәләсен кузгатты, нәрсә һәм күпме бирергә уйлаштылар. Байларча киенгән кешеләргә караганда, биредә җәнлек тиреләрен бик яраталар, теләп сатып алалар, ахры. Шунлыктан чәшке* тиен, бүре, аю, сусар*, төлке, кондыз*, ас*, селәүсен тиреләрен тартып чыгардылар, начаррак дип табылганнарын читкә алып куйдылар, чолык балын тәмләп карадылар...
***
Икенче көнне дә таң атты, кояш чыкты. Көн салкынча иде. Бүләкләрен йөкләп, йөгерә-атлый дигәндәй, кала капкасын узып, түрә сараена юнәлделәр.
...Сакчылар зур имән ишекне ачып, иркен бүлмәгә үткәргәч, аларны иңенә кыйммәтле кеш тиресеннән тегелгән, кызыл тукыма белән тышланган озын тун салган, ялтыравыклы камзул кигән ике кеше каршы алды. Алар өчен мондый кешеләр ят күренеш түгелдер, ахры, әмма йомышчыларны баштанаяк карап-тикшереп чыктылар. Уран җире илчеләре (аларга тылмач алдан ук баяр һәм воевода Степан Александрович Всеволожский, кенәз Михаил Самсонович Турянин янына керәчәкләрен әйтеп куйган иде), баш киемнәрен салып, баш оргач, алып килгән бүләкләрен – җәнлек тиреләрен, каен тырысына тутырылган чолык кортлары балын күрсәтелгән урынга сак кына илтеп салгач, воевода кайдан килүләрен, күпме җирләре булуын, күпме халык яшәвен, нәрсә белән шөгыльләнүләрен сорады. Җирләрен үлчәп китапка теркәргә тиешле кешеләрне билгеләвен әйтте. Воевода сүзләрен тылмач тәрҗемә итеп торды.
Тылмач тәрҗемә иткән сорауларга, дулкынланганлыктан, бутала-бутала җавап бирде.
– Ә нигә шулай озак, илле биш ел килми тордыгыз? – дип сорады икенчесе, кенәз Михаил Самсонович Турянин, катгый, хәтта усал тавыш белән. – Байтак башкорт ырулары безнең грамотаны күптән алды, тиешле ясакларын түлиләр, хәрби хезмәт үтәләр.
– Безнең җирләр Казанга бик ерак, бер айлык диярлек юл, без барысын да белеп тә бетермибез, ә хәзер беләбез, патша галиҗәнапләре, бөек кенәз Ибан Василивичка буйсыначакбыз, – дип, бер аңа, бер тылмачка карап җавап тотты Әүдүәк би.
Моңа воевода, бераз үртәлебрәк:
– Бүген Мәскәү тәхетендә Бөтен Русиянең патша галиҗәнапләре, бөек кенәз Иоанн IV Васильевич түгел, ә Бөтен Русиянең патша галиҗәнапләре, бөек кенәз Василий IV Иоаннович утыра, – диде.
Күрәсең, ул үзе дә бу буталчыклыкка, өйрәнеп җитә алмый иде, ахры. 1584 елда Иоанн IV Васильевич – Иван Грозный үлгәннән соң (агулаганнар, дигән сүзләр дә йөрде) 12-13 елда алты патша галиҗәнапләре алышынды, кайберсе тәхеттә берничә көн, кайберсе берничә ай утырды. Василий IV Иоаннович та, Ялган Дмитрий Iне тәхеттән бәреп төшереп, таҗны былтыр гына киде, өстәвенә, ачлыгы, болалары тынгы бирми. 1601-1603 еллардагы ачлык, кытлык, Иов Хлопок җитәкләгән фетнә... Русиядә тыныч еллар булса да, бик сирәк... Бүген дә Иван Болотников дигән фетнәче сугыш алып бара, Русия тәхетенә омтыла. Шул сәбәпле, хәрби эшләр муеннан ашкан... Гаскәр туплап, аларны барысы белән тәэмин итеп, башкалага, я алышлар барган урыннарга озату бик зур мәшәкатьләр тудыра... Ярый, хәзер ачлык юк, өч ел инде игеннәр дә уңа...
Аннан, күрәсең, киңрәк аңлатуны кирәк тапты:
– Бөтен Русиянең патша галиҗәнапләре, бөек кенәз Иоанн IV Васильевич 1552 елда Казанны буйсындырганнан соң, Казан ханлыгы тар-мар ителде, хан юк, димәк, бу хакта сүз дә булуы мөмкин түгел. Димәк, элек сез яшәгән Казан ханлыгының Кама аръягы, Агыйдел дигән биләмә дә юк. Элекке ханлык җирләре бүген Русия тәхетендә утырган Бөтен Русиянең патша галиҗәнапләре, бөек кенәз Василий IV Иоанновичка баш орган башкорт җирләренә кушылды. Димәк, сез хәзер башкорт биләмәләрендә яшисез, шулай булгач, моннан соң арытаба башкорт сословиесе дип исәпләнәсез, барлык язмаларда башкирец дип теркәләсез, безнең әмеребез шундый. Ясакны, элеккечә, кыйммәтле җәнлек тиреләре, балавыз һәм башкалар белән түләрсез, тик кешеләр яуларны кире кайтару, чикләрне саклау өчен хәрби хезмәткә дә чакырылачак, ә үз җирләрегез белән үзегез теләгәнчә идарә итәрсез. Идарә эше акрынлап җайланачак, чөнки сезнең җирләргә якын Уфа өяз шәһәрендә* воевода бар, тиздән сезгә ерак Казан каласына бер ай йөрергә кирәк булмаячак. Барлык эш аның аша башкарылачак. Грамота алганнан соң, Уфа воеводасы каршына барып, аны теркәтергә туры килер.
Инде кенәз сүз алды, күрәсең, ул, Всеволожский кебек, хәрби эшләр белән түгел, ә җир һәм башка эшчәнлек сораулары белән идарә итәдер:
– Без болай карар иттек. Сезнең биләмәләр моннан ары Казан дәүләте* җирләре булып исәпләнәчәк, аның картасына кертеләчәк. Сез уран ыруы кешеләре булгач, ул картада Уран олысы исеме артында теркәләчәк.
Аннан Әүдүәккә сорау бирде:
– Сезнең якларда буш җирләр күпме?
– Буй елгасының уң ягында җирләребез бик аз, тормыш көтәргә генә җитә, ә елганың сул ягында безнең биләмәләрдән ары бардыр, тик без ул урыннарны бик белмибез, үзләре әйтүенчә, патша рөхсәте белән килеп утыручылар күренә башлады, – дип җаваплады би.
– Хуш. Рөхсәт белән генә түгел, качып китеп утыручылар да бардыр, без аларны тотып, кире кайтарачакбыз. Ә моннан ары ул барлык якын-тирәдәге җирләрне, аларны сез эшкәртмәсәгез дә, аларга хуҗа булмасагыз да, шулай ук Башкурдистанның Уран олысы җирләре дип атарбыз, безнең рөхсәт белән күчеп утыручыларга, сезнең җирләргә кагылмыйча, урынын күрсәтеп, Уран олысыннан җир бирелде дип рәсми теркәрбез, чөнки әле сезнең яклардан патша грамотасы юллап килүче булмады, сез беренче. Кайтыгыз, җирләрегезне үлчәгез, аннан килеп тиешле рөхсәт алырсыз. Шулай ук якын-тирәдәге ыруларга да әйтегез, патшага килеп баш орсыннар, җирләренә грамота алсыннар. Ә синең кебек берничә ыру башлыгы – биләр белән җитәкчелек итү өчен тарханнар билгеләнер, – дип, сүзе тәмамланганны белдерде.
Тылмач тәрҗемә итеп торган сүзләрне күзләрен идәнгә текәп, калын киенгәнлектән, шыбыр тиргә батып, барысын да бик аңлап бетермәсә дә, буйсынучан тыңлаганнан соң, баш орып, бу эштән исән-сау котылуларына эчтән куанып, йөгереп диярлек ишеккә юнәлделәр. Аяк-куллар калтыравы әле бик тиз тынмады, уен эшме ни, патшаның (!) үзенең (!) ярдәмчесе янына кер әле! Моңа кадәр патша, воеводаларның ни икәнен дә белмәгән би, үзе баш, үзе түш абруйлы кеше, кемдер алдында “дер” калтырап торсын әле!

***
Юлга чыгасы көнгә кадәр әзерлек эшләре кайнады. Калада алыш-биреш урыннарын урап чыктылар. Ә анда нәрсә генә юк, хәтта мәче тиреләрен дә саталар, я әйбергә алыштырып алалар. Тирә-якта шау-шу, кемдер үзе, яисә йомышчы малайлары, сатып алучыларны кычкырып чакырып, кешеләрне җәлеп итәргә тырыша, кемдер мал-туарын* мактый, кемдер бәхәсләшә, сатулаша, колаклар тонып бетә. Уранлылар да әйберләрнең хакын сорашты, нәрсәне нәрсәгә алыштырсаң, нәрсә сатып алырга булуын белеште. Хаклар төрле иде. Тик үзең сатарга әйбер алып килсәң, моның өчен рөхсәт алып, хак түләргә кирәклеген инде беләләр иде...
Җәнлек тиреләрен унбиш сарыкка алмашып, аларның берничәсен чалып, зур казанда ит пешерделәр. Калганнарын шулай ук бәйләп чанага салдылар. Өйгә кадәр җитәргә тиеш. Тиреләрен шунда ук берничә капчык он, ярма, берничә түгәрәк туңмай һәм башкаларга алыштырдылар. Юлга күпме ризык кирәк, инде бераз чамалыйлар иде. Киек-мазар да очрар әле. Әүдүәк ыру җыеннары өчен гаять зур казан да юнәтте хәтта, артыграк та түләде кебек. Авыр инде авырлыкка, тимер әйбер бит, урынны да күп ала, әмма, борынгылар, юлчыга янчык та авыр, дисә дә, кирәкле әйбер авыр булмый ул дип, үзен юатты. Башкалар да, үзе иң кирәкле дип исәпләгән эш кораллары сатып алды. Чанасы белән өч бия (токымнары уранлыларныкыннан шактый аерыла иде, эрерәк гәүдәлеләр, шуңа өретне яңартырга яхшы булыр, дип уйлаштылар), бер йөк печән, шактый солы сатып алдылар. Кайтканчы җитәрме, юкмы, берсе дә белми иде. Җитмәсә, берме, икеме атны чалырлар, ярый, Аллаһы Тәгалә җаен бирер әле. Бәлки Карманга кадәр җитәр, ә анда инде печәне дә табылыр, ризыгы да булыр, бераз ял да итәрләр. Арытаба да юл шактый кала бит әле, ә, югарыда әйтелгәнчә, юлчыга янчык та авыр...

***
...Тиздән өйдә буласыларын, хатыннарын, балаларын күрәчәкләрен уйлап, юлга дәртле кузгалдылар. “Кирегә юл һәрчак кыскарак тоела” диләр бит. Чакрым арты чакрым артта калды. Тәүдә, Зур Идел бозы өстеннән салынган тапталган кышкы юлдан барганда, авырлык кичермәделәр. Бу юлны байтакка тизләтте. Такырдан барганда, җиңел, юл байтакка кыскара, дип сөенделәр, ни генә димә, мәшәкатьләр барыбер арыта. Әмма арытаба чана эзләре инде азрак очрады, күрәсең, биредән елгага якын урнашкан, әмма бик сирәк күренгән авыллар халкы гына йөргәндер.
Җир үлчәүчеләр дә әллә ни пошынмый кебек, калын итеп түшәлгән печән өстендә, озын, зур якалы толыпка төренеп, ат җигелгән артлы чанага, берсе артка, икесе алга карап утырып, үзләренчә үзара сөйләшеп, яки тын калып, яки йокымсырап, юл чакрымнарын исәплиләр. Бу аларның беренче генә сәяхәте түгелдер дә әле, эшләре шул булгач...
Ниһаять, Чулманга чыгып, байтак ара баргач, якынча чама белән чирек юлны үттеләр кебек. Торлаклар, чана юлы, каршыга килүче атлылар да инде очрамый диярлек. Юл тагын авырайды. Ярый әле көннәр җылы тора, яз сулышы сизелә, кояш та югарырак күтәрелә, яктырак карый, сәгать-күләгәләр дә озынайды. Атлар да күңелле генә атлый, этләр артыннан гына барганлыктан, аларны кумыйлар да, чыбыркыламыйлар да. Аллага шөкер, күз ачкысыз бураннар да, ачы җилле көннәр дә булмады диярлек, кар явып алды-алуын. Зимләмирләр дә үз көйләренчә баралар, чанадан төшеп, йөгереп, көлешә-көлешә, үзләренчә нәрсәдер сөйләшеп, тән язып алалар. Ризыкка да ризасызлык белдермиләр, ни бирсәң, шуны ашыйлар, эчәләр, дигәндәй. Гадәттә, итнең иң яхшы калҗаларын тоттыралар, бары тик канәгатьсезлек кенә белдермәсеннәр, чөнки барысы да алар өчен җаваплы – алар бит дәүләт кешеләре. Берәр әйбергә төртеп күрсәтеп:
– Это что? – дип татарчасын сорыйлар, аннан кабатлыйлар.
Юлчылар исә бу сорауның нәрсә икәнен тылмач аша белделәр. Кайчак урыслар үзләре дә, татрчалаштырып:
– Нярся бу? – диләр, – зачем кирэк?
Тылмач исә уранлыларның әле берсе, әле икенчесе белән аралашып, кызыксынып, тормышлары хакында сораштыра, аннан урысларга сөйли, ахры. Әүдүәк би янына да килеп китә, янәшә барып, анысын-монысын тикшерәләр.

***
Төнгелеккә исә барган юлда кунган урыннарда туктарга тырыштылар: таныш урман, өстәвенә, учак урыннары да әзер, дөрес, кар тирәнәйгән, чистартырга кирәк... Инде көннәр дә озынайды озынаюын, аларны арытаба узып китеп, башка урында да туктарга булыр иде, тик ашыгудан файда юк – җир үлчәүчеләр барыбер эшкә тотына алмый...
Дөрес, җир үлчәүчеләрне бик сагайткан бер мәл дә булды. Коралларын яшергән урында төнгелеккә туктагач, аларны алып, кулларына тоткач, урыслар, куркынган кыяфәттә, тылмачка нәрсәдер әйтте.
– Әллә сез безне үтерергә телисезме?! – дип тәрҗемә итте анысы.
Инде уранлылар, куркышып, бер-берсенә карашты.
– Юк, юк! Болар безнең ау кораллары. Киек атарга, кем белә, юлда һөҗүм итәргә теләүчеләр булса, каршы торыр өчен кирәк. Юл озын бит, өстәмә азыксыз булмый, ә урманда, кырда киек-кош күп очрый. Безгә калага корал белән якын килергә ярамый, югыйсә, үтерәләр, дип әйттеләр, шунлыктан биредә ташлап калдырдык, – диде Әүдүәк.
Аның сүзләреннән соң бераз тынычландылар кебек. Хәер, сунарчыларның ничек оста итеп куян атып алуларын күргәч, соклануларын яшерә алмадылар.
– Булдырасыз, сез менә дигән* аучылар, чын сугышчылар! – дип кызыгуын белдерде тылмач, баш бармагын өскә күтәреп.
Хәтта, ук-җәяне әйләндереп-әйләндереп караганнан соң, үзләре дә атып карады. Кая инде аларга! Моның өчен балачактан өйрәнергә кирәк!
– Без бит менә мондый чактан ук атып үсәбез! – дип, җирдән бер карыш ара күрсәтеп, канәгать төстә елмайды Кадербәк, бераз масая төшеп.
Иң оста аучылардан берсе ул иде.
Бер ат чанасына азык-төлекне, кирәк-яракны тутырганнар иде, кемдер, арый башласа, ял итеп алу өчен йөк өстенә утыра, аны икенче кеше алыштыра, ә бу юлны тизләтә генә. Атлар этләр тарткан чаналар салган эздән әллә ни авырлыксыз бара, тик көрт сарган урыннардан узу гына кыенлык тудыра. Арыган атны алыштыру өчен тиз генә тугарып, җигеп алган вакытлар да булды. Этләр дә чыгынчылап куя, арыйлар, шуңа аларның да урыннарын алыштыралар. Тагын бер мәшәкать – төнгелеккә туктаганда, мәҗбүри рәвештә бәке тишеп, атларга су эчерү дә өстәлде. Моны, атлар тубырламасын, ягъни аякларына су төшмәсен өчен, төнгелеккә туктап, бер-ике сәгать узгач – алар бераз суынгач кына башкардылар. Туктау белән тирләгән бахбайлар өшемәсен өчен өсләренә япма яптылар. Ничек тә исән-имин алып кайтып җиткерергә иде бит әле...

