Инсур МӨСӘННИФ
ЕЛГАГА ҮТЕНЕЧ
Тыныч кына Бүә ага,
Гасырлар буе ага,
Еллар аша, күзен кысып,
Ярлары миңа бага.
Тыныч микән – кемнәр белсен,
Бармы аны аңлаган?
Аңлау өчен кемнәр генә
Елга булып караган?
Элек саллар куган елга
Ел арты ел саега.
Агач баса, ком-таш баса,
Әллә баса кайгы да...
Кайчак елга, ихтыярсыз,
Ала адәм җаннарын.
Аның монда ни гаебе?!
Үз җаннарын үзе ала
Аңсыз Кеше затлары.
– Бәлки, кеше уйларын да
Укыйсыңдыр, кем белә?
Күп нәрсә дә сорамыймын,
Үтенечем бер генә:
Аңсыз, һушсыз адәми зат,
Керер сиңа, мактанып,
Син аңа зур
сабак бир дә,
Ярга ыргыт, чыгарып!
Дөньяларда Газраиллар
Җитәрлек бит, уйласаң...
Адәмнәрнең газиз җанын
Алмачы, син, ичмасам...
Ярлар буйлап, тыныч кына,
Ага бир син гел шулай,
Ә адәмнең язмышларын
Белә булыр бер Ходай...
9-10.07.2026