Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ИСКӘ АЛЫЙК (ХАИЛ КАСЫЙМОВ ХАКЫНДА)

Дата написания: 
15 мая 2023

Инсур МӨСӘННИФ
ИСКӘ АЛЫЙК!
1997 елда Башкортстан нефтьчеләренә багышланган китап чыкты (Башкирских нефтяников славные имена. Уфа, РИЦ АНК «Башнефть», 1997). Кызганычка каршы, анда авылдашыбыз Хаил КАСЫЙМОВның исеме кермәгән (башка китапларга кермәгән авылдашларны искә төшерегез). Шунлыктан без – аны белгәннәр искә төшерик әле! Белмәгәннәр белсен! Элек эше дә, эшенә күрә хөрмәте дә бар иде!!! Алар исеме төрле дәрәҗә матбугатта киң яктыртылды.

“Краснохолмскнефть” идарәсендә
Производство алдынгылары
ОРДЕН КАВАЛЕРЫ
Хаил Касыймов өчен быелгы яз куанычлы булды. Эштәге уңышлары һәм бер предприятиедә күп еллар эшләгәне өчен ул III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнде.
Менә унбер ел инде ул “Краснохолмскнефть” идарәсенең 3нче санлы район инженерлык-технологик службасында эшли. Биредә аны эш сөючән, үз эше остасы итеп беләләр. Коммунистик хезмәт ударнигы Касыймов 1973 һәм 1974 еллар йомгаклары буенча социалистик ярышта җиңүче булды.
Яңавыл җирендә беренче нефть скважиналары барлыкка килү белән ул “кара алтын” чыгаручы булды. Товар операторы булып эшли башлады. Башта җиңел булмады. Вакыт үтү белән тәҗрибә дә, осталыгы да арта барды. Тиздән ул үз профессиясенә яшь операторларны да өйрәтә башлады. Шушы еллар эчендә ике дистәгә якын кешене эшкә өйрәтте.
Аның хезмәте берничә тапкыр Почет грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнде. III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән рәттән производство алдынгысының күкрәгендә “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә” медале балкый.
3нче санлы район инженерлык-технологик службасы коллективы беренче ярты еллык план-заданиеләрен 103 процентка үтәде. Бу уңышта нефть чыгару буенча өлкән оператор Хаил Касыймовның да өлеше бар.
– Бүген безнең коллектив партиянең ХХV съездын лаеклы каршылау өчен көрәшә. Аны яхшы хезмәт бүләкләре белән каршылау теләге безне эштә рухландыра, – ди производство алдынгысы.
И.Шәнгәрәев,
авыл хәбәрчесе.
Рәсемдә: Х.Касыймов.
Автор фотосы.
Кайда, кайчан басылган: “Коммунизм таңы” Яңавыл район гәзите, 7 август, 1975 ел, №96 (4884).

Күршем Хаил абыйның башка бүләкләре дә бар. Менә алар хакында язылган миндә сакланган биографиясе.

Касимов Хаил Касимович (3.11.1929-19.12.2006) – передовик производства, нефтяник. Родился в выселке Урал Ямадинского с/с Янаульского района в семье первопереселенца-колхозника. Окончил Салиховскую начальную школу Янаульского района. Колхозник колхоза "Урал" Ямадинского с/с (1942-48), учеба в ФЗУ, вальцовщик, пожарный, машинист парового крана в одном из заводов г.Казани (1948-57), колхозник колхоза "Большевик" (1957-65), оператор, старший оператор по добыче нефти и газа участка №3 РИТС-3 НГДУ «КХН» (1965-84?). Награжден орденами Трудовой Славы III степени (7.05.1975), Трудового Красного Знамени (12.02.1981), медалями «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» (1980-е гг.?), «За доблестный труд. В ознаменование 100-летия со дня рождения В.И.Ленина» (1970), «Ветеран труда» (5.07.1985), другими знаками отличия.