***
...Казанга барганда төн чыккан тагын бер урынга җиттеләр, моны шуннан беләләр – кайтканда таныр өчен һәр урынга, агачны юнып, тамга салып киткән иделәр. Дөрес, туктарга әле иртә – кояш баерга ерак, шулай да, ярар инде, кешеләр дә, атлар да, этләр дә ял итсен, дип карар итте Әүдүәк. Алда яхшы урын әллә очрый, әллә юк, ә белгән урын сугышырга яхшы... Аяз көннәрдә күбрәк юл үтеп калуың яхшы, тизрәк кайтып җитәрләр иде, ир-җегетләр белән сөйләшергә кирәк. Борылдылар. Ничә сәгать чаңгы сөйрәп, юлда шактый арысалар да, акрынлап һәркем үз эшенә тотынды. Туктар-туктамас диярлек, яшьләрдән Солтанай, Байчура, тагын ике кеше, балта, Казанда сатып алган тимер (!) тырыслар тотып, елгага бәке тишәргә йөгерде, учак кабынганчы һич югы боз китереп өлгертергә кирәк, ә бәкедән су чыкканчы шактый калын боз катламын ватарга кирәк әле. Әүдүәк аларга шунда ук өйрәтеп куйды: бозланган балта сабы калын бияләйдән ычкынып, су төбенә төшеп китмәсен өчен, сабына тишек тишеп, бау тагып, аның икенче очын кулга бәйләргә кирәк. Су төбенә китсә, ничек аласың аны, аннан балта каян табасың? Гади тормыш кагыйдәсе, вак-төяк кебек, ә һәр яктан куркыныч янаган авыр тормыш шартларында исән каласың килсә, барысын да, хәтта энә очы чаклы вак-төяген дә белергә кирәк...
Өч кеше, атларны бер тирәгә тугарып, чанага бәйләп, алларына печән салды, җиргә җәймә җәеп, солы да бирделәр. Суны соңрак эчерерләр. Сарыкларны да, берсеннән кала, һәркөндәгечә, шулай ук чанадан төшереп, мөгезеннән я муеныннан бау белән чанага бәйләп куеп, алларына печән салдылар. “Бияләр ярыйсы гына күренә, артык карт та түгелләр, унлап колын алырга була әле, – дип уйлады Әүдүәк эчтән генә, – боларны Байтал айгырга кушарга кирәк”. Байтал аның көтүендә иң яхшы яшь айгыр иде.
Шул арада егетләр чакматаш ярдәмендә коры мүкне яндырып, алдан әзерләнгән коры чыраларга ут алып, учак кабызды, Туктамыш иптәшләре белән карга бата-чума урман читеннән сөйрәп китергән коры-сарыны өстәде. Ул ныклап кабынып китүгә, утлы кисәүләр ярдәмендә, инде чаналар, ат һәм сарыклар торган урын артында, беренчесенә капма-каршы икенчесен кабыздылар, кечерәк казанда тагын су кайнатырга куйдылар. Бер-берсенә капма-каршы тагын ике учак кирәк булачак әле, ә аларын соңрак, башкалар йоклар алдыннан сакчылар кабызачак, төне буе сүндерми, агач өстәп торачак. Бу – җылыну, шулай ук иртәнгә учак әзер булсын, тагын, иң мөһиме – бүреләрдән саклану өчен эшләнә. Үзләре белән мал булмаганда икәү дә җитә иде, тик хәзер аларны куркыту өчен дүрт учак кабызалар, дүрт кешене сакка куялар, ук-җәяләрен, сөңге, пычакларын әзер тоталар, төн күзе караңгы, тирә-якта нәрсә барын беркем дә белми. Бераз вакыттан аларны тагын дүрт кеше алыштыра.
Чалынган малны эшкәртеп бетерүгә, учакка асылган зур казанда су кайнап та чыкты. Ит исен сизеп, бәйдәге этләр, ары-бире йөренде, чиелдашты.
Һәр көндәгечә, тормыш вак-төяге башланды. Сарыкны чалганнан соң калган эчәк-картаны этләргә өләшү өчен бүлүгә тотынган сугымчыларны, тирмә коручыларны күздән чигергәч, Әүдүәк үз янына Карамышны чакырып китерде дә:
– Элмәкләрне бүген ераккарак салыгыз, куяннар эләкми башлады түгелме соң? – диде.
– Шулай шул, би, этләрне сизәләрме икән ни? – дип җаваплады анысы. – Ярый, хәзер эшлибез аны.
– Ерак, дигәч тә, артык ерак та китмәң, ит пешүгә килеп җитегез. Иртәгә таңнан карап киләсегез дә бар бит. Җәясез, садаксыз йөрмәгез.
– Аңладым, би.
Әүдүәк аның Әхмүш һәм Мәмәт белән чаңгыда урманга кереп китүен карап торды да, инде таза гәүдәле, көчле Туктамышны чакырды, ул утын өчен җавап бирә дә инде. Тотынса, агачны ике кулы белән дә сындырыр иде, валлаһи. Кайчакта ул аның көченә көнләшеп диярлек кызыга. Их, яшь чаклар!
– Син әле дә утын хәзерләүгә тотынмадыңмы ни?
– Якты бит әле, би, өлгерербез, дип уйлаганыем...
– Алданрак әзерләп куйсаң, яхшырак түгелме ни сиңа? Тагын шул. Утынны бүген күбрәк әзерләгез – шулай кирәк, нигә икәнен соңрак, ашаганда барыгызга да әйтермен. Кем буш, барысын да ал.
Мондый серлелеккә аптырагандай, Туктамыш, маңгаена төшкән бүреген бияләе белән күтәрә төште дә, калын тавыш белән:
– Кем бушрак, барыгыз да минем белән утынга! – дип кычкырды.
Аннан үзенчә уен эш түгел икәнен белдерәсе килеп:
– Би әмере! – дип өстәде.
Ике иптәшенә өстәп, атларны караудан бушаган тагын өч кеше генә табылды, калганнар тирмә кора иде. Ярый, ул үзе биш кешегә тора. Утынга ерак йөрисе юк, якын-тирәдә корыган чыршы, миләш, элмә, муел агачлары күренә. Кар гына тирән, хәер, урманда ул һәрчак күп була. Өстәвенә, кәүсәсенә балта чапкан саен, өстән тау кадәр кар ишелә. Шуңа тәүдә бер тапкыр чабалар да, тиз генә ике-өч адым артка чигенәләр, югыйсә учак янына утын гына түгел, җилкә тулы кар да алып киләсең... Тиздән аларның шаулый-шаулый, көлешә-көлешә, таштай корыган агачларга балта белән “дөп” тә “дөп” чабуы ишетелә башлады, тавышы тирә-як урманга яңгырады. Бераздан артык юан булмаган кәүсәләрне, бауга тагып, аланга сөйрәп килә дә башладылар, чөнки ачык җирдә утынга тураклау уңайлырак, ә ул төн буена дүрт учакка ягарга җитәрлек булырга тиеш. Өстәвенә, би бүген күбрәк кисәргә кушты.
Авыр эшләрдә катнашмаса да, зимләмирләр дә, читтән карап, тик кенә тормый, үзләре ни тели, шуны эшли, мисалга, тирмә корырга булыша, теләмәсә, булышмый. Шулай ук кем эштән бушый, алар да тирмә коручыларга кушыла, ылыс китерә, нигезенә кар өя һ.б. Хәер, казанлыларга биредә күп нәрсә моңа кадәр күрелмәгән ят эш. Ничек итеп сәкыт белән ут табуларына шаккатып та тордылар әле башта. Ә калада ничек учак ягалардыр, этем белсен... Бер-берсеннән – күршеләреннән куз алалардыр, шуның өчен дә ут күрше дип атала бит инде ул!

***
Тиздән ит пеште, аны казаннан алгач, пешекче егетләр шулпасына, оннан умач уып салып, пешерергә куйдылар. Бушаган казанда су кайнады. Барысы да зур ут тирәли, кем якынрак, кем ераграк таралышып утырышты.
– Сезгә киңәш бар иде, ырудашлар, – дип башлады сүзен би. – Үзегез дә күреп торасыз, көннәр озынайды, җылырак та. Элек көн яктысында узган араны тизрәк узабыз, менә бүген дә шушы тукталышка байтакка алда килдек. Шуның өчен, әллә элекке тукталышларны узып, тагын бераз барып, яңа урында туктыйбызмы? Алай итсәк, юлны тизрәк үтәр идек. Тик кайбер урыннарда урман очрамаска мөмкин, урман булмаса, ягарга утын каян алырбыз? Агачлык очраса, бик яхшы, әлбәттә. Шуңа күрә бер ат чанасындагы әйберләрне башкаларына бушатып, саклыкка утын алабызмы? Ат андый гына йөкне тартыр, дип уйлыйм.
Бер минут та уйлап торучы булмады, бар яктан:
– Без риза!
– Бишкуллап риза!
– Урман булмаса да, түзәрбез! – дип җөпләү сүзләре яңгырады, аларның күңеле күптән өйдә булуы аңлашыла иде.
Би аларның каршы төшмәсен алдан ук белеп тора иде.
– Ярый алайса, хәл иттек. Ә хәзер алдыбызда нинди тәгам бар, авыз итик.
Тәүдә җибәргән ризыгы өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән дога кылдылар. Әүдүәк, алдына китерелгән иттән зимләмирләргә аерым бүлгәннән соң, гаепләштән булмасын өчен барысына да, “Монысы кемгә?” уенын кулланып, калҗа өләшеп чыкты. Үзенә дә “өлешенә төшкән көмеше” – кабырга чыкты.
– Капкан саен калҗа булмый шул, – дип көлде би, әмма тавышында һич тә үртәлү сизелмәде.
Өендә ул болай да алардан яхшы туклана, биредә дә авыр эш башкармый, сакта да тормый, шулай булгач, алардан аерылып торасы килми, нәрсәсен яшерергә, ырудашлары арасында абруе да арта.
Тиздән шулпа да өлгерде, анысы барысына да бер агач чүмеч эләкте, туймаганнарга өстәп салырга калды да әле. Икенче казанда кайнаган суга төрле үләннәр салып, хуш исле сыекча эчтеләр.
Шулай ук җибәргән ризыгы өчен Аллаһы Тәгаләгә дога кылганнан соң, би сакчыларны билгеләде, утны нык сакларга кирәклеген кисәтте. Инде караңгы да төште. Һәркем үз тирмәсенә таралышты, ә Әүдүәк зимләмирләр белән бер тирмәгә юнәлде, биредә алар белән тагын биш кеше төн чыга иде.
***
Төннең кайсы вакыты булгандыр, Әүдүәк:
– Би, тор әле, тышка чык әле, – дигән сак кына эндәшүгә уянып китте. Туктамышны тавышыннан таныды. Һәм шунда ук нәрсәдер булуын аңлап алды. Нәрсә булсын, бүреләрдер, ахры. Җәһәт кенә урыныннан торып, шауламаска, кеше өстенә басмаска тырышып, уяулы-йокылы тышка чыкты. Шунда ук янган учакларны, кайберсе кулына утлы, кузлы кисәү, кайсысы җәя тоткан кешеләрен күрде дә:
– Нәрсә, бүреләрме ни? – дип сорады.
– Шул җәһәннәм кисәүләре инде, кем булсын! – дигән җавап ишетелде. – Сиңа әйтер алдыннан барысын да уяттым.
Күзе караңгыга ияләшкәнче бер мизгел торды да, атларның пошкыруын, сарыкларның бәргәләнүен, этләрнең шыңшуын ишетте. Кайсысы тәмам уянган, кайсысы һаман йокылы-уяулы басып торган ир-җегетләргә дәште:
– Каялар?
– Маллар тирәсен уратып алганнар. Без аларның улаганын ишеттек, этләр дә шыңшыган иде, шуңа учакларга утын да өстәдек, тик алай ук якын килерләр, дип уйламадык.
– Ярый, хәерле булсын, – диде би, караңгыга текәлеп, һәм йөз адымлап арада агачлар арасында куз кебек янган берничә пар күз күргәндәй булды. – Бик нык ачлардыр, шулай булмаса, уттан куркырлар иде. Мал исен, кан исен сизгәннәрдер.
Бераз гына уйлап торгач, сорады:
– Ничәүләр соң?
– Ун-унике бардыр!
– Зур өер.
– Күзләре караңгыда янып тора, менә ичмасам урман шаятаннары!
– Син үзең шаятан! – дигән тавышлар ишетелде.
– Нәрсә эшлибез? – диде Кадербәк.
– Нәрсә эшләргә икәнен беләсез бит инде, атарга кирәк. Барыбер китмәсләр алар, безнең малны ботарларга килгәннәр бит. Ярый болай итик. Икешәр кешегә бүленегез. Берегез кисәү, икенчегез, кем төзрәк ата, ук-җәя алыгыз. Без туктаган алан тирәли басыгыз, бүреләрнең кайда икәнлеген табыгыз. Тапкач, әйтерсез. Тик барыгыз бер үк вакытта атарсыз. Мин “Ат!” дип кычкыру белән атарсыз. Аңлашылдымы?
– Аңлашылды, би! – дигән тавышлар ишетелде.
– Кадербәк, урнаштыр кешеләрне! – дип әмер бирде би.
– Таралыштык. Син монда бас, мин монда басам. Кая барасың, теге табарак бар! Бөтен түгәрәк буенча басың! Курыкма, сине ашамас! Нәрсә, бүре күргәнең юкмыни?! – Бу Кадербәк кешеләрне урнаштыра иде.
Беразга тынлык урнашты. Аннан төрле урыннан:
– Күрәм! Күрәм! Күрәм! – дигән тавышлар ишетелде.
Әүдүәк аларны унике исәпләде.
– Булдыгызмы? – дип сорады аннан.
– Әйе! – дип җавап бирделәр төрле урыннан. Бик азга гына тынлык урнашты, бары тик учакта “шарт-шорт” утын януы, малларның, этләрнең куркып шыңшуы гына ишетелде.
– Ат!
Ике дистәдән артык керешнең “зыңк” итеп урынына кире кайтуы, укларның ишетелер-ишетелмәс сызгыруы, аннан аларның нәрсәгәдер “шап-шоп” барып тиюе ишетелгәндәй булды. Аннан бер-ике урында урманны ачы чинау тавышы яңгыратты. Ул да булмады, нәрсәнеңдер шаптыр-шаптор килгәне һәм “гөрст!” итеп җиргә төшкәне ишетелде. Әүдүәк би хәтта сискәнеп китте. Шунда агачтан кар ишелеп төшүен аңлады – берәрсенең угы агачка барып кадалган, ахры. Үзе дә сизмәстән, көлеп куйды. Тагын чинау тавышлары ишетелде. Димәк, болары үлмәгәннәр, яраланганнар гына.
Тавышка тирмәдән борчулы йөзле зимләмирләр дә килеп чыкты.
– Нәрсәдер булдымы әллә? – дип сорады тылмач.
– Бүреләр, – диде би. – Курыкмагыз, кудык инде. Дөресрәге, аттык. Күпмесе үлгәндер, әлегә белмибез, хәзер тикшерербез.
Тылмач иптәшләренә нәрсәдер әйтте. Тегеләрнең куркуга төшкәне сизелеп тора иде.
– Курыкмагыз, курыкма. Исәннәре күптән качты инде. Сез кереп йоклагыз.
– Юк, без дә карыйбыз, – диде тылмач.
Шунда тагын Кадербәкнең:
– Атма, кая атасың?! Тиресен бозасың бит, барып, башына атарга кирәк, атаң башы! – дип кемнедер орышканы ишетелде.
Тагын Кадербәкнең:
– Нәрсә эшлибез, би? – дигән соравы яңгырады.
– Җыелыгыз монда, – диде Әүдүәк.
Җегетләрнең аяк астында кар шыгырдады. Кулларына җәяләр, төтенләүче кузлы кисәү тоткан кешеләргә кунаклар шаккатып, бераз куркыбрак карап торды.
– Хәзер биш алты кешегә төркемләнеп, кем кая аткан, карап чыгыгыз, бүреләрне монда алып килегез, тик сак булыгыз, яралылары бар, өстегезгә сикерә күрмәсеннәр. Кисәүләрегезне учакка тотып алыгыз, бернәрсә күренми бит, учакка күбрәк утын өстәгез, – диде би.
Шулай иттеләр һәм тагын таралыштылар. Бераздан икеме, өчме урында чинаган һәм тынган тавыш ишетелде. Тиздән аланга өч бүрене чыгарып ташладылар, тагын урманга кереп киттеләр. Тиздән төрле урыннарына ук кадалган сигез бүре үләксәсе җыелды. Земләмирләр аларга коты очып карап торды.
– Курыкмагыз. Исән түгел инде алар. Сез кереп йоклагыз. Ә безнең әле аларның тиресен салдырасы бар, югыйсә иртәнгә туңа, тиресен салдыру авыр була, – дип аңлатты аларга би.
Үзләренчә үзара нәрсәдер сөйләшеп, тиз генә тирмәгә кереп юк булдылар. Аннан егетләргә борылып:
– Үзегез тунарсыз инде, мин кереп ятам, юкса, кунаклар курыкты, ахры, – диде.
– Ярый, би, ярый, – диеште аучылар, – барысын да үзебез эшләрбез.
– Учакка утын өстәгез, алай да караңгы булса, тагын ике-өчне ягыгыз, – дип киңәш биреп, Әүдүәк тә тирмәгә юнәлде.
Кадербәкнең:
– Әйдәгез, җегетләр, тотындык, – дигән тавышы ишетелде.

***
Әүдүәк иртән торуга җирдә сигез бүре тиресе ята иде, үләксәләрен берсе өстенә икенчесен ташлаганнар. Сакчылардан кала кеше юк, төнге вакыйгадан соң арып йоклыйлардыр. Алар сикереп торып, аның белән исәнләшкәч, би атларны, сарыкларны карап килде, барысы да исән-имин, атлар, аны күргәч, пошкырып куйды. Печән салды. Этләр генә ачрак, бу кадәр өергә каян ит-сөяк җиткерәсең. Менә хәзер туйганчы ашарлар инде.
Учакларда ут яна, кешеләр торуга казаннарда инде ит пешә иде. Сакчылар янына утырды, төнге вакыйга хакында сөйләшеп алдылар. Тиздән башкаларны да уятырга кушты. Алда әле озын юл көтә.
Тиз арада торып чыктылар, кемнәрдер кичә бүреләр утырган урыннарны карарга китте. Кемнеңдер угы читкә дә очкандыр әле, аларны да эзләп алырга кирәк. Бераздан Кадербәкнең:
– Солтанай, кил әле монда, син үзең аткан бүрене кичә тапмагансың бит, килеп ал! – дип кычкырган тавышы ишетелде.
Барысы да, аптырашып, тавыш килгән якка юнәлде, би дә китте. Бернәрсә дә күрмәгәч, барысы да:
– Кая бүре, нигә алдашасың?! – дип шаулаша башладылар.
– Ничек инде, кая? Менә бит! – дип юан гына чыршыга кадалып торган укка күрсәтте. – Синең угың бит, барысы да таныйдыр! – дип шаяртты Кадербәк, Солтанайга карап.
Барысы да кычкырып көлеште. Анысы кып-кызыл булып үртәлде, җирнең тишеге булса, валлаһи, шунда кереп китәр иде!
– Моннан соң атың* Бүре булыр инде!
– Бүресен егып бирик, кайрысын тунасын!
– Хәзер балта алып киләм!
– Ай-һай, бүресе зур, әйтәм аны, кичә бик каты тавышланып ауган иде!
– Барыбызның да котны алды шул!
– Менә аучы ичмасам! Ә без белми дә йөргәнбез! – дигән шаян сүзләр яңгырады, Солтанайны төрткәләделәр, эткәләделәр.
Анысы:
– Ярар инде, көлмәң... – дип елардай булып ялынды, угын агачтан суырып алганда.
Әүдүәк тә көлде, аннан:
– Җегетләр, төз ату осталыгы барысына да бирелмәгән, аның урынына ул менә дигән балта остасы. Өй салырга кирәк булса, аны чакырырсыз әле! – дип Солтанайның да төшеп калганнардан түгеллеген искәртте. – Ярый, әйдәгез, ашап алыйк та, юлга кузгалырбыз. Этләрне ныклап ашатыгыз, аларга хәзер ит җитәрлек. Атларга су эчерегез. Карамыш, сез ашап алыгыз да, без җыенганчы, кичәге элмәкләрне алып килегез, бүреләр беткәч, куяннар да эләкмәдеме икән?
Шаяра-көлә, тәмле ис чыккан казаннар янына юнәлделәр.

***
...Әүдүәк белән иярченнәренең әйләнеп кайтуы авылларда зур вакыйгага әверелде. Ике ай югалып торганнан соң барысының ди исән-сау булуы үзе бер могҗиза иде. Ниндидер чит-ят кешеләрне дә ияртүләре байтак сорау тудырды, өстәвенә, икесе ниндидер ят өммәт кешесе – урыс иде. Хәер, аларның кем булуы хакында хәбәр дә тиз таралды, чөнки башка авыллардан Казанга баручылар сәяхәтләре, зур калада ниләр күрүләре турында тәмләп-тәфсилләп, кат-кат сөйләделәр. Беркайчан да ерак җирләргә чыкмаган кешеләр өчен бу үзе могҗиза иде.
Кайтып бераз хәл алганнан соң би тирә-якка чапкынчылар җибәрде, кече җыен булачагын хәбәр итте, аларга Казан кунакларын тәгам белән тәэмин итү өчен нәрсәләр алып килергә кирәклеген әйттерде. Моңа кадәр ул җир үлчәүчеләрне күптән түгел вафат булган шактый хәлле тормышлы Әүдүк картның ак өенә урнаштырды, корткасына, язын имана* җирен сукалап бирдертергә вәгъдә итеп, эш тәмамланганга кадәр кара өйдә яшәп торырга кушты, аңарга ярдәмләшергә – йортны җылытырга, ризык пешерергә кешеләр билгеләде. Урыслар исә яндырып эшләнгән балчык савытларда чишмәдән яисә елгадан көянтәләп су ташыган, җырлый-җырлый (тик ирләр күрмәгәндә генә!) каба* ярдәмендә йон эрләгән, тәрәш тарагы* ярдәмендә киндер теткән кызларны, хатыннарны кызыксынып күзәтә.
Би кече җыенда, исән-сау әйләнеп кайту уңаеннан, мәҗлес оештырды, Казанда күргәннәрен тәфсилләп сөйләде, арытаба нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. Аксакаллар, авыл башлыклары баш чайкап, тел шартлатып тыңлап утырды. Дөнья бик киң икән ләбаса! Сәяхәтчеләрдән көнләшеп тә куйдылар, юлның бар михнәтен үз башларыннан кичермәгәч, аларга бу уен эш кенә кебек тоелды. Шулай инде, күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең үләсе килә, ди... Алар аны, торак йортларына кайткач, башка авылдашларына сөйләде. Һәм болар барысы, башка сәяхәтчеләр хикәятләренә кушылып, арттырылып, күпертелеп, олы бер риваятькә, күкрәк сугып сөйләрлек вакыйгага әверелде, аларның Уран ыруы тарихына яңа бер зур бит өстәлде.

