Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

РЯДОВОЙЛАР, ТИК БАТЫРЛАР

Дата написания: 
28 марта 2023

Рядовойлар, тик батырлар
Минем алда – авылымның Бөек Ватан сугышы ветераннары. Берсен-берсе бүлдереп, сугышта күргәннәрен сөйлиләр. Күзләренә ирексездән яшь бәреп чыга.Сөйләсеннәр, аларны бүлдермик. Балалары, оныклары бу азатлыкның күпме кан, ачы тир түгелеп яулануын белсеннәр. Бергә җыелгач, алар бер взвод солдатлары кебек.
Алар сөйли. Кино кадрлары кебек, минем күз алдымнан аларның сугыш юлы үтә...
...Менә күкрәгендә ике “Хәрби хезмәтләре өчен” медале ялтыраган Мөхәммәтсафин Мөхәммәтвафа Польшада,Венгриядә, Чехословакиядә, Берлинда дошманнар өстенә минометтан ут яудыра.
...Менә Галиәхмәтов Мәгъсумнең яраланачак кулы Нарва шәһәре янында пулемет гашеткасына ярсынып баса.
...Дошман пулясы тиеп, мәңгегә егылган яшь кенә взвод командиры янында азга гына тукталып, Берлин урамында автоматыннан ут чәчеп, доброволец Габдулхаков Вәсби йөгерә.
...Шофер Вәлиев Әхмәдулланың боеприпас, азык-төлек төягән машинасы Мәскәү янында алгы сызыкка җилдерә.
...Ленинград фронты. Безнең гаскәрләр оборона тота. Башына мина ярчыгы тиеп, сигез айга якын госпитальдә яткан Гатауллин Мөхәммәтша секреттан кайта. Кинәт шартлау. Ул аягы авыр яраланып егыла. Монысында унҗиде ай госпиталь койкасында аунарга туры киләчәген белми әле ул.
...Идрисов Фәтхелислам хезмәт иткән расчетның пушкасы батареядагы башка еракка атучы тупларга кушыла. Сугышчының күкрәгендә “Батырлык өчен”, “Ленинградны обороналаган өчен” медальләре чыңлый.
...Галәветдинов Миргали Эстонияне азат итүдә катнашуы хакында сөйли. Соңыннан ул хозвзводта ездовой. Алгы сызыкка ат белән боеприпаслар ташый, яралыларны тылга алып чыга. Литва, Латвиядә аяк эзләрен калдыра.
...Саперлар батальоны Неман елгасында снаряд, пуля яңгыры астында икенче күпер сала. Алар арасында ефрейтор Муллагалиев Хаҗиәхмәт тә бар. Менә ул мина кырында. Метр арты метр зарарсызландырыла. Метрлардан километрла җыела – Литва, Польша, Германия җирләре. Кесәсендә “Батырлык өчен”, “Мәскәүне обороналаган өчен”, “Кенигсбергны алган өчен” медальләре кенәгәләре, күкрәгендә “Отличный сапер” билгесе.
...Башкорт кавалерия дивизиясе Сталинград янында каты сугышлар алып бара.Яралылар бик күп. Аларны тылга алып чыгучылар арасында ефрейтор Хәлим Хәйбрахмановның да машинасы снаряд, бомба чокырларын урап уза. Бу әле аның сугышчан юлының башы гына. Алда Днепрның киң суы, Польша җире, Варшава, Белград шәһәрләре, Берлин күрелмәгән, алгы сызыкка меңнәрчә тонна сугыш кирәк-ярагы ташылмаган, саф алдында гвардия Кызыл байрагы янында күкрәгенә Кызыл йолдыз ордены, “Батырлык өчен”, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре тагылмаган, озак көтеп алынган Җиңү таңы да атмаган. Болар барысы да алда. Хәзергә ул бер нәрсәне хәтереннән чыгара алмый – кузовында яшәүдән өмет өзмәгән яралылар...
Әйе, алар үлемне җиңеп туган-үскән илләренә әйләнеп кайттылар. Ә күпмесе кайта алмады? Минем кечкенә Урал авылыннан гына да никадәр алар: Заһит Шәяхмәтов, Кәзим Атнабаев, Габдулхак Алетдинов, Заһир Шакиров, Рафикъ Хатипов, Сабир Садыйков, Галимхан Абдуллин, Хәким Гатауллин, Динислам Шәйхелисламов, Идият Гарипов, Мулланур Гәрәев, Вәсби Муллагалиев...
Сәфәргали Закиров, Зыядрислам Галиәхмәтов, Гыймадрислам Садыйков, Шәмси Ризвановлар да үзләренең чордашлары арасында юк инде. Авылдашларымның хикәятләренә аларның да сүзе кушылыр иде.
Алар сугышның гади хезмәтчәннәре, рядовойлары булганнар! Ләкин бүген яше-карты алар батырлыгы турында тыңлый, алар алдында баш ия.
И.ШӘНГӘРӘЕВ.
Кайда, кайчан басылган: “Коммунизм таңы” Яңавыл район гәзите, 8.05.1979, №54.