Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Эвфемизмнар

Категория: 
Дата написания: 
15 февраля 2023

Инсур Мөсәнниф
Эвфемизмнар*
* Эвфемизм – тупас сүзне йомшагы белән алыштыру (безнеңчә). Аларның кайберләрен шулай ук диалектка да (җирле сөйләмгә дә) кертергә мөмкин.

Гомерем буе халык авыз иҗатын (әдәпле һәм әдәпсез такмаклар, җор сүзләр, әйтемнәр), үзебезнең як диалектларын, авыл исемнәренең, шул исәптән географик атамаларның килеп чыгу тарихын җыйдым, инде кая куярга белгән юк. Тел галимнәре кызыксынмый, алар инде диссертация яклаган, хәзер ник дөнья чәнчелми. Ә бит бу “полевой материалым” докторлык диссертациясен якларлык! Кайберләре бер китапта да юк! Мин үлсәм, шушы компта какланып калалар инде, ай, Алла! Беркемгә бернәрсә кирәк түгел! Менә бер өлеше генә.

Утыз тугызлы, Туксан тугызлы, кырыкка берәү тулмау, йөзгә берәү тулмау – акылга таман, акылга сай.
Теше сирәк – сүз тотмаучы, сер сакламаучы, яки гайбәтче.
Урман сыеры – поши.
Урман хуҗасы – аю.
Колга – озын буйлы кеше.
Бүкән – кыска буйлы юантык кеше.
Такта – ябык кеше.
Алыпсатар – спекулянт.
Ач та күрсәт, яп та куй – бар нәрсәгә битараф кеше (“миңа барыбер”).
Космоска барып кайту – аборт ясату (бала төшерү).
Диңгез тубыктан – бернәрсәгә дә исе китмәүче кеше.
Борыны күккә тигән – масайган.
Йомры башлы – хәйләкәр.
Башсыз – аңгыра.
Башы ботинка башы кебек кеше – надан.
Чучка (русчадан, чёчка – дуңгыз баласы) – пычрак, шапшак кеше.
Сыер – акрын кыймылдаучы.
Урам трамвае – өйдән-өйгә йөрергә яратучы (гадәттә, хатын-кыз).
Киләп сару – эшсез урамда буталып йөрү.
Уҗым бозавы – артык юаш.
Эт – явыз уйлы, астыртын кеше.
Хайван, яки мал – начар, кеше сыйфатын югалткан адәм.
Мәскәүле – һавалы (масаючан, үзен башкалардан өстен күрсәтергә яки куярга яратучы) кеше. Русча – ЧМО – Человек Московской Области.
Такыр башлы – акыллы, шулай ук хәйләгә оста кеше.
Ташбаш, русча “шпингалет”ка туры килә, ахры – тәртипсез малай-шалай.
Пумала баш – чәчен тарарга иренгән хатын-кыз.
Итәк министры – хатын-кыз белән чуалырга яратучы мужик.
Кызыл авыз – бизәнергә яратучы хатын-кыз.
Ачык авыз – беркатлы, яки игътибарсыз.
Пешмәгән – булдыксыз.
Пәри – өс-башын карамаган кеше.
Кулы үзенә табан кәк(е)ре – урлашырга яратучы.
Колагына аю баскан – җыр-моңга һәвәслеге булмаган кеше.
Үшән алаша – акрын кыймылдаучан кеше.
Айгыр – көчен кая куярга белмәгән ир-ат.
Сарык – аңгыра.
Үгез – көчле кеше, яки хатын-кыз артыннан чабарга яратучы мажик.
Озынкойрык – күсе (комак).
Песи – ялагай кеше.
Төлке – хәйләкәр.
Балык кебек шома, шулай ук шомакай – хәйләкәр.
Бүре – явыз, усал.
Аю мае сөртү – урлау.
Йорт, абзар иясе – барабашка. Чынында – (авылда) йорт-курага ияләшкән ләтчә.
Түбә китү, яки Түбәдән төтен китү – исәрләнү, юләрләнү, акылдан язу яки акылга таманлану.