***
Зимләмирләрнең озак көтеп торасы килмәде, акрынлап, чаңгы белән йөреп, якын-тирәдә, мисалга, җәй үтү авыр булган урыннарда эш башларга теләк белдерде, чөнки барлык диярлек чүп-чар әлегә тирән кар астында. Инде болай булгач, би аларга тылмач аша үз фикерен белдерде. Эшне Буй аръягыннан башлау мәслихәт булыр, нигә дисәң, елгада боз киткәч, ташу башлангач, теге якка чыгу авыр булачак, озак көтәргә туры киләчәк, су баскан урыннар кайчан кибә әле ул. Өстәвенә, анда җирләре дә аз, эш озакка сузылмас, яшәргә урын да бар, ул якта улы Сарыбайның авылы урнашкан. Бөтен ыру белән гаиләсенә, аның янәшәсендә яшәргә теләгән кешеләргә, хезмәтчеләр яшәү өчен йортлар, мал өчен каралты-кура салып бирделәр. Бу якка да күз-колак булып торучы кирәк иде.
Тылмач иптәшләренә эш торышын аңлаткач, тегеләр шатланып риза булды.
Шулай итеп, аларны җиде генә йортлык Кыр авылында урнаштырдылар һәм, озакка сузмыйча, акрынлап эшкә тотындылар. Җир үлчәүчеләр, би биргән киң, әмма җиңел чаңгыларда, махсус эшләнгән ике “аяклы” озын таяклары белән атлатып, кар дөньясын гизә башлады, зимләмир әйтеп торды, ярдәмчесе тузларга нәрсәдер язды, нидер сызды. Алар артыннан Әүдүәк биргән булышчылар җир үлчәүчеләрнең һәр йомышын үтәде, ризык әзерләде, чөнки иртән китеп, кичен генә кайттылар. Ике атнадан күбрәк вакыт узуга, эш тәмамланды да. Сөренте җирләре аз булганлыктан, бу мәшәкать тудырмады, ә болынлыклары, урманлыклары, көтүлекләре зуррак мәйдан били иде, һәм аларның чикләре чытырманлыклар, чокыр-чакырлар, үрләр, урман, башка каршылыклар аша уза, бу эшне озаккарак сузды. Әмма җәй булса, хәтта ике-өч тапкырга озаккарак сузылыр иде. Дөрес, бер-ике көн буран да дулап алды, бу вакытта ял иттеләр, мунча керделәр. Әүдүәк тә көн саен диярлек алар белән йөрде, җирләре чиген күрсәтте, эшнең ничек башкарылуын күрде. Үлчиләр, сызалар, язалар, нәрсәдер исәплиләр, бәхәсләшеп тә алалар. Бу эш аңа бик үк аңлаешлы да түгел иде. Ярый, аның бурычы – зимләмирләрнең өзеклексез эше өчен барлык уңайлыкларны тудыру, гомерләрен саклау. Шулай да, эшләрен карап йөри торгач, башына уй төште. Уңайсыз урыннарда таяк өстерәп йөрергә кирәкме икән? Ничәдер таяк буе бау үлчәргә дә, арытаба сузарга, аннан тагын алга күчәргә... Шунда ук әллә ничә таяк алга китәргә була. Моның өчен, өстәп, тагын ярдәмчеләр бирер, ә аларга, янәшә йөреп, тузга төшереп куясы гына кала. Тылмачка шулай дип әйтеп, күрсәтеп тә бирде. Зимләмирләр, бер-берсенә карашып алды да, елмаеп, шатланып риза булды. Эшләре икеләтә җиңеләйде. Әүдүәк үзе чыгарга теләмәгәндә, улы чаңгыга басты, үз җирләре чиген ул белми, кем белсен.
Эш, шулай итеп, тизрәк тәмамланды, уң якка боз китәргә шактый вакыт алда чыктылар.

***
Ә бу якта эшкә җир бераз кипшенү белән тотындылар. Тәүдә якын-тирәдә йөрделәр. Борынгы картлар әйтмешли, җәй күзе кыска, тиз генә уза да китә, аннан озын кыш башлана. Җир чикләрен күрсәтеп йөрү өчен Әүдүәк инде бар тирә-якны биш бармагыдай белгән Карабайны билгеләде. Үлчәүчеләр, атка атланып, махсус эшләнгән ике “аяклы” озын таяклары белән атлатып, яки Әүдүәк ысулы белән чакрымнарны биләде, подьячий тузларга нәрсәдер язды, нидер сызды, аннан нәрсәдер исәпләделәр. Урман, иген кырлары иксез-чиксез тоелды. Язылган-сызылган тузлар байтак җыелды. Аларга Әүдүәк би билгеләгән кешеләр ярдәмләште, ризык пешерде, яңгырдан яки кояштан саклану өчен бөтен кирәк-ярагы белән тирмә корды, атларны карады, җикте, тугарды, кораллар төялгән арбаларны рәткә китерде, агач күчәрләрне каен дегете белән майлады, елга очраса, балык тотты, кешеләр каршысына саксыз килеп чыккан киек-җанварларны уклар белән аулады, тагын иксез-чиксез тоелган башка йомышларын үтәде. Һәрвакыттагыча, бу якларда чакрым саен диярлек очраган чишмә янына туктадылар, җир үлчәүчеләр, шәрран яра чишенеп, елгада су коендылар. Тегеләр канәгатьсезлек белдергән вакытлар да булды, әмма авыр эш акрынлап дәвам итте. Болын-кырларны ничектер җиңелрәк узсалар, чытырманлыклы урманнар аша узу үзе бер михнәт тудырды. Чикләр күпчелек тал-куаклар белән капланган елга буйларыннан узды. Сөренте җирләрне аерым үлчәделәр, хәер, алар артык күп тә түгел. Агач сука белән әллә ни эш майтарып буламы ни? Җирләрне урман-куаклыклардан арчу, ай-һай, авыр. Чистартудан калган чүп-чарны яндыру да зур хәвеф белән бәйле, ут читкә таралмасын өчен һәрчак саклап торырга кирәк. Ут – зур бәла, ул үзе туктамаса яки койма яңгырлар гына ярдәм итмәсә, аны җиңү мөмкин түгел... Янудан туктаганнан соң да әле ул бик озак төтәсләп ята. Бабайларның: “Угрыдан кала, уттан калмый”, – дип еш искәртүләрен беркайчан да истән чыгармадылар.
Хезмәтчеләрен ияртеп, Әүдүәк тә җир үлчәүчеләр янына еш йөрде, азык-төлек китерде, ә үзенең эше күп булганда хезмәтчеләрен җибәрде. Казанлыларны берничә тапкыр мунча керергә дә алып кайттылар. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә ярашлы, барлык ихаталардан читтә, инеш ярында урнашкан кара мунчаның нәрсә икәнен алар тиз аңлады. Яңа гына бәйләнгән каен миндеге белән чабынып чыгалар да, “ах” та “ух” килеп, елгага чумалар. Кайчак Әүдүәк чукындырылган татар – керәшен тылмач белән озак кына сөйләшеп утыра, сораштыра. Хәтта кайбер сүзләрнең урысча тәрҗемәсен дә сорый, хәтеренә сала. Дөнья хәлләре болайга борылган икән, берни эшләр хәл юк.
Авылда тылмач шулай ук җир чикләре хакында аксакаллардан сорашты, аны ыруның башка авылларына да алып бардылар, чынында да бу җирләрне алар – уранлылар эшкәртәме, дәгъва итүче башка биләр, ырулар юкмы, шулар турында белеште, тузга нәрсәдер язды, кешеләрдән тамгаларын куйдырды. Әүдүәккә ул шулай кирәк, дәлилсез булмый, югыйсә җирегезне сезнең исемгә язмаска мөмкиннәр, дип аңлатты. Ә сораштырылган кешеләр урысча “окольные люди*”, ягъни шаһитләр, дөреслекне раслаучылар дип атала икән, бу аларны Казанга алып бармыйча да, эшне тиешенчә башкарырга ярдәм итә, диде.
Эшнең ничек оештырылуы белән танышу өчен гайнәлеләр дә килеп китте, бәлки бу алар җирләренә кермиләрме икәнлеген белү өчен дә булгандыр... Киләсе елга Казанга үзләре дә юлланыр бәлки, чөнки инде юлны, эшнең ничек оештырылуын бераз күзаллыйлар.

***
Җир үлчәүчеләр эшкә тотыну белән үк диярлек, Әүдүәк алдына “аларны Казанга ничек кире илтергә һәм ничек кире кайтырга?” дигән сорау килеп басты. Зимләмирләр кыш җиткәнен, елгада боз туңганын биредә көтеп утырмас бит инде! Башына төрле уйлар килде. Дөрес, бер фикере бар-барлыкка... ягъни, дөресен әйткәндә, ата-бабалар тәҗрибәсен исенә төшерде...
Тиздән тагын җыен җыйды. Тиз көннәрдә, һәркем үз күчтәнәчләрен алып (би янына кем бүләк-күчтәнәчсез йөрсен!), җир үлчәүчеләрне туйдыру өчен үз өлешләрен дә төяп, билгеләнгән вакытка килеп җитте. Соңлаганнарны, дөнья, гаилә хәлләре, игеннәр торышы, печән әзерләү барышы, малларның исән-саулыгы турында сөйләшә-гәпләшә, бераз көтеп утырдылар. Кызу эш чоры бит, ә җәйге көн кыш туйдыра. Барысы бергә болай еш очраша алмыйлар, һәркемнең үз дөньясы да бар бит, әмма мир эшләреннән читтә калып булмый. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, диме әле?
Ниһаять, барысы да җыелып бетте. Тирмәгә кереп, урнашып, әзер табын тирәли аяк бөкләп тезелешеп утыргач, дога кылып, буза яки кымыздан авыз итеп, иреннәрне чылатып алгач, би сүз алды:
– Җәмәгать, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бик зур эш башкарыла, мир белән барлык чыгымнарны күтәрәбез, барыгызга да рәхмәт, әл-Газыйм*, әл-Һади*, әл-Нафигъ* Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен. Тик монысы эшнең яртысы гына әле. Безгә тагын Казанга юл тотарга һәм рөхсәт кәгазен – воеводадан жалаванный гырамыта алып кайтырга кирәк. Бөтен хикмәт шунда – бу юлы ничек барырга? Көзгә кадәр көтеп торып булмаячак, зимләмирләргә тизрәк кайтырга һәм барлык кәгазьләрне тутырырга кирәк, тылмач шулай диде. Безгә дә ничектер кайтырга кирәк булачак. Моңа да вакыт таләп ителә. Алда менә шундый зур мәшәкать тора. Сез бу хакта ниләр уйлыйсыз, мөхтәрәм кан кардәшләр? Фикерләрегезне тыңлыйк, киңәшле эш таркалмас, дигәннәр бит борынгылар да...
Бераз уйланып, тын утырдылар.
– Атлар белән кузгалырга мөмкин, хәзер яшеллек күп, аларга азык белән авырлык булмас, арбаларга печән төяп йөрисе юк, – диде аксакал Абдрахман, арадан иң өлкәне, сакалын сыйпап.
– Әйе шул, юлчыларга да җиңелрәк булыр, – дип сүзгә кушылды Булаш. – Ара тизрәк үтелер...
– Печән төямәсәң дә, юлда тирмә, ризык, ашарга пешерү кирәк-ярагы һәм башкалар кирәк бит, ә урман-чытырманлыклар, куе үлән арасыннан арбалы атлар уза алырмы? – дип шик белдерде Шайтирәк.
– Анысы да дөрес, шулай шул, хак әйтәсең, – дип шаулашып алды сүзгә кушылмый гына тыңлап утыручылар.
– Бик дөрес, юлда бит күпме елга-күл, сазлык кичәргә, чокыр-чакыр аша чыгарга кирәк, ә ара якын түгел, – дип үз фикерен белдерде кышкы сәфәрдә катнашкан Толыбай.
Күптән түгел генә тәмамланган сәфәр аның гына түгел, башкаларның да исеннән чыкмаган иде әле. Истән чыгу түгел, бу хакта сөйләшүләр, хатирәләргә бирелүләр көн саен ишетелеп тора.
Күпмедер вакыт барысы да тын утырды. Һәркем тирән уйга бирелде. Шул арада зур агач табакта майлы шулпа, шулай ук зур табакта пары чыгып торган сарык ите китерделәр, һәркем үзенә күпме кирәк, аннан зур агач кашык белән аш сосып алды, калҗа эләктерде.
– Җәмәгать, әйдәгез, капкалап алыгыз, алдыгызда булган барысына да җитешегез, кымызын да авыз итеп утырыгыз, – дип кыстады би, хуҗа буларак.
Күпмедер вакыт авызлар чапылдаганы гына ишетелеп торды. Җиңелчә җил тыштан, зур казан асылган учак астыннан тирмәгә төтен исен куып кертте.
– Ярый, тагын эшкә күчик, булмаса, көн дә кичкә авыша, – дип тынлыкны бүлде ыру башлыгы, тәгам кабул итү акрынлап туктагач. – Минем бер уй-киңәшем бар барлыкка, сез ни диярсез... Ә сез капкалап та утырыгыз, ач корсагым, тыныч колагым, дисәләр дә, ач корсакка баш начар эшли ул!
Аның бу сүзләреннән соң кемдер көлеште, кемдер елмаешты. Хуҗа кыставын дәвам итте:
– Тустаганнарыгыз буш тормасын. Итеннән дә, казылыгыннан да авыз итегез!
Аның кунакларның бераз капкалап алганын көтеп торганын күреп:
– Тыңлыйбыз, би, тыңлыйбыз, – диеште җыелучылар, аңа борылып.
– Безгә сәяхәтне, Аллага тапшырып, елга буйлап оештырырга кирәк, әмма инде саллар белән. Бу хакта тылмач белән дә киңәшләштем, ул зимләмирләргә әйтте, алар да каршы түгел, юл тизрәк үтелер, дигәннәр.
Уранлылар бер-берсенә карашты, тагын тын калды. Һәрберсе моның ничек булачагын уеннан кичерә иде, ахры. Аннан дәррәү, бер-берсен бүлдереп, бу фикерне хуплауларын белдерделәр:
– Чыннан да...
– Дөрес бит әй!..
– Юл да тизрәк үтелер...
– Ничек бу безнең башка элек килмәгән...
– Сез риза икән, бик мәслихәт. Инде хәзер аңа әзерлек хакында уйлашырга кирәк булыр.
– Тик кире кайтасы да бар бит... Ә сал кирегә акмый... – диде кинәт Ишбулат, күрәсең, аны бу сорау ныграк борчый иде.
– Әйе, барысын да ныклы уйларга кирәк, – диде аңа җавап итеп би.
Аннан бераз дәшми торганнан соң, дәвам итте:
– Бу яклап хәзер үз фикеремне әйтәм, нәрсәнедер күз уңыннан ычкындырсам, сез тулыландырырсыз... Бер олыны, бер кечене тыңла, дигәннәр бит ата-бабалар. Киңәшле эш таркалмас. – Аннан табынны әзерләгән хезмәтче хатыннарга дәште:
– Әй, кемнәр бар анда, кунакларны сыйларга онытмагыз!
Аннан инде вәкарь* белән тагын сүз алды:
– Мин шулай уйлыйм. Саллар белән Казанга кадәр йөзәбез. Рөхсәт алу буенча эш тәмамлангач, көзгә кадәр анда калабыз, ә боз туңганны көткәнче, бура бурарга, җир казырга һәм башка эшләргә ялланырга мөмкин, без күреп кайттык, Казан төзелә, теләгән кешегә анда эш хәттин ашкан, беләгең генә нык булсын. Димәк, ачка үлмәбез, Аллаһы боерса. Ходай ярдәменнән ташламаса, Ин ша Аллах, өйләребездә булырбыз.
– Дөрес фикер, бик дөрес, – диеште табын тирәсендә аны игътибар белән тыңлап утыручылар. – Менә бит...
– Ә әзерлек эшләренә инде хәзер үк тотынырга кирәк, – дип дәвам итте би, сүзләр тынганнан соң. – Барысын да төптән уйларга. Ничә сал кирәк, күпме кеше бара, күпме ризык алырга. Сал тезү, агызу тәртибен беләбез, якын-тирәгә йөзгән бар. Сал өстенә тирмәләр корырбыз, ахры, алар җил-яңгырдан саклар, Казанда яшәү өчен дә яраклы. Моннан тыш, сал агачлары да югалмас, баргач, аларны сатарга мөмкиндер, йорт салучылар бишкуллап алачак, шуның өчен салларны яхшы агачлардан бәйләү мәслихәт. Дөресрәге, чыршы, нараттан. Ике-өч йортлык булса, бик тә яхшы. Ә кайтканда, сал агачларын саткан, эшләгән акчага ат, чаналар сатып алып, боз буенча юлга кузгалырга мөмкин булачак. Инде юлны беләбез.
Тиреләрне күбрәк алырга кирәк, аеруча сусарныкын, ул бик кыйммәт тора. Тагын хуҗалык өчен әйберләр сатып алырбыз... Тагын нәрсәләр кирәк, эш барышында хәл итәрбез. Минем сүзем тәмам. Тагын кемнәр нәрсә әйтергә тели, тыңлыйк. Хәер... ризык хакында аерым әйтергә телим, дөресрәге, ничә тәкә алырга. Сарыклар барысы да бәрәнләгән, аларга тиеп булмый. Барыбыз бергә егерме генә тәкә таба алырбыз бит? Таба алмасак, кысыр сарыклар бардыр. Теге барганда, кайтканда ит нәкыс булды, шунлыктан моны да уйларга кирәк. Казанда да тәүге чорда ач утырмабыз бит инде. Алар өчен исә аерым сал кирәк булачак, печән кирәк булачак, суы, ярый, елгада. Мал суга егылып төшмәсен өчен аны читәнләп алу да сорала. Малның аягы бүрәнә арасына кысылмасын өчен такта җәяргә кирәк. Исәпли китсәң, вак-төяк мәшәкать күп инде ул.
– Табарбыз, табарбыз, тәүдә авылларда күпме тәкә бар, исәпләргә кирәк, көтүне тәкәсез дә калдырып булмас, кысыр сарыклар да табылыр, – диеште җыелган халык.
– Кайсы авылга нәрсә эшләргә – бурычларны бүлеп куйыйк, – диде Абдулкәрим.
– Әйе, шулай итәрбез, – дип килеште Әүдүәк би. – Юлга чыгарга әле ерак, бераз вакыт үткәч, күпмедер әзерлек эшләре башкарылгач, яки тәмамланыр алдыннан, тагын җыелып сөйләшербез, барысын да тикшерербез. Ә әлегә кемгә нәрсә тиеш, шуны эшләгез.
– Минемчә, кеше саны элеккечә калса, кышкы сәфәрдә катнашкан сау-сәламәтләр барса, яхшы булыр кебек, – дип икеләнебрәк сүз кушты Ташбай.
– Мин дә шулай уйлыйм, – дип җөпләде аны Колбәк. – Инде эш рәтен, нәрсә кирәклеген беләбез.
– Ә салларны кайда корабыз – Шүрәле авылындамы? – дип сорады Болдыш, нәрсәдер исенә төшеп.
– Кайда булсын, шунда инде, Чулманга турыга чыккан башка елга юк бит, – дип бүгенге сөйләшүгә нокта куйды би.
Башка авыл кешеләре, би һәм башкалар белән шау-гөр килеп саубуллашып, юлга чыкты, кемнәрдер, иртән кузгалырга була, туган-тумачасына яки кода тиешле якыннары өенә юнәлде. Барысының да уенда киләсе сәяхәт хакында уйлар кайнады. Әмма җир мәсьәләсе, аларның үзләренең, гаиләләре, балалары гомере кебек үк, иң мөһиме иде.

