Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

"Бала"гыз гарип түгелме?

Дата написания: 
26 мая 2016

Инсур Мөсәнниф
«Бала»гыз гарип түгелме?
Бүген татар телендә шигырь язучылар юк дип булмый. Һәм гаделлек өчен әйтергә кирәк, алардан шактые өлкән яшьтә, ягъни пенсионерлар (күпчелек хатын-кызлар). Бу аңлашыла да: мәктәптә татарча укыган, тирән, образлы фикер йөртүгә сәләтле укытучылар белем биргән буын. Бүген мәктәптә татар теленә, әгәр ул баланың туган теле булса, атнасына 4 сәгать, туган тел булмаса, 2 сәгать бүленә, бу 10 сыйныфны да кертеп. Мондый шартларда шигырь, өстәвенә, образлы итеп язарлык шәхес тәрбияләргә мөмкинме? Өстәвенә, гаиләдә русча сөйләшсәләр… Бу тормышка ашмаслык хыял. Сәләт тә кирәк бит әле… Районда матур гына шигырь язучылар (ассызыклыйм - өлкән яшьтәге) юк түгел. Дөрес, алар да кайчак, белепме, белмиме, яки тиешле сүзләрне эзләргә ялкауланыпмы, шигырьнең техник төзелешен бозуга бара. Авторларын атамыйча гына, махсус рәвештә кимчелекләре бик аз яки аз булган ике шигырьне генә мисал итеп алдым.
Әниләр теләге
Балаларга үгет-нәсихәт

1. Сиңа үтенече // төшкәннәргә
Беркайчан кимсетеп // карама.
Холкың матур, телең // татлы булсын,
Кешеләргә булма // алама.
2. Җылы сүзне җан а//зыгы, диләр,
3. (Җан азыгы, диләр // җылы сүзне – И.Ш.)
Тәрбиясез булып // күренмә.
Киңәшемне ихлас // кабул ит син,
Буең җитмәс гөлгә // үрелмә.
4. Сиңа киңәш сорап // килгәннәрнең
Күңелен күр, җылыт // йөрәген.
Һавалана күрмә, // әдәпле бул,
Югыйсә һич булмас // кирәгең.

5. Яше өлкән булган // кешеләрне
Хәтерсез, һушсызга // санама.
Ягымлы бул, күңел//ләрен эрет,
(Күңелләрен эрет, // ягымлы бул – И.Ш.)
Бәндә шундый чакта // сынала.

6. Сиңа мохтаҗ өлкән // кешеләрнең
Күңелен күр, җавап // бирә бел.
Читкә карап, гамьсез // басып торма,
Матур итеп сөйләш, // аңлый бел...

7. ...Картаймастай булып // яши-яши,
Килеп тә җителде // алтмышка.
Җитмешне дә узып // барам хәзер,
Гомер шулай һәрчак // агышта...
Буйсынмыйча булмый // язмышка.

Сүз икегә бүленгән // икән, димәк, ритмик буын бозылган дигән сүз. Бу шигырьдә ритмик буын
6 + 4 иҗек,
6 + 3 иҗек,
6 + 4 иҗек,
6 + 3 иҗек булырга тиеш дип күзаллана, ә биредә кайбер строфада (дүрт юллыкта), мисалга, 2нче строфада
5//5
6 //3
6//4
6//3;

4нче строфада
6//4
6//3.
4 //6
6 //3.
Шигырь – шагыйрьнең (шагыйрәнең) баласы. Балагыз аксак-туксак, гарип туса да ярый дип исәплисезмени? Шигырьне йорт белән дә чагыштырыр идем. Аның почмаклары (техник төзелеше)“керделе-чыктылы” булса, ул матур күренерме, җылы саклармы, анда сезгә яшәү уңайлы, рәхәт булырмы? Аннан кайчак “район гәзитенә ярамаганмы тагын...” дигән фикер дә ишетергә туры килә. Әдәбият, шигърият район яки республика дәрәҗәсенә бүленми, шигырь, хикәя – кайда да аның үзенә генә хас кануннарына буйсынырга тиеш.

Балан
Бакчам ямьле // булсын, диеп,
Утырттым мин // баланнар.
Ачы кайгы, // аерым кайгы
Күрсәтмәсен, // балалар.
Аклы күлмә // гемне киеп,
(Киеп аклы // күлмәгемне – И.Ш.)
Җыям кызыл // баланны.
Күзем талган // чы көтәм
(Көтә-көтә // күзем талды – И.Ш.)
Читтә йөргән // баламны.
Балан ачы, // дибез... Түгел,
Бала кайгы // сы ачы.
(Ачы – бала // кайгысы – И.Ш.)
Тәрбияләп // үстерәбез,
Күрә ана // лар башы.
(Кайда йөри кайсысы – И.Ш.)
Ачы көе // ашамыймын,
Ашамыймын // баланны.
(Кышка саклыйм баланны – И.Ш.).
Ничә еллар // көтәрмендер
(Әгәр кинәт // кайтып керсә – И.Ш.)
Читтә йөргән // баламны...
(Сыйлармын мин баламны – И.Ш.).
Минем төзәтүләр бу шигырь нәкъ шулай язылырга тиеш дигәнне аңлатмый, бу бары тик аңлату өчен МИСАЛ гына.
Монысы - шигырьнең техник ягы. Төп фикер (биредә - аналарын оныткан балалар, газизләрен көткән ана сагышы; хәер, шуны да әйтергә кирәк: балалары оныткан икән, ана үзе гаепле, димәк, дөрес тәрбия бирә алмаган, һәм бу аның үз гаебен балаларына япсарырга тырышуы, үзенең көчсезлеген тануы) дигәне дә бар әле, ягъни автор нәрсә әйтергә, башкаларга нинди яңалык җиткерергә теләгән? Ә бу шигырьдә бернинди яңалык та юк. Мондый гади генә, сай фикерле шигырьләр бихисап (дөресрәге, бу – 6-7 сыйныф укучысының фикер сөреше). Тирән фикерлеләре дә меңләгән. Юк, бу мондый шигырь язарга кирәкми дигәнне аңлатмый, язарга мөмкин, әмма аны үзеңчә, башка беркемне дә кабатламыйча әйтергә кирәк. Ә менә ничек – анысы инде каләмгә тотынучының эше, чөнки кешене барлык кагыйдәләргә туры килгән шигырь язарга өйрәтеп булмый. Бу – Аллаһы Тәгаләдән (табигатьтән дә дибез) бирелгән сәләт.
Башка шигырьләр хакында да шушыларны әйтергә мөмкин.
Сүз соңында. Тәнкыйть – рәхмәтсез эш. Аңардан соң мәңге дошман күрүләре, рәнҗүле булып калулары да ихтимал. Шуңа күрә бүген әдәбият өлкәсендә тәнкыйтьчеләр юк диярлек. Тәнкыйть дигән булып, мәдхия җырлаучылар – бихисап. Ә инде чын-чынлап камил, кешеләр йөрәгенә үтеп керердәй әсәрләр язарга теләсәгез, кагыйдә бер генә – гомер буе өйрәнегез, гомер буе укыгыз.
2015-2016.