Инсур МӨСӘННИФ
КАҺВӘНЕ (КОФЕ) ФАШ ИТҮ
Бу Җир йөзендә уйдырмалар бихисап. Алардан берсе – каһвә. Мисалга, кофе йокыны ача дигән бик кәттә УЙДЫРМА яшәп килә. Һәм беләсезме, моңа барысы да ышана! Һәм йокыдан арынырга теләсәләр, төн буе, мичкәләп диярлек, шушы сыекчаны эчәләр. «Полная ерунда бу, туганнар!» – дияр иде Әнгам Атнабаев, исән булса. Чыннан да, сафсата, юк-бар, буш сүз бу һәм аны каһвә җитештерүчеләр уйлап чыгарган, табиб-врачлар, галим-голәмә, сынап-нитеп тормый, шуларны кабатлый. Соң, үзегез уйлап карагыз. Кешеләр кофены күбрәк кулланган (сатып алган) саен аны җитештерүчеләр, аны сатучы арадашчылар (сәүдә) без хәтта күз алдына да китермәгән табыш ала. Кибетләргә кереп, кофеның хакын карагыз! Кечкенә бер савыты да ничәдер литр бензин хакы тора!
Йокыгызны качыру өчен кофе эчеп караганыгыз бардыр. Я, качамы? Качмый ул беркая да! Ә кеше, бичара, йокым һаман ачылмады дип, тагын кофе кайната, тагын эчә. Әмма йокы һаман күзне баса... Баса, билгеле, чөнки кофе йокыга каршы дару түгел! Киресенчә, ул – йокы даруы! Киресенчә, ул йокы килүне арттыра гына... Әмма кеше моны белми, һәм тагын эчә, тагын эчә... Бетеп китсә, кибеткә юллана... Кофе җитештерүчеләрнең кесәсен тагын 10-15 сантиметрга калынайта. Фикер сөрешемне аңлагансыздыр, дип уйлыйм, чөнки хәзер ике кешенең берсе югары белемле, кайберәүләрнең хәтта ике-өч әле...
Ә мин бу хәйләне күптән аңладым һәм йокысызлыктан интегә башласам, тотам да... кофе кайнатып эчәм. Аннанмы? Аннан һич югы биш-җиде сәгать дөньяның барлыгын-юклыгын да белми йоклыйм. Организмның үзенчәлеге, дип әйтәсең килер... Син үзең «организмның үзенчәлеге»! Әле шушы юлларны язар алдыннан ике йөз граммлы чәшке белән каһвә эчтем. Күзем челт-мелт йомыла. Ярый, йокыга карышудан файда юк. Караватыма барып җитә алсам, урындыкта, компьютер алдында йоклап китмәсәм, яхшы әле...
11.04.2018.