***
Җир үлчәүчеләр эшләрен тиздән бер ай ярымнан тәмамлады. Байтак михнәт кичтеләр, әмма алларына куелган бурыч үтәлде. Бик күп каен тузы җыелды, аларны, күз карасы кебек саклап, кадерләп Казанга алып барып җиткерергә кирәк иде. Бу вакытка юлга чыгарга барысы да, бар нәрсә дә әзер иде инде. Сал җыю байтак мәшәкать тудырды, билгеле. Аларны, таралмасын өчен, өч урыннан бик нык ныгыттылар, кирәге чыга калса дип, саклыкка байтак юкә аркан әзерләделәр. Салларга аркылы бүрәнәләр беркетеп, алар өстенә ничек кирәк алай, ягъни зур авырлык белән ярылган калын такта беркетеп, коры печән түшәп, йокы урыннары әзерләделәр, өстен киез белән капладылар. Салларны бер-берсенә шулай ук юкә аркан ярдәмендә тоташтырдылар. Бүрәнәләрне эләктереп тарту өчен тимерлектә махсус ыргаклар да чүкелде. Ярылган утын яркалары да төяргә туры килде, аларны, чыршыдан кала (чөнки ул шартлап яна, утлы кузы тирә-якка чәчри) барлык агачтан әзерләделәр, юкә яркасы исә – чыра телү өчен бик яхшы, чөнки ул йомшак. Әле җәй булса да, кире юлга кыш чыгарга туры киләчәк, шунлыктан җылы киемнәр дә алырга туры килде. Киндер күлмәк-ыштан белән кышын ничек кайтырлар?.. Казанлылар өчен аерым сал бүлделәр, тирмә куйдылар, ә аларга хезмәт итү өчен өч кеше билгеләделәр, чөнки биредә иң кадерле йөк нәкъ алар иде. Шулай итеп, байтак йөк җыелды, тик ансыз булмый иде, түзәргә туры килә. Хәер, Әүдүәк би юлга чыгасы кешеләрне үзе сайлап алды, өрлектәй ир-егетләр кирәк, җилдә селкенеп торган чирләшкәләр юлда ук үлеп бетәргә мөмкин. Күпчелеге тәүге сәфәрдә катнашып, үзен бар яктан әйбәт күрсәткән ырудашлары, әнә, алар сынатмас.
Яр буенда саллар корылган Шүрәле авылына Әүдүәк би үзе дә әллә ничә тапкыр барып килде, аксакаллар белән сөйләште, киңәшләр бирде, яки башкаларныкын тыңлады, аларның ниндидер фәтвасы* булса, каршы килмәде. Еш кына, яр башына басып, талгын гына аккан суга карап, сал тирәсендә кайнашкан ирләрне, аларның аяк астында буталган бала-чаганы, ара-тирә суда уйнаган балыклар чыгарган дулкыннарны, су өстендә ачы тавыш чыгарып очкан акчарлакларны, куактан куакка пырылдашып очкан ниндидер кошлар төркемен күз уңыннан кичереп, үз уйларына чумып торды.
Янәшәдә зур су булу, бер яктан, яхшы, икенче яктан, начар. Елганың бу ягыннан Кыр авылына яки кирегә чыгып йөрү гаять мәшәкатьле эш, аеруча язын – ул таша, берничә чакрым арада тугайларны су баса. Аның кире ярларына кайтканын, көннәр бераз җылынганын көтәргә кирәк. Әйбер, печән, ашлык көлтәләре чыгарырга кирәк булса, тагын да авыррак, хәер, печәнне елгада боз туңгач чаналарда чыгару күпкә уңайлы. Сыбай гына икән, чишенеп, киемеңне, ук-садагыңны ат сыртына бәйлисең дә, ат ялына тотынып, янәш йөзәсең. Ә әйбер чыгарасы булса, сал кирәк. Елганың таррак, агачлар үсмәгән һәм текә булмаган урынында кичү күптән сайланган. Җиңелрәк агачлардан зур булмаган сал коралар. Ике башына да, ярга җитәрлек итеп, аркан бәйлиләр. Сал комга утырмасын өчен яр буенда, суга кертеп, агачтан басма эшлиләр. Кирәк нәрсәләрне төягәч, ике яктан да көчле ирләр, сал әллә кая, тал-куак арасына барып туктамасын өчен, бер як ярдан шул арканнан тарта. Сал өстендә тагын көчле өчәр ир, агым уңаена басып, озын, нык колганы елга төбенә терәп, сал аска акмасын өчен тотып тора. Сал, агым уңаена омтылганлыктан, колганы этеп, ирләрне үзе артыннан суга егытып төшергән вакытлар да була. Андый чакта кемдер егылучыдан мыскыллап көлә, кемдер аның булдыксызлыгына ачу белдерә. Акрынлап шулай хәрәкәт итәләр. Теге яктан йөк төягәч, инде бу якка сөйриләр. Берничә тапкыр шулай. Бала-чага, кыз-кыркын, карт-коры, хатын-кызларны да шулай чыгаралар. Ә малай-шалайга бу эш кызык кына, алар я ат ялына тотынып, я атланып йөзә, чыр-чу җитәрлек була. Эш тәмам булгач, салны ярга сөйрәп чыгарып куялар. Кирәк вакытта янә суга төшерәләр. Моны кем уйлап тапкандыр, инде онытылып беткән. Хәер, корылык елларда Буй саега, аны кичү җиңеләя. Тик корылык, Аллага шөкер, еш кабатланмый, югыйсә тормыш бик авырлаша, үләннәр көя, игеннәр уңмый, маллар көрәйми*, янгын хәтәре арта. Ярый, андый афәтләрдән Ходай сакласын инде.

***
Менә мөһим мизгел килеп җитте. Ычкынып, агып китмәсен өчен юан казыкларга юан юкә аркан белән бәйләп куелган салны ычкындыргач, аны урыннан кузгатып җибәрү өчен шактый тырышлык салырга туры килде.
Кабул ителгәнчә, юл догасы укылды. Монысында озатучылар тагын да күбрәк иде, дөрес, яртысы бала-чага (җәй сырчак кирәкми, урамга чыгарга була, бөтенләй ыштансыз йөрсәң дә, сүз әйтүче юк); күз яшьләре түгүче шул ук хатын-кызлар; “бүген үләм, иртәгә үләм” дип йөрүче карт-коры; сөйгәннәрен яшерен генә озатучы яп-яшь кызлар; кешеләр янында чуалучы эреле-ваклы эт-көчекләр... Яр буена төркем-төркем урнашкан халык, якыннарына төбәп, эчтән генә юл догасы укып, бу тамашаны тын гына күзәтеп торды. Шул ук Әйдүк мулла: «Әллаһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәлә әәли Мүхәммәдин үә сәллим», – дип салават әйтте. Монысында боз өстендә озатып калган малай-шалай, маэмайлар гына булмады. Дөрес, аларны Казанга алып барып алып кайткан берничә маэмай, “бездән дә сәлам җиткерең” дип, яр буенда ярсып-ярсып өреп калды. “Монысында безне сәфәргә чыгудан этләрнең Алласы саклады” дип үзләренчә сөенмәделәр дә микән әле! Монысы сүз өчен генә, кая барып кайтканнарын алар каян белсен инде. Шулай да малай-шалай озатмый буламы инде! Этләре белән кемузардан, яр буйлап сал артыннан йөгерделәр, кул болгадылар, кычкырдылар. “Их безне дә алсыннар иде!” – дип хыялланмаган малай булмагандыр, мөгаен...
...Салчылар көн-төн акты, чөнки хәзер кайдадыр туктау хәҗәте, тирмәләр кору, сүтүнең кирәге юк. Тәүге ике көндә, Чулман-иделгә чыкканчы, борылмаларда ярга килеп терәлмәс өчен зур көч салырга туры килде, ә текә борылышлар шактый икәнен алар инде белә иде. Сай урыннар да очрады, аларын да ничектер исән-имин уздылар, комга утырмадылар, күптән түгел көчле яңгыр явып узганлыктан, су бераз күтәрелгән иде. Алла саклады, андый урыннарны да бәла-казасыз үттеләр. Сал башында баручылар гына түгел, барысына да уяулык сакларга туры килде, югыйсә сал бер туктаса, аны кузгату гаять авыр, шактый вакыт узар иде. Ризыкны сал өстенә урнаштырылган казаннарда пешерделәр, суны елгадан алып кайнаттылар.
Дөрес, тәүдә, Чулманга борылгач, барысын да суның киңлеге, тоеп тыелгысызлыгы чәчләре үрә торырлык куркытты. Салга эре-эре дулкыннар бәрде, эре су тамчылары чәчрәп, өс-башны чылатты, я баштанаяк коендырды, ачы, салкын җил тынны куырды. Тик тора-бара ярга якын йөзәргә кирәклеген аңладылар, чөнки андый-мондый хәл була калса, коры җиргә чыгып котылырга мөмкин. Ярның уң ягына каердылар. Салларның ныклыгын кат-кат тикшерделәр, Әүдүәк моңа аеруча каты күзәтчелек итте, башкаларны да нык кисәтте, югыйсә баулар, бүрәнәгә ышкылып, өзелеп, агачларның таралу куркынычы бар иде. Әмма, кем әйтмешли, Алла саклады, юкәдән ишелгән аркан, суда чыланса, лайлаланып китә, чыдамракка гына әверелә.
Шулай ук салчыларны Никольское авылы кешеләре ярдан күзәтеп, озатып калды, әмма бу алар өчен сирәк күренеш түгел иде. Камадан түбәнгә, Казан ягына, саллар узып тора, тик алар бик озын, салчылар да күбрәк була. Тик уранлылар моны каян белсен инде... Аларның үз хәле хәл иде...
Җир үлчәүчеләр дә салчылар ни кичерсә, шуны кичерде, ни ашаса, шуны ашады, ни эчсә, шуны эчте. Хәер, юлда әллә ни зарланмадылар, чөнки алар, ниһаять, авыр эштән соң өйләренә кайта иде, дөрес, эшне әле тәмамлыйсы бар. Салчыларга ярдәм дә иткәләделәр, көннәрне ничектер уздырырга кирәк бит. Шунысы да бар, алар салда, хәер, уранлыларның күпчелеге кебек үк, беренче тапкыр йөзә иде. Аннан – табигать! Яр буйларының искиткеч матур күренешләре акрын гына артта кала, очлары күккә терәлгән урманнар озата бара да, кайдадыр югалып, киң болыннар каршыга килеп чыга. Балык тотарга да була, дөрес, кармакка алар сирәк эләгә, балык кына дисәң дә, ул да юләр түгел... Тимерче Байгилде, елгада кирәге чыгар дип, байтак кармак эшләп биргән иде, ярап куйды тагын. Җебен исә малай-шалай ат кылыннан үрде. Кармак таягы исә – озын һәм нечкә юкә чыбыгы.
Берничә тапкыр койма яңгыр явып узды. Билгеле, салкын җил уйнаган, кыеклап дулаган яңгыр астында чират буенча салның алдында бару “бәхете” елмайганнарга авырга төште, алар баштанаяк диярлек лычма* су булды, чөнки әледән-әле сал юнәлешен тиешле юлга юнәлтергә кирәк иде. Дөрес, бу башкаларны урап узды, алар тирмә эчендә иде, Әүдүәк би дә, берничә олырак яшьтәге юлдашы белән шунда ышыкланды. Яңгыр узу белән, беркайчан да сүндерелмәгән кузлы күмергә өреп, учак тергезделәр, кипшенделәр, һәм кояш чыгу белән күптән түгел дулаган яңгыр шунда ук онытылды. Киләсесенә кадәр. Ярый, авыручы булмады, кечкенәдән урман арасында көн күреп яшәгән, кышын карда ыштансыз диярлек аунап үскән ир-егетләр андый гына авырлыкларга түзәргә өйрәнгән инде, кешеләрне мондый табигать чытлыклары гына аяктан ега алмады.
Көннәр чалт аяз торганда, я кояш бик аяусыз кыздырганда, дулкыннар бик каты уйнамаганда, анадан тума чишенеп, көненә икешәр-өчәр тапкыр су керделәр, бала-чага сыман шаярдылар, көлделәр, дөрес, тирән чумарга, салдан ерак йөзеп китәргә берсенең дә кыюлыгы җитмәде, бу сиңа Буй елгасы түгел, агым әллә кая алып китәргә мөмкин. Кайберәүләр хәтта кулын салдан ычкындырырга да шөрләде. Ярый, шөрләсә, шөрләгәндер инде, Аллаһы Тәгалә акылын алган кеше генә бернәрсәдән дә курыкмый, ди...

***
Елганы икегә бүлгән берничә утрау да очрады, тик аларның кайсы ягы урау, кайсысы туры икәнен белү күп очракта мөмкин түгел иде, хәтта ярга барып төртелүең дә ихтимал... Ярый, анысыннан да Ходай саклады. Тылмач та ярдәм итте. Аның кисәтүенчә, Мансур авылы янында Каманың бик урау иске юлы бар икән, шуңа аеруча игътибарлы булырга кирәк, диде. Тик инде икенче башкашыткыч сорау килеп туды. Анысы хакында ярты юлга җиткәч тылмач җиткерде.
– Мин сезгә әйтергә онытканмын, ярлыкарсыз инде. Кама, Казанга 80 чакрымлап кала Волгага, сезнеңчә, Зур Иделгә кушыла, боз аша килгәндә, моны үзегез дә күрдегез. Тик аның агымы Казанга таба, үргә, ягъни уңга түгел, ә түбәнгә, сулга таба ага, ә безгә уңга каерылырга кирәк... – диде ул Әүдүәк янына килеп, гаепле төс белән.
Әүдүәк тә шаккатып калды. Мондый хәлдә ничек салны югарыга юнәлтергә, ничек кунакларны Казанга илтеп җиткерергә?!
– Инде безгә нишләргә соң? – диде Әүдүәк, тәмам өметсезлеккә бирелеп. Бирелмәс җиреңнән бирелерсең...
– Шул тирәләрдә саллар туктаган урын – Лаеш* бистәсе урнашкан. Арытаба Атабай авылы да бар, ул хәтта елга ярында ук утыра. Агач алырга теләүчеләр табылмасмы икән ни? Сал ярдәмендә агач ташучылар бер сез генә түгелдер бит. Салларны, ягъни бүрәнәләрне бәлки бистәдә дә сатарга буладыр. Ә пристань булгач, олаулар да булырга тиеш, анда җитсәк, кайту юлын ничек тә табарбыз, Лаештан Казанга 60 чакрымлап кына ара, ике-өч көнлек юл, һич югы якын-тирәдәге авылларда олау ялларбыз. Безнең өчен хәзер иң мөһиме – Лаешка барып җитү.
Әүдүәк әлегә бу хакта башкаларга сөйләп тормаска булды, бары тик Аллаһтан юлларына Хызыр Ильяс пәйгамбәрне җибәрүен генә ялварды. Әмма инде калган юлны тыныч күңел белән узу мөмкин түгел иде, борчылды, янды-көйде...

***
Тылмач, аны тынычландырырга тырышты:
– Барысы да яхшы булыр, минем исәп буенча, ниһаять, егерме ике-егерме өч тәүлек дигәндә, Казан җиренә янә аяк басарбыз, ахры. Бу чаңгыда, атларда узган шул ук тизлеккә тәңгәл туры килә диярлек.
Күпме тәүлек узганын Әүдүәк тә яхшы белә, хәер, ул тизрәк булыр, дип гөман иткән иде. Елга, үзенең тирән уйларына чумып, акрын гына акты да акты, хәтта гаять акрын аккан сыман тоелды. Бу хакта тылмачка да әйтте, анысы:
– Әллә җилкән куябызмы? – дип шаяртты.
Аннан:
– Тукта әле, Аркатовтан сорап килим, ул күп укый, күп белә, елгада йөзүчеләр арасында таныш-белешләре дә бар, я Смирнов әйтә алыр, – дип зимләмирләр янына юнәлде.
Бераздан килеп җитте:
– Ул әйтә, кайдадыр укыдыммы, ишеткән идемме, ди, Каманың, ягъни безнеңчә Чулманның агымы сәгатенә бер чакрым тирәсе булырга тиеш, ди. Тәүлектә егерме дүрт сәгать, димәк, нибары егерме дүрт чакрым тирәсе килеп чыга, диде.
– Хәер, аерма әллә ни юк икән. Әмма мәшәкатьләр күпкә азрак булды, берни эшләми диярлек актык та актык... – дип җаваплады Әүдүәк, ул “безнеңчә” дигәч, аңа карап алып.
Тылмач моны үзе сизмәде дә, ахры, чөнки, елгага карап, нәрсәдер уйлап баруын дәвам итте. Ярый, анысын бер Алла белә, ул да җиңел тормыштан динен үзгәртмәгәндер, бәлки газиз кешеләрен шулай саклап калгандыр...

***
Иртәнгә таба яр буеннан ерак түгел ниндидер зур торак күренде. Чыннан да, биек яр буенда әрдәнәләп бүрәнәләр өеп куелган, алар шактый иде. Сөйрәтмә белән яр өстенә бүрәнә сөйрәтүчеләр дә күренә, күрәсең, аларны арбаларга ярга күтәрелгәч төйиләрдер... Тылмач, игътибар белән караганнан соң:
– Менә шушы була инде Лаеш, – диде. – Ә мин әйткән Атабай авылы арытаба урнашкан. Салларны туктатырдай урын карыйк, аннан соң Лаешка күтәрелербез, сорашырбыз. Булмаса, арытаба йөзәрбез.
Ярга зур тырышлык белән килеп терәлгәч, тылмач, ярга күтәрелеп, сораша-сораша шуны белде: чыннан да, сал белән килгән агачларны сатып алучы таҗирлар бар икән. Аларның берсен эзләп табу озакка сузылмады. Килеп караганнан соң, төз, озын бүрәнәләр күңеленә хуш килде, сатулаша-сатулаша хакына да килештеләр, монда тылмач зур ярдәм итте. Саткан өчен, күләменә карап, моның өчен махсус билгеләп куелган кешегә акча да түләргә кирәк икән. Анысы да булды.
– Әйберләрегезне сал өстеннән бушатыгыз, – диде алыпсатарның ярдәмчесе, алыш-биреш тәмамлангач. – Безгә бүрәнәләрне ярга чыгарып, өяргә кирәк.
Тиз генә, бердәм тотынып, анысын да башкардылар. Җир үлчәүчеләр, ниһаять, туган якларына кайтуларына сөенеп, бик җанлы сөйләштеләр, каяндыр танышлары да табылды.
Тик кич җитте. Биредә төн чыгып, иртән кузгалырга булдылар, чөнки арыткан да, карын да ачкан. Хәзер олау хакында кайгыртырга кирәк иде. Аларын да, сораша-сораша, таптылар. Хакын да әллә ни күп сорамадылар, шулай ук бирегә Казаннан, Татар бистәсеннән йөк белән килгәннәр, ә кайтканда барыбер буш юлланачаклар икән. Бу яклап тагын тылмач булышты, ул биредә судагы балык кебек йөзә иде. Яңа юлдашлары да таң сарысы белән кузгалырга булды. Иртән мәшәкатьләнмәс өчен кичтән барысын да әзерләп куярга ниятләделәр. Яр буена төшеп, әйберләрен төяделәр, алты озын арбага сыеп бетте. Әйткәндәй, бу сәяхәткә чыкканда, пычаклардан кала, икешәр садак белән нибары биш җәя генә алганнар иде, Әүдүәк би Туктамышка, иптәшкә Илбахты һәм Тәүтәкне ияртеп, ераграк китеп, аларны берәр билгеле агач төбенә яшерен генә күмеп куярга кушты, тирән дә булмасын, читләр табарлык та булмасын, диде, чөнки кайтканда җир инде туң була, казып алырга да кирәк бит. Алар да бераздан әйләнеп килде.
– Яшердек, би, – диде Туктамыш.
Әүдүәк:
– Ярый, яхшы булган, – дип баш какты.
Шунда, яр буенда ук, соңгы диярлек тәкәләрен чалып, учак ягып, казан астылар, ит пешерделәр, тирмәләр корып тормыйча, кем киез, кем тун түшәп, зур учак тирәсендә кундылар. Хәер, алар кебек мосафирлар тагын бар иде. Төннәр җылы тора, яңгыр гына ява күрмәсен, югыйсә юл үтү кыенга туры киләчәк.

***
Таң сызыла башлау белән торып, тамак ялгап, юлга кузгалдылар. Йөкләре авыр булмаганлыктан, атлар җитез юрттырды, гәпләшә-гәпләшә чакрым арты чакрым артта калды. Төш җиткәч, тамак ялгадылар, олаучыларны да чакырдылар. Ат казылыгын бик ошаттылар.
Әүдүәк юлаучылардан барысын да сораша килде, янәсе, аларга биредә боз туңганчы калырга туры киләчәк, эш табарга буламы, тормыш хәлләре ничек, күпме түлиләр, азык-төлек хаклары бик тешләшмиме...
– Бездә эш юк, дияргә мөмкин, кешеләр Казанга барып яллана, бура бурыйлар, йорт салалар, төрле җир казу эшләре бар. Шәһәр көн-төн төзелә бит, урыслар күчеп килә, – диде Мөхәммәт исемлесе. – Казанда эш эзләүчеләр җыела торган урын бар, эшче эзләүчеләр дә шунда килә, артык мәшәкатьсез ялланырга була. – Аннан ачыклык кертте. – Җәй яшәп тору өчен безнең бистәдә йорт та табарга мөмкин. Тирмәдә яшәмәссез бит инде. Йөрергә ерак дисәгез, Лаеш яктан кергән урында да табарга мөмкин, тик анда хаклар кыйммәтрәк, урыслар да яши, бик тыныч урын да түгел.
Юлның яртысыннан артыгын узгач, атлар арый башлады, үзләре дә бик ачыккан иде, бер чишмә янына борылып, төнгелеккә туктадылар. Атларын озын аркан белән арбага бәйләп куйдылар. Олаучылар бу тирәне биш бармагы кебек белә икән, шулай ук Лаешка баручы яки Казанга кайтучы тагын өч олау бар иде. Бергәләп ышанычлырак, алар әйтүенчә, урманнарда качкыннар да очрый икән, юл басулары, талап-үтереп китүләре ихтимал, ди. Хәер, шулкадәр кешегә ташланулары икеле, тик башына тай типкән* яки тилебәрән орлыгы ашаган* бәндәләр азмы ни... Кара урманнарда баяр, алпавыттан качкан ярымколлар, кеше үтергән җаһиллар да бар, ди. Тотып бетерә алмыйлар икән...
Инде иртән, төнне исән-имин чыгып, яхшылап ял итеп, күтәренке күңел белән янә юлга кузгалдылар. Төштән соң Казан да күренде.
Җир үлчәүчеләр ат белән илтеп куйдыртудан баш тартты һәм, әйберләре, уранлылар бүләк сыйфатында биргән тире-мазарлары шактый булса да, шәһәрнең бер капкасы алдында төшеп калды.
Тылмач:
– Казанны сагындык, – дип көлде, – җәяүләп узып, хәл торышын белик, яңалыклар бардыр, кала үзгәреп, адашып йөрүең дә ихтимал...
Иртәгә юлдан ял итәчәкләре хакында әйттеләр, ә аннары эш көенә төшенгәнче, түрәләренә башкарылган эш хакында һ.б. хакында хисап биргәнче, язмаларны тәртипкә китергәнче бер-ике көн үтәр әле, диде. Шунлыктан хәл торышын белү өчен тагын ике көннән килергә кушты. Алар торып калгач, Әүдүәк би артына борылып карый-карый, инде яхшы танышка әверелгән кешеләрне күзәтте. Үзара нәрсәдер сөйләшеп басып торган арада, яннарыннан узып барган бер арбалы ат туктады, кузладан төшеп, күреште, танышларыдыр, ахры. Шулай булмый, алар бит инде үз өйләрендә! Әйберләрен арбага ташлап, утырып та киттеләр. Шунда Әүдүәк би күңелен сагыш басты, ә аларның әле биредә, чит-ят җирдә байтак көн күрәселәре, ят тормышка ияләшәселәре бар... Ярый, Аллаһ ярдәменнән ташламас әле.
...Әүдүәк би, тәүге чорда, йорт эзләп тапканчы, кайда яшәп торырга, яки төн кунарга мөмкин, дип тә сорашкан иде. Шәһәр читендәге юлдан шактый барып, зур һәм тар күперләрне узып, Болакны кичеп чыккач, Мөхәммәт:
– Ә-ә-нә тегендә ул мин әйткән чишмә, юлаучылар шунда туктый, риза булсагыз, әйберләрегезне илтеп бушатабыз, – дип бистәдән ерак түгел бер аланлыкка күрсәттеләр.
Риза булмый кая барсыннар, ризалаштылар. Әйберләрен бушаткач, Татар бистәсе кешеләре белән хисаплашкач, алар, саубуллашып, китеп барды. Тагын урнашу хәстәрен күрә башладылар, тирмә кордылар, учак яктылар, казан астылар. Тирә-якка төтен исе таралды. Тагын берничә олау бар иде, уранлыларны күргәч, яннарына килеп, кем булуларын сорашып, сөйләшеп тордылар. Алар да эшкә ялланырга килүләрен, авыр тормыш хәлләрен бәян иттеләр. Кемгәдер сыер, кемгәдер ат сатып алырга акча эшләргә кирәк икән. Ә авылда ишле гаиләләре калган, кемнең өч-биш бала, ә кемнеке хәтта җиде-сигез икән, ә ат-сыерсыз аларны туйдыру ай-һай авыр. Ясагы, башкасы өчен дә акча түләргә, ул булмаса, әйберләтә исәп-хисап ясарга кирәк икән.
Икенче көнне уранлылар буш уздырмады, кем торак эзләде, берничә кеше исә, Әүдүәк белән Казанга ук барып, шулай ук эш, күпме түләүләре хакында белеште, сорашты, танышты. Мисалга, балта остасы бер айга 40-50 тиенгә кадәр акча эшләп алырга мөмкин икән, дөрес, моның өчен көненә 12шәр сәгать эшләргә туры килә, ди. Шул ук вакытта бер тиенгә бер йөк кыяр сатып алырга мөмкин, бер сыер исә 80 тиен-2 сум тора. Сарык 20 тиен торса, аның тиресеннән тегелгән тун нибары 40 тиен иде. Аш пешерергә тавык алсаң, бер түшкә 1-3 тиен, 50 данә йомырка да шул ук хак. Бизмән ярым ак май, балык, мисалга, мәрсин* алсаң, шулай ук 3 тиен. Башка төр балык – алабуга, чуртан, бәрде һәм башкалар кебек ваграк балык та күп, алар байтакка арзан. Бер бизмән ипи бер тиенгә бәяләнә. Зур булмаган йорт төзү 10 сумга барып баса икән. Ярый, биредә йорт төзиселәре юк, өй салам дип, дүрт ел эшләргә туры килер иде. Хәрәм мал – чучка ите дә саталар, тик мөселман андый мал итен ашарга җирәнә, урысларга нәрсә, сосалар гына, аның бизмән ярымы шулай ук 3 тиен. Сыра дигән исерткеч тә эчәләр, бер чиләге 6 тиен. Моның өчен балта остасына 5-6 көн эшләргә кирәк бит! Икмәк белән дә шулай. Бер бизмән икмәк сатып алу өчен көненә 12шәр сәгать балта белән селтәнергә кирәк! Хакларның шулай артуына уранлылар бик гаҗәпләнде, әмма бер сәүдәгәр аларга моның дәүләт чыгымнары, шул сәбәпле, салымнар арту белән аңлатты. Мәскәүдә тагын бола купкан, былтыр Ибан Болотников дигән бәндә кубарган бола быел да бастырылмаган, аңа башкалар да ияргән, патшаның баш каласы янында аңа каршы хәтта 3 төмән башкисәр тупланган, ди, ә гаскәрне тоту, сугыш алып бару гаять зур чыгымнар сорый, әмма алар шул ук салым – ясак түләүче кара халык җилкәсенә төшә.
Биредә күптән түгел – кышын булсалар да, җәй Казан бөтенләй икенче кала кебек, өчләтә диярлек җанлы, халык күп, арбалы атлар адым саен диярлек очрый. Казан кайный, Казан гөрли! Кайдадыр бура бурыйлар, түбә ябалар, себерәләр, чистарталар, нәрсәдер пешерәләр, кайнаталар, кайчак төтен исе еракларга тарала. Базарлар – кәрван-сарайлар да кайный, сәүдә итәргә хәтта бик ерак җирләрдән киләләр, имеш. Бераз шулай ары-бире йөргәннән соң Ат базарына борылдылар, аларның тагын бер максаты – арбасы белән ат сатып алу иде, хәер, Ат базары дисәләр дә, биредә үк сарык, кәҗә, эреле ваклы сыер малы, кош-корт сатып алырга мөмкин иде. Әле көзгә кадәр, кышка кадәр вакыт ай-һай озын... Шактый зур калада болай җәяү киләп сарып* буламы ни, бар әйбереңне үзең белән өстерәп йөрмәссең бит инде! Аерым да, аты-арбасы белән дә сатучылар бар. Атлы арба сатып алдылар, югыйсә тагын дирбиясен дә юнәтергә кирәк иде. Арбасы белән ат та кыйммәтләнгән, моның өчен 5 сум бәясенә тире белән түләргә килешеп, базардан инде арбага утырып чыгып киттеләр.
Кирәк-ярак, азык-төлек сатып алгач, Татар бистәсенә кире кайттылар. Азмы-күпме хәбәрдар булгач, эшләре дә тизрәк барыр, карга баласы кебек, алан-йолан каранып йөрмәсләр. Тиздән яшәргә йорт та табып кайттылар, атларына төяп, әйберләрен ташыдылар. Кысанга туры килсә килә инде, түзәрләр, бер кышка куян тиресе дә чыдый бит. Көнкүреш шартларын үзләренә яраклаштырдылар.

***
Өченче көнне Әүдүәк, берничә кешене алып, Патша сараена юл тотты. Юллары уңды. Эшне тиз тотарга тырышканнар икән, чөнки башка мәшәкатьләр дә күп, җәй бит...
...Рөхсәт язуын тутыру көн буена диярлек барды. Дьяк рөхсәт биргәннән соң, җир үлчәүчеләр һәм тылмач ярдәмендә, подьячий белән писер һәр сүзне матур итеп тузга язганчы, төгәллекләр керткәнче, Әүдүәк ярты картайды диярлек. Исәпкә барысын да кертсәләр, бер нәрсәне дә онытмасалар ярый ла. Аеруча чикләрне ачык язуны. Урысча озынлык үлчәү исемнәрен кем белгән. Халык чакрым белән, аршин, карыш, чеметем белән үлчи, адым белән үлчи. Җирләренең озынлыгын ниндидер “четверть”* дигән үлчәм белән яздылар, сөренте җирләренең зурлыгы Буйның уң ягында “155 четверть”, ә сул ярында “62 четверть” икән, ә печәнлекләре “400 копна”, имеш...
Болар барысы да мөһер белән ныгытылганчы, җирләренең язмышы өчен каты борчылган һәм эчтән бик дулкынланган Әүдүәкнең башы тәмам катты, чиргә сабыша язды (хәер, башкалар да шул хәлдә иде, ахры, чөнки эш башкаручылар әбәткә туктаса да, алар кичкә кадәр авызларына бер тәгам ризык капмады, бер йотым су эчмәде), ахыр чиктә, барлык язылганны аларга укып чыкканда, барыбер бер нәрсә дә аңламады. Тылмач ныклап төшендергәч кенә башына нәрсәдер керә башлады.
“Бил челом государю и великому князю Иоанну Васильевичу* Уфимского уезду Осинской дороги Уранской волости башкирец Авдуак Санбаев, а сказал, что де за службы его пожаловал государь царь и великий князь в той волости за Камою рекой пашенной земли шестьдесят две четверти в поле с лесы и сенными покосами и со всякими угодьями, а межа тое пашенной земли и сенным покосам верхняя межа Еловая речка, а нижняя межа речка Бергат в правой стороне, да в той же волости пожаловано мне в добавок по обе стороны Буюн* реки верхняя межа Салдав река, нижняя межа Узяр река, а в ней пашенной земли и перелогу* 155 четвертей, сена меж поль и по заполью по обе стороны реки Буюн 400 копен, и просил в том, чтобы ту пашенную землю и сенными покосами за ним написать в книги подлинно, и те книги за своими и сторонними людьми привезти в Казань к боярину и воеводе Степану Александровичу Всеволожскому да князю Михаилу Самсоновичу Турянину, да дьяку Ивану Зубову* да Афанасию Евдокимову*, Иосип Аркатов, подьячий Юрий Смирнов да толмач Иван Чубаров, взяв с собой окольных людей и сторонних и при всех их ту пашенную землю от прочих отделить и по межам за Камою рекой Уранской волости 62 четверти пашенной земли и сенные покосы да по обе стороны Буюн реки тож земли 155 четвертей, а в дву потому* же с лесом с сенными покосами и со всякими угодьи написать за ним башкирцем Авдуаком Санбаевым в книги, на подлинной крепости справил подьячий Юрий Смирнов.
7115 .*”
Каен тузына язылган грамотаның икенче нөсхәсен икенче көнне Михайло Самсонович Туренин белән берлектә воевода Степан Александрович Всеволожский үзе тапшырды.
– Ә-ә, иске танышлар! Эшне тиз башкарып чыккансыз, афәрин! (“Кая инде ул тиз... – дип уйлап куйды Әүдүәк ихтыярсыздан. – Җиде кат тир акты”). Сез бүгеннән патша хезмәтендә булып исәпләнәсез, ә җирләрегез сезгә патшага хезмәт иткән өчен бирелә. Патша галижанәпләренә тугры хезмәт итегез, тиешле ясакларыгызны вакытында түләгез, патшага атлар, чик буйларын саклау өчен бируннар* – гаскәргә кешеләр бирегез. Син, Әүдүәк би Санбаев, йортыңа кайткач, Уран олысы авылларындагы йортлар санын ал, күчеп килүчеләрне олыс исәбенә яз, унбер “кырык” сусар тиресе исәбеннән ясак җый һәм ел саен Уфага илтереп тапшыр, – диде воевода.
Озын-озакка сузмый, күп сөйләп тормады, мондый кара халыктан гарык булып беткәндер инде ул. Барысы да нәрсәдер сорый, барысына да нәрсәдер кирәк...
Уранлылар, алып килгән бүләкләрен тапшырып, бу эштән исән-имин котылдылар. Хәзер аны күз карасы кебек сакларга кирәк, чөнки бу аларның язмышын хәл итә торган иң мөһим тамга.

***
Калган җәй, аннан көз көннәре эштә сизелмичә дә үтте. Бистәдә хәтта танышлары да барлыкка килде, алар булышлыгында килеп туган авырлыкларны ерып чыктылар, ярдәм сорасалар, үзләре дә кире какмадылар. Күбесенең тормыш шартлары шактый авыр иде, очын-очка чак ялгаучылар да байтак... Барысы да диярлек урысларга ялланып эшли, әмма түләнгән акча икмәк-тозлык кына диярлек, ә һәр гаиләдә биш-унөчәр бала...
Казанда таш йортлар арткан, әле төзелгәннәре дә күпчелек таштан. Патша әмере дә диделәр, чөнки янгыннардан бик зур каза күрәләр – агач йортлар зур куркыныч тудыра, ут чыга калса, бик тиз янып бетәләр. Шунлыктан ташчыларга да сорау зур. Тәүдә измә изәргә, су, балчык, ком ташырга, кирпеч сугарга, кирпеч яндырырга ялланганнар бу эшнең тәртибенә дә төшенә башладылар. Такта ярырга да туры килде, ә биредә инде таза, нык кешеләр бик кирәк. Биек итеп эшләнгән махсус корылма өстенә юан-юан бүрәнәләрне бау ярдәмендә сөйрәп мендерү, өстән яки астан пычкы тартып, такта яру барысының да көченнән килми. Аз-маз урысча да аңлый һәм сукалый башладылар! Әптүкнең “гололобый татарин” дип әйткән өчен бер исерек урыс белән сугышып киткәнен, Яшкилденең балтасын урлауларын исәпләмәгәндә, көтелмәгән хәл-вакыйгалар булмады.
Әүдүәк андый авыр эшләргә алынмады, хәер, теләсә дә, бигә балта, пычкы тоттырмаслар иде. Ул үз өстенә оештыру мәсьәләләрен йөкләде, эш белеште, ике өлкәнрәк яшьтәге ир – Илбахты һәм Тәүтәк белән көнкүреш мәшәкатьләре белән зык килде, иртәнгелеккә һәм кич кайтуга ризык әзерләү өчен, ирләрнең берсен йортны сакларга калдырып, ит, ярма, он, балык, тоз һ.б. сатып алырга базарга чыкты, нәрсә сатып алырга кирәклеген хәл итте, акчасын түләде, Тәүтәк яки Илбахты аларны арбага ташыды. Сатулашырга өйрәнде, башыңа төшсә, читекче дә буласың, ди бит. Сату эшен дә ул башкарды, уртак акча аның кулында булды. Көнкүрештә тагын башка сораулар азмы ни?
Акчага әллә ни авырлык кичермәделәр, хәер, кулы эш белгән кеше ачка үлми ул. Әүдүәк сал агачларын сатканнан кергәнен тотынмады да диярлек, аны күз карасы кебек яшереп сакладылар, әле олы юлга чыгасылары бар. Сатарга дип алып килгән тиреләр дә иш янына бик зур куш булды. Дөрес, аларны әллә ни кыйммәт хакка сата алмадылар, чөнки биредә күпләп – сусар тиреләрен, элеккечә, кырыклып, сиксәнләп, ә тиен тиреләрен хәтта меңәрләп кенә сатып алалар, әмма ваклап, ягъни берәмләп сатып алучылар да бар. Барлык аучылар да алай күпләп тире туплый алмый бит, бу биләрнең, алыпсатарларның гына хәленнән килә. Ярый әле сатарга дип алып килгән берничә сусар, кеш, бүре, аю тиресе бар иде, әнә, алар бик кыйммәт хакка китте. Хәер, хаклар да үзгәргән, арткан, әмма шул ук вакытта әйберләр, мал-туар, азык-төлек кыйммәтләнгән. Саткан өчен воеводаның тамгачыларына җыем да түләргә кирәк...
Көз җиткәнен түземсезлек белән көттеләр. Биредә уздырган вакыт эчендә илдә нәрсәләр булганын берсе дә белми, хәтта күз алдына да китерә алмый иде. Гаиләләр, балалар ни хәлдә, игеннәр уңдымы икән, аны ничек җыеп алганнар, мал-туар исән-иминме... Билгесезлек җанны кыйнады. Бу хакта еш искә алдылар, башкача мөмкинме соң? Әңгәмә әледән әле шушы темага борылды. Хәер, бу яклардагы хәлне исәпкә алганда, туган якларында да табигать шартлары шул чама булырга тиеш.
Көзге яңгырлар башлангач, эш тә бетте диярлек. Салкынайтып, кар төшеп, боз өстеннән юл салынуын гына көтәсе калды.
...Ниһаять, күпме көткән чор җитте. Салкыннар башланды, боз өстеннән юл салып, ары-бире чаналы атлар узды. Аларның аты, арбасы бар барын, тик бер ат белән, бар йөкне төяп, боз өстеннән кайту мөмкин түгел. Әүдүәк, иптәшләре белән киңәшләшеп, акчаларын исәпләгәннән соң, тагын яхшырак сигез ат, тугыз чана сатып алырга булды, чөнки акчалары җитә. Берсенә печән төясәләр, калганнарына кирәк-яракны тутырырга мөмкин, үзләре берәр ничек сыярлар әле. Сату-алу ягыннан Миндияр дә бик остарып алды, сатучылар белән аяк терәп сөйләшә, сүзгә кесәгә кереп тормый. Хәер, берсенең дә үзләрен алдатасы килми. Базардан кемнәрдер җылы сарык туннары да сатып алды, тимер кирәк-яраксыз да булмый, үзләренең борынгы, ата-бабаларыннан калган эш кораллары күптән тузган. Балта-пычкысыз, чалгысыз бик авыр. Дөнья булгач, тормыш көтү өчен барысы да кирәк. Хатын-кызга да бүләккә яулык булса да алмый булмый. Абдул, былтыр көзен генә өйләнгән егет, башкалардан яшереп, хәтта кечкенә көзге дә сатып алды, яшь хатыны шаккатсын әле. Йөкле калган иде, улымы, кызымы тугандыр инде... Уран ягына иң нык ашкынганы нәкъ ул иде.
Тиздән, инде байтак булган танышлары белән хушлашып (берсе хәтта арбаларын да сатып алды, ярый, арзан хакка булса ни), юлга чыктылар. Инде туры юлны да беләләр, тәүдә Лаешка юнәлделәр, бу араны шактый кыскарта, Идел аша урыйсы юк.

***
Сал саткан урынга җиткәч, шунда төн кунарга булдылар. Ераграк китеп, уңайлырак урын сайлап, урнаштылар. Ул инде бушап калган диярлек, шулай да әрдәнәләр байтак әле, аларны чана белән ташыйлар, ахры, эзләр күренә. Учак ягу белән яннарына кораллы берничә кеше килеп җитте, сакчылар икән, берсе, мөгаен, каравыл башыдыр, катгый тавыш белән кемнәр булуын сорады. Әүдүәк, аның кебек үк, алга чыгып, еракка юл алган мосафирлар икәнлекләрен, төнгә калгач, биредә туктарга мәҗбүр булуларын аңлатты. Барыбер егетләрнең колагы үргә торды, пычакларын капшадылар, ул-бу була хәл калса, хәзер өсләренә ташланырга әзер иделәр.
– Төнне шушында чыгабыз да, иртән кузгалабыз, шикләнмәгез, без угры түгел, – диде би, ышанычлы итеп, шулай да үзен сак тотып. – Ышанмасагыз, иртән үзегез карап торырсыз.
Йөкләрен, печән төягән чаналарын, печән ашап торучы атларны, сарыкларны, кора башлаган тирмәләрен күздән кичереп, угрылык итәргә җыенмауларын аңлагач, киттеләр тагын. Хәер, эзмәвердәй утыз кешене күргәч, үзләре дә шыртлады* бугай.
– Ярый, без сезгә ышанабыз, тынычлап йоклагыз, берәр нәрсә булса, без әнә теге йортта каравыл торабыз, – дип инде үзләре тиз генә китеп барды.
Бу хәлдән соң Әүдүәк Туктамышка шыпырт кына ук-җәяләрне алып килергә кушты, төнен каравылсыз булмый монда, сакланганның ашы ятар, сакланмаганның башы ятар.
– Әнә, Карамыш белән Әхмүшне дә ал. Берегез сакта торсын, – дип кисәтте би.
Егетләр шактый озаклады, әллә тапмыйлармы икән дип уйлый башлаган иде инде. Килеп җиттеләр тагын. Барысы да утынга нинди дә булса агач күтәргән иде. Үзенең йөген җиргә ташлагач, Туктамыш:
– Урынын таптык табуын, тик агач төбенә черек-мерек калдык-постык өйгәннәр, чак чистартып, казып алдык, күренеп тормасын өчен кирегә тагын ары-бире ташлап куйдык. Кеше очраса, шик тумасын өчен менә утын күтәрдек, – диде.
– Яхшы иткәнсез, – дип мактады аларны би. – Шикләнерлек булмасын.
Бүген сарык суеп тормадылар, чөнки юлга байтак пешкән ит әзерләп куйганнар иде, өйрә генә кайнаттылар, учак ягарга теге урыннан тагын коры-сары китерделәр дә, сакка дүрт кеше куеп, ашык-пошык корылган тирмәләренә кереп аудылар, чөнки кемнәргәдер тиздән сакны алыштырасы бар иде.
– Безнең якка юнәлүче кешеләрне сизсәгез, килеп җиткәннәрен көтеп тормагыз, шунда ук барыбызны да уятыгыз, – дип тагын кисәтте аларны би. – Сизмәстән килеп басарлык булмасын. Олауларга кызыгулары ихтимал.
Сакчылар, ярар, дип, дүрт якны да күзәтеп тору өчен учакның дүрт ягына утырдылар. Шулай да, сизми-күрми калсалар, шик тумасын өчен җәя-укларын утын астына яшерделәр. Биредә яшәгән чорда аларга юлбасарлар, кеше үтерүчеләр, талаучылар хакында байтак ишетергә туры килде, чөнки бөтен Рәсәйдә тыныч түгеллеген, әледән-әле болалар чыгып торуын инде яхшы беләләр иде. Сугышка китүче гаскәрләрне дә еш күрделәр. Шулай ел саен сугышамы икән ни бу урыс патшасы? Ул үзе сугыш ачамы, әллә аңа яу белән киләләрме, аңламассың, моңа аларның һич тә башы җитмәде.

***
Иртән, шулай ук ашык-пошык кына капкалап, атларга, сарыкларга су эчереп, тиз генә юлга чыктылар. Иң мөһиме – атлар көр, тук, чаналары төзек, юл әлегә такыр... Моннан тизрәк ераграк китәргә кирәк, я, эзмәвердәй егетләр икәнен күреп, тотып сугышка озатырлар... Әнә бит, яхшы атлар җигелгән, түбәсе ябулы ниндидер матур чаналарга идарә итүчеләр, әледән-әле:
– Дорогу! Дорогу! – дип акыра-акыра, янәшәдән чабып уза. Әнә, тагын берсе куып җитеп килә! Ләхәүлә лә куәтә!.. Тизрәк, тизрәк үз йортларына, Күк кешеләре – ырудашлары, хатыннары, балалары, маллары, урманнары, кырлары янына кайтып җитәргә!..
Алла саклады, тиздән, Казаннан ерагая барган саен, юл бераз тынычланды. Атлар боз өстеннән күңелле генә юрттыра, чанадагылар, я йокымсырап, я үзара тын гына гәпләшеп, юлны кыскарта. Өши башласалар, чанадан төшеп, олау артыннан йөгереп тә алалар, аннан мыш-мыш килеп, чанадагы печән өстенә килеп авалар. Атлар, “бераз җиңеләйгән иде бит, нәрсә дип килеп лыпайдың* тагын?” дигәндәй, аларга күз агы белән карап, ризасызлык белдереп, пошкырып куя.
Дилбегә тотучылар:
– Һай, малкай, әйдә, әйдә, атла, атлаган саен юл кыскара ул, – дип аларны дәртләндерә, сукмыйча гына атның сыртына юкә чыбырткы белән тидереп ала.
Малкайлар йөрешен тизләтә төшә, тик бераздан барысын да онытып, йокымсырап юрттыруга, яки хәтта адымлауга күчә. Чыбырткы янә хәрәкәткә килә. Дилбегә тотучылар да алышына, югыйсә сөякләр катып китә. Көрт сылап киткән урыннар да очрый, ул вакытта барысы да, бахбайларга җиңелрәк булсын өчен чанадан төшә.
Әүдүәк би дә, үз уйларына батып, я чанадагы юлдашлары белән нәрсәдер хакында сөйләшеп, сәфәрне кыскарта. Хәер, болай аның кәефе бик күтәренке: нинди зур, билгесез эшне башкарып чыктылар бит. Дөнья күрделәр, Казан дигән каланы кызырдылар... Гомере булса, бәлки тагын барып чыгарга туры килер. Хәер, яше бара инде, барысы да Ходай кулында. Ясак... Аны ничек тә түләрләр әле, ничек тә илтеп бирерләр, Уфа якынрак булачак, диде бит воевода. Йорт-илгә, урман-кырдагы киек-җанварга гына чирү төшмәсен. Килеп сорасалар, атлар да, гаскәргә кеше дә бирерләр... Бирергә туры килер... Җир хакы шундый... Тик моны уйлагач, аның йөзе караңгыланды. Ыру болай да артык зур түгел, яхшы атлар да, аңардан кала, хәллерәк кешеләрдә генә, аларда да, бик сирәгеннән кала, бер айгыр да, берничә бия, алаша дигәндәй. Атларны сугышка өйрәтергә дә кирәк бит. Кылыч, сөңге селтәүдән куркып, җайдагын өстеннән очыруы да ихтимал... ихтимал гына түгел, очыралар да... Ярый, Аллаһы Тәгалә җан биргән бит, җүнен дә бирер әле...
Атлар, дигәч, хәтеренә төште. Берничә ел элек, җәй көне, көтүдә йөрүче елкыларны саклаучылардан берсе, атта чабып килеп:
– Салкын чишмәдән ерак түгел зур булмаган атлар көтүе йөри, тик көтүчеләре юк, – дип әйтте.
Тәүдә юлаучылардыр дип уйлаган иделәр, тик кеше-кара да, арбалар да күренмәде. Өер башлыгы айгыр белән унике бия утлап йөри иде. Каяндыр килеп чыгуларын, димәк, кайдадыр тагын кешеләр яшәвен аңладылар. Тик уранлыларның, гайнәлеләрдән кала, кайдадыр якын-тирәдә чит ырулар яшәгәнен күргәне булмады. Күрәсең, алар бик ерактадыр, ахры. Ә атлар, торлак исен, я атларны сизеп, биредә туктап калганнардыр. Эзләп килүче булса, асраган өчен тиешлесен алып, кайтарып бирербез дип, ничек кирәк алай кәртә эченә куалап керттеләр. Кулга ияләшкән булулары муеннарындагы камыт, сыртларындагы киез эзеннән үк күренеп тора иде. Мөгаен, аларны бүре, аю кебек ерткыч куркыткандыр, өер башлыгы артыннан һич югы беразы качып котылгандыр, ә аннан ары киткәндер дә киткәндер. Ни булса да булгандыр, ыруда атлар саны артты. Би, аксакалларны җыеп киңәшләшкәч, аларны атсыз ярлы-ябагайга таратып бирергә булды, дөрес, каршы төшүчеләр дә бар иде, күрәсең, үзләренә өлеш чыгар, дип яшерен өмет иткәннәрдер, яки көнләшү күңелләрен тырнагандыр, тик ыру башлыгы үз фикерен ныклы әйткәч, ризалаштылар.
– Ярый, атларны ыруның уртак малына кушыйк, ди. Тик авылларда атсыз, ишле гаиләле ярлы-ябагайлар да күп, алар исә я ыруга артым бирми, я үзләре көн күрми, балалары ярым ялангач, ярым ач йөри, чирли, үлә, – дип каты гына сүз башлап, туктап торды.
Аннан барысына да чиратлап күз йөгертеп чыккач, янә сүз алды:
– Моннан безгә, менә сиңа, Салтай аксакал, Карабай кордаш, ни файда, йә? Ә болай күңелләре үсеп китәр, иген чәчеп үстерерләр, печән хәзерләп, башка мал-туар үрчетерләр, ауга йөрерләр, ыруга тиешлесен түләрләр, бала-чагаларын үстерерләр. Атларны, айгырдан кала, үтечкә* биреп торабыз, дип исәпләгез. Ә үтечне алу белән генә эш бетми бит әле, аны бирергә дә кирәк. Әнә, бияләр колынлагач, аны тай итеп үстереп кайтарырлар, бик аз, дисез икән, ике, өч ел рәттән бирерләр. Моңа ат алган ярлы-ябагай да каршы берни әйтмәс, дип уйлыйм, теләми икән, көчләп биреп булмас, ялкауны аны күпме генә чыбыркыласаң да, барыбер үзенекен куа ул.
Би сүзен тәмамлагач, инде берсе дә каршы төшмәде:
– Әйе, дөрес бит...
– Бирик соң...
– Үтечкә бит... – диештеләр.
– Юк, өч ел рәттән күп булыр, ике ел җитәр, – дип шик белдерде Албүре.
Төптән уйлагач, аның белән дә килештеләр, ярлы-ябагай урынына үзләрен куеп караганнардыр инде... Атлар барысына да эләкмәде, билгеле, әмма күпмедер дәрәҗәдә атсыз хәерчеләр санын киметте. Моннан соң бинең абруе бермә-бер күтәрелде, килеп, кат-кат баш ордылар, аның исәнлегенә кат-кат дога кылдылар. Чыннан да, барысы да бурычларын түләп бетерде, алар арасында бүген, әнә, Байсәет, Бүребай да бар. Син күр дә мин күр, дигәндәй*, ничек дәртләнеп, ат куалар, шатланып көлешәләр, чөнки беләләр – Аллаһы ризалыгы белән йорт-кураларында, ишле гаиләләрендә иминлек, артык иркен булмаса да, риза булып көн күреп яталар... Кешегә күңел тынычлыгы өчен күп кирәкме ни... Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, тазалык кына бирсен...

***
...Көннәр кыскарганнан-кыскара, караңгы иртәрәк төшә, шактый салкынайтты да инде. Әмма мондый гына салкыннарга ияләшкән юлчылар мыс бирми*. Аларның төкерек җиргә төшеп җитмәгән салкыннарны да күргәне бар. Алар су буенда яши бит, ә су, елга салкын тарта, елга буе белән басу-кырдагы салкынлык байтакка аерыла, моны бабайлар әйтүеннән генә түгел, үз җилкәләрендә татып беләләр. Бара-бара мөрҗәләреннән* төтен чыккан авыллар да сирәгәйде. Ничек кенә авыр булса да, берсенә дә борылмадылар, сакланганның сагы ятар, сакланмаганның башы ятар. Хәер, елга буена төшкән сирәк-мирәк кешеләр аларга исе дә китми карап кала, чөнки кышын боз өсте барысының да төп юлы. Ә ул ачык урыннарда такыррак, кайдадыр исә, ягъни ышык җирдә артык күренми дә – кар сылап киткән. Әлегә юл читләрендә чыршы ботаклары кадап ясалган маяклар да күренми, юл югалырлык, юлдан язарлык бураннар булмады. Артык авырлыксыз гына төн чыгалар, тирмәләр кору-сүтү мәшәкатьлерәк, ә аларда исә кысан инде кысанлыкка, ярый, анысына гына түзәрләр. Тере сөяк кайда да сыя ул. Үзләренең Буй елгасына да кайтып җитәрләр, Алла боерса, бәла-каза гына килеп чыкмасын, юлда явыз, кара җанлы кешеләр генә очрамасын. Дүрт аяклы түгел, ә ике аяклы ерткыч йөз тапкыр куркыныч... Хызыр Ильяс юлдаш булсын! Шуңа ул авылдашларын әллә ни ашыктырмый да, ашыккан ашка пешкән, ди бит. Орышудан үртәлгән кеше эшен дә орды-бәрде башкара башлый, эш кайгысы китә... Ә болай көн саен шактый юл үтәләр, ел арты ел, гасыр арты гасыр узган кебек, чакрымнар артта кала да кала... Әкрен кирәк, ипле кирәк... Эт җигүгә караганда, атлар икеләтә диярлек җитез. Аларга да азык, үзләренә дә ризык такы-токырак, әмма анысына да түзәләр. Кайткач, би, сарыклар чалып, туйганчы сыйлаячак, бузасы да булыр, мазасы да дигәндәй... Хатыннары да, балалары да сагындырды... Хәләл җефетләре ныграктыр да әле... Алла боерса, кайтып җиткәч, тугыз айдан, “тып” итеп, уллар, кызлар туар, уранлыларның өрете артыр! Алары исә нәсел-нәсәбен дәвам итәр, гаять киң, иксез-чиксез, иркен ил-йортның зур эшләренә кушылып, нәсел-нәсәбен, ыруын данлап, аның үсешенә, көчәюенә үз өлешен кертер! Канкойгыч яулар гына купмасын! Ин ша Аллаһ!!!

***
Ниһаять, бу сәфәр дә уңышлы тәмамланды. Арып-талып, ярым ач, үзләре дә, атлары да ярым тере булып, чак сөйрәлсәләр дә, исән-сау кайтып җиттеләр, Аллага шөкер!
Әйдүәк би туган ҖИРЕНӘ аяк басты. Аңа тезләнде, ялангач баш калып, ике куллап ҖИРГӘ таянып, башын туфракка тидереп алды һәм кулын күккә күтәреп, көчле, көр тавыш белән:
– Бу – безнең ҖИР! Бу – минем ҖИР! Бу – ата-бабаларымның ҖИРЕ! Бу – минем туачак буыннарым-дәвамнарым ҖИРЕ! – диде.
Аның артыннан башкалар да тезләнде, башларын җиргә орды һәм, кулларын күккә күтәреп, тырым-тырагай аны кабатлады:
– Бу – безнең ҖИР! Бу – минем ҖИР! Бу – ата-бабаларымның ҖИРЕ! ! Бу – минем туачак буыннарым-дәвамнарым ҖИРЕ! – диде.
Би тагын җыен җыйды, кыш булуга карамастан, моңа кадәр күрелмәгән зур мәҗлес оештырды, мул итеп табын әзерләтте, күргәннәрен кат-кат кабатлап, бәян итте, зур горурлык белән, бераз масая төшеп, үзләре алып кайткан җиргә рөхсәт тузын күрсәтте. Ә аны барысы да күрергә теләде! Уранлыларның өстеннән зур йөк төшкән кебек булды. Ниһаять, алар үз җирләренә үзләре хуҗа булды!
Мәҗлестә катнашучылар, торлакларына, йортларына кайткач, аның хикәятен башка авылдашларына, балаларына, оныкларына, Казанда үзләре булып кайткандай, горурланып, хәтта масаеп сөйләде. Һәм болар барысы да, башка сәяхәтчеләр хикәятләренә кушылып, ике тапкыр күпертелеп, өч тапкыр арттырылып, олы бер вакыйгага, күкрәк сугып сөйләрлек риваятькә әверелде, ыру тарихына яңа бер зур бит өстәлде.
Алар әле бу сәяхәтләр кайтавазының дүрт гасыр узгач та тынмаячагын, үзләренең ил, дөнья буенча тырым-тырагай таралган ничә буын токымнарына, нәселләренә барып ирешәчәген белми иде. Әүдүәк би сөйләп калдырган Күк кешеләре – Уран бабалары ыруының борынгы тарихы кебек үк!

Эпилог*

Тик уранлылар шулай ук бу җирнең өч гасыр үткәч тартып алыначагын, ә аннан соң тагын бер гасыр узгач, алар урман төпләп, агач сука белән җир тырнап иген чәчкән буразналарның ташландыкка әвереләчәген, аларны янә урман басачагын, хәтта мал ашамаган үлән үсәчәген белми иде әле. Тагын кайдадыр ерак-ерак илләрдә яшәгән кешеләргә, егерме гасырлык озын юлга чыгып, бу якларга килеп, җир эшкәртергә, иген игәргә туры килерме икән ни?
Алла Сакласын!
Би-амаани-лЛях*!
ο θεός (να) φυλάξει*!
13.09.2016-30.04.2019.

Сүзлек һәм тарихи белешмәләр

А

*Абсу́рд — мантыйкка ярашсыз, аек акылга каршы килү, мәгънәсезлек.
*Авлос – борынгы Элладада кулланылган музыка коралы, бүгенге Казахстанда аны уран диләр, алар аерып алгысыз охшаш.
*Арлар – вотяклар, яки удмуртлар.
*Артак – канунга сыймаган ниндидер бозык гамәл кылучы, ягъни җинаятьче.
*Аршин – 1 аршин = 0,7 м, яки өлкән кешенең бер адымы, яисә бер кул сузымы озынлыгы.
*Ас – рус. горностай.
*Ассирия – бүгенге Ирак, Согуд Гарәбстаны, Иран, Сирия, Төркиянең һ.б. бер өлеше, кайчандыр бик көчле дәүләт булган һәм 1800 ел яшәгән.
*Ат – исем.
*Атлантида – Греция тирәсендәге бик нык алга киткән һәм үсешкән мифик утрау-дәүләт. Аның кайда урнашкан булуы хакында бәхәсләр бүгенгә кадәр тынмый. Гаять көчле җир тетрәүдән һәм шул нәтиҗәдә су басканнан соң утрау бер көн эчендә анда яшәгән халык – атлантлар белән су астына китә, әмма байтаклар котылып кала, чөнки фән бик алга киткән ил белгечләре бу хакта алдан хәбәр итә, халык, көймәләргә утырып, күрше илләргә күченә.

Б

*Бакый – мәңге.
*Баш – биредә акыл.
*Башын ҡырҡ – халык этимологиясе.
*Башына тай типкән, тилебәрән орлыгы ашаган – ахмак, дивана, монда “тәвәккәл, курку белмәгән” мәгънәдә.
*Беравык – бераз, күпмедер вакыт.
*Бергат – башка чыганакта Берегат, чынлыкта Быргат (Урта Быргат, Үрге Быргат), бүгенге Бырка (Береговая) инеше, озынлыгы 10 км, чишмә башы Яңавыл районында, арытаба Пермь крае буенча ага.
*Би-амаани-лЛях (гарәпчә) – Алла сакласын.
*Бизмән – 1 бизмән = 1/16 пот = 1,022 кг.
*Бирун – Казан ханлыгында хәрби катлам кешеләре, алар чик буйларындагы линияләрне сакларга тиеш булган, бу атама 1602 елгы халык исәбен алу язмаларында очрый.
*Борнай – борын чөючән, мактанчык, һавалы, тәкәббер, масаючан.
*Бур – акбур, рус. мел, известняк, аны шушы минерал чыккан җирдән казып алып, мичтә яндырып, суда эремәгән каты кисәкләреннән чистарталар, аннан он халәтенә җиткергәнче киледә төяләр.
*Буран кубу – күтәрелү, чыгу.
*Буюн (бүгенге Бүә, яки Буй елгасы) – грамота күчермәсендә шулай язылган. Хәер, эвенк телендә бу сүз “кыргый болан” дигәнне аңлата, ә безнең якларда пошыйлар яши. Ихтимал, “Буюн” – пошыйлар яшәгән урын. Икенче фараз. Татарда “бу” – пар сүзе дә бар, ә “-юн” суффиксы бер үк мәгънәне аңлаткан “хумаюн-хомаюн-гамаюн” (аяксыз, канатсыз, бары тик койрыгы ярдәмендә һавага күтәрелүче оҗмах кошы) сүзләрендә очрый, Буюн бәлки “томанлы елга”ны аңлатадыр.
* Бөек Искәндәр – Александр Македонский – (безнең эрага кадәр якынча 356-323 елларда яшәгән) – Македония патшасы, бөек полководец, сугышлар белән башка илләрне, шул исәптән Грецияне яулап алып, гаять зур держава төзи, тик ул Искәндәр үлгәннән соң таркала.

В

*Василий Иоаннович. Уранлылар грамота алган бу чорда Русия дәүләте тәхетендә инде Грозный – Явыз кушаматы алган Иван – Иоанн IV Васильевич түгел, ә Василий IV Иоаннович утыра.
*Византия – шулай ук борынгы Ассириядән соң барлыкка килгән ил.
*Власенко Е. А., Колпакова А. В. Загадки и тайны морей и океанов, М., 2012.
*Вә галәйкүм әссәлам – Сезгә дә сәлам, яки Сәламне алдык.
*Вәкарь – үз дәрәҗәсен белеп.

Д

*Дуван – бу сүзнең мәгънәләре шактый. Беренчедән, ул борынгы антропоним – исем. Икенчедән, табылган (таланган) байлыкны уртага салып, тигез бүлүне, яки бу эш башкарылган урынны аңлата. Исемгә килгәндә, ул, мөгаен, шул байлыкны гадел бүлүче кеше, мисалга, казый – судья мәгънәсен бирәдер. Борынгы Кытай чыганакларында Давань – Фирганәнең борынгы исеме.
*Дьяк – Русиядә XVI гасырда-XVIII гасыр башында дәүләт хезмәткәре, идарә органы (приказы) түрәсе. Дьяклар җирле идарә – чирү йортлары (хәзергечә, хәрби комиссариатлар мәгънәсендә) һәм приказлар эшенә җитәкчелек иткәннәр (приказ түрәсе яки аның ярдәмчесе булганнар).
*Дәричә (фарсыча) – тәрәзә.
*Дөңгәҗ (диалект) – төклетура, рус. шмель.

Е

*Еланлы (Еловая) инеше бүген Пермь крае территориясенә керә, уранлыларның элекке биләмәләре, хәзерге Яңавыл районы чигендә.

Ж

* Жалованная грамота – җир биләүгә рөхсәт кәгазе. Чыннан да, уранлылар белән аралашкан кайбер кабилә-ырулар грамотага соңрак ия була. Мисалга, таныплылар асаба җирләренә беренче рөхсәт грамотасын патша Михаил Федорович Романов идарә иткән елларда (1613-1645), икенчесен 1689 елда ала. Уранлылар, үз җирләренә хокукын раслатып, аның күчермәсен алу өчен 1737 елда мөрәҗәгать итә.

З

*Зур Уран – Оренбург өлкәсендәге елга, Самараның уң кушылдыгы, озынлыгы 155 км.
*Зык килү – мәш килү.

И

*Ил-Арслан – Харәзем шаһы, идарә итү еллары – 1156-1172 еллар.
*Имана җире – бер җанга бер имана җире тиеш булган, соңрак аны гаиләдәге ир-атларга карата гына куллана башлаганнар (бер ир – бер җан башы – бер имана җире), имана җире зурлыгы исә ыруның барлык җир мәйданыннан чыгып исәпләнгән.
* Иоанн IV Васильевич*. Биредә бу грамотаны тутыручылар, инде югарыда әйтелүенчә, патшалар еш алышыну сәбәпле, буталчыклык аркасында, хата җибәргән. Иоанн IV Васильевич – Грозный түгел, ә Василий IV Иоаннович Шуйский. Русиянең 7нче патшасы. 1552–1612 елларда яшәгән. Патшалык итү еллары: 1606-1610. Шуйскийлар династиясеннән, кенәз Андрей II Ярославич токымыннан.
*Иосип Аркатов, Юрий Смирнов, Иван Чубаров – бу кешеләр чыннан да яшәгән, 1607 (7115) елда уранлыларга бирелгән грамота күчермәсендә аларның исем-фамилиясе бар.

К

*Каба – җеп эрләү өчен сарык йонын төргәкләп беркетә торган агачтан яки тактадан эшләнгән җиһаз.
*Каз тәпие (диалект) – казаяк.
*Казан дәүләте – бу гаять болгавыр чорда ул рәсми документларда шулай ук, элеккечә, “Казан ханлыгы” яки “Казан дәүләтенең барлык җирләре” дип тә аталган.
*Какы (рус. «свербига, свербигуз, свергубец», Яңавыл якларында “сергибуз”) – ашарга яраклы үлән, урыс какысы да диләр.
*Калатау – борынгы ныгытма, кальга урыннары, бүгенге Яңавыл районында Йөгәмәш, Исәнбай, Исхак, Тау, Чишмә кала таулары билгеле.
*Карагат (диалект) – карлыган.
*Караман – бүгенге Төркиядәге борынгы шәһәр, кешеләр яшәгән беренче урыннар безнең эрага кадәр 8000-5000 еллар элек барлыкка килгән, безнең эраның ХI гасырына кадәр Рим империясенә һәм Византиягә буйсынган.
*Карман – Башкортстанның Яңавыл районындагы авыл. Тәүге тапкыр документларда 1704 елда искә алына. Н.Фәттах фикере буенча, бирегә тәүге кешеләр Болгар-Казан ягыннан килгәннәр һәм авыл, Яңавыл кебек үк, район территориясендә иң борынгылардан исәпләнә.
*Карман каласы – борынгы Персиядәге – Фарстагы Карамания яки Кармания, башкаласы Карман, Иранда ул бүген дә бар, илнең көньягында, Фарсы култыгының көнчыгыш ярында урнашкан. Кармания – "Карман өе” дип тәрҗемә ителә. Карман – Кар улы (Н.Фәттах, "Шәжәрә"). Карлар (кереитләр) – Атлантида* халыкларыннан берсе, мифик бабалар Кар-Хор – Исида улы нәселеннән. Кайчандыр алар күпсанлы һәм көчле халык булган, тик Атлантида һәлакәтеннән соң күршедәге башка урыннарга күченгән.
*Карманшаһ – Иранның иң борынгы шәһәрләреннән берсе. Безнең эрага кадәр 2048-2030 елларда ук инде шушы тирәдә бар яклап үсешкән калалар булуы телгә алына. Шәһәргә исә IV гасырда Сасанидлар династиясеннән булган ша¬һ Баһра¬м IV нигез сала, табигать шартлары бик уңай булганлыктан, аны шаһ җәй яшәү урыны сыйфатында файдалана, бу хакта аның исеме үк сөйли.
*Каңлы – безнең эрага кадәр III-II гасырда Арал алды далаларында оешкан төрек кабиләсе, Харәземның төньягында һәм Сырдарья елгасы буенда Иделгә кадәр җирдә яшәгәннәр. Кайбер мәгълүматлар буенча, Текешнең Түркән хатыны каңлы кабиләсеннән була һәм, ире үлеп, улы Мөхәммәт II тәхеткә утыргач, бөтен властьны үз кулына ала; каңлы шулай ук башкортларның ыру исемлегенә керә, мисалга, бүген аларның бер өлеше БРның Бүздәк районында яши.
*Кече Уран – Оренбург өлкәсендәге елга, Самараның уң кушылдыгы, озынлыгы 197 км, хәер, озынрак булу сәбәпле, Зур Уран исеме аңа тиеш кебек...
*Кешәнләү – тышаулау.
*Киләп сару – арлы-бирле йөрү, хәер, “эшсез буталып йөрү” дигән кире мәгънәне дә белдерә; киләп – җеп йомгагы, 3 метр чамасы озынлык үлчәү берәмлеге.
*Кирмән – ныгытма, рус. кремль, крепость.
*Кондыз – рус. бобр.
*Копна – 1 копна = 0,1 дисәтинә, 400 копна – 40 дисәтинә = 40 га.
*...кузгалак, ... күкбаш – шулай ук ашарга яраклы басу, болын, урман үсемлекләре.
*Кымызлык (диалект) – рус. кислятка, кислец.
*Кыр авылы – төп биләмәдән читтәге, кырдагы авыл. Борынгы риваять буенча, бүген Яңавыл шәһәренең төньяк өлеше тирәсендә урнашкан борынгы кечкенә торак пункт.
*Кыргыз-кайсак – казахларны борынгы заманда шулай атаганнар.
*Кәтавыл – шпион, күзәтче.
*Көрәю – ит утыру, май туплау, симерү.
*Күз, яки җылу (рус. полынья) – елгада, күлдә, буада кыш көне су туңмаган, әмма өстен кар каплаган ачык урын, яки елга үзәнендәге яки чишмә күзендәге кар астында боз эрегән урыннар.

Л

*Лаеш – Болгар ханлыгы чорыннан – Х гасырдан ук билгеле. Казан ханлыгы чорында ныгытма ролен үти. 1557 елда аның урынында руслар да ныгытма төзи.
*Лыпаерга – җәелеп утырырга.
*Лычма – тулысынча чылану.

М

*Мал-туар – биредә бу сүзнең чын һәм борынгы мәгънәсендә: байлык, товар.
*Менә дигән – яхшы, оста.
*Миллек (диалект) – миндек.
*Мыс бирмәү – сер бирмәү.
*Мәрсин – рус. осетрина.
*Мөрҗә – морҗа.

Н

*Никольское авылы. Николо-Камское, яки Никольское авыл җирлеге – поселениесе. Бүгенге Краснокама районының Николо-Берёзовка авылы. Аңа, ныгытма һәм бу якларда беренче рус авылы буларак, эре рус сәнәгатьчесе һәм сәүдәгәре Яков Строганов нигез сала. Интернетта Никольское авылы хәтта 1550 елда барлыкка килгән, дигән язмалар бар. Әмма Строгановлар нәселенә нигез салучы Аникей (Иоанникий) Федорович Мәскәүдә Иван Грозный сараенда бары тик 1557 елда гына була һәм аңа Себергә бару юлларын өйрәнүе, сәүдә оештыру мөмкинлекләре хакында сөйли. Моның өчен ул патшадан бүләк сыйфатында Кама елгасы буендагы җирләрне сорый, ул анда халык яшәмәве турында белдерә һәм үзләштерергә ышандыра (Википедия, Аникей Фёдорович Строганов). Әмма биредә яңа авыллар төзи башлаганчы күпмедер вакыт уза. Үзләштерү, күрәсең, ХVII гасырның 60нчы елларында башлангандыр. Нигә дисәң, Яков Строганов әтисе, әнисе һәм ир туганнары белән туган шәһәре Сольвычегодскидан (бүген Архангельск өлкәсендә) Пермь ягына 1559 елда гына күченә. Ә Никольское (хәзерге Николо-Берёзовка авылы) юлда туктау, ял итү ноктасы буларак төзелгәндер. Аннан ары, бүгенге Уса (Оса) шәһәре урынында тагын Ново-Никольское авылына нигез салына, 1596 елда анда 12 ихата һәм ирләрдән 25 кеше була.
*Никольское чиркәве – бүгенге БР Краснокама районының Николо-Берёзовка авылындагы чиркәү. Ул чорда бу инде исәп буенча икенче гыйбадәтханә була. Ул XVI ахырында сәнәгатьче Строгановларның нәселен дәвам итүчеләрнең берсе тарафыннан төзелә, 1613 елда, ихтимал, уранлылар тарафыннан яндырыла.
* Ново-Никольск ныгытмасы. 1591 елда әлеге Оса шәһәре урынында Рус дәүләтенең Ново-Никольское дип аталган терәк пункты нигезләнә. 1737 елда ул шәһәр статусы һәм Оса (татарча Уса) исеме, ә 1781 елда Пермь наместниклыгының өяз каласы статусы ала.

О

*Окольные люди – шаһитләр, дөреслекне урында раслаучылар, алар җир биләмәләре чикләре дөреслеген раслаганда җәлеп ителгән.
*ο θεός (να) φυλάξει (грекча) – Алла сакласын.

П

*Перелог – игенчелекнең гади системасы – берничә ел эшкәрткәннән соң уңдырышлылыгын тергезү өчен 8-14 елга ял итәргә калдырылган җир, ә иген чәчү өчен яңа урынга күчкәннәр, ягъни бу бүген кулланылган парның борынгы төре.
*Персия, Фарс – бүгенге Иран.
*Пот – 1 пот – 16.3804815 кг.
*Потому – биредә “по тому” дип укырга кирәк.
*Проло́г (борынгы грекча πρό-λογος) – кереш сүз.

Р

*Руми – грекча ромэй («римле») сүзеннән.

С

*Сагызак – шөпшә, рус. оса.
*Салдау елгасы. Бүген дә шул атаманы йөртә, Яңавыл районының Байсар авылыннан ерак түгел урнашкан.
*Санбаев – бу фамилияне С.Хәмидуллин, документта “Санбаев” дип күрсәтелсә дә, “Исанбаев” дип раслый – “Эхо Москвы” в Уфе”
*Степан Александрович Всеволожский, Михаил Самсонович Турянин – “http://alfeev.ru: Порфирьевъ С. Списки воеводъ и дьяковъ по Казани и Свіяжску, составленные въ XVII столѣтіи” сайтында Казанда идарә иткән воеводалар, дәүләт хезмәткәрләре хакында шундый юллар бар:
“...во 114-мъ году бояринъ и воеводы Степанъ Александр. Волоской, кн. Михайло Самсоновичь Туренинъ, дьяки Калистратъ Зубовъ, Аѳон. (бүгенге рус алфавиты – тулысынча диярлек грек алфавитыннан күчермә булып тора; ѳ – грек алфавитында ф хәрефе, димәк, рус алфавитында ХVII гасыр башында да грек алфафитының кайбер хәрефләре кулланылган әле – И.Ш.) Овдокимовъ,
во 116-мъ году бояринъ и воевода Богд. Яковл. Бѣльской, дьяки Никоноръ Шульгинъ да Аѳон. Овдокимовъ”. Степан Александрович Всеволожский – борынгы рус дворяннары нәселеннән, бу фамилияне йөртүчеләрнең арытабангы буыннарында атаклы кешеләр бик күп, андыйлар бүген дә бар.
*Сасанидлар, саманидлар – борынгы заманда хәзерге Үзбәкстан территориясендә хакимлек иткән ханнар династияләре.
*Син күр дә мин күр – “чит күзләр күрмәсен, күз тидермәсен” мәгънәсендә.
*Урак би – соңрак – гайнә ыруы башлыгы, алар грамотаны патша Алексей Михайлович Романов идарә иткән 1645-1676 еллар арасында ала.
*Сусар – рус. куница.
*Сырчак – йоны эчкә каратып тегелгән тире чалбар, ыштан, чагыштыру өчен: сырма.
*Сәкыт – гарәпчәдән «чакматаш» дигәнне аңлата.
*Сөян – юкә агачы яркасы.

