Тел, тәрҗемә хикмәтләре
Инсур Мөсәнниф
Бастырык
Үз гомеремдә тел гыйлеме, халык авыз иҗаты һ.б. буенча кызыксынмаган нәрсәм аз калгандыр, ахры. Сүзләрнең, атамаларның килеп чыгышы, диалектлар, мәкальләр һ.б. – галим булырга теләмәсәм дә (осталык та җитмәс иде), миңа болар кызык иде һәм әле дә кызык.
Мисалга, кайдадыр, инде күптән, 30 еллап элекме икән, әллә башкорт, әллә татар тел галименең мәкаләсендә “бастырык” сүзенең венгр телендә дә “бастырык” икәнен укыган идем. (Ә бастырыкның ни икәнен чамалыйсыздыр, белмәүчеләр булса әйтәм. Бу – авылда печән, салам ташыганда йөк таралмасын өчен йөк өстенә салына торган артык юан булмаган 3-3,5 м озынлыгындагы агач бүрәнә, ике башыннан бау, ыргак ярдәмендә беркетелеп ныгытыла, бау шумасын өчен юан башына киртек уела, авылча аңлатмасы шулайрак). Хәзер шуның хаклыгына ышанырга телим. Ярый, интернет бар. “Эзләнү” функциясендә “Бастырык перевод с татарского на венгерский” дип җыям. “Golenisevo” (русча транскрипциясе-әйтелеше “голенисево”) дигән сүз килеп чыга. Инде арытаба “Golenisevo перевод на татарский” дип сорыйм. Ләхәүлә лә куәтә, миңа... “күгәрек” дип җавап язалар! Инде хәзер “күгәрек”нең венгрчага тәрҗемәсен сорыйм, тик алдан ук котым очып тора! “Mould”, диләр. Инде моның татарчасын сорыйм. Җавап: “Формалаштыру”. “Формалаштыру” – “Formázás” (ярый, тагын вакыт булганда, ягъни бакча эшләре беткәч инде, Алла боерса, телне өйрәнүне дәвам итәрмен). Менә ышан шуннан соң интернет-тәрҗемәчегә! Бүгенге фейк-хәбәрләр (тәрҗемәсе “күрәләтә ялган” буламы икән) кебек инде. Интернеттагы татар тел белгечләре күрәләтә торып алдаша бит! Белми, шуңа ялганлаша инде... Хәер, венгр телендә “бастырык” диалект булырга да мөмкин.
...Тукта әле, “меня на мякине не проведёшь”, “Баҫтырыҡ” башкортчадан (тугандаш телдән) венгрчага ничек була икән? “Кözzététel”, диделәр. Ә... “кözzététel” башкортча? “Баҫма”. Урыс әйтмешли, ну, уже теплее... Ә “баҫма”?.. Аллага шөкер, шул ук “кözzététel” икән! Уф!
Ярый, ни булса булгандыр, әмма венгрча берничә сүз өйрәндем. Бу санкцияләр 15-25 еллардан соң бетсә, Венгриягә барып та чыгармын әле, Алла боерса, белемем ярап куяр. Амин! Ә Венгриядә булу теләге миндә күптән яши. Мәптәптә өлкән сыйныфларда укыганда бер укытучы (Әбутам абый, шикелле, чөнки ул физика дәресендә шундый "байка"ларны еш сөйли иде, аннан, үз фәне буенча сөйләргә өлгермәгәнлектән, безгә шул параграфны өйдә укырга куша иде) "Венгриядә кыш булмый, шунлыктан анда елына ике тапкыр уңыш җыялар" дип сөйләгәне истә калган, шуның дөреслеген тикшерәсем килә.
Тагын бер өстәмә мәгълүмат. Венгрлар үзләрен мадьяр дип атый. Русиядә генә аларны венгр диләр, ә башка илләрдә бу милләтнең атамасы һәркайда үзенчә, мисалга, Беларусь Республикасында – “вугорац” һ.б.
13.04.2022.