Инсур Мөсәнниф
Сер ачкычы
Шигырь язган чакларым бар...
Шагыйрь, диләр, хәтта зурлап...
(Күндәммен шул, карышкан юк,
Әйтмәсеннәр бары хурлап...).
Шуңа, ахры, кемнәргәдер,
Тормыш юлым кызыклыдыр,
Кемгә нәрсә: миңа кызык
Кеше булса кызыксыныр...
Бәлки чынлап кызыклыдыр,
Яки бары очраклыдыр...
Яки эзләп маташудыр
Тырнак астан пычраклыкны...
...“Мәхәббәттән тора тормыш,
Шул хакта да язасызмы?” –
Диеп сорый бер яшь егет,
Ихластанмы, чарасызмы...
Мәхәббәттән тилерепләр
Яшьрәк чакта йөрисең ул...
Урынлымы, урынсызмы,
Шушы хакта сөйлисең ул;
Көн-таң атса, сөйгәнеңне
Уйлыйсың ул өзми-куймый...
...Гаебе юк мондый хәлнең –
Гормоннар бит... “гармун уйный”.
Тик гармуннар бер тына шул –
Хисләр дә бер басыладыр.
Әмма тормыш гүзәллеге
Башка яклап ачыладыр.
Нинди яклап – менә мон(ы)сын
Әйтми торам, серем булсын!
Сер ачкычы – тик үзеңдә...
Менә сиңа илле тулсын...
Менә сиңа алтмыш тулсын...
Менә сиңа җитмеш тулсын...
Менә сиңа сиксән тулсын...
Менә сиңа туксан тулсын...
Насыйп булса, йөзең тулсын...
22-23.04.2018.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сер ачкычы. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 241-242 бб.