Т

*Туар – товар.
*Тамгачы – салым җыючы.
*Тартар – борынгы грек мифологиясеннән. Тик бик үк ачык түгел – Алламы ул, яки ниндидер урынмы? Мисалга, ул я тәүге дүрт Алладан (Хаос, Гея, Эрос белән беррәттән) берсе (тик нәрсә Алласы?) дип әйтелә, я "Тартар" сүзе шулай ук тамугъны, “җәһәннәм”, теге дөнья, ахирәт, мәңгелек караңгылыкны белдерә. Борынгы Греция мифологиясендә Тартар: 1) Кеше үтеп керә алмаслык җир астында урнашкан төпсез җәһәннәм; бөтен Галәмгә идарә итүче, яшен яшьнәтүче һәм күк күкрәтүче Алла – Зевс бирегә үзе тәхеттән бәреп төшергән титаннарны (Тартар һәм Гея улларын) япкан. Соңрак Тартар, мифларга ярашлы, үлекләр патшалыгын һәм аның иң тирән өлешен аңлата башлаган, янәсе, анда тамугъ урнашкан һәм коточкыч албастылар, аҗдаһалар (Эриниияләр, Эхидна һ.б.) яши, биредә зур гөнаһ кылучылар (Данаидалар, Сизиф, Тантал һ.б.) мәңгелек газап кичерә. 2) Тартар – албасты; Тартар – Җир (Гея) һәм Эфирның улы дип әйтелә. Шул ук вакытта Гея (димәк, анасы!) һәм Тартар никахыннан гигантлар, албастылар – йөзбашлы Тифон һәм ярым елан, ярым кеше Эхидна туган. Тартарның балалары бик күп булган, аларның күпчелеге албасты булып туган. Шунлыктан улы Кронос аны печә һәм үзен дә җәһәннәмгә олактыра. Ә инде Тартар кеше, ниндидер өлкәнең хакиме, башлыгы булган, дип уйласак (гадәттә, ул чорда, мисалга, императорлар абруйларын “күккә күтәрү” өчен үзләрен Алла, яисә Алланың җирдәге улы дип игълан иткән), чыннан да, үзе дә гарип булып, анасы белән яшәп, байтак балалары гарип тугандыр, һәм аны, башкача баласы булмасын дип, печеп, зинданга япканнардыр... Тагын Иракта Тартар күле бар һ.б.). “Тар-тар” – кытайлылар барлык монголларны “татар” (тар-тар) дип атаган.
*Тартар – Башкортстанның Яңавыл районындагы авыл. Тәүге тапкыр документларда 1795 елгы ревизия документларында искә алына. Бер риваять буенча, аңа кыргызлар нигез салган, диелә. Минемчә, бу халык хәтере саклаган кыргыз-кайсаклар.
*Таҗир – сәүдәгәр, иске татар теленә гарәпчә тиҗарәт «сәүдә» сүзеннән кергән.
*Таҗирәт (гарәпчә) – сәүдә.
*Текеш – Харәзем шаһы, идарә итү еллары 1172-1200 еллар.
*Тукранбаш – клевер.
*Тукрау – ял итү өчен туктау.
*Туран – Урта Азиядәге тарихи ил, I гасырдан билгеле.
*Туш яки туыш – көннәрне җылытканнан соң боз өстенә көз яки яз калыккан су.
*Тәрәш тарагы – җитен талку өчен билгеләнгән тараклы такта.
*Төмән – 1 төмән – ун мең.
*Төрек – бу сүз «нык», «көчле» дигәнне аңлата. Бүгенгә кадәр байтак төрек халыкларында «төрек» сүзе аның тәүге «бергәләп, берлектә» мәгънәсендә кулланыла).
*Төрек каһанлыгы, яки Күктөрек (күк төрекләре) каһанлыгы – Азиядә төрекләрнең бик күп ыру берлекләре тарафыннан төзелгән эре Урта гасыр дәүләте. Тарихта иң зур дәүләтләрдән берсе. Иң көчле чагында (VI гасыр ахыры) Төньяк-көнчыгыш Кытай (Маньчжурия), Монголия, Алтай, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Төркестан (Урта Азия), Казахстан һәм Төньяк Кавказ территорияләреннән ясак җыйган, диелә.
*Төрекләр яшәгән җирләр – бүгенге Төркия. Биредә әлеге көндә дә уран кабиләсе бар.
*Түркән хатын – өлкән хатын, шулай ук гомумән Харәзем шаһлары хатынының титулы, ханнарның йөзләрчә, кайчак меңнәрчә барлык хатыннарына баш хатын, ягъни шаһинә, алар хәтта дәүләт эшләренә дә кысылган яки идарәне бөтенләе белән үз кулына алган. Әмма кайбер чыганакларда аны шундый исемле чынында яшәгән аерым шәхес, ягъни ниндидер харәземшаһ Ил-Арсланның хатыны, мисалга, Түркән хатын дип күрсәтәләр, хәтта яшәгән елларын да китерәләр – 1140 еллар тирәсе-1233 (!), һәм ул, кимендә, 90 ел яшәгән булып чыга. Ул дәвердәге гомер озынлыгын исәпкә алсаң, бу ике-өч буын гомере! Яки 90 яшьтә дәүләт белән идарә итәрлек физик сәламәтлеген, акыл-зиһенен саклаган берәр кеше бармы икән?! Асылда исә, бу ике түркән хатынның гомер озынлыгы. Беренчесе, Ил-Арслан түркән хатыны (Харәзем шаһы Текешнең* үги анасы, тик аны, энесе Солтан шаһны бәреп төшереп, тәхеткә утырган Текеш үтертә, чөнки Түркән-хатын Солтан яклы була), 1140 еллар тирәсендә туган, тик үлгән елы билгесез; икенчесе, харәземшаһ Текеш түркәне, туган елы билгесез, әмма ул 1233 елда үлгән.

У

*Угызлар, огузлар – шул исәптән төрекмәннәрнең борынгы ата-бабалары, бүгенге Төрекмәнстан.
*Уран – борынгы грек теленнән “күк” (Οὐρανός) дигәнне белдерә – грек мифологиясендә Күк йөзе Алласы, Аллаларның иң борынгы буынына карый, хәтта кайбер чыганакларда иң югаргы Алла дип тә әйтелә. Уран – шулай ук яңгырлар белән идарә итүче Алла дип тә исәпләнгән. Уранлыларны башкортларның бер ыруы дип фаразлау кабул ителгән. Алар кайчандыр монгол кабиләләре даирәсеннән чыккан һәм алар Урта Азиядә яшәгән, дип раслана. Тик уранлылар монголоидлар түгел, ә европеоидлар. Татар һәм башкорт мәгърифәтчесе Гали Чокырый ХIХ ахырында “кара-табынлылар Ирәкте олысына уранлылар рөхсәте белән 400-450 ел элек күчеп утырган”, дип язып калдырган. Димәк, уранлылар Буй елгасы буена бүгенге көнгә кадәр исәпләгәндә, кимендә 550-600 еллар элек, бәлки аннан да алдарак килеп урнашкан. Заманча Төркия, Казахстан, Оренбург өлкәсе территорияләрендә көн күргәннән соң, уранлыларның бер өлеше ХIII гасырга кадәр арытаба кузгалган һәм ХIV-ХV гасырда бүген көн күргән җирләргә килеп җиткән, диелә. Дөрес, сорау уяткан сораулар байтак. Әйе, Уран ыруының килеп чыгышы, борынгы тарихы турында бәхәсләр, фикерләр тынмый, дип әйтергә мөмкин. Казах галимнәре аны үзенчә аңлата, башкорт галимнәре үзләренчә һ.б. Һәм, югарыда әйтелгәнчә, фаразлар, фаразлар, фаразлар...; Тагын бер өстәмә мәгълүмат. “УРАН – этноним группы татар на юге Пермской области – бу кабиләнең Харәземнән килгәнлеге ачык билгеле: ураннар – каңлы кабиләсенең бер өлеше (гомумән, oran этнонимы антик ядкәрләрдән үк мәгълүм), XIII г. башларында Харәзем шаһларына каравылчылык хезмәтендә булган, к. Velidi: 161, 344 (әйтергә кирәк, З. Вәлиди ураннарны «башкортлар арасында яшиләр», ди, ләкин «башкорт» дими). Уран-Гайнә сөйләше аерым лексик үзенчәлекләре белән аерылып тора. Тарихта танылган харәземшаһ Мөхәммәтнең әнисе Түркән хатын уран кабиләсеннән дигән фикер бар (В.В. Бартольд), тик икенче бер версия буенча ул, баяут = баяулар (утраклар) кабиләсеннән (Velidi, Op. cit.: 432). Ураннар, Мөхәммәт шаһ тар-мар ителгәч, «иштәкләр арасына» килеп сыенганнар (Әбүлгази). Хәзер уран һәм иштәк атамалары синоним диярлек... (Р. Г. АХМЕТЬЯНОВ. ЭТИМОЛОГИЧЕСКИЙ СЛОВАРЬ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА, II том, стр. 351, Казань. Издательство «Магариф – Вакыт». 2015.
*Уран – бүгенге Башкортстанның Бүздәк районындагы авыл.
*Уран – Оренбург өлкәсенең Сорочинск районындагы авыл.
*Уранбаш – Оренбург өлкәсенең Октябрь районындагы бистә.
*Урангай – Казахстанның Көньяк Казахстан өлкәсендәге авыл. Сырдарья елгасыннан ерак түгел урнашкан, Төркестан шәһәр хакимиятенә буйсына, Урангай авыл округының административ үзәге. Сүзнең килеп чыгышын казах телчеләре төрлечә аңлата. Әмма бу юллар авторының үз фикере бар. Гай – казахча шулай ук “емен орманы”н белдерә, ягъни татарчага “имән урманы” дип тәрҗемә ителә. Шул сәбәпле, Урангайны “имән урманы янында урнашкан уранлылар торлагы” дип аңлатырга мөмкин.
*Урано́полис, борынгы грек теленнән «күк шәһәре» дигәнне аңлата, – бүгенге Грециядәге авыл, кайчандыр шәһәр статусына ия булган. Айон-Орос ярымутравының көнбатыш өлешендә урнашкан, ә ул үз нисбәтендә Халкидики зур ярымутравының бер өлеше булып тора. Уранополис борынгы шәһәренә безнең эрага кадәр 315 елда Македония хакиме Кассандрның абыйсы философ Алексарх нигез салган.
*Уранчик – Оренбург өлкәсенең Сорочинск районындагы зур булмаган елга, Самараның уң кушылдыгы, озынлыгы 16 км, елга тамагы Сорочинск шәһәре янында урнашкан.
*Урта Уран, Среднеуранский – Оренбург өлкәсенең Яңа Сергиевка районындагы бистә, шул исемдәге авыл Советының административ үзәге.
*Уфа – 1574 елда Сутолока елгасы тамагында воевода Иван Нагой җитәкчелегендәге стрелецлар отряды Уфа ныгытмасына нигез сала. 1586 елда Уфа шәһәр статусы ала һәм Уфа өязенең административ үзәгенә әверелә. Уфа – мәгънәсе: уба – упа – уфа, убалы урын, карст катламы өстендә утырганлыктан, җир астында куышлыклар барлыкка килеп, җир убылу очраклары Уфада күптән түгелге чорда да теркәлгән, мисалга, шундый урынга троллейбус төшү, җиңел автомашина төшеп китеп хәтта югалу (!) очрагы; шәһәрдә шул сәбәпле йөзләп йортта ярылу яки җимерелү теркәлгән. Упа – Тула өлкәсендәге елга, бу сүз “кара су” дигәнне белдерә. Русиядә Уба исемле бик күп елга бар. Чиләбе өлкәсендә Уфалей(ка) елгасы ага. Башкортстанда Уфа (Караидел – Кара елга) елгасы бар. Минемчә, Өфө – совет чорында, башкортчалатып, ясалма рәвештә барлыкка килгән атама.

Ф

*Фарсы иле (рус. Персия) – 1935 елдан соң бу ил Иран дип атала башлый.

Ч

*Чакрым, рус. верста – 1,06 км.
*Чатан аю (рус. шатун) – кышкы йокыдан уянган аю.
*Четверть (татар. чирек) – 1 четверть – 0,545 га.
*Чирмешләр – марилар.
*Чулман-идел – Кама елгасының борынгы татарча атамасы.
*Чумак дине – ислам.
*Чыбырткы – чыбыркы.
*Чыштыр-пыштыр – өстен-өстен.
*Чәшке – рус. норка.

Ш

*Шаятан – шайтан, рус. сатана, ә ул грек теле (Σατανάς) аша кергән.
*Шомакай - рус. борщевик, хәзерге чорда аның хәтта рак авыруына китерә торган агулы төре киң таралыш ала бара.
*Шыртларга – куркырга.

Ы

*Ык – уранлылар күпмедер вакыт Ык буйларында – Бәләбәй-Бөгелмә калкулыгында яшәгәннәр дигән мәгълүмат бар.
*Ырыс – “бәхет”, “киләчәк язмыш” мәгънәсендә.
*Ыс – сөрем.

Э

*Эллада яки Эллас – бүгенге Греция, хәер, греклар әлеге чорда да бу атаманы кабул итми, үз илләрен борынгыча атап йөртә, Греция атамасы бары тик рәсми документларда, башка илләр белән бәйләнештә генә кулланыла.
*Эпило́г (грекча Έπίλογος) – соңгы сүз.
*Эт-кош – начар ниятле кеше.

Ә

*Әл-Газыйм – иң бөек.
*Әллааһүммә иләйкә ... әйнә мәә тәвәҗҗәһтү – юл догасының тәрҗемәсе: Аллаһым! Сиңа юнәлдем, Сиңа сыендым. Аллаһым! Шикле һәм шиксез нәрсәләрдән миңа таяныч бул. Тәкъваны миңа ризык әйлә, Аллаһым! (ягъни Сиңа гыйбадәтләр кылып, рухыма азык табыйм). Аллаһым! Гонаһларымны гафу ит һәм кая гына китсәм дә, мине һәрвакыт хәерле эшләргә юнәлт, йә Рабби!).
*Әл-Нафигъ – ярдәмче.
*Әл-Һади – юл күрсәтүче.
*Әссәламү галәйкүм – Сәлам бирдек.
*Әфсен-төфсен – сүз белән сихерләү, дога сүзләре ярдәмендә дәвалау.
*Әүдүәк, русча Авдуак – соңгы чордагы риваятьләрдә, китапларда Айчуак, Айсуак, Айзуак вариантлары да очрый, фамилиясе документта Санбаев булса да, Исанбаев дип тә языла. Бу исемнең килеп чыгышы, мәгънәсе хакында авторның нинди дә булса мәгълүмат очратканы юк, ул бары тик үз фаразын гына әйтә ала. Минемчә, аның мәгънәсен борынгы сүзләр катламыннан эзләргә кирәк. “Дүәк” – “дүк”нең арадаш төре, ягъни Әүдүк. Исемнең “Әү” өлеше – шулай ук “әүвәлге”, “тәүге”, “беренче” мәгънәсен дә аңлата. Руста да, татарда да Дюкин фамилияле кешеләр очрый. Дюк, берничә фараз белән беррәттән, шулай ук “башлык”, юлбашчы” («предводитель») мәгънәсен дә бирә, һәм ул... борынгы Урта Грециягә (“δοῦξ”) барып тоташа. Тагын шундый аңлатма да бар. “Дюк – феодализм чорында Көнбатыш Европада варислыклы (гадәттә, хакимият варисы) кенәзләрнең иң югары титулы” Тик Дюк берничек тә рус сүзе дә, иске славян сүзе дә була алмый, ул бары тик үзләштерелгән генә. Татарчадан русчага әйләндергәндә, ү хәрефе, кайбер очракта, ю хәрефе белән бирелә. Димәк, Әүдүәк – “иң беренче, ягъни иң олы башлык”. Аның исеме җисеменә туры килә – ул ыру башлыгы, бәлки аның исеме Әүдүәк тә булмагандыр, тора-бара тоткан дәрәҗәсе исеменә әверелгәндер, моны хәзерге заман мисалында да күрергә мөмкин. Рәис – русча председатель сүзен алыйк. Җитәкченең исеме, мисалга, Морат Фәнис улы булса да, “Рәистән сора, рәис ни әйтер” диләр. Тагын борынгы яһүд теленнән кереп, украин телендә шушы форманы алган дип исәпләнүче Авдюк исеме дә бар – Авдей – Авдюк. Бәлки бу яһүд Авдей түгел, ә румлы Авидийдыр?! Ә Интернетта шулай ук Авидий, Овидий исеме инде латин теленнән кергән һәм ул русча “коткаручы” дигәнне аңлата дип тукыйлар. Әмма атаклы рим шагыйре Публий Овидий Назон, тагын Рим императоры Марк Аврелийны бәреп төшерергә маташкан Гай Авидий Кассий исем-шәрифле полководец та булган бит әле. Ә уранлыларның озак вакыт Рим империясе кул астындагы территорияләрдә яшәвен исәпкә алсак, Әүдүәк исеменең каян килүен фаразларга мөмкин...

Ө

*Өрет – нәсел.

Ү

*Үзәр елгасы хәзер Пермь крае территориясенә керә, уранлыларның элекке биләмәләре, хәзерге Яңавыл районы чигендә, озынлыгы 10 км; елга тамагы Ошья елгасының уң яры буенча 29 км ераклыкта урнашкан.
*Үтеч – бурыч.

Җ

*Җеп ашы – аны әзерләүнең ысулы гади генә. Суга он яки юкә кабыгы салып, аны кайнатып чыгаралар, ул лайлалы, аш кебек сыекчага әверелә, бу ташка яисә кирпечкә яхшы ябышсын өчен эшләнә. Аннары аңа он рәвешенә җиткерелгәнче төелгән бур кушып болгаталар. Мунчаладан эшләнгән пумала белән буйыйлар.
*Җиде көнлек кунак – борынгырак заманда шулай озак кунак булу йоласы урнашкан, аралар ерак булганлыктан, еш очраша алмаганлыктан, озак кунак булганнар, гадәттә, алар үз ризыгы, мисалга, җиде каравай икмәк һ.б. белән килгән.

Санга башланган белешмәләр

* …114нче ел. Дөнья яралганнан соң ел исәбен алып баруның Византия системасы буенча 7114 ел. Бу – Иисус Христос, ягъни Гайса пәйгамбәр туганнан алып исәпләгәндә, 1606нчы ел (ел исәбен алып баруның Византия системасына ярашлы, дөнья яралганнан алып 5508 ел узган: 7114 - 5508 = 1606). Димәк, С. А. Всеволожский, кенәз М. С. Туренин 7114-7116, ягъни 1606-1608 елларда хәрби һәм гражданлык эшләре буенча воеводалар булып торган, дьяклар исә Калистрат Зубов, Афанасий Евдокимов; ә 7116 елда бу вазифалар берләштерелгән һәм воевода итеп Б. Я. Бельский билгеләнгән, дьяклар исә Никанор Шульгин, Афанасий Евдокимов.
*7115 ел. Документның төп нөсхәсе югалган, күчермәсе генә сакланган, күрәсең, төп нөсхә Мәскәүдәге 1626 елгы коточкыч янгында, Патша сарае архивындагы, ягъни шушы елга кадәр бирелгән барлык башка документлар – Мәскәү дәүләте актлары кебек үк, юкка чыккандыр, бары тик 1737 елда бирелгән күчермәсе генә сакланган.
Минем фараз буенча, грамота 7115 елда, ягъни 1607 елда бирелгән булырга тиеш, дип зур ышаныч белән әйтергә мөмкин, чөнки Казан воеводасы Степан Александрович Всеволожскийны 7116 (1608 елда) инде Богдан Яковлевич Бельский алыштырган.