Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кемнең сөяркәләре күбрәк

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Кемнең сөяркәләре күбрәк
Хикәя

Зәйни каладагы баҗасы Эфмирны кунакка чакырып кайчан хат язганын да оныткан иде инде — көтмәгәндә, үз машиналарына төялеп, килеп төштеләр. Төялеп дигәч тә, шул үзе, хатыны һәм бер кызы. Баҗасы Зәйнидә генә инде ул андый байлык — җиде ыштук. Авылда ни, кышкы төннәр озын, электр уты да атнасына бер көн булса, алты көн янмый — әнә шулай туа торалар, рәхмәт яугырлары. Ярый, бәхетләре белән үссеннәр, Зәйнинең аларны гына ачка үтермәскә хәленнән килә әле.
...Кунак булгач, төрлесе була инде. Мәе дә, чәе дә чыкты өстәлгә. Шуны сизеп калды Зәйни: Эфмир баҗасы бик мактанчык икән. Әй мактана бу, әй мактана. Ярый, мактансын, әйдә. Берсе дә ул яктан гөнаһсыз түгел. Калада үскәне дә, авыл кешесе дә.
Берзаман өйдә икесе генә торып калгач (хатын-кыз, бала-чага елга буена китте, ахры), ярыйсы ук кызып алган баҗаларның сүзе шул каһәр суккан чәче озын, акылы кыска адәм затларына күчте. Эфмир баҗасы коя гына борчакны. Мин болай иттем дә, тегеләй иттем. Исәпләсәң, күрмәгән хатын-кызы, шулар аркасында кичермәгән маҗарасы калмаган. Әле дә калада өч сөяркәм бар, ди. Чыгып бер генә сызгырам, хәзер унысы йөгереп килеп җитә, ди. Фәстерә инде, фәстерә. Фәстерсен, әйдә. Кызык бит шәһәрдә ничек яшәүләре турында тыңлап утыруы. Тик бу фәстерү бик озакка киткәч кенә, Зәйни арый башлады. Күпме кабатларга була инде бер үк хәбәрне... Җитмәсә, нәрсә ди:
— Ә, баҗа, синең үзеңнең ул яктан ничегрәк соң, хатын-кыз, дигәннән? Авылда шартлар юк шул, бер хатын белән яшәсәң дә, гаепләп булмый. Аннан, авыл мужигына кайда инде ул андый ләззәтне тату. Бигрәк кара сарыксыз, томана сукырсыз шул мәхәббәт фәнендә...
Монысы инде артыграк китте. Шул аракы шаукымы. Аекның уенда нәрсә, исерекнең телендә шул, диләр диюен...
Тик шактый кызмача булып алган Зәйни дә кабынып китте:
— Көл, баҗа, көл. Син, өч сөяркәм бар, дип, мактанган буласың. Ә минеке... Бар авыл хатын-кызы минеке! Бер генә сызгырам, барысы да «айт» дигәнче «тайт» итеп, капка төбенә йөгереп чыга. Теләгәнеңне сайлап ал.
— Кит инде, сөйләмә булмаганны! Икәү-өчәү булса, туды-суды әле. Һе, бар авыл хатыны, имеш! Булмас, ышанмыйм!
— Әх, ышанмыйсыңмы?! Ярый алайса, әйдә, бәхәс! Иртәгә иртән сәгать биштә торабыз да, сынау үткәреп карыйбыз. Шунда ышанырсың. Бәхәсме?
— Бәхәс!
Ирләрнең сүзе ни белән тәмамланган булыр иде, ярый әле хатын-кыз, бала-чага кайтып керде. Сүз көрәштерү сүнеп калды.
...Иртән Зәйни сәгать биштә уянды. Кичәге хәлләр томан кебек кенә хәтерләнә. Шунда баҗасы белән ни хакындадыр бик каты бәхәсләшкәне исенә төште. Ниндидер сызгыру, хатын-кыз... Ә-ә, хәтерләде. Үз алдына елмаеп куйды да, «гөп!» иттереп, бер чүмеч әйрәнне эчеп җибәрде. Аннан чоланда җан-тән белми йоклап яткан баҗасын:
— Тор әле, баҗа, тор! — дип, серле пышылдап, төрткәләп уятты. Тегесе:
— Ә-ә, нәрсә бар? — дип авыр гына күзләрен ачты.
— Әллә оныттыңдамы? Бәхәсне? Әйдә, үземнең сөяркәләрне күрсәтәм. Кичә ышанмаган идең.
Баҗасы да нәрсәнедер исенә төшерде бугай. Кызык булып киткәндер инде, тиз генә сикереп торып, киенде, юынды. Күптән уянып, сыер савып кергән Зәйнинең хатыны Фәрхибану:
— Кая болай иртәләдең, Эфмир кияү? — дип сораша-сораша, каты чәй ясап бирде.
— Ничек йоклап ятмак кирәк җәй көне авылга кайтып, — дигән булды анысы.
Чәй эчкәч, урамга чыктылар. Зәйни Эфмир баҗасы белән түбән очка таба атлады. Авыл күптән уянган, кояш җылысы әле бик үк җиргә килеп җитмәгәнлектән, иртәнге һава салкынча. Анда-монда, сузып-сузып, сыерлар мөгрәгәне, кош-корт каңгылдашканы ишетелә.
Ниһаять, авыл очына чыгып бастылар.
— Менә, баҗа, карап тор, ничек була ул сөяркәләр, — дип Зәйни, кесәсеннән нәрсәдер алып авызына капты да, сызгыртып җибәрде. Ачы тавыш яңгырады. Әйтерсең, шуны гына көткәннәр, бер үк вакытта ике йөздән артык авыл капкасы ачылып китте, урамга хатын-кыз чыгып сибелде. Ул аллы-гөлле күлмәкләр, яулыклар, алма кебек яшь киленнәр, сылу кызлар... Чак артына аумады Эфмир. Калада мондый сөяркәләрнең аның тешенә дә кергәне юк. Ну, җиңде Зәйни баҗасы. Икенче кайтуында бер тартма коньяк Эфмирдан инде.
...Бераздан Зәйни, озын чыбыркысын өстерәп, мал артыннан «шарт» та «шорт» шартлатып, көтүлеккә таба китеп бара иде. Бүген авыл көтүен йөртү чират буенча аныкы шул.
Баҗасы ни, бернәрсә дә аңламады — аның өчен авыл тормышы кара урман белән бер иде...

Кайда, кайчан басылган:

1) Шәңгәрәев Инсур. Кемнең сөяркәләре күбрәк? Хикәя. "Яңавыл таңнары", 5.02.1994, №15.
2) Мөсәнниф Инсур. Кемнең сөяркәләре күбрәк. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, "Китап", 1999, 134-138 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Кемнең сөяркәләре күбрәк? Юмористик хикәя. "Тулпар", 2013, №1, 78 б.
4) Мөсәнниф Инсур. Кемнең сөяркәләре күбрәк. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 164-166 бб.