Көзге әтәч – сугыш чукмары (гадәттә, егет һәм ир кеше).
Саескан – урынлы-урынсыз өзлексез лыгырдаучы.
Карга – ачык авыз.
Орчык – кыска буйлы кеше.
Мичкә – кыска буйлы юан кеше.
Күәшнә (русчадан, квашня) – чамасыз юан хатын-кыз.
Уклау йоткан – гәүдәсен гел төп-төз йөртүче озын буйлы кеше.
Карбыз йоткан – авырлы, йөкле хатын.
Борыны белән җир сөргән – йөзе пычранып беткән кеше.
Сәмәй, яки сәмигулла – самогон.
Көмешкә – самогон (бер төре).
Куган (бал) – самогон.
Корт (умарта) балы – корт балыннан әчетелгән бал.
Читлушка (русча сүзлектә моңа охшаш сүз юк) – бер урында тик тора белмәүче, арлы-бирле чабучы кеше.
Ыргаклы сирак – тигез урында да абынып-сөрлегеп йөрүче.
“Гатауллин” (гафу үтенәм) – исереп, кыек-мыек атлаучы, янәсе, “уже готовый”.
“Военкомат” – бәдрәф, русча туалет, уборная (янәсе, анда да, монда да бармый хәлең юк).
Әбрәкәй – бәдрәф, туалет.
Патша җәяү йөри торган җир – бәдрәф.
Папугай (попугай) – кеше сүзен кабатлаучы.
Эвфемизм “киресенчә” дә булырга мөмкин. Аларга “эсхрофемизм” атамасы туры килә кебек, һәм аларны “нелитературный эвфемизм”, ягъни “китапка сыймаган эвфемизм”, “цензурадан үтмәгән эвфемизм” дип атарга да буладыр. Мисал өчен (минеке түгел, халык авыз иҗаты!):
Берни эшләр хәл юк – күтең түгел.
Эшсез, өйдән-өйгә йөрергә яратучы (гадәттә, хатын-кыз) – өяз кәнтәе (өяз – русча уезд).
Бер урында тик утыра белмәүче – безле (без) күт.
Ялагай, яки фикерен үз файдасына бик тиз үзгәртүчән кеше – күтәкәй.
Артык юмарт, башкалардан бернинди файда өмет итмичә ярдәм итүче кеше – буш күтән.
Гел абынып-сөрлегеп йөрүче – бук сирак.
Ана эт – кәнтәй.
Җырлый белмәсә дә, җырларга маташучы, яки үзен җырчы дип исәпләүче (бүген ярты эстрада җырчысы шундый) – әбрәкәй (бәдрәф) сандугачы.

Бераз урысча:
Флаг в руки – Сам (сама) попробуй, или Берись за дело.
Человек в танке (используется в выражении “Для тех, кто в танке”) – тупой (Для одарённо тупых).
Облегчить нос платком – высморкаться.
Слабая на передок – любительница мужчин.

* Эвфемизм (от греч. ἐυφήμη «благоречие» ← др.-греч. εὖ «хорошо» + φήμη «речь, молва») – нейтральное по смыслу и эмоциональной «нагрузке» слово или описательное выражение, обычно используемое в текстах и публичных высказываниях для замены других, считающихся неприличными или неуместными, слов и выражений. В политике эвфемизмы часто используются для смягчения некоторых слов и выражений с целью введения общественности в заблуждение и фальсификации действительности. Например, использование выражения «допрос с пристрастием» вместо слова «пытки» (в следственных органах), (также) «акция» у нацистов для завуалированного названия массовых расстрелов и т. п. (из интернета).

Халык – зирәк ул. Белсәгез, өстәгез! Кем әйтмешли, брат брату рад! Әйдәгез, халык хәтеренә югалырга ирек бирмик!
14-15.